Хәлимә әбиләр яңа квартирга күчтеләр. Гомере буе кысан җирдә яшәп интеккән Хәлимә әби кинәт яшәреп, сулышлары иркенәеп киткәндәй булды, бүлмәдән бүлмәгә киләп сарып, я кухнясын, я ванный бүлмәсен айкап, тамашалар кыланып бетте. Беренче көннәре әнә шулай, үзе әйтмешли, яңа фатирга сокланып, улы, килене белән әйберләр урнаштырып, сизелми дә узып китте. Ә бүген менә бар да эштә, болын хәтле өйдә Хәлимә әби япа-ялгызы торып калды.
Башта ул табын җыештырды, кухняга кереп чынаяк-савыт белән булашты, аннары, зал ягына чыгып, болай да «өф» иткәндәй чиста, ялтырап торган китап, кием шкафларын, телевизор өсләрен сөртте. Кыскасы, өйдәге бар әйберне кат-кат күздән кичереп, сыйпап-сөртеп бетергәч, кулына чүпрәк тоткан килеш, йомшак диванга барып утырды да уйга калды: «Әй, гомер дигәннәре... Картым гына күрә алмады шул бу көннәрне. Югыйсә, күп тә көтәсе калмаган икән, мәрхүмкәемнең.
Булыр-булыр да, моның кебек булмас инде. Бигрәк тә беркатлы, бигрәк тә җилҗак адәм иде аның Булаты. Яшь килен чагы иде әле, авылда торган вакытлары. Ничек шулай кинәт кенә булгандыр, анысын Хәлимә әби юньләп кенә хәтерләми дә. Беркөнне кайтты да Булаты: «Мин, Хәлимәкәем, шахтага китәргә булдым»,— диде. Тәки китте бит. Хәер, озак йөрмәде тагын, көзен киткән иде, карлар эреп, ташулар аккан вакытта ялт итеп әйләнеп тә кайтты. Хәлимәм, бәгырем, түзәр хәлләрем калмады, сине сагындым, дигән була. Бүләк итеп алып кайткан зәңгәр шәлен иңнәремә салулары әле менә бүген генә кебек, һай, гомерләр... Нәрсә дигән иде әле ул чакта... Ә, ие, шахтага барышлый Казанда «Зәңгәр шәл» дигән театр караган идек, дигән иде. Анда да Булат исемле бер шахтер егет сөйгәненә зәңгәр шәл алып кайта, дигән иде. Хәзер мин дә шахтер, мин дә Булат, менә сиңа зәңгәр шәл, дигән иде, җаныем. Картының истәлеге дип саклаган шул зәңгәр шәлне ябынып, яшь килен чагындагы кебек җил-җил генә атлап бер йөрер әле ул, насыйп булса. Әллә шушы зур көзге каршыларына басып, хәзер үк бөркәнеп карыйм микән!.. Шулай итим әле, шәлемне бөркәнеп ишегалды тирәсен генә булса да бер әйләнеп керим әле».
Бу ниятен ул эшкә дә ашырган булыр иде, тик улының: «Әни, син анда-монда чыга күрмә инде, бүген газ бирәчәкләр»,— дигәне исенә төште. Болай булгач, чыгамы соц Хәлимә әби. «Килсеннәр генә, әйдә, төкле аяклары белән килсеннәр. Карале... алай дигән белән дә. Кайчан килерләр икән соң алар? Шулай да чәемне куеп торыйм әле. Эштә йөргән кешеләр ич, әнә төш тә якынлашып килә...»
Хәлимә әби караңгы бүлмәдән самавырын алып чыкты. Аннары кухняга кереп, самавыр тишеге эзли башлады. Әмма аны тиз генә таба алмады. Бик җентекләп карый торгач кына түшәм янында ук нәкъ самавыр тишеге капкачыдай тоткалы түгәрәк калай капкачны шәйләп алды һәм кеткелдәп көлеп җибәрде:
— һай, диваналар... Кайсы тилесенең башына җиткән диген. Самавыр тишеген түшәмгә менгереп ясамасалар... Ярар инде, бер җае туры килгәндә түбәнрәк тиштерермен әле,— дип, чәйнек белән керосинкада гына кайнатырга булды.
Чәе кайнап, табыны әзерләнеп бетә дигәндә генә, ишек шакыдылар. Барып ачса — япь-яшь кенә бер егет басып тора.
— Сиңа кем кирәк иде, улым?
— Мин, әби, газ кертүче.
— И-и, улым, бала гына күренәсең бит.
— Шикләнмә, әби, шикләнмә.
— Алай дисеңме? Әйдә, уз алайса, уз. Вакытлы килдең әле, менә чәем дә өлгерде...
— Рәхмәт, әби, чәйләр үк эчеп торып булмас инде.
— И-и, килешмәгәнне, ниткән эчмәү ди ул.
Егет, әбинең хәтерен саклап, ояла-ояла гына булса да бер чынаяк чәй эчте. Инде кузгалам дигәндә генә Хәлимә әбинең:
— Менә сиңа, булмаганны... Бер чынаяк белән генә,— дип кыставына түзә алмады, тагын берне эчеп, ризыкларыннан да авыз итте.
Ниһаять, кухня ягына чыктылар. Егет эшкә кереште. Хәлимә әби моны күзәтеп торды-торды да:
— Хәзер бөтен җирдә газ дип әйтәләр, барысына да каян җитә? — дип куйды.
- Җитә ул, әби, җитә. Быел гына да...
Егет сүзен түгәрәкләп бетермичә, нәрсәдәндер сагаеп плитә өстенә иелде. Тик шуннан соң гына: «Кубметр»,— дип куйды. Хәлимә әби моны «купмый тор» дип аңлап:
— Купмыйм, улым, купмыйм, карап торам,— диде.
Егет башын күтәреп, шаркылдап көлеп җибәрде.
— И-и, әби, быел гына да өч миллиард кубметр газ чыгардылар,— дип әйтмәкче идем лә мин.
— Ә-ә, аны әйтәсең икән. Күптер инде, улым, күптер. Югыйсә...
Егет, нәрсәнедер борып, нәрсәләрнедер тарткалап маташканнан соң:
— Булды, әби, бар да тәртиптә, хәзер яндырсак та ярый,— дип шырпы кабызды да плитәнең бер камфоркасына төртте. Хәлимә әбинең карты бүләк иткән зәңгәр шәл чукларын хәтерләтеп, камфорка тирәсен ачык зәңгәр ялкыннар сырып алды. Аннары егет духовканы да кабызып карады. Анысы да әйбәт яна иде.
— Менә шулай, хәзер нәрсә пешерсәң дә була, рәхәтен күрегез.
Егет әбигә газ куллану тәртипләрен кат-кат аңлатты, үзеннән яндыртып карады. Соңыннан болай диде:
— Краннарын, әби, һәрвакыт ябык тот. Югыйсә, кухняга газ җыелып, шартлап китүе бар.
Хәлимә әби:
— Шулай итәрмен, улым, шулай,— диде дә шактый ук шүрләп калды:— Кирәк булганда ачармын әле, газ җыела күрмәсен,— дип, төп кранны да ябып куйды. Егет:
— Анысын өйдән озакка киткәндә генә ябалар аның,— дисә дә, Хәлимә әби:
— Шулай әйбәтрәк булыр, улым, әйбәтрәк,— дип каршы төште. Аннары: — Карале, улым, әнә теге самавыр тишеген түбәнгәрәк күчереп бирә алмассың микән?— дип, түшәм янындагы калай капкачка күрсәтте.
— Юк, әби, булмый. Кухняга газ җыелса, шуны чыгару, һава йөрү өчен эшләнгән ул.
— һава йөргән җирдән төтен дә йөрер иде әле, ташка ни булыр дисең?
— Ярамый, әби. Алай стена тишәргә минем хакым да юк.
— Шулайдыр, анысы, шулайдыр. Чәйнектә кайнаткан чәйне һич кенә дә яратмыйм шул...
Егет китте. Хәлимә әби: «Тукта инде, болай газы да булгач, балалар кайтканчы өчпочмак пешереп куйыйм әле»,— дип, шуның хәстәренә кереште. Инде менә бар да әзер. Газны кабызып, духовкага куясы гына калды. Плитә өстендәрәк торган кранны, духовка ишеген ачты, шырпысын сызып, плитәнең үзендәге тоткасын борып куйды да кабызмакчы булды. Әмма, ни сәбәптәндер, кабынмый, газ пышылдаган тавыш та ишетелми. Кат-кат кабатлады Хәлимә әби, ярты кап шырпы бетерде, ләкин эш чыгара алмады. Шулай аптырап торгач, егетнең, чыгып киткәндә:
— Андый-мондый хәл булса, чакырырсыз, без моннан ерак түгел,— дигән сүзләре хәтеренә төште. «Тукта, чакырыйм әле, бер урамга да чыгып керүем булыр»,— дип, Хәлимә әби коридорга атлады. Озын балтырлы галошын, пәлтәсен киде. Аннары, башында бер кат яулык кына икәнен шәйләп, туктап калды. Нәрсә генә эләктерим икән дип карап торды-торды да елмаеп куйды. «Тукта инде, картым шәлен генә бөркәнеп чыгыйм әле».
Хәлимә әби галошын яңадан салып, эчке бүлмәгә кереп китте. Әмма шәлен таба алмады. Караңгы бүлмәне, залны актарды, кухнясын, ванна бүлмәсен, хәтта туалетка кадәр айкады — әмма шәл юк. «Күз алдында гына тота идем ич, әле иртә белән генә күргән идем, кая китте икән ул. һай бу хәтеркәйләремне»,— дип, үзен ни кадәр генә битәрләмәсен, шәл табылмады. Аптырап, яңадан коридорга чыкты. Кабат галошын киеп, чөйдән кайсысыныңдыр бүреген алып киде дә, ниһаять, чыгып китте.
Ишегалдына төшкәч, Хәлимә әби анда карады, монда карады, тик газчылар эшләп ятардай бер генә нәрсә дә күзенә чалынмады. Бер йортны узды, икенчесен... Туктап калды. Кешеләрдән дә сорашып карады, ләкин анык кына әйтүче булмады. Аптырагач, кире кайтып китте. Бер йортны, икенчесен узды һәм өченчесенә кереп дүртенче катка күтәрелде. Кесәсеннән ачкычын чыгарып, ишек ачмакчы булды. Ләкин ни хикмәт, ачкыч ярамый. Алай төртте, болай төртте, юк, ярамый ачкыч. «Балалар кайтканчы көтәргә калды инде болай булгач»,— дип, арган-талган Хәлимә әби баскычка утырды. Шул чагында сумка күтәреп бер хатын менде дә, нәкъ Хәлимә әбиләр ишеге янына туктап, кесәсеннән ачкыч кармалый башлады. Аннары әбигә борылып:
— Кемне көтәсең соң, әби? — диде.
— Менә балаларны көтәм әле, нишләптер ишеккә ачкыч ярата алмыйм.
— Кемнәр соң алар?
Әби фамилияләрен әйтте. Хатын аптырап калды:
— Монда андый кешеләр тормый бит.
- Нишләп тормасын, менә ич безнең ишек,— дип хатын ачарга җыенган ишеккә күрсәтте.
— Әй, әби, әби, саташып кергәнсең син! Кайчан күчкән идегез соң?
— Бер генә атна әле, кызым, бер генә атна.
— Алайса аңладым, күрше йорт ул, әби, икенчесе.
— Карасана, шулай микәнни! Хәтердә калырлык бер генә нәрсәсе дә юк икән шул бу өйләрнең, рәхмәт төшкере, барысы да бертөсле...
Ниһаять, Хәлимә әби үз өйләренә кайтып керде. Әмма башлаган эшен җиренә җиткерәсе килде аның. Бәлки, күршеләр беләләрдер дип, янә тышкы коридорга чыкты да күрше ишекне шакыды.
— Кто там? — диделәр.
— Мин әле бу, кем, мин.
Ишектә ап-ак чәчле, Хәлимә әби кормасындарак бер карчык күренде.
— Ни йомыш соң, күрше? — диде ул русчалатып.
— Газ инде, газ, ни гәрит бит, рәхмәт төшкере,— диде Хәлимә әби.— Әйдәле, сусед, әйдә,— дип чакыргач, күрше карчыгы да аның артыннан кухняга керде. Хәлимә әби таба-җәйләүгә тезеп куйган өчпочмаклары янына килеп:
— Менә бит өчпочмак... Газ ни гәрит,— дип бер табага, бер духовкага төртеп аңлатырга кереште.
Байтак маташкач, күрше карчыгының күзе шактый ук биеккә менгереп ясалган төп кранга төште. Борып аска таба баскан иде, духовка эчендә «пыш» иткән тавыш ишетелде.
— Карасана, анысын онытканмын икән ич, һай бу хәтеркәйләрне!..
Икәүләп духовканы ничек кирәк алай кабызып, өчпочмакларны урнаштыргач, күрше карчыгы чыгып китте. Хәлимә әби ялгыз калды. Тукта инде, болай кул кушырып утырып булмас, диде ул бераз торгач. Кайчан пешә әле болар. Кочаклап утын якканда да таманга гына килә ул. Бу газ дигәннәре белән генә,— дип, үзенә эш эзли башлады. Тапмыймы соң карчыклар. Әнә бит, кергәндә күргән иде, тышкы коридор чүпләнгән ич, кешеләр эштән кайтканчы ник себереп куймаска? Тик менә кая куйды соң ул теге себеркене? Ә, ие, балалар бүлмәсендә калды бугай. Бер култыктагы ишекне ачып керсә — шаккатты Хәлимә әби. Бая дөнья бетереп эзләгән шәле карават башында эленеп тора икән ләбаса... Монда да бүлмә барын бөтенләй онытканмын ич!..
Хәлимә әби коридорны гына себерә башлаган иде дә, баскычлары да чүпләнгән булып чыкты. Шулай себерә-себерә беренче катка ук төшеп китте...
Эшен бетереп, яңадан дүртенче катка менсә — ишек бикләнгән! Үзеннән-үзе бикләнә торган йозак иде шул. Менә инде, нишләргә инде... Ул арада борынына өчпочмак исе дә керә башлагандай булды. Анда сугылды, монда сугылды, әмма бернәрсә дә кылыр хәл юк. Бу юлы рус карчыгы да, башка күршеләре дә коткара алмадылар. Бәхеткә каршы, килене кайтып җитте. Аны күрүгә Хәлимә әби шатлыгыннан елап ук җибәрде...
Шулай да өчпочмаклар шактый ук көеп өлгергән иде. Әмма моңарчы балаларның да, улы белән килененең дә Хәлимә әбинең бүгенге маҗараларын тыңлый-тыңлый ашаган өчпочмактан да тәмлерәк әйбер күргәннәре юк иде әле. Хәлимә әби үзе дә бик канәгать. Кәефе бер килеш кенә торса, карты бүләк иткән шул зәңгәр шәлен ябынып, җил-җил генә атлап бер йөрер әле ул, насыйп булса.