СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Сәмига Сәүбәнова “Җир-әнкәнең балалары”

Җир-әнкәнең дүрт баласы булган. Алар бер-берсен бик яратканнар, әмма бервакытта да бергә уйный алмаганнар. Ник дисәң, берсе уйный башласа, җир өстендә зәмһәрир җилләр исеп, каты суыклар килгән, берсе уйный башласа - карлар эрегән, яз килгән. Чөнки аларның берсе – яз, икенчесе кыш булган. Өченчесе - көз уйный башласа, тоташ яңгырлар башланган, дүртенчесе уйнаса, җир өсте гөлләр-чәчәкләргә күмелгән. Анысы җәй икән. Менә шуннан күз алдына китерегез инде бергә уйнасалар нәрсә буласын. Үзләре генә уйнаганда да бик сак булырга туры килгән аларга.
Кышның сеңлесе язны кочаклап аласы бик килсә дә, Җир-әнкә аны тыеп килгән.
- Кыш белән язга, кочаклашу түгел, янәшә утырырга да ярамый! - дигән.
- Ник ярамый? Ул минем сеңлем бит! - дигән кыш.
- Ник ярамый? Ул минем абыем бит! - дигән яз.
Бүтәннәрнең дә бер-берсе белән уйныйсылары килгән.
Җир-әнкәнең озаклап аңлатырга вакыты булмаган.
- Ярамагач - ярамый инде! - дигән дә эшкә тотынган. Эше бик күп булган шул аның. Чөнки бер урында кыш кар бураны туздырган, җирнең икенче урынында яз карларны эреткән, өченче урында җәй яшеллеккә төргән, ә дүртенче җирдә көз тирә-юньне алтынга манган. Җиргә аларны, бер-берсенә артык якынаеп та, ерагаеп та китмәсен өчен, гел күзәтеп торырга кирәк булган. Әз генә алга яки артка китә башласалар, җир аларны тиешле ара калдырып бастыра икән.
Җир-әнкә төннәрен дә күзен йоммаган. Чөнки балалары:
- Безнең бер-беребез белән уйныйсыбыз килә! - дип, гел бер-берсенә якынаерга гына торганнар. Менә шундый тынгысыз балалар булган алар.
Беркөнне Җир-әнкә, нык арыган булгандыр инде, йокымсырап киткән. Шул арада тынгысыз дүрт бала бер-берсе белән куышлы уйный башлаган. Яз - кышны, кыш - көзне, көз - җәйне, җәй язны куа икән. Буталышып беткәннәр болар. Куыша торгач, алар биек тау янына килеп җиткәннәр. Кыш өлгеррәк булган, тауның иң башына менеп киткән дә икенче ягына төшмәкче булып караса, егыла язган. Шуннан ул тау башына сузылып яткан. Аның артыннан куып килүче яз, җәй, көз тау әйләнәсендә берсе артыннан берсе куышып йөриләр икән. Йөгереп арыгач, кыштан башка гына яши башлаганнар. Җае белән үзе төшәр әле, дип уйлаганнар. Кыш менүен менгән, бик төшәр иде дә, ничек төшәргә генә белмәгән.
Шулай күпме дәвам итәр иде, кырлар-урманнар кышны сагынганнар. Мамыктай ак кардан башка аларга бик күңелсез булган. Кыш аларга язга дым җыйса, бураннар җәйге эсседә кояш нурларына каршы торырдай чыдамлыкка өйрәткәннәр.
Хәзер яз, кышны куасы урында, җәйне куарга тотынган. Җирдә коры яфраклар оча башлаган, ком бураны күтәрелгән, давыл купкан. Тирә-як чүп-чар белән тулган. Барысы бергә буталган - җәнлекләр, кошлар, кешеләр корылыкка чыдый алмыйча ыңгырашканнар.
- Су! Их, бер йотым гына су! - дигәннәр алар. - Кая китте безнең саф сулы елгаларыбыз, чишмәләребез, күлләребез?
Җир-әнкә күзен ачкач, һәркайсын үз урынына бастырмакчы булган, тик балаларын тапмаган.
Кыш исә тау башында боларның барысын да күреп торган. Шуннан, куркуын җиңеп, аска томырылган. Җир өсте ак кар белән капланган, аның артыннан - яз, яз артыннан - җәй, җәй артыннан көз башларын күтәргәннәр. Җир-анага да хәл кергән, ул аларның һәркайсын тигез ара калдырып бастырган.
- Менә ни өчен сезгә бер-берегезгә якынаерга да, ерагаерга да ярамый, - дигән ул. - Ярый әле кыш куркып калмады, югыйсә эш харап иде.