СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Габдулла Тукай “Сабитның укырга өйрәнүе”

Сабит алты яшендә, инде гакълы башында;
Ялгыз, иркә бала ул әткәләре кашында.
Шуңа күрә шаян ул, бик күп уйный, наян ул;
Күңеллелек, көлкеләр таба әллә каян ул.
Фәһме (акылы, зиһене) үткен, ул зирәк, андый балалар сирәк;
һәрбер әйберне сорый ул: бу ни нәрсә? ник кирәк?
Сабит сорый җентекләп, һәрнәрсәне бөртекләп,
Әти белән әнисе җавап бирә бик ипләп.
Беркөн Сабит әткәсен күреп әйтә әйтәсен:
«Әти, миңа әлепби (Әлепби — әлифба.) кайчан алып кайтасың?
Мине укырга өйрәт, миңа укырга кирәк;
Үзем укыйм мин китап, үзем сөйлим һәм көйләп».
Атасы хәйран булды, китапчыга йөгерде,
«Бүләк» атлы әлифба алып кайтты ул берне.
«Бер адым, — дип, — гыйлемгә», өйрәтә ул Сабитка;
Салган Сабит ихласын, кош бәбкәседәй җимгә.
Монсы «әлиф», монсы «ба», бу хәреф «җим», монсы «та»
Бусы «дал» хәрфе була, бу хәреф «зат», монсы «та».
Салган Сабит муенны, оныткан ул уенны;
Тыршып укый «Бүләк»не, белми көнне һәм төнне.
Әткәй алган китапны тапты Сабит бик татлы;
Тиздән белде бик яхшы: нинди хәреф ни атлы.
Беркөн чәй эчкән вакыт, укый Сабит шартлатып;
Әти белән әнисе торышалар шаккатып.
Укуы өзек аның, — балачарак баланың:
«Бу ә-лиф-ба — бүләге Харитонов бабаның».
Хәйран булды әнкәсе, гыйлем булгач бәбкәсе;
Чәй катында елмая куанычлы әткәсе.
Күрсәң иде әнкәсен: кочып алган бәбкәсен,
Үбә-үбә бихисап битен, күзен һәм кашын.