СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Габдулла Шәрәфи “Гомернең агышлары”

Март бураннарының болай ук котыруын Кадыйр абзыйның туксан яшенә җитеп тә күргәне булмагандыр. Ай-Һай, юктыр, булмагандыр. Югыйсә, хәтерләр иде. Җепшек кар бөтен тишек-тошыкны, сутлы балчык белән сылагандай, томалап куйды. Урам-тыкрыкларны, авылның түбән очындагы йортларны тоташтан кар басып китте. Өйдәгесе өйдән чыга алмыйча, чыкканы керә алмыйча интекте. Югары очтагыларның эш ничек тә җайлырак, көч-хәл белән булса да ишек-капкалары ачыла, терлекләре тук. Буран басылуга, көрәк тотып, олысы-кечесе түбән очка ябырылдылар. Кар астыннан бары тик түбәләре генә күренеп торган өйләргә юл ярып, капка һәм ишек тирәләрен әрчеп, иртә таңнан кичке караңгыга хәтле мәш килделәр.
Шөкер, инде тыйлыгуыдыр, инде дә дуламас дип, Кадыйр абзый да, оныгы белән икәүләп, чишмә яннарын бик әйбәтләп көрәп, тынычланып менгән иде. Иртәгесен чыгып караса, тагын да шул ук хәл, барысы да кар астында. Чишмә өстенә корылган алачыкның сырты гына күренеп тора. Тау битенә кыйгачлатып салган сукмак та беленер-беленмәс кенә шәйләнә. Кары әле, шәт, басылып җитмәгәндер, анысын көрәп ташлавы әллә ни авыр булмас, көрәген түбән таба шудыргалап, карын як-якка чөйгәләп барса, юл үзеннән-үзе диярлек ачылачак. Тик менә бүген, ни хикмәттер, йөрәге хәлсезләнеп тора бит әле Кадыйр абзыйның. Күрәсең, кичә көч килгәндер. Килене дә әйткән иде аны: «Әтеки, бүген йокыңның да рәте булмады, төне буе сыкранып, саташып чыктың, әллә кузгалмыйсыңмы»,— дигән иде... Алай да нишләде соң әле бу йөрәк дигәне?..
Кадыйр абзыйның мал-туар тирәсендә кайнашу өченме, башкасына дисеңме, искергән, таушалганрак киемнәре дә бар югыйсә. Ә менә чишмә карарга ул, җәй икән, кыек якалы зәңгәр сатин күлмәк өстеннән ак алъяпкыч ябып, аягына читек, читек өстеннән күн кәвеш, кыш икән, ак киез итек, кулына ак бияләй, өстенә кайчандыр авыл тегүчеләре тегеп биргән постау бишмәтен киеп төшә. Бишмәте исә аның үзенә бертөрле. Изүеннән алып күкрәк астына кадәр, кул яссуы киңлегендә итеп, кызгылт-көрән төстәге ниндидер җәнлек тиресе тегелгән. Шул мех тасма кырыеннан, тезелешеп, ыспай гына күн элмәкләр чыгып тора. Алар шар кебек йомры, чия төсле кып-кызыл пыяла төймәләргә төймәләнә. Башына инде шактый кыршылган сөннәтле бүреген киеп, муенына сарык йоныннан карчыгы бәйләп биргән ап-ак шарфын урар. Ак бияләйле кулында юкә агачыннан ясалган ап-ак көрәк булыр. Шуларга тагын түгәрәкләп кыркылган ап-ак сакалы белән ап-ак мыегы арасыннан һәрвакыт елмаерга әзер калын иреннәрен, куе кашлары астыннан сынабрак караучан көләч-шаян күзләрен дә китереп кушсаң, әкиятләрдә сөйләнә торган Хозыр Ильяска охшый да кала.
Әнә шул Хозыр Ильяс хәзер, көрәк сабына кулларын салган килеш, ике тибәсен бер тибеп азапланган йөрәген тыңлый-тыңлый, ап-ак дөнья уртасына басып, уйга калган. Нишләргә икән соң, төшәргәме чишмәгә? Бу килештән төшеп тә ни генә майтара алыр икән?.. Ә төшәсе иде бит, алтмыш елдан артык гел серләшеп, томаланса, күзен ачып, тыңлап туймас җырын тыңлап яшәгән шул дусы белән, бәлки, инде соңгы кабаттыр, саубуллашып, бәхилләшеп кенә булса да менәсе иде. Кадыйр абзый үз гомерендә аның бурасын гына да биш кат бурады. Монысын ул бик яхшы хәтерли. Ә менә юан-юан бүрәнәләрдән ничә улак чапкандыр, анысын хәтерләми, юк, анысы истә калмаган. Яшьләргә ул нәрсә... Ташла, Кадыйр абзый, имеш, картайгансың бит инде, янәсе. Анысын ул алардан башка да белә. Алай да, никтер бабай димиләр. Абзый... Абзый булырга әле иртәрәк чагыннан бирле абзый дип йөриләр. Югыйсә авылда аннан да өлкәнрәк кеше юк та бит инде...
Кадыйр абзый моңсу гына елмаеп куйды, көрсенеп алды... Нигә шулай икән бу халык: баштарак эш көне языйк ичмасам, дип теңкәсенә тиделәр, хәзер инде, акча түлик, дип аптыраталар. Эшләмәгән эш көне идемени ул, аннан башка да җыйды ул аларны. Тугы булды ул эш көннәренең, шөкер, мыскаллысы булды... Бер аягы җирдә, икенчесе гүрдә чакта ул акчасы тагын нигә? Гавам өчен ләбаса һәммәкәе дә, савап өчен... Хәер, савап өчен генә дә түгел инде анысы. Бабаң тапкан, бабаң ачкан чишмә булсын да... Атаң гомер буе карасын... Исән чагында Кадыйр абзалары гына ничек ташласын ди... Әле читтәгеләре дә хат язсалар—сәламсез, күчтәнәч җибәрсәләр, өлешсез калдырмыйлар, берәр әчмуха чын чәен, җимештер, лимондыр ишесен ирештереп торалар. «Кадыйр абзый азсынмыйча гына ала күрсен инде, дип әйткән»,—дип, элегрәк я берәр кортка, я булмаса, ишектән керүгә үк яулык чите белән авызын-борынын каплап, мич артына поса торган оялчан бер яшь киленчәк китереп китә иде аларны. Кадыйр абзалары боларның берсенә дә мохтаҗ булып яшәмәде, югыйсә. Киим дисә, юньле киеме, ашыйм дисә, ләззәтле ризыгы булды. Гайрәтле иде, йөрәкле иде, хәер. Күчтәнәчләргә килгәндә, анысы инде аның икенче эш, нишлисең... һәммәсе дә шушы чишмә аркасында микәнни? Әллә башка гамәлләрен дә онытмыйлармы? Белмәссең...

Кадыйр абзый, шулай уйлана-уйлана, узган гомерләрен хәтереннән кичерә-кичерә, әлеге шул ап-ак дөнья уртасында бик озак басып торды. Инде йөрәге дә, ерак юлдан килеп алҗыган, өшәнгән атка бер уч солы каптыргандай, чак кына ипләнә төшкән төсле тоелды. Ниһаять, әле һаман да көрәк сабына ике куллап тотынган килеш, баскан урынында таптангалап алды. Аннары кузгалды һәм, көрәген кай җирдә батыргалап, кай җирдә өстән генә шудыртып, кыйгач сукмак буйлап әкрен генә тау астына—чишмәгә таба төшеп китте...
Алачык янына ул барырга да уйламады. Уйласа да хәзер ул моны булдыра алмас иде. Итек балтырына кар тулуга карамастан, бата-чума, аслы-өсле баскычлап сузылган улаклар ятарга тиешле турыга килде, туктап бераз хәл алды, бияләй аркасы белән маңгаена бөрчек-бөрчек булып чыккан тирен сөртеп куйды. Аннары, көрәк сабын карга төртә-төртә, улакларны капшарга тотынды. Шулай төрткәләп, колак салып тыңлый-тыңлый маташа торгач, кар астыннан тонык кына булып чишмә чылтыравын ишетеп алды. Бер-ике адым уңгарак авышты да шул турыдан казый башлады. Казыган саен чишмә тавышы ачыграк, көчлерәк ишетелә иде. һәм менә... Кадыйр абзый гомере буе ашкынып та, тик хәзер генә максатына ирешкән бер адәм төсле, йөзендәге бөтен җыерчыклары, ап-ак сакал-мыеклары белән җәелеп, рәхәтләнеп бер кеткелдәп алды һәм элеккечә үк чылтырап, шаулап ага башлаган чишмә суына карап, нәкъ бер якын кешесенә эндәшкәндәй: «Ах сине, шилмә... Менә бит, гомер булгач!» —дип куйды.
Чишмә белән очрашкан саен, Кадыйр абзыйның күңеле күтәрелеп, кәефе яхшырып киткәндәй була. Соңгы елларда ул моны аеруча үткенрәк сизә башлады. Чишмә янында эше бармы, юкмы, көн саен бер әйләнеп менмичә йөрәге түзми. Төшкән саен, инде бик еракларда калган, шуңа карамастан, әле һаман да җанын җылытып, дөнья белән бәйләп тоткан якты хатирәләре яңара... Чү, әнә шул хатирәләрнең берсе, иң кадерлесе аваз сала түгелме соң?! Колагына чиләк шыңгырдаган тавышлар чалынып китте түгелме? Күтәрелеп караса, чыннан да, иңбашына көянтә-чиләген асып, каршы яктан бер киленчәкме төшеп килә иде. Йа хода, бу кадәрле дә охшар икән үзенең Мәликәсенә! Кыз чагында ул да шулай, алмалы көянтәсенә зәңгәр чиләкләрен асып, Кадыйр менеп киткәнче дип, иртә таңнан чишмәгә төшәр иде. Вәгъдәләре дә шушында береккән иде ләбаса. Ә Кадыйрың менә һаман исән әле, һаман кыймылдый... Узды гомер, агыла заманнар...
Кадыйр абзый, инде тагын бераз көрим, бу киленчәккә басып су алырлык бер-ике генә булса да баскыч киртлим, дип талпынган иде: «Әй, бабай, бабай, беткән микәнни соң авылда кеше!»—дигән сүзләрдән кинәт туктап калды. Әйтерсең лә Кадыйр абзыйның кулыннан көрәген тартып алдылар, әйтерсең лә шул көрәге белән башына китереп ордылар. «Бабай!» Нигә шулай миңгерәтте икән бу сүз? Ишетеп өйрәнмәгәнгәме? Әллә инде... Шулай ук хәлсез күренә микәнни? Бабай... Юктыр, белмидер бу олан аны. Авылга килен төште, дигәннәр иде, мөгаен, шулдыр. Алай да әйткәлиләр ич... Минем болай йөрүләрем күңелләренә авыр тоела микәнни? Ахрысы, шулайдыр...»
Кадыйр абзый, көянтә башына чиләген элеп, кардан әрчелеп җитмәгән чишмәгә сузыла-сузыла су алырга азапланган яшь киленгә дәшми-тынмый гына карап торды да, көрәген иңбашына салып, бураннан соң киеп алган ак бүреге астыннан тәрәзә-күзләре белән ап-ак дөньяга төбәлгән өйләренә таба борылды...
Иртәгесен иртүк, Кадыйр абзыйның юкәгач көрәген тотып, тау битенә кыйгачлатып салган ак сукмактан төпчек оныгы төшеп бара иде.