СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Флүс Латыйфи “Классташлар”

Авылга кайтырга яратам мин. И ул безнең якларның матурлыгы! Яфракларын кояш нурында көмештәй ялтыратып утыра белүче иркә таллар дисеңме, шомыртлы әрәмәләр, таулар арасыннан боргаланып-сыргаланып аккан шаян Ык суы дисеңме, берсе дә башка яклардагыча түгел. Монда табигать тә баерак, самими-садәрәк тоела миңа. Кайда гына йөрсәм дә, мин ул якларны башта үзебезнең яклар, тауларын безнең таулар, суларын үзебезнең Ык, әрәмәләрен таллыклар белән чагыштырып карыйм.
Туган як туган як инде. Менә шуңа күрә дә мәктәпне тәмамлаганнан соң төрлесе төрле якка таралышкан классташларыбыз да, бер генә атнага булса да, җәй саен Вәрәшкә, Ык буйларына кайтмый калмыйлар. Авылда яшәүче берничә бөртек яшьтәшебезне санамаганда, барыбызны да язмыш читкә озаткан икән шул. Заманасы шундыйрак булгандыр. Без бит сугышның иң зәһәр елларында дөньяга килгән буын. «Урамда йөкле хатынны күргәч, әйләнеп карамаган кеше калмый иде авылда»,—дип сөйли минем әнкәй. Шулай булгандыр. Ел саен дүртәр-бишәр класс чыгара торган мәктәп без бетергән елны тартып-сузып егерме кешене унынчыга китереп җиткерде. Менә шул классныкылар инде без.
Кайтсак, күрешсәк, дөньябыз онытыла. Әллә балачакта шулай бергәләшеп йөрергә, күңел ачарга вакыт җитмәгән дә — шуның үчен алабызмы, әллә яшьлек дуслыгы беркайчан онытылмый, керләнми, тапланмый торган нәрсәме — очрашсак, палатка алып, бер-ике көнгә булса да Ык буена төшеп китәбез. Өйдәгеләр дә белеп тора: «Заһидның Заһиры кайткан инде, икәүләп Закир янына китәрләр инде болар»,— диләр дә бүтән сүз әйтмиләр. Хәер, ничек әйтсеннәр!.. Яшьлектәге өч дусның очрашуы, якын иптәшлеге аларның үзләренә дә күңелле иде булса кирәк.
Еллар үтә тора... Башта Заһир кайтты җәмәгатен ияртеп, аннан без фәкыйрегезгә дә шул чират килеп җитте. Бер-ике елдан Вәрәштә дә, олы туй ясап, Закирны өйләндердек. Хәзер инде кайтулар сирәгәя төште, очрашулар да азайды. Әмма күңелдәге якынлык кимемәде дә, сүрелмәде дә.
Кайткан саен сөенеп Закирларга киләм. Хатыны Разия да үз итеп бетерде. Йөгереп самавырга барып ябыша, тегесен-монысын китереп чыгара, якын туганы килгәндәй сыйларга, көйләргә тотына.
— Шулай аралашып, ярдәмләшеп яшәргә кирәк. Йомыш төшсә, безгә дә ярдәм итәрсез әле,— дип тә өстәп куя. Риза булып, ире башын кагып утыра. Авылда да мактап бетерә алмыйлар үзен: «Бигрәк уңды Закир хатыннан. Булса да булыр икән бу хәтле йорт җанлы, игелекле бала. Ул килгәннән бирле өйләренә кот кунды»,— диләр.
Шулайдыр, ахры. Кот — ямь, бәхет дигән сүз бит. Аны шулай үземчә аңладым. Хәер, Закирны элек тә котсыз дип әйтеп булмас иде. Тарак тыккысыз куе бөдрә чәч, пәһлевандай таза гәүдә. Разиясы янында бәбкә иярткән ата каз диярсең.
Сөенерлек тә бар... Закирларның тормыш гөрләп алга бара. Бер кайтуымда иске агач өйләрен сүтеп, таштан алты почмаклыны салып куйганнар. Икенче кайтуымда аның янына кирпечтән аерым кухня, ишегалдында Чупай ташыннан гараж өстәгәннәр. Бакчада алмагач, чия, кура җиләге, карлыган, кыяр, помидор...
— Оһо, Закир! Тормышны рәтли беләсең дә инде,— дим.
— Без кешедән кимме әллә?! —ди ул, канәгатьләнүен яшермичә. Елмайганда күзендә балачактагы шул ук Закир чаткылары кабынып китә. Биш бармагын тырпайтып чәчләрен сыйпап ала.
— Үзегезнең тормыш ничек соң? Сез инде Казан кешесе, безнең ише генә түгелдер әле,— ди ул.— Инженер бит әле син. Һаман шул эшеңдәме соң?
— Шунда булмый, кая булыйм инде...
Кеткелдәп көлеп куйды Закир. Әллә ничек уңайсыз булып китте. Кеше эшен бертуктаусыз алыштырып тормый бит инде ул, әлбәттә, шул эштә димәкче идем, классташым аны башкачарак аңлады бугай.
— Ярый, ярый, ничего. Инженерларның да төрлесе була... Кул астыңда ничә кеше эшли соң? — дип, яңа сорау бирде Закир, мине уңайсыз хәлдән чыгарырга теләгәндәй.
— Кеше белән түгел, сызым белән эшлим мин. Яңа төзелешләргә эшне оештыру буенча рекомендацияләр әзерлибез.
— Барыбер начальник инде, күрсәтмәләр биреп утыргач. Айга күпме төшә соң?
— Оклад безнең, йөз утыз сум...— Закир ышанмыйчарак башын чайкап торды да тәкәллефсез генә өстәде:
— Керер жире бардыр әле. Шуның өчен генә ыштан төбе туздырмас идең.
Әллә үрти, әллә чынын сөйли. Күңелемдә үзем дә аңламаган ачу кабара башлаганын сизәм, аңлатып, яраткан эшнең мәгънәсе турында төшендереп бирерлек сүз таба алмаганыма тагын үртәләм.
— Ә-ә... премияне шактый каерасыз инде болай булгач. Карап-карап торам да, өстендәге күн курткаң гына да ике-өч йөз сумлык бардыр. Бу джинсыны да Сорочида ике йөз тәңкә тора дип сөйлиләр.
Бу юлы инде үртәлү гаҗәпләнүгә алышына.
— Базар бәяләрен каян белеп бетерәсең?..
Закир беркавым сер саклагандай сүзсез генә карап торды да:
— Авылда яши дигәч тә, абзаң элемтә бүлеге механигы бит. Безнең заманда элемтәсез яшәп булмый,— дип, рәхәтләнеп көлеп җибәрде.
Әйе, кеше күңеле — төпсез кое, диләр. Классташым күңеле дә бүген шул коеның әле моңарчы күрелмәгән тирәнлекләрен, яңа, мин белмәгән ниндидер чоңгылларын ачты бугай.
Уйга калганымны, сүзсез утырганымны сизепме, Закир көлүеннән туктады. Бер кулы белән күлмәк эченнән йомры гына булып беленә башлаган корсагын сыпыра-сыпыра, икенче кулын минем җилкәгә салды:
— Йә, ярар, без дә шаяртмагач, кем шаяртсын. Дуслар арасында сүзнең ниндие булмас. Мин кызыксынмый синең белән кем кызыксынсын... Әйдә, безнең алмагачларны карап чыгабыз...
Өстемнән тау төшкәндәй булды. Үзебезнең Закирга үртәлеп утырам түгелме соң?
Биек койма белән әйләндереп алынган бакча. Капкасына ныклы тимер бик куелган. Аның янында кечкенә өйгә охшатып эшләнгән оя. Без килә башлагач, аннан юантык көчек килеп чыкты. Юеш борыны белән Закирның итекләренә килеп төртелде, миңа исә ырлап, берничә тапкыр өреп куйды.
- Чит кешене бик тиз сизә ул,— дип, тирән бер канәгатьләнү белән әйтте Закир.— Немец овчаркасы... Әлмәткә барып егерме биш тәңкәгә алып кайттым. Бакча тотсаң, этсез булмый хәзер авылда. Бала-чага кереп интектерә. Эт үсеп җиткәч, бер тавышы чыгуга, алардан җилләр исәчәк.
Көчек безгә ияләшеп китте, күрәсең. Койрык болгый башлаган иде, Закир күн итеге белән аңа тибеп җибәрде:
— Усаллансын! Кешегә ияләштерергә ярамый.— Аннары берни булмагандай дәвам итте.— Җәй-көз буе кыярга, помидорга өзелмибез. Кышка җитәрлек итеп тозлап куям мин аны. Ышанамсың, малай, икенче тозлауга хәтле җитә.
Кулыннан эш килә Закирның. Бакчасында ник бер чүп үләне булсын. Түтәлләре каралган, уталган, чистартылган. Бер яктарак пленка белән капланган олы теплица күренә.
— Безнең якта да яшелчәнең рәтен белә башладылар,—диде ул, алга күрсәтеп.— Тартмага февральдә үк помидор орлыгы чәчәбез дә парникка чыгарып утыртабыз. Үзебезгә дә җитә, кешегә дә кала дигәндәй. Әни шуның белән кибет каршына чыгып утыра. Ун штугы — бер тәңкә. Өйгә сорап киләләр хәтта. Әйтеп тә карадым югыйсә, алай итеп йөрмә, кирәк кеше килеп алыр, дип. Картлар безне тыңлыймыни ул?..
Закир җиргә коелган берничә алманы иелеп алды да, күлмәгенә ышкып, берсен миңа сузды.
— Шәп сорт бу. Иң тиз өлгерә торганы. Авылда бүтән кешедә юк.
Әйе, матур иде алмасы. Ул саргылт төсе, үтә күренмәле диярлек тышчасы. Аның аркылы хәтта эчендәге орлыкларына хәтле күре неп тора сыман. Ләкин кабыйм дигәндә генә сабагы янындагы тишектән килеп чыккан симез кортны күреп, тәнем чирканып китте. Сиздерми генә алманы агач төбенә тәгәрәттем.
Һәм нигәдер аларда озак торасым килмәде ул көнне.
— Тукта инде, хәзер Разия кайтып җитә. Әни дә кибеткә генә чыгып киткән иде. Бераз сөйләшеп утырырбыз, сый-хөрмәте дә табылыр,— дип караса да, утырасы итмәдем.
Шул китүдән озаклап кайтылмады. Дөнья булгач, төрле мәшәкате чыгып тора. Йә командировка, йә ашыгыч заказ була. Үтеп барышлый авылга сугылгаларга туры килсә дә, Закирларга барып булмады.
Көннәрнең берендә почта штемпеленә «Вәрәш» дип сугылган хат килеп төште. Почеркны танымаганга аптырабрак калган идем, хат классташыбыз, хәзер мәктәптә эшләүче Суфиядан булып чыкты.
Һаман үзгәрмәгән икән. Хатны да шул мәктәп елларында бер-беребезгә шаярып яза торганча башлаган.
«Сез ки хөрмәтле вә гыйззәтле Заһид әфәнде! Быел мәктәпне тәмамлаганга нәкъ егерме ел тулганны исегездән чыгармагансыздыр, шәт...» Әллә каян балачакның кабатланмас мизгелләренә әйләнеп кайткандай булдым. Кыска гына ике толымын ике якка тырпайтып куйган комсоргыбыз Суфия күз алдына килеп басты.
Менә ул, имеш, такта янына баскан да ашыга-ашыга сөйли:
— Очрашуга Заһид, Заһир, Закирлар да килми калмастыр дип ышанам.
«Очрашуны егерменче июньдә — өлгергәнлек аттестаты алган көндә үткәрергә уйлыйбыз. Хатын-җәмәгатьләрең белән кайтасыңмы — барысын да әйтеп хат яз».
Сөендерде бу хат мине. Һәр елны диярлек очрашып торсак та, әле барыбызның берьюлы, бер вакытта җыелганы юк иде. Әйтергә генә ансат! Мәктәпне бетергәнебезгә дә егерме ел узган икән. Инде без Вәрәштән киткәннән соң туган балалар мәктәп тәмамлый түгелме соң? Гаҗәп бу дөнья дигәнең!.. Кайчандыр шушы Ык буендагы авылдан чыгып киткән егетләр, кызлар илнең кайсы якларына гына таралмады. Саный башласаң, бөтен тармакта да эшләүчеләребез бар икән. Егерме елдан соң да шул ук Розалар, Рифләр, Ранаслар булып калдылармы, әллә үзгәрә, дәрәҗәләнә башладылармы икән?
Отпуск ук алмасак та, ял көннәрен туры китереп кайттык без Вәрәшкә. Шушы очрашуны уйлап чыгарган Суфияга да, туган авылдагы башка классташларга да чиксез рәхмәт әйтергә, укытучыларыбыз, мәктәбебез белән кабат күрешергә дип кайттык без.
...Өйгә кереп хәл-әхвәл сорашырга, юынып, чәй эчеп алырга өлгермәдек, ишегалдында Заһирның яңгыравык тавышы ишетелде. Кеше үзгәрмәсә дә үзгәрмәс икән, һаман шул ук. Маңгай өстеннән үк бөгәрләнеп киткән коңгырт чәче артка таралган, күзлек артыннан күзләре генә шаян елтырый.
— Әйдә-әйдә, чәй эчеп утырырга кайтмагансыңдыр. Киттек Закирларга! — Керә-керешкә беренче сүзе шул булды.
— Юлдан соң бераз ял итеп алсыннар, Заһир! Әле кайтып керделәр генә бит,— дип сөйләнгән әнкәйнең ай-ваена карамады:
— Апа, хәзер кайтабыз. Закирны гына алып киләбез дә... Күреп туярсың әле малаеңны...
— Болар кайтса, шул булыр инде. Ярар, барыгыз алайса...
Әнкәйнең, хатыным Рәшидәнең ризалыгын шулай оста гына алуыбызга сөенә-сөенә Закирларга юнәлдек.
Урамда иң матур, иң җитешле йорт икән аларныкы. Капкаларын, өй кыекларын сырлап ясаган, төрле төскә буяган. Ишегалдында яхшы бүрәнәдән салган биек сарай һәм аның өстендәге такта печәнлек ерактан ук күренеп тора. Өстенә (каян таба диген!) хәтта прожектор элеп куйганнар.
— Яши белә безнең Закир,— диде дустым, өйгә карап.
Аңа җавап бирергә өлгермәдем, капкадан бишекле мотоциклга атланган Закир үзе килеп чыкты.
— һа, тау Мөхәммәт янына килмәсә, Мөхәммәт тау янына үзе килер, диләрме әле...
Закир көчле куллары белән безнең аркаларны шапылдатты.
— Очрашабыз диген, ә! Рәхәт сезнең, шәһәр кешеләренең. Теләгән вакытта кайттың килдең. Без йөрибез менә шушында тирескә батып...
Закир кулларын җәеп гараж алдына түшәлгән асфальтка, юл буендагы канау аша салынган таш күпергә күрсәтеп алды. Үзегез беләсез, янәсе, дөнья ничек барганны.
- Ну, ярый, пока... Ашыга идем... Ул җиңел генә матаена менеп атланды да борылып китеп тә барды.
— Бер сүз дә әйтә алмый калдык түгелме соң? —диде Заһир, аптырап, бер миңа, бер ераклашып баручы мотоциклга карый-карый,— Ну, эшкуар! Ярар, иртәгә моның өчен кирәген бирербез әле.
Гаҗәп матур үтте безнең очрашу. Әмма сөйләргә теләгәнем ул түгел. Килмәде аңа Закир. Классташлар башта аерылмас өч дусның икесен генә күреп аптырасалар да, башка иптәшләрнең өстәлеп торуы, хәл-әхвәл сорашу, уен-көлке, элеккеге безнең классның яңадан шулай бергә җыелуы барысын да оныттырды. Бер көнгә без яңадан мәктәп елларына, балачакка кайттык, күңелләребез шул вакытның истәлекләре белән яңарды, яшәрде, сафлана төште сыман. Тагын биш елдан шушылай очрашырга сүз куештык.
Ә икенче көнне китәргә кирәк иде. Эчтә җыелган үпкәне йотып булса да, юл өстеннән Закирларга тукталмыйча булдыра алмадым. Йә бер-бер хәл булгандыр, йә кайтып җитмәгәндер дигән өмет бар иде күңелдә.
Керсәм, аптырап калдым. Берни булмаган. Закир аягына резин итек эләктергән, төрле буяуга катып беткән кара халат киеп алган — ишегалдында сарык тиреләре таратып йөри.
— Ну, күңелле булдымы соң очрашу? — Беренче булып төртмәле генә үзе эндәште ул.
— Бик шәп булды. Кызык булды, Закир. Рифгатләр хәтта Уфадан машина куып кайтканнар иде. Ә син нишләп килмәдең?
— Бетәмени авыл кешесенең эше... Менә урман арты авылларыннан арзан бәягә җыеп кайттым әле, парин,— диде ул, тиреләргә күрсәтеп,— Эшкәрткәч, аның берсе-берсе утызар тәңкә торачак. Җаен тапмый яшәп булмый, брат.
Ул канәгатьләнеп көлеп җибәрде.
Бик хәтерем калса да, ничектер бер сүз дә әйтә алмадым шул чакта. Борылдым да Закирның биек коймасыннан тизрәк киң урамга чыгарга ашыктым. Таш койма артыннан немец овчаркасының калын тавыш белән ярсып-ярсып өргәне бик озак ишетелеп торды.