СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Болгар халык әкияте “Хәйләкәр Әтәч” (Р.Вәлиев тәрҗемәсе)

Әтәч иртә таңнан койма башына сикереп менгән дә: «Кикрикүк!* — дип кычкырып җибәргән. Әтәчне бакча башыннан узып баручы Төлке күргән дә болай дип сүз кушкан: «Хәерле иртә, дустым! Бигрәкләр матур җырлыйсың инде... Әмма әтиең синнән уздыра иде...
— Ул ничек җырлый иде? — дип сораган Әтәч Төлкедән.
— Койма башына очып кунар иде дә, бер аягын күтәреп, бер күзен канаты белән каплап, яңгыратып кычкырып җибәрер иде мәрхүм...
— Мин дә алай җырлый беләм, — дип масайган Әтәч һәм бер аягын күтәргән, бер күзен канаты белән каплаган.
— Ике күзеңне дә каплап җырлый беләсеңме соң син? — дип хәйләкәр елмайган Төлке.
— Беләм! — дип мактанган Әтәч.
Ул канатлары белән ике күзен дә каплауга, Төлке коймага сикереп менгән дә Әтәчне эләктереп алган. Аннары, тәмләп ашарга дип, урманга таба чапкан.
- И-их, — дип көч-хәл белән аваз салган Әтәч, — синең әниең болай итми торган иде...
— Ул нишли иде соң? — дип кызыксынган Төлке.
— Әтәчне ашаганчы, башта намаз укый торган иде ул. Бигрәкләр изге, иманлы җан иясе иде шул мәрхүмә...
Моны ишеткәч, Төлке уйга калган. Аннары, алгы тәпиләрен күтәреп, дога пышылдарга тотынган. Шулчак Әтәч канатларын җилпегән дә янәшәдәге агачка очып кунган.
— Яшен суксын сине, хәйләкәр Әтәч! Җир йотсын! — дип кычкырган ач Төлке һәм әкрен генә карурман эченә кереп югалган.