— Исәнмесез, егетләр! Чиртәме? Һе, шәп алайса. Ә мин берни тота алмадым. Ә? Нишлисең инде. Башыңа төшкәч... Балык сатучыгыз юкмы? Бик кирәк иде. Мәчебез бар безнең. Шуңа дип соравым. Свежий балык кына ашый. Бик нәзберек нәрсә. Кызым тапты инде аны, кызым. Телевизордан пеләш профессорлар, табигатьне яратыгыз, үсемлекләр, хайваннар дөньясыннан аерылмагыз, дип сөйләгәнне мин генә тыңламыйм шул, аны хатын да, кыз да ишетә. Көзен беркөнне кызым бәйләнә башлады:
— Әти (ул мине папа дип йөртә, берәр әйбер сорыйсы булганда гына әти ди), син миңа эт алып бир әле, ди.
— Кызым, — мин әйтәм, — без эш кешесе бит. Син дәресеңнән бушамыйсың. Кем карар соң аны? Урамда кем йөртер. Аны ашатырга, эчертергә кирәкме? Чистартып, юып торырга тагын!
— Син әнә ишегалдына күз сал. Бөтен кеше эт белән йөри. Урамга үзем алып чыгармын. Ашатуы, эчертүе — әнигә. Чистартуы синең эш булыр инде, — ди бу.
— Ай-Һай, син, — дип каршы килергә теләгән идем, хатын авызымны бик тиз томалады.
— Син, папасы, — ди, — радиодан «Өлкәннәргә балалар турында» дигән тапшыруларны юкка гына тыңлыйсыңмыни? Кичә генә: «Балаларыгыз белән арагызны бозасыгыз килмәсә, сез, аларның үтенечен кире какканчы, башта уйлап карагыз», — диделәрме? Диделәр. Менә син уйлый тор, без Садрыйларга кереп чыгабыз. Аларның Джульбарслары балалаган икән.
Менә бит ничек кабыргасы белән куйдылар мәсьәләне. Нишләргә? Уйлана торгач, башка бер шәп уй йөгерде. Эт түгел, мәче баласы алырга кирәк. Мәче мәче бит инде ул. Үзе чыгып китә, үзе кайтып керә. Артыннан йөрисе юк. Үзең ашаганны ашый. Хәзерге этләр кебек нәзберек түгел. Кызыма шушыларны кат-кат сөйләп арып беткәч, тәки күндердем тегене. Мәче баласы алырга риза булды. Әнисе дә каршы килмәде. Тик гади мәче түгел, сиамский булсын, диләр. Югыйсә эт...
— Ярар, ярар, — мин әйтәм. Эчтән уйлыйм: аны тапканчы, гайрәтең кайтачак әле синең. Онытачаксың. Оныттырырсың, бар. Тапты бит. Ике көн дә үтмәде, кәкре койрыклы, кызыл-зәңгәр күзле, ала-кола бер мәче баласы алып кайтты да минем алга китереп салды.
— Әти, — ди, — бу гади мәче баласы түгел. Сиамскийныкы. Күрше подъездда торучы Людмила апаларның мәчеләре балалаган. Бәбиләрен саталар. Менә бусын мин сайлап алдым. 250 сум тора, диделәр.
— Ә?! Шушы әкәм-төкәмме? 250 сум! Кайсы юньсезе шулай алдый?! Бала дигәч тә!
Шулай дип пырылдап киткән идем, кызга тагын хатын кушылды:
— Беркем алдамый. Аның үз бәясе шулай. Кызың мәрхәмәтле, шәфкатьле булып үссен дисәң, аласың инде, — ди.
— Ата булса, риза, — дим. — Әнкә булса, кирәкми.
— Ник?— диләр болар.
— Соң, — дим, — эт асраган кешеләргә кергәч, авыр ис сизәсезме? Эт исе бит инде ул. Балалагач, аны чыгарып ыргытып булмый лабаса. Квартира эт оясына әйләнә. Мәчесе дә шул инде аның. Ә ата эт, ата мәче балаламый ул.
Шулай дигәч, кызымның гына түгел, хатынның да хәтере калды. Алар бер-ике көн салкынаеп, икәү генә сөйләшеп йөргәч, мәче баласының бәясен түләми чара калмады. Инде Ходайдан сорап йөрим — ана гына була күрмәсен, мин әйтәм. Балалап ята башласа... Мәче баласын әйләндереп-тулгандырып карадым, аптырап беттем. Чебеш хәтле генә нәрсәнең атамы-анамы икәнен каян беләсең? Бермәл башыма бер уй килде. Мәче баласын саткан хатын беләдер, мөгаен. Кызым аны безгә чакырып чыкты. Килеп кергәч, күрше хатын башта кычкырып көлде.
— Шуны да белмәгәч, сез нинди ир кеше соң инде? Ата бу, — ди. — Менә карагыз. Шушыннан «ә-ә» итәр. Менә монысыннан пес итәр. Күзәтегез.
Шатлыгымнан кунак хатынны шампан белән сыйлап чыгардым. Тик иртәрәк шатланганмын икән шул. Бераздан мәче баласының песе дә, кәкәе дә бер тирәдәнрәк чыга башлады. Кыскасы, ана мәче. Күрше хатынны эчтән генә тиргәп тындым. Нихәл итәсең? Акчасы түләнгән. Хатын белән кызым әнә ничек ияләшеп өлгерделәр. Итне дә ит тарткычтан гына чыгарып ашаталар бит үзенә, мур кыргырының. Баштарак, ата дип ышанып йөргәндә, Тихон дип атаган идек, ана икәнен белгәч, Ласкага әйләнде. Буталыш китте, тегеләр Ласка диләр, мин Тихон дим. Тормышның яме югалды. Кызым тегене, күтәреп кенә алып чыгып, куенында гына тотып, һава сулатып керә. Хатын әллә нинди боткалар пешереп ашата. Миңа исә... Әй, үзегез беләсез, сөйләсәң көлке инде. Беренче көннән үк яман эшкә ияләште, элгечтән минем эшләпәнең идәнгә төшкәнен көтеп кенә тора. Аны тазга, ком өстенә йөрергә өйрәтү минем өскә төште. Өйрәтүен өйрәттем анысы, һич ялган түгел, тик көн саен юеш комын түгеп, яңа комны табада кыздырып йөрүләре... Эх! Менә гарьлек кайда. Йөзе кара, ризыкны ничек талымлый! Әй үсте, әй тазарды.
Март тирәләрендә җенгә әйләнде бит бу. Аның чинаулары, аның диванны тырнаулары! Аннары үзебезгә бәйләнә башлады. Йөгереп килеп аякка ябышумы, тәрәзә пәрдәсенә асылынумы! Йокы да бетте, йокласаң, өскә сикереп уята. Мин төшендем моның хәлен. Хатын-кыз абайламый әле. Бик аптыраткач, кызым моны күтәреп, нәрсә булды икән, әллә авырый микән, дип, теге күршеләргә кереп китте. Бераздан күзләрен ялтыратып чыкты, әнисе белән пыш-пыш сөйләшәләр болар. Бераздан мәче тынуын тынды, тик корсагы кабара башлады. Ашавы тагын да нәзберекләнде. Свежий балык кына ашый. Тагын миңа бәла.
Хатын:
— Сиамский мәче мондый чагында свежий балык кына ярата икән ул. Кеше ирләре әнә балыкка йөри. Акчага сатып алып кая төткәзәсең моңа. Барып карар идең, кат-кат әйттем бит инде, — ди.
Аңа кыз да кушыла:
— Безнең папа телевизор карап ятудан бүтәнне белми шул. Балык тоту җиңел эш түгел икән ул. Кичә генә укытучы апа безгә бер пословица яздырды: «Без труда не вынешь и рыбку из пруда».
Гарьлек, валлаһи. Болайга киткәч, нинди ир йөрәге түзсен. Кирәк-ярак булдырып, әче салкын көннәрдә балыкка йөри башладым. Балыгы эләксә диген, ичмаса. Юк бит, юк. Көн буена кукраеп боз өстендә утыр да бармак буе бер балык эләктерә алмый кайт. Өйдә хи-хи да ха-ха. Аптырагач, теге сәгать кесәсенә маяга салган акчага балык сатып ала башладым бит, егетләр. Сырага дигән сумнарга. Шахмат уйнау бетте, сыра эчү бетте хәзер. Бөтен тынычлыгымны шул мәче баласы ашады бит, каһәр. Әй, очрасын иде юлымда теге пеләш профессор, очрасын иде. Хайваннарны яратыгыз, имеш. Менә нинди эт көненә калдым бит мин. Мәчесе дә югалмый, ичмаса. Әйдә, егетләр, менә шушы актык унбиш тәңкәгә балык бирегез дә, кайтып китим инде мин. Белмисезме, ул мәче халкы ничә бала китерә икән? Ә сезгә мәче баласы кирәкмиме соң, ә?