СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ
Рифә Рахман "Атның хәлен тай белер"
Комганчы авылының тирә-ягын әйләндереп алган таулар итәгенә әле кайчан гына утыртылган яшь наратлар инде күкрәк киереп басканнар, җилләргә каршы тора алырлык агачларга әйләнгәннәр. Рәсим, әнисе белән җитәкләшеп тәүге тапкыр Комганчы аша узганда, әле алар бөтенләй юк иде. Менә агачлар да, ул да бер дигән егет булып киләләр. Рәсим хәзер бу авыл аша җәяүләп йөрми, әнисе сигезенчене бетерүенә мотоцикл алып бирде. Алар яшәгән Алабай да, Комганчы да район үзәгеннән ерак, бу тирәгә милиционерлар елына бер килсә килә, килмәсә юк, хәер, районда да юлда тәртип саклаучыларны еш очратмыйсың. Менә Казанда эшләр башкача, диләр. Казан Казан инде ул. Зур шәһәр. Рәсимнәр авылыннан анда булган кеше дә берничә генә. Барып керергә туганың, йомышлыйм дигән йомышың булмаганда, анда нишләп йөрергә?! Авылда да бер дигән!
Башкалар машинасының юл тәгәрмәченә чорныйсы акчага мотоцикл-фәлән алуың яхшырак, дигән иде, әнисе шулай эшләде дә. Рәсимнең үзенең дә җәйләрен колхозда борчак чабып җыйган акчасы бар иде, барысы «Восход»- ка керде дә бетте, аның каравы кызларның карап торганына, малайларның көндәшенә әверелде. Менә ул хәзер дә, тузан туздырып, авылның юньләп машина күрмәгән казларын куркытып, ак сакаллы карт әлсерәп утырган капка турысына килеп туктады. Мотоциклдан җәлт кенә төште дә, аумасын өчен, тимер тәпиләренә терәде, аннан чалбар кесәсеннән бөгәрләнеп беткән бер унлык чыгарып, картка сузды:
-Әнием садака җибәргән иде, Рәхмәтулла бабай, үзеңә озын гомер, сәламәтлек, тыныч картлык теләде.
Авыл аша узган саен ун сумлык садака тоттыра торгач тәмам исендә калган үсмергә карт бик озак текәлеп карап торды, тик кем баласы икәнлеген һич кенә дә исенә төшерә алмады. Комганчыда кешеләр какча, карасу, ә бу удмурт авылларында үскән егет сыман - җирәнсурак чәчле, йөзе сипкел белән чуарланган, күзләре зәңгәрсу. Дөрес, буйга шактый калку, күкрәкләре киң, беләкләре эш тәмен белгәнлеген күрсәтеп тора. Көрәшчеләргә бай комганчыларга ерактан килгән тумача булуы да бар.
Садака дип. Аны, гадәттә, ялгыз-ятимнәргә, тормышы авырларга бирәләр. Рәхмәтулла картка, уллары-киленнәре белән яшәгәч, йорт-куралары да таза булгач, садака китергән кеше юк, дога-мазар да белми ул, балачагы, яшьлеге дин белән көрәш елларына туры килде. Моңарчы турлары аша елга бер булса да узып киткән үсмердән хәерне аптырап булса да алды, инде менә кулына көчләп диярлек тоттырылган кызыл унлыкны әле болайга, әле тегеләйгә бөтергәләп утыра.
Бераз уйланып утыргандай итенгәч, бер егеткә, бер кулындагы акчага тагын бер карап алгач, Рәхмәтулла карт, ниһаять, телгә килде:
-Яным, садакаңны кайтарырлык сорый алмам - бер дә дога-мазар да белмим шул, изгелегем белән дә әллә ни аерылып торганым юк. Герман сугышыннан кулсыз кайттым, гарип-горабаның чит кешегә нинди ярдәме тисен?! Улым хисабында көн күрүем. Ал син бу акчаңны кире, миңа авыр итмә, икенче бер ярдәмчесез калган корткага бирерсең.
Рәсим картның болай дип әйтүен көтмәгән иде, үзе дә югалып калды. Комганчы аша узып та, аңа садака бирмичә үткәнен белсә, әнисе тупса аша да уздырмаячак, барыбер кире җибәрәчәк. Ул Рәхмәтулла абзасының унлыкны сузып торган кара перчаткалы кулын кире этәрде:
-Алай итмә инде, бабакай, әнием үтенечен аяк астына салып таптый алмыйм.
Рәхмәтулланың да нишләргә белми аптыраганы күренеп тора иде. Ул, егеткә тагын да текәлебрәк карый торгач, нәрсәнедер, кемнедер исенә төшергәндәй булды. Әйе- әйе, кайдадыр, кайчандыр күргәне бар иде аның мондый ут күзләрне, туры карашны... Инде шул хакта белешми- нитми генә, егет үтенечен ничек кире кагасың. Ерактан икән - су эчерергә, якын-тирәдән икән - бер-бер танышыңа сәлам юлларга була, дип уйлады ул һәм туп-туры сорау бирде:
—Яным, исемең ничек, әти-әниең кем, кайсы авылдан буласың?
Рәсим ерак Алабай авылыннан икәнлеген, садаканы йортыгыз яныннан һәр узганда бирерсең дип әнисе кушканлыгын әйткәч, карт, нәрсәнедер хәтеренә инде ныграк төшерергә теләгәндәй, тагын бер кат узгынчыга карады. Аннан исән кулындагы шомарткан каен таягы белән аяк астындагы вак-төяк ташларны эткәләргә, арлы-бирле йөртергә кереште. Ара-тирә ул күн бармакларына кысылган акчага «инде сине нишләтергә» дигән кебегрәк караш ташлады. Рәсим, булмады бу дип, китәр якка кузгала башлагач кына, бер-бер уйга килгәндәй, таягын утыргыч кырына терәде дә сыңар учына гына текәлеп бисмилласын укыды һәм, йөзен сыпырып, кәҗә сакалын җыеп тоткан килеш кенә :
-Улым, бар белгәнем шушы бисмилла инде минем, әти-әниеңә, үзеңә хәер-догада калам, - диде. - Җанлы атлар заманы үткән, тимер атлар җигә башлаганбыз икән шул инде, ә бит безне ач үлемнән коткарган җаннар иде бахырлар...
Рәхмәтулла картның исенә, чыннан да, кылт итеп бер вакыйга килеп төште. Хәер, садака китерү сәбәбен туп- туры сораса, инде йөз булмаса, ун ишеткән әлеге эш-хәлләрне Рәсим үзе дә сөйләп бирмәс идемени?! Ач карынга чишмә сулары да таштай төшеп утырган, бераздан кан тамырлары буйлап тәнеңә таралган, буыннарыңа сеңгән бөтен тозыңны эретеп, тир булып тышка бәргән июль көненең тарихы ул. Кырык өчнең челләсеннән әлеге дә баягы ачыдан ачы тоз вакыйгасы булып әнисе Ләмига хәтеренә кереп калган тарих.
...Очы-кырые мәңге күренмәс кебек тоелган сугыш Алабай авылын тәмам хәлсезләтте. Ни эшкә ярарлык ир затын калдырмады, ни телгә ягып яларлык балы-мае юк, ни туйганчы бер утырып ашарлык икмәге. Көн дә җыя торгач, болын-кыр тирәсендә алабута корыды, киртә кырыйларында кычыткан күренми башлады. Алга таба да юньлеләнмәс дип уйлый башлаган, инде авырлыкка гына әзерләнгән кешеләр булганын бәрәкәтле тотарга тырышты. Елына карата кай көнне артыграк ашалган алабута шулпасы да ризыкны исрафка чыгару кебек тоелган бер вакытлар килде. Шулай да авылга җан исәбеннән тоз, чәй кайта иде әле.
Алтынчыны гына тәмамлаган дип тормадылар, болай да басудан кайтып кермәгән Ләмиганы хатыннар белән бергә район үзәге булган Тәкәнештән Кукмара станциясенә тоз алырга җибәрделәр. Юлга, узасы ара озын, таулы, төнгә дә калса ни очрамас уе белән, кызның ай-ваена карамыйча, башкаларга да сүз салдым әле, мин генә түгел дип, җитмешнең аръягындагы бабасы да кузгалды.
Исәнгилде картның баруы зыянга булмады анысы. Тауга атлаганда, дилбегәне кызы кулына биреп, арттан куалап барса да, түбән төшкәндә, карт ат башын үзе тотты, яшь, усал Ишкараның чыгымлап китүеннән, дуамаллавыннан курыкты. Көн эсселеге хәлне алды алуын, аның каравы баткаклыктан, тәгәрмәч таюдан җәфаланмадылар. Яңгыр күптән яумаганга, юллар шактый шомарган, сикәлтәсез булгангамы, баштарак атлар бик карусыз атладылар, тора-бара чыдамлыклары китте, йөкләрен авырдан тарта башладылар.
Әле алда юлның өчтән бере калса да, көч-егәр шактый кимегән. Мал-туарның кадерле чаклары иде шул. Юлны бүлмәскә дә булгандыр, әмма олылар, киңәшеп алгач, бер карарга килеп, атларның хәлен тәмам бетермик инде, диешеп ялга туктадылар.
Ишкараны, арбасы-ниеннән ычкындырмый гына, башка атлар белән утларга җибәреп, олаучылар янәшәсенә агач ябалдашы астына кереп яткач та, үзеннән дә ярдәм тигәненә сөенгән Исәнгилде карт сугыш турында сүз катты. Тегеннән-моннан ишеткән хәбәрләрен бергә җыеп, фронтта кем кайсы төшкә җиткән, Сталинның оста җитәкчелеге, алдагы җиңүдән соң илгә беркемнең да басып кермәячәге турында сөйләде. Бу сүз солдаткалар өчен кирәкле, көтелгән иде. Ирләре исәннәре алдагы күрешү көннәрен уйлады, фронттан кайгы хатлары алганнары, әле ярый балаларыбыз исән, дип сөенеште.
Агач күләгәсендә сүз арты сүз китте, истәлекләргә, хыялга бирелеп, хатыннар олауларын ук оныттылар. Әгәр дә мәгәр «тора-бара соңгы атларны да алырлар инде» дигән сүзгә килеп терәлмәсәләр, ни эшләп йөргәннәре исләренә дә төшәсе кебек түгел иде. Шунда гына сабырсызлык белән даны киткән яшь тайның башкалар арасында юклыгы беленде. Ләмига бер бабасына, бер кирегә таба тәгәрәгән арбадан юлга нечкә генә булып сузылып яткан тоз эзенә карады, аннан шул эз буйлап яшь тай артыннан йөгерде.
Кыз атны куып тотканчы, кояш сүрелде, көн кичкә таба авышты. Җитмәсә, Ишкара санламый, гел ычкына, ирек бирсәң, юлдан читкә ыргылырга гына тора. Атны буйсындырмакчы булып газаплана торгач, Ләмиганың хәле тәмам бетте, шуннан соң ул аны җибәрергә, үзе исә артыннан барырга, һич югы, аны күздән ычкындырмаска булды. Ат бәясенең кеше гомереннән дә кыйммәтрәк вакыт икәнлекне сугыш елында кем аңламасын?!
Инде менә бер узган юлны икенче мәртәбә узып, Комганчы авылына килеп җиткәч, хәле кимегән Ишкараның тау менәргә теләмәвеннән, арбасын ук ватып-җимереп качуыннан курыккан Ләмига капкасы ачык беренче йортка атылып керде дә:
-Ярдәм итегезче! - дип кычкырып җибәрде.
Таш белән түшәлгән ишегалдында бүкән өстендә утырган берәү, өзек кулын угалап, сызланганын йөзенә үк чыгарып, кызга таба атлады. Әлеге имгәнгән кулны күргәч, аның белән бергә Ләмиганың соңгы өметен дә кисеп таш ладылар шикелле тоелды, әмма ул ашыга-кабалана барыбер тоз ташучы олаудан аерылып киткән атының үзенә буйсынмавын, бөтереп кенә йөртүен, дуамаллануын әйтеп бирде һәм кулы белән Сослан тавына карап атлаган Ишкарага күрсәтте.
Гарип фронтовиктан ярдәм тияр дип өмет тә итмәгән иде Ләмига. Ир шунда ук ачык капкадан чыгып та йөгерде, ни арада атны куып тотты һәм исән кулы белән баш- бирмәс хайванның ялына килеп асылынды.
Шунда Ләмига ышанмастай хәл булды. Бердәнбер чын, тансык ир кешене күргәннән күңеле булгандай, ат әллә сабырланып, әллә юашланып калды, башын еламсырап басып торган кызга борды да, томырылып, тирән мәгънәле күзләре белән, әйдә, кайтабыз, болай булгач яшибез икән, дигәндәй карап куйды. Яшел гимнастеркалы ир, ягымлы тавыш белән аңа тыңларга, акыллы булырга кушкач, ат артыннан сөйрәлеп барган дилбегәне Ләмига кулына тоттырды.
Рәхмәтулла тынычланган Ишкараны, яратып, иелгән башыннан сыйпады, тирләгән яңакларына үз яңакларын куеп торды һәм кызга киңәшләрен бирде. Рәхмәтулла абыйсына рәхмәтләрен әйтеп, Ләмига юлга кузгалды, чөнки йортның урам тәрәзәсеннән:
-Улым, кер әле, казан астына ут кына тергезеп җибәрәсе бар, - дип, солдатны чакырганнарын ишетте.
Моңа кадәр Ләмиганы кеше хисабында да йөртмәгән Ишкара хәзер, авыр йөген ризалык белән тартып, бик җай гына, аның көенә генә атлады. Шактый ара узгач, Ләмига бабасының таш кебек шомарган юлдан да сөртенә- сөрлегә генә үзенә каршы килгәнлеген күрде. Дилбегәне аның кулына тапшыргач, Ләмига, сөйләрлек хәле дә калмагандай, хатыннар янына кадәр дәшми-нитми генә барды.
Үзләре ял иткән турыга җитәрәк әле әбәттә генә юлга җеп булып сузылган тоздан бернинди эз калмаганлыгын күреп, кыз бик нык аптырады. Капчыкның бавы озын булган, күчәргә эләгеп әйләнгән һәм өзелгән, тоз капчыктан бушаганчы коелган иде ләбаса!
Арба ярыгыннан нечкә җеп булып коелып барган кире җыеп алмаслык тозны Исәнгилде бабасы, җирдән шуышып, елый-елый ялаган, имеш. Берничә метр ара узгач, картны, юләрләнмә, тоз ашап янасың, үләсең бит, җаваптан курыкма, бер-бер хәйләсен табарбыз, беркемгә сөйләмәбез, дип тынычландырганнар. Ни булса да бергә җавап бирәсен аңлаганнармы, әллә олауга кешенең миһербанлысы җыелганмы, Исәнгилде карт та, Ишкара кебек, вакытлар узгач, басылган.
Инде менә хатыннар Ләмиганы, елама, атың исән калганга сөен, тозга хәзер үк дым сеңдерәбез дә авырлыгын тутырабыз, дип юатырга тотындылар. Ләмига аларга ышанды, үз күргәннәрен сөйләп бирде дә бөтенләй тынычланып калды. Тозны тапшырып, атны бакча артындагы утарга җибәргәндә, бабасы, пырдымсыз малны тотып биргән адәмгә исән чагында, кешечә яшәсәң, узган- барганда садака бирерсең, диде. Ул әманәтне, үз чиратында, улына тапшырган иде.
2025-12-22 13:00