СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Татар халык әкияте "Хөрхөр"

Борын заманда Хөрхөр исемле бер кыз булган, ди.Аның җиде агасы булган, ди. Хөрхөр урамга уйнарга чыккач гел әйтәләр икән моңа: «Синең җиде агаң бар» дип. Кыз бер сорый әнисеннән, ике сорый, өч сорый: «Минем агаларым бармы?»— дип, әнисе бер дә әйтми, юк кына дип җавап бирә икән. Аптырата торгач, әнисе әйтеп бирә: «Агаларың бар иде шул, ди, мин сине җибәрәсем килмәгәнгә генә әйтмәгән идем»,— ди. «Алай булгач,— ди кыз,— син миңа җил арба эшләтеп бир, мин агаларымны эзли чыгам»,— ди.
Уллары юлга чыгып киткәндә әйтәләр әниләренә: «Без киткәч кыз тапсаң, өй кыегына көзге менгереп куй, ул тапсаң, ук менгереп куй» дип.
Боларның күршеләрендә дә усал гына бер карчык булган икән.Шул карчык боларның өй кыегында көзге торганны күрә дә ук белән алмаштырып куя. Бу кызның агалары кайталар икән дә өй кыегында ук торганны күреп: «Ә, энебез булган икән» дип китеп тә баралар икән.
Ярар. Кызның әнисе җил арбаны ясатып бирә. Бер көчек, бер песи, бер әтәч бирә дә, иптәшкә күрше кызын да чакыралар болар. Әнисе әйтә күрше кызына: «Минем кызымны какма, сукма, ди, бергәләп дус кына барыгыз»,— ди.
Ярар. Утырып китәләр болар җил арбага, әй шәп баралар, ди, болар. Юлга чыкканда әнисе кызның тәненә язган була агалары танысын дип:
— Әй, җил арбам, җил арбам,
Җиде агага җитәек,
Җиде диңгез кичәек.
Мияула, песием, мияула,
Тычкан килгәнне сизәек.
Өр, көчегем, өр, өр, өр,
Бүре килгәнне сизәек.
Кычкыр, әтәчем, кычкыр,
Таң атканны сизәек,—
дип.
Болар бара-бара җитәләр бер су буена. Су буена җиткәч, иптәш кызы әйтә моңа: «Әйдә, су керәек»,— ди. Су керәләр болар. Су кергәч күрше кызы тиз генә судан чыга да Хөрхөрнең күлмәген кимәкче була. Хөрхөр үзе дә судан чыккач тәнен күрә дә: «Әй, кара әле, әни нәрсә дип язган»,— ди. Шуннан соң күрше кызы: «Я, мин тегеләй генә, күлмәгеңне алмыйм бит»,— ди. Күрше кызының күңеле гел начарлыкта була инде, Хөрхөрнең күлмәкләрен киеп, сеңелләре булып барасы килә, алдамакчы була инде.
Бара торгач, тагын диңгезгә җитәләр болар. Диңгез янына җиткәч, күрше кызы тагын су керик, ди. Су кереп чыккач күрше кызы тагын моның күлмәген кимәкче була. Шулай иткәч бу тагын: «Кара әле, әни минем тәнемә нәрсә язган»,— дип күрсәтә. Язуны күргәч: «Я, мин тегеләй генә, күлмәгеңне алмыйм бит»,— ди тагын күрше кызы.
Болар җиде диңгез кичкәнче су коеналар шулай. Соңгы мәртәбә коенганда инде кыз тәнендәге язу беткән була. Күрше кызы моның тәнендәге язу беткәнне күрә дә: «Хәзер моны абыйлары таный алмый инде»,— дип судан тиз генә чыга да Хөрхөрнең күлмәген киеп җил арбаның түренә кереп утыра. Ә Хөрхөрне арбаның алдына кучерга утырта бу.
Ярар. Барып керәләр болар абыйларына. Бик яхшы каршы алалар боларны: «Сеңлебез килгән икән, сеңлебез килгән», дип, түрдәге кызны күтәреп алалар. Җиңгәләре дә хөрмәт итә инде. Ә үз сеңелләре бу хәлне күреп бер кырыйга китә дә елый башлый. Моңардан агалары сорыйлар:
—Нигә елый ул кыз?— дип.
—Әй, ул күрше кызы, өйгә кайтасы килә торгандыр, бер дә исегез китмәсен,— ди.
Ә бу кыз һаман елый икән, ашамый да башлый бу.
Бервакытны: «Бар, ат эчереп кайт әле»,— дип моны су буена җибәрәләр, ди. Болар бит инде белмичә үз сеңелләрен җибәрәләр. Кыз ат эчерергә барганда җырлый-җырлый бара икән.
—Әй, канатым, аткынам,
Күрдеңме минем әнкәмне,—
дип. Ә ат җавап бирә икән:
—Күрдем синең әнкәңне,
Пыяла чарлак эчендә,
Ефәктән тастар чүплидер,
Хөрхөрем дип елыйдыр,—
Дип.
Шулай итеп, бер бара бу кыз ат эчерергә, ике бара, өч бара. Өченче барганда инде озак тора бу су буенда. Агалары: «Нишләп озак тора икән бу?»— дип су буена төшсәләр, сеңелләре җырлап утырганны ишетәләр дә аптырап калалар. «Әй, сеңлем, без бит белмәдек, үзең дә әйтмәдең»,— диләр. Шуннан соң ат белән кайтканда кыз агаларына сөйли инде ничек булганны. Хәзер агалары моны хөрмәтли башлыйлар инде, күрше кызын бөтенләй куып чыгарып җибәрәләр.
Шулай тыныч кына торганда, җиңгәләре көнләшә башлыйлар бу кыздан.
Беркөнне җиңгәләре Хөрхөргә әйтәләр: «Әй, урманга чәчәк җыярга чыгыйк»,— диләр. Шулай дип кызны алдап урманга алып китәләр дә болар, адаштырып калдыралар. Өйгә кайткач: «Әллә кая китеп югалды»,— дип әйтәләр. Шулай дигәч, моның агалары урманга чыгып китәләр, сеңелләрен эзләргә дип. Эзләгәндә агалары такмак әйтә-әйтә эзлиләр, ди:
—И Җанбикәч, Җанбикәч,
Өйдә микән Җанбикәч;
Өйдә дә юк Җанбикәч,
Кырда да юк Җанбикәч.
Шул такмакны әйтә-әйтә эзли торгач, табалар болар сеңелләрен. Алып кайталар өйгә. Өйгә кайткач агалары җиңгәләренә әйткән: «Кырык сырак кирәкме, кырык чана утын кирәкме»,— дип. «Кырык чана утын»,— дигәннәр җиңгәләре. Шулай дигәч, кырык чана утын китереп, җиңгәләренең өсләренә өйгәннәр дә ди, яндырып үтергәннәр, ди, начарлык эшләгәннәре өчен. Ә үзләре әниләре янына кайтып киткәннәр,
Әле дә булса шулай бергә-бергә шатланышып торалар, ди.