СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Нәҗибә Сафина "Тал бәбкәсе"


Дәү әнисе, эштән кайтып, кичке чәйне эчкәч тә, Әлфирәне урамга чакырды.
-Әйдә, кызым, һавада йөреп керик, мин сиңа шундый матур бәбкәләр күрсәтермен, андый бәбкәләр безнең тирәдә бер генә талда, - диде.
Урам сүзен ишетүгә үк, Әлфирә, киемнәрен тотып, ишек төбенә килеп басты. Чөнки аның урамнан да кызыграк башка бер җирдә дә булганы юк. Әнә, бәбкәләр дә күрсәтәм, ди бит дәү әнисе. Кызчык ә дигәнче башмакларын да киеп алды. Алай да, тагы алыштырып киясе булмасын дип, башмакларына күз салды. Тик бу юлы алары да икесе ике якка тырпаеп тормый, ә җай гына атларга әйдиләр иде. Дәү әнисе:
-Минем кызым башмакларын да дөрес кигән, зу-ур үсте шул инде ул, - дип, мактый- мактый, Әлфирәне тышка алып чыгып китте.
Урам аларны, көтеп кенә торгандай, яктырып каршы алды. Кичке шәфәкъ нурларында хәтта агач яфраклары да алсуланып ялтырыйлар. Әлфирәнең теге бәбкәләр янына тизрәк барып җитәсе килә. Шуңа күрә ул һау-һаулап каршы чыккан йомры ак шардай Фингул белән дә сөйләшеп тормады һәм дәү әнисенең «Эткә кагылма, кулларыңны пычратма!» дигән сүзләрен дә ишетмәде. Фингул исә «Абау, бу апа нишләп эреләнгән?» дигәндәй, артына карый-карый, оясына кереп китте.
Әлфирәдә, чыннан да, маэмай кайгысы юк. Көн саен күрә лә ул аны. Ә менә Казан урамында бәбкәләр күргәне юк әле аның. Бәбкәләрнең ни икәнен белә ул белүен. Авылдагы дәү әнисендә күргән иде аларны. Ак каз үзе усал булса да, бәбкәләре шундый матурлар, шундый нәниләр. Яшел генә, нәни генә, пип-пип кенә... «Болары да, шулай «пип-пип» килеп, бер-берләрен узышып сөйләшәләрме икән? Әниләре чукымыймы икән?»
«Тал бәбкәләре... каз бәбкәләре...» - дип кабатлады ул күңеленнән, чукыса да куркыныч түгел, дәү әнисе тиз генә куып җибәрер үзен. «Курсәтәм», - диде бит, тоттырып та каратыр әле. Ипләп кенә, кысмыйча гына тотар Әлфирә бәбкәләрне.
Шулай уйланып барганда, Әлфирәнең дәү әнисе тукталып калды:
- Әнә бәбкәләр, - диде ул, каядыр югарыга ымлап.
Тик Әлфирә, күпме алан-ялан каранса да, бәбкәләрне күрмәде.
- Дәү әни, әллә киткәннәрме? - диде ул, чак кына елап җибәрмичә.
Дәү әнисенең йөзендә серле елмаю балкый иде. Ул Әлфирәне җитәкләп алды һәм ике катлы йорттан да биегрәк булып үскән талга таба әйдәде. Анда нечкә генә чыбыкларга нәкъ каз бәбкәләренә охшаган нәни-нәни бәбкәләр тезелешеп утырганнар иде.
-Ник алар анда менгәннәр? Ничек менгәннәр? Борыннары кая? Әниләре кая киткән? - дип сорау яудырды кыз.
Дәү әнисе, талның юан кәүсәсен җыерчыклы куллары белән әкрен генә сыйпый-сыйпый, болай диде:
-Менә шушы тал инде аларның әнкәләре.
Әлфирә аптыраулы карашын бер талга, бер дәү әнисенә күчерде һәм, авылдагы ак казны исенә төшерепме:
-Ак түгел... ак каз... - дип сөйләнеп алды.
Дәү әнисе кечкенә кызның күңелендә ниләр барын чамалый, алай гына да түгел, сорауларның шундыйрак буласын да белә иде. Шуңа да тыныч кына дәвам итте:
- Агачлардан без белгән каен гына ак, кызым. Ә таллар менә шундый - коба төстә була. Ә бәбкәләре шушындый. Борыннары белән әнкәләренең күкрәкләреннән сөт эчә алар. Шуңа күрә борыннары күренми.
Әлфирәнең инде әни-талның күкрәгеннән сөт эчеп торучы тал бәбкәләрен уч төбенә генә салып сыйпыйсы, кечтеки генә тәпиләре белән учында йөртеп карыйсы килә.
- Берсен генә чакырыйк әле, төшсен, әни- тал күргәнче, тотып кына карыйм?! - дип ялварды ул.
Шулчак дәү әнисе үзенең йомарланган учын ачып җибәрде. Анда, ямь-яшел мамык өстенә йомырка сарысы сибелгән сыман гына булып, нәни бәбкә ята иде. Әлфирә аны сак кына сыйпап карады. Йомшак, йоп-йомшак иде бәбкә. Битенә дә, борынына да тидереп торды. Шундый да хуш исле!
- Өйгә алып кайтыйк без аны, үсәр, сөйләшә башлар, - дип, үзенчә фикер йөртте кыз.
Дәү әнисе каршы килмәде. Шушы бәбкәне генә алып кайттылар. Тик тал бәбкәсе өйдә уенчык урын өстендә селкенми дә, сөйләшми дә тик ятты. Әз генә булса да үсмәде үзе. Әлфирә никадәр ашатырга тырышса да, бәбкә ипигә дә, йомыркага да үрелмәде. «Әллә әнисеннән аерылганга шулкадәр боек микән? - дип уйлады кыз. - Әнисез бик тә күңелсез бит ул».
Икенче көнне Әлфирәнең дәү әнисе эшкә китте. Әлфирә, ашыга-ашыга, тал бәбкәсе янына килде һәм... аптырап калды. Кичә кичтән яшел генә, йомшак кына, күпереп кенә торган бәбкәнең мамыклары шәбәреп, ямьсезләнеп калган иде. Әлфирәгә күңелсез булып китте. Ярый әле, әнисе урамга чакырды. Ике дә әйттереп тормыйча, Әлфирә шундый тиз киенде, чөнки боеккан бәбкәне коткарырга кирәк иде, аныңча. Кызының нәни бәбкәне, учына гына кысып, урамга алып чыгуын әнисе күрми дә калды.
Урамда гөрләвекләр чаба. Гөрләвекләргә кушылып, елтыр-елтыр кояш нурлары ага. Әлфирә беравык гөрләвекләр җырын тыңлап торды. Алар кызга «челтер-челтер, әйдә, утыр» дигән сыман ишетелде. Юк, Әлфирә гөрләвекләргә утырып ага алмый, ул зур инде, дүрт яшьтә. Ә менә бәбкә гөрләвектә йөзә аладыр. Авылда каз бәбкәләре, кечкенә булсалар да, әниләре белән бергә күлдә йөзеп йөри иделәр бит.
Әнисе ашыга, ахры, Әлфирәне көтеп тә тормый, әллә кая ук җиткән. Шуннан файдаланып, Әлфирә Гөрләвеккә иелде дә пышылдады:
-Гөрләвек, син тал-әнкәнең кайда үсеп утырганын беләсеңме?
-Челтер-челтер, беләбездер, - диде Гөрләвек, шатланып.
Шулчак Әлфирә учын ачып җибәрде дә Гөрләвеккә тал бәбкәсен күрсәтте.
-Менә шушы бәбкәне, зинһар, әнкәсенә илтеп җиткер!
Шулай диде дә тал бәбкәсен ипләп кенә көмеш көзгедәй Гөрләвек өстенә куйды. Ә Гөрләвек, шуны гына көтеп торгандай, шаян җемелдәп, бәбкәне йөздереп алып та китте.
Әлфирә Гөрләвекнең бәбкәне әнкәсенә илтеп җиткерәсенә ышана иде. Чөнки гөрләвекләр начар булмыйлар. Тал бәбкәсе күргәндерме-юктырмы, Әлфирә барыбер кул болгап хушлашып калды.
- Әйдә инде, кызым! - дип ашыктырды әнисе Әлфирәне. Кичәдән бирле моңсу кызының шат йөзен күргәч, әнисе дә елмайды.
Шулчак бөтен дөнья яктырып киткәндәй тоелды кызга. «Мин дә әнием белән, тал бәбкәсе дә әнисе янына кайтып җиткәндер», - дип уйлады ул. Ерганаклар да: «Челтер-челтер, кайтып җиткәндер», - дип, шат җавап кайтарды.
2024-12-20 15:45