СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Фарсель Зыятдинов "Сөйләшә белүче кырмыска"

Бабасы Белмине бакчачы итәм диде. Ул бүген килергә тиеш. Бакча бик тә матур урында урнашкан. Быел да алмагачлар шау чәчәккә күмелде. Нәни генә алмалары да күренә инде. Белми көн дә күзәтә үзләрен. Энекәше Үсәрдән вакытында су сиптертә, төпләрен йомшарттыра. Үссеннәр генә. Тик нишләптер бер алмагачның яфраклары куырылып, йомарлана башлады, үсүдән туктады, очлары зәгыйфьләнде.
«Нигә болай азапланасың? Кем куыра яфракларыңны, алмагачкаем? — ди Белми. — Ни җитми сиңа? Их, сөйләр идең дә, телең юк шул синең...»
Куырылган яфракларны ул кулына алды да акрын гына ача башлады. Шулчак яфрак арасыннан бер кырмыска йөгереп чыкты. Аннан икенчесе, өченчесе...
—Әһә, сез җәфалыйсызмы минем алмагачымны? Хәзер үк юк итәм үзегезне. — Ачуы чыкты Белминең, уйлап - нитеп тормады, иң алдан йөгергән Нечкәбилне эләктереп алды. Сытыйм гына дигән иде, Нечкәбил, Белминең күзләренә текәлеп, иреннәрен кыймылдата, гүя нидер сөйли башлады. Нинди телдә сөйлидер, һич аңлашылмый.
—Мине кырмыскаларча сөйләшергә өйрәтмәделәр, безнеңчә сөйлә,— диде Белми, .җитди генә. Шулай да кызганып куйды ул аны. Әллә инде, гафу ит, абзыкаем, башка кабатламам, ди. Әллә, исән калдырсаң, яхшылык итәрмен, ди... Уйлап карасаң, кырмыскаларның да яхшы яклары күп бит...
Шулчак кырмыска нәкъ безнеңчә сөйли башламасынмы! Әйе, әйе, нечкә генә тавыш белән сөйли башлады бу: «Абзыкаем, — ди, — безнең энә очы кадәр дә гаебебез юк. Алмагачларны газаплаучы яшел борчаларның суын гына суырабыз без. Зинһар, тимә, җибәр безне...»
Ул соңгы сүзләрен бабасының тавышына шундый охшатып әйтте, Белми аптырап ук калды хәтта. Шунда колак артында гына бабасының кеткелдәп көлгәне ишетелде. Кырмыска булып бабасы сөйләгән икән. Оялды да соң Белми аны күргәч, бит очлары әле дә булса янып тора...
2025-08-07 19:05