СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Аркадий Гайдар “Күңел газабы”

Нина Карнаухова дәресен әзерләмәде. Шуңа күрә мәктәпкә дә бармаска булды. Көпә-көндез бер эшсез урамда йөргәнен таныш-белешләре күрмәгәе дип, кача-поса әрәмәлеккә кереп китте.
Ашамлык салынган пакеты белән китапларын куак астына куеп, күбәләк куа башлаган иде, каршысында бер малайны күреп, туктап калды. Күзләрен тутырып карап торган әлеге малайның кулында «Букварь» белән дәфтәр күреп, Нина эшне шунда ук аңлап алды һәм шаярта башлады.
— Ах юньсез малай! — диде ул кырыс кына. — Шушы яшеңнән әти-әниләреңне, мәктәпне алдый башладыңмы?
— Ю-у-ук,— диде малай.— Мин укырга бара идем. Каршыма бер эт килеп чыкты да өрә башлады... Мин курыктым, адаштым.
Нинаның чырае сытылды. Әмма барыбер малайны җитәкләп әрәмәлектән чыгарып куярга туры килде.
Ризыгы белән китаплары куак астында калды. Нинага малай карап торганда аларны алу оят иде.
Балалар киткәч, агачлар арасыннан бер эт килеп чыкты да ризыкны ашап китте. Китапларга тимәде.
Нина әрәмәлеккә кире әйләнеп керде дә куак төбенә утырып елап җибәрде.
Юк, эт ашаган ризык өчен кайгырмады ул. Баш очында сузып-сузып сайраган кошлар моңына бертуктаусыз йөрәген тырнап торган күңел газабы кушылып елатты аны.