СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Вахит Монасыйпов "Диңгезче фуражкасы"

Балалар качышлы уйныйлар иде.
Бакыр чәчле малай, күзләрен йомган килеш, подъезд ишегенә сөялгән дә кычкырып-кычкырып саный:
—Утыз, утыз бер, утыз ике...
Нәкъ шул вакытны ишек алдына бер хәрби моряк килеп керде. Башланган уенны бозасы килмәде ахры аның, чемоданын җиргә куеп, көтеп торды.
-— ...Кырык сигез, кырык тугыз... илле! Эзләргә чыгам!— диде Бакыр баш һәм күзләрен ачты.
Күзләрен ачты һәм ... каршында елмаеп торган морякны күреп, аптырап калды:
—Сез... каян, абый?
—Күрмисеңмени? Флоттан.
—Ялга кайттыгызмы?
—Әйе.
—Сез Рәшит абыймы әллә?
—Туктале, син мине каян беләсең?
—Белмичә! Фатыйма апа күптән инде безне кисәтеп куйды. Әгәр дә мәгәр, диде, берәр моряк безнең яңа адресны эзләп килсә, ычкындыра күрмәгез, диде, минем Рәшитем булыр, диде.
— Менә ничек!—диде Рәшит абый.— Димәк, разведка йокламый, һәрвакыт сизгер?!
Уен турында бөтенләй онытты Бакыр чәч.
—Ә сез, абый, су асты көймәсендә йөзәсезме? — дип кызыксына башлады.
—Юк, мин корабльдә.
—Ә исеме ничек?
—Исеме — «Стремительный». Туктале, син минем бөтен серләремне белеп бетердең, ә үзең исемеңне дә әйтмисең.
—Ильяс мин. Шушы подъездда торам. Ә сезнең әниегез өченче подъездда, туксанынчы квартира. Хәзер чакырып чыгарам!..
—Сабыр ит, ашыкма. Бергә керербез.
Ишек алдының төрле почмагына поскан малайлар, уенның тукталуын сизенеп, берәм-берәм яшеренгән урыннарыннан чыга башладылар.
—Оһо!—диде Рәшит абыйлары көлеп.— Бу десант каян килеп төште әле?
—Засададан!—дип елмайдылар малайлар.
Ишек алдының теге башыннан ашыга-ашыга килүче бер апа күренде. Ильяс җан-фәрманга аның каршысына чапты:
—Фатыйма апа! Сөенче, сөенче! Рәшит абый кайтты!..
Иртәгесен Рәшит абый йорттагы малайлар белән якыннан танышты. Алар бик күбәү, өстәвенә, адашлар да шактый иде.
—Ике Ильяс, ике Рөстәм, ике Сережа... Ничек буташтырмыйсыз сез аларны?
—Алар безнең тамгалы,— диде елдам күзле Нина.— Менә бу Бакыр чәчле Илья-пожарник...
Иске квартирада торганда, шырпы белән уйнап, Ильяс чак кына янгын чыгармый калган иде.
—Ә менә бу Сережа-водолаз! — диде Нина, шакмаклы күлмәк кигән малайга ымлап.
—Водолаз? — дип кызыксынды Рәшит абый,—Әллә бик әйбәт йөзүчеме?
—Хи-хи! Йөзә!.. Балта шикелле!
—Буль-буль! Балыкларга кунакка!
Малайлар шырык-шырык көлешеп алдылар. Сережа исә оялуыннан нишләргә белмәде.
—- Борыныңны салындырма, Сережа!—дип, аркасыннан какты аның Рәшит абый.— Үзем өйрәтермен йөзәргә.
—Чын-чынлапмы? — диде Сережа, ышанмыйча.
—Әйттем ич! Моряк сүзе бер булыр!..
Рәшит абыйның ялын безнең дуслар заяга уздырмадылар. Хәер, Рәшит абый үзе үк әйткәләп торды:
—Иртәгә мин буш. Телисез икән — киттек циркка! Барасызмы?
—Барабыз! Барабыз!
—Билетка кемне җибәрәбез?
—Нина белән Сережа-водолазны! Акчаны кысып тота белә алар!
Унике малай, җиде кыз ияртеп барды Рәшит абый циркка. Төрле әкәмәтләр күрделәр. Бигрәк тә клоуннарның кыланышлары ошады. Көлә-көлә эчләре катып бетте.
Якшәмбе көнне зоопаркка барганнар иде, күңелле дә булды соң! Маймыл малае Саҗидәнең чәч толымыннан эләктереп ала язды.
Әй көлештеләр соңыннан балалар:
—Авызыңны ачып йөрсәң, башсыз да калырсың әле!
Ә берйөнне елга буена төштеләр. Су коеныр алдыннан кармак салдылар. Балык әйбәт чиртте. Хәтта үз гомерендә сукыр маймыч та каптыралмый интегеп йөргән кечкенә Рөстәм дә Нинаның чүәге чаклы алабуга тартып чыгарды.
Аннары, яр буенда казан асып, балык шулпасы пешерделәр.
Ну, уха дисәң уха! — диде Рәшит абый.— Нина белән Саҗидәгә рәхмәт — лавр яфрагына кадәр салганнар!..
—Алар шундый!—диделәр малайлар.— Мәктәптә пешекчеләр конкурсы уздырыламы — беренче бүләкне һәрчак алар каера!
Балалар көнозын диярлек елга буенда яттылар. Кызындылар, су коендылар, чума-чума, тюленьнәр шикелле, бер-берсен куышып уйнадылар...
Саубуллашу көне җитте. Яңадан хәрби флотка, үзенең корабленә китеп барды Рәшит абый.
Китәр алдыннан, чемоданыннан бераз киелгән, әмма матурлыгын, пөхтәлеген югалтмаган диңгезче фуражкасы тартып чыгарды:
Миннән сезгә бер истәлек! Төсем итеп киярсез. Чиратлашып, әлбәттә!
—Рәшит абый!—диде Саҗидә.— Малайларга әйтеп калдырыгыз! Нина белән безгә дә кидерсеннәр.
—Әйе, әйе!—диде Рәшит абыйлары.— Сез, малайлар, кызларны да чиратка кертегез, кимсетмәгез!..
Җиңел генә булмады ул чират мәсьәләсе. Үзара ызгышып та алдылар. Зур Рөстәм фуражканы беренче булып мин киям, диде. Аның белән килешмәделәр.
—Шобага салырга кирәк! Әйдәгез, шобага салабыз! Үпкәләштән булмасын!..
Шул фуражка эченә номерлар язган кәгазь кисәкләре салып бутадылар.
Беренче номер кечкенә Рөстәмгә эләкте. Саҗидәгә — икенче, Сережа-водолазга — өченче, Ильяс-пожарникка — дүртенче, Нинага бишенче сан туры килде. Зур Рөстәмнең бәхете китегрәк булып чыкты: аңа уникенче урын эләкте.
Шулай итеп, Рәшит абыйлары бүләк итеп калдырган бескозырка бер баштан икенче башка күчеп йөри башлады.
Дүртенче көнне аны Ильяс кияргә тиеш булса да, кидертмәделәр!
Нигә дисәгез, гаебе чыкты Ильясның. Ул Саҗидәдән нәрсәдер сорап торган, ә тегесе бирмәгән, имеш. Менә шуңа ачу итеп, Ильяс кадак очы белән подъезд стенасына карачкы рәсеме ясаган, астына: «Бу — Саҗидә була»,— дип язып куйган.
«Кем эше микән бу?»—дип, малайлар бик озак баш ватты.
—Баш ватып торасы юк монда,— диде Саҗидә.— Ильяс кулы. Авторучка сорап торган иде миннән. Бирмәдем. Берсен сындырды инде, җитәр.
Күңелләре йомшармас микән дип, Ильяс борын тартып маташты. Ләкин малайларның карары нык иде:— Безгә үпкәләмә — үзеңә үпкәлә!..
— Рөстәм, Сережа! Ильяслар кая? Аларга хат бар... Хат ташучы апаның тавышын ишетеп, малайлар кырыдайгы подъездан йөгереп чыктылар:
—Без монда! Монда без!..
—Ура! Рәшит абыйдан... Рөстәм, укы давай! Кычкырып укы! г-
Рәшит абый үзенең әйбәт кенә хезмәт итүен, сау-сәламәт булуың язган, Ильястан хат алуы турында да әйткән.
—Туктагыз әле, нинди хат соң ул, Ильяс? — дип гаҗәпләнделәр малайлар.
Алдына клеенка алъяпкыч япкан Ильяс подъезд стенасын агарта иде.
—Нинди хат булсын...— диде ул.— Шундый хат...
—Нәрсә турында язган идең?
Ильяс дәшмәде.
— Әйдә, укы, Рөстәм, анда әйтелгәндер,— диде кемдер. Әйе, шулай булып чыкты да. Ильяс үзенең малайлар тарафыннан җәзага тартылуы турында язып җибәргән икән.
Хатның соңында Рәшит абый:
«Сез инде Ильяска артык каты бәрелмәгез,— дигән.— Ул үзенең ялгышын бик авыр кичерә. Мин аның намуслы малай икәнлегенә ышанам...»
Малайлар тынып калдылар. Бераздан Нина:
—Мин дә Ильяска ышанам,— дип куйды.
—Безгә әрләшеп, ачу саклап яшәү бер дә килешми,— диде Саҗидә.
—Син үзең ничек уйлыйсың соң, Ильяс? — дип сорады Зур Рөстәм.
—Мин дә сезнеңчә уйлыйм,— диде Ильяс, стенадагы тапларны-сызыкларны сылый-сылый...
...Иртәгесен бескозырка Ильяс башында ялтырый иде...
2025-12-01 15:49