СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Галимҗан Гыйльман «Алма тәме”

Ул кышны эчендә җаны булган бер генә кеше дә оныта алмас, ахры. Дөресрәге, ул язны. Карлар эреп, бакчаларда җиләк-җимеш агачлары ачыла башлау белән, шул мәгълүм булды: үтә дә зәһәр кышкы салкыннар бер генә җимеш агачын да исән калдырмаганнар икән. Алма бакчалары, бакчачылары белән тирә-якта даны чыккан авыл чын мәгънәсендә фаҗига кичерде бу язны. Шулай да, халык бераз көтәргә булды—бәлки берәр агач, берәр ботак яисә бөре яшәреп китәр?..
Яз үтеп китте, сабантуйлары якынлашты, алмагач ботаклары шәрәләнеп утыруларында булдылар. Ниһаять, авыл халкы, соңгы өметен өзеп, җимеш агачларын утынга турый башлады. Инде бер атнадан авыл ярлыланып, шәрәләнеп калган иде. Халык җәй буе алмагач кисте, кыш буе аның утынын ягып җылынды.
Авылда бала-чага да, илле яшьлек абзыйлар да «Ак бабай” дип йөртә торган, ап-ак сакаллы, бик пөхтә, бер хөрмәтле карт бар иде. Ул гына, алны-ялны белмичә, һаман алма бакчасында казынуында булды. Шундый хәбәр таралды: имеш, бер ул гына алмагачларын кисми калдырган, хәтта аларны терелтмәкче дә була икән...
Без, авыл малайлары, койма ярыгыннан Ак бабайның пычкы-балта, көрәк-тырма, әллә нинди буяу савытлары, шешәләр тотып йөргәнен озак кына карап торабыз. Иң гаҗәпләндергәне шул: Ак бабай бакчасындагы агачларның ботаклары, яралы кеше куллары кебек, чүпрәк-марляга уралып беткәннәр иде...
Авыл халкы, корыган алмагачларын кисеп, тамырларын йолкып атып, алар урынына яшь үсентеләр дә утырта башлады. Язга, чынлап та, күп бакчаларда яшеллек күренде. Тик Ак бабай бакчасындагы алмагачлар гына һаман әле, күккә кул-ботакларыи сузып, ярдәм сорап тора бирделәр.
Икенче җәйне дә авылда алма бик тансык булды. Кайбер алмагачларда берән-сәрән алма күренгәләсә дә, без, малайлар, алмаларны кабымлап кына улчи идек. Икенче җәйне дә Ак бабай дөньяга чыкмады, һаман шул бакчасында казынды. «Бу карт хыялланды микән әллә?»—диючеләр дә булмады түгел, булды.
Мин урта мәктәпне тәмамлап читкә киттем. Ике-өч елдан кайтып төшсәм, өстәлләрдәге алманың күплегенә хәйран калдым. Бакчабызга күз салдым. Мин киткәндә җирдән калкынып кына калган алмагач үсентеләре инде буй җиткәннәр, ботаклары алма муллыгыннан салынып ук төшкәннәр...
Шунда келт итеп искә Ак бабай килеп төште. Өйдәгеләрдән бу хакта сорашырга кыймадым, «йөреп килим әле» дигән сәбәп белән, Ак бабайлар ягына таба юл тоттым.
Картның инде мин киткәндә үк бер якка авышкан йорты тагында кечерәеп калган кебек. Бөтенләй җимерелә язган йорт биеклегендәге алмагачларны күргәч ах иттем. Алма авырлыгыннан урам якка салынып төшкән бер ботактан алма өзеп алганымны сизми дә калдым...
Соңыннан сорашып белдем. Ак бабайның «корыган» алмагачлары ике елдан соң беренче уңыш бирәләр. Ак бабай үзе генә алмагачлары кебек икенче тапкыр терелә алмаган: кыш көнендә алмагач төбе күмеп йөргәндә салкын тидереп егылган җиреннән вафат булган...
Әле хәзер дә, авылга кайткан саен, Ак бабайның бакчасына барып киләм. Шаулап, күпереп утырган бу бакчадагы алмалар тәмлерәк шикелле тоела миңа...