СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Гөлфия Исхакова "Укытучы язмышы"

Палатада без икәү. Миңа каршы урында мөлаем йөзле, зәңгәр күзле, олы яшьтә булса да буй-сыны төз, көмеш төсенә кергән чәчләрен үзенчә матур итеп артка тарап җыеп куйган урыс хатыны Любовь Петровна ята. Матур, чиста итеп сөйләшүенә, киңәшләр бирергә яратуына колак салу белән, бу хатынның кайчандыр тәрбияче яки укытучы булып эшләгәнлеген сизәсең. Ә табиблар белән күптәнге танышлары кебек гәпләшүеннән аның хастаханәдә еш ятуын аңларга була. Хәтере яхшы кебек, нинди даруларның һәм уколларның үзенә ярдәм итүен дә врачка үзе әйтеп бирә. Чираттагы обход вакытында табиб дәшми генә Любовь Петровнаның бүрәнә кебек шешенгән, күксел-шәмәхә төскә кергән аякларын караганда, үзем дә сизми күзләремне йомам. Баштан бу аяклар белән ничек йөри ала икән бу ханым дигән уй йөгереп уза.
Врач палатадан чыгып киткәч, Любовь Петровна ашыкмый гына оекларын күтәреп куя да тагын сүзчән, гади хатынга әверелә. Аның өчен иң авыры - төн уздыру. Кайчан уянсаң да, аның йокламый ятуын күреп, үземнең дә йокым кача, янына килеп утырасым, хәлен сорыйсым килә. Хастаханәгә яңа гына кергәнгә күрә, беренче көннәрне артыгын төпченергә базмыйм. Бер-ике көннән соң, йоклый алмый түземлегем бетеп, төн карачкысыдай үзем торып утырам.
-Уяттыммы? - дип сорый күршем. - Шулай бер- ике сәгать черем итеп алсам җитә кала.
-Аякларыгыз бик авырта, ахры?
-Аяклар?.. - ди ул, нидер исенә төшергәндәй. - Бу - балачактан калган чир. Без бит дөньяның бөтен ачысын, төчесен татып үстек. Кеше рәхәткә чыдамаса да, авырлыкка түзә ул. Әле дә яшим дип, кайвакыт гаҗәпләнеп куям. Аякларым авыртуга чыдар хәл калмагач, ирем Михаил хастаханәгә китереп сала. Машина тәгәрмәчләрен ремонтлаган сыман, минем аякларны да ремонтлап җибәргәч, тагын бераз яшисе килеп китә. Бүгенге тормышка зарлансам, рәхәткә чыдый алмый диярләр. Кешедән дә түземле җан иясе юктыр бу дөньяда, - дип, үзенең башыннан үткәннәр турында сөйләргә кереште. - Псков өлкәсе, Сашихинский районындагы бер авылда, тугыз балалы зур гаиләдә дөньяга килдем. Әтиебез тирә-як авылларда балта остасы буларак танылган кеше иде. Гаиләбезне шул кәсебе белән тәэмин итеп, туендырып торган. Хәлле авылдашларга бура бураган, түбә япкан, күрше авылларга китеп тә эшләп йөргән. Урга хәлле крестьян гаиләсе булып саналганбыз, абзар тулы мал булган. Колхозлаштыру башланган чорда, әти зур гаиләбезгә яңа йорт төзи башлый. Малайлар күп булуны да, башлы- күзле була башласалар, иске йорттагы кысынкылыкны да искә алгандыр инде ул. Олы абыемнар кул астына кереп, әтигә ярдәм итеп торганнар. Урманнан мүк җыйганнар, бураны сүсләгәннәр. Ул елларны халыкны колхозга керергә нык өндиләр. Гаиләбез колхозга керергә ризалашса да, үз көче белән үстергән сыер-сарыктан баш тартырга ашыкмый. Шунлыктан, малларын колхозга бирмәгән өчен, кулак гаиләсе дип, безне авылдан куалар. Әти киңәше беләндер инде, олы туганнарым Ваня, Веня, Лёня, Миша шәһәргә качып китәләр.
Безне иртә таңда уятып, машинага биш бала белән әти-әнине утыртып, тимер юл станциясенә китерәләр. Ул вакытта иң кечкенә Васяга - I яшь, Петяга - 3, миңа - 5, Павелга - 8, Валяга 12 яшь була.
Станциядә пычрак вагоннарга кертеп яптылар да, поезд безне каядыр алып китте. Мин андагы тынчу һаваны һәм үземнең эчәсе килеп елавымны гына хәтерлим кебек. Озак бардык. Беркөнне поезд урман эчендә туктады. Соңыннан белгәнемчә, бу Кола ярымутравы дип аталган җир икән. Нинди генә милләт халкы юк иде арабызда. Яңа килгән кешеләрне, санап, палаткаларга урнаштырдылар, һәр кешегә берәр метр җир бүлеп бирелде. Кайсы гаиләләргә, урнашу өчен, урын җитми калды, шуңа да безнең әтине икенче көнне үк барак төзү эшенә билгеләделәр. Ачлы-туклы булса да, яшәү өчен көрәш башланды. Ярты ел үттеме икән, анысын хәзер бик хәтерләп тә җиткермим, болай да сәламәтлеккә туймаган Петя, аның артыннан Павел ниндидер йогышлы чирдән якты дөньядан китеп бардылар. Бу югалтулардан әнинең ничек өзгәләнүен бүгенгедәй хәтерлим. Ул, кайгыдан ябыгып, бөтенләй шыр сөяккә калды. Хәсрәт өстенә хәсрәт өстәлеп торды гаиләбезгә. Туганнар, абыйлар белән дә аралар өзелде, хат алышырга ярамады, олылар эзәрлекләүдән куркалар иде.
Әти авылда инде төзелеп беткән, тәрәзәләре генә куелмый калган яңа өйне сагынды. Кулак түгеллегебезне белеп, гаиләбезне тиздән акларлар да өйгә кайтарып җибәрерләр дип өметләнә иде. Туган якка кайткач, тәрәзә пыялалары, рамнар алырга дип, тиенләп акча җыйды. Тик туган якларны күрергә язмады аңа. Ярымутрауга килүебезгә ике ел дигәндә, авырып үлеп китте. Берәмтекләп җыелган акча да эзсез югалды. Өч баланы үстерү, тәрбияләү бер әнигә калды. Ул иртәдән кичкә кадәр хуҗалар йортында хезмәтче булып эшләде, тегү текте. Әнигә ярдәмче булып үсеп җиткән Валя апам, биредәге тормышка ризалашмый, яраткан егете белән бер төнне каядыр качып китте.
- Кызың кайда? - дип, әнине тинтерәтеп бетерделәр. Аның бар сүзе «Белмим!» булды. Әни ничек кенә авыр булса да, бирешмәскә тырышты. Әтидән, ападан калган киемнәрне рәтләп, безне киендерде. Еш кына күрше гаиләләргә дә киемнәр тегә иде.
Кысрык палаткаларда урыслар белән бергә татарлар да яшәде. Балалар булгач, үзара дуслашып та, сугышып та ала идек. Татарларның комганнарын урлаган өчен, мөселман балалары бишмәт итәгеннән чучка колагы ясап үртиләр иде үзебезне. Бер-беребез артыннан такмаклар әйтешеп кала идек. Аларның берсен әле дә хәтерлим, - ди Люба ханым һәм такмаклый башлый:
Марзя, марзя, марзяпам,
Марзя кия сарафан.
Сарафанга кәк каткан,
Юалмыйча шаккаткан...
Шулвакыт палата ишеге ачылып китте дә төнге дежурда утыручы медсестра кыз Люданың ап-ак йөзе күренде.
-Җырларыгызны иртәнгә калдырыгыз, башка авыруларны уятасыз бит, - дип, безне шелтәли башлады.
-Людочка, зинһар, ачуланма. Күршемә үз язмышымны сөйләп, бераз гына онытылып киткәнмен, - дип пышылдады Любовь Петровна.
-Язмышыгыз кызыклы, ахры, такмаклар белән,- дип елмайды медсестра. Аннан:- Йоклагыз! Иртәгә сөйләшерсез, - дип, палатадан чыгып китте.
Берничә минуттан бүлмәдә тынлык урнашты. Черем итеп алырга өлгерми дә калдык, градусниклар күтәреп, бүлмәбезгә шәфкать туташы кабат кереп җитте.
-Төне буе йокламадыгыз да, хәзер йокы симертәсезме? Уяныгыз, уколга әзерләнегез, - дип, култык астына салкын градусник куярга булышты.Их, төшнең иң матур җирендә уяттың үземне, әз генә керми торырга була иде бит, Людочка! - дип шаярта Любовь Петровна.
-Икенче юлы төш күргәндә, ишегегезгә игълан элеп куегыз, - ди тапкыр сүзле Люда.
Любовь Петровна, караваты янындагы тумбочка өстеннән дару алып, аякларын сыларга керешә.
Коридорда әкрен генә җиңел аяк киемнәре чыштырдаган, палата ишекләре ачылып ябылган тавышлар арта бара. Яңа көн туа.
Көндез Люба ханымның оныгы белән кызы килде. Алар озак кына сөйләшеп утырдылар. Мин, комачауламас өчен, китап алып, ишегалдындагы эскәмиягә чыгып утырдым.
Тихий час башлану белән, Любовь Петровна үзе минем яныма килеп утырды да:
-Бүгенге төндә минем бөтен гомерем күз алдымнан үтте, хәтердә чакта, алай-болай онытканчы сөйлимме? - дип сорады.
Билгеле, мин шатланып риза булдым.
-Урман арасы булгангадыр, һәр көнне безне, ике рәткә тезеп, мәктәпкә озаталар, дәресләрдән соң тезеп алып кайталар. Бу - балаларны тимер тәртипкә өйрәтү булып саналгандыр инде ул чакта. Без барганда да, кайтканда да җырларга тиешбез. Җырлар шундыйрак:
Мылтык атарга оста мин,
Бик күп тордым постта мин. Юлбашчыбыз - компартия,
Җитәкчебез - Сталин.
Йэ булмаса:
Сталин да Ворошилов -
Безнең сөйгән исемнәр.
Тигез сафлар белән барыйк,
Батырлыкны белсеннәр.
Әни, әти үлгәннән соң, бары алты гына ел яшәп калды мәрхүмә. Аның үлеменнән соң беренче тапкыр миндә йөрәк өянәге башланган. Авыр хәлдә хастаханәгә салганнар. Реанимациядә аңыма килеп күзләремне ачсам, тумбочка өсте тулы ашамлыклар булуына гаҗәпләндем. Моңа хәтле минем беркайчан да бу кадәр күп тәмле ризык күргәнем юк иде. Шулай да, мин бу вакытта энем белән әти-әнисез, ятим калуыбызны бик яхшы аңлый идем. Терелеп җиткәч, хастаханәдән мине әнием белән бергә эшләгән хатын үз өенә алып кайтты. Тик озакка түгел. Иң кечкенә Васяны шул арада икенче бер шәһәргә, балалар йортына урнаштырып куйганнар иде. Күп тә үтмәде, мине дә Кировск шәһәрендәге балалар йортына җибәрделәр. Биредә әти-әнисез калган йөз бала тәрбияләнә иде. Аларның барысының да үз саны бар иде. Миңа 97 санын беркеттеләр. Интернат тормышына өйрәнгәнче, күпме күз яше, кимсенү, ятимлек ачысын татырга туры килде, ансын үзем генә беләм, - дип көрсенеп куйды Люба ханым. - Шатлыклы көннәрне дә хәтерлим. Ике елдан соң интернатта энем Васяны очраттым. Икебез дә бу очрашуга бик шатландык. Олы апа буларак, энем Васяга гел күз-колак булып тора башладым. Борынын да сөрттем, юаттым да, усал малайлар белән сугышканда якларга да туры килде. Без, тиздән дөньялар үзгәреп, үзебезнең туганнарны эзләп табуга өметләнеп яшәдек, балаларча якты планнар кора идек. Шул өмет яшәткәндер инде безне...
Үсмер чак. Җидееллык мәктәпне тәмамлап, үзем кебек тагын 15 бала белән медицина училищесына укырга китәргә хыялланып йөрибез.
Тик язмыш үзенекен итте. 1941 елның җәендә, яшь җилкенчәкләрнең хыялларын кара көйдереп, сугыш башланды. Без яшәгән шәһәр өстенә бомбалар ява, завод, фабрикалар яна. Балалар йорты җитәкчеләре безне, поездга утыртып, фронттан ераккарак, тынычрак җиргә җибәрергә булалар. Барыбызны да, җыеп, станциягә китерделәр. Без утырып китәргә тиешле беренче поезд, станциягә килеп җиткәнче утка тотылып, җимерелеп беткән иде, балаларны утыртып җибәрерлек хәлдә булмагандыр инде. Бары икенче товар поездына утыртып алып киттеләр, күктән самолет балалар утырган поездны озата барды. Күпме барганбыздыр, ризык, кайнар аш күрмәгән балаларның күбесе тиздән хәлсезләнә, чирли башладылар. Шул көннәрне вагоннан су эзләп чыккан энем Вася югалды. Бик нык кайгыга төштем, еладым да еладым. Бәлки, туганнарны эзләп киткәндер дигән уй гына бераз тынычландыра иде мине. Балаларны ничек тә ачлыктан саклап калырга теләп, станцияләрдә, озаккарак туктаган арада, тәрбиячеләр, кычыткан җыеп, аш пешерделәр, очраган сыерларны тотып савалар да кечкенә балаларга сөт эчерәләр иде. Билгеле, бу гына ярдәм итә алмады, ачлыктан шешенеп беткән балалар озак яшәмәделәр. Юл газабы- гүр газабы, дип, юкка әйтмәгәннәр инде. Интернатта бергә уйнап йөргән дусларым белән аерылышулар... Бер гөнаһсыз балаларның бер ноктага төбәлгән нурсыз күзләре менә хәзер дә күз алдымда тора кебек. - Любовь Петровна тынып калды. Аның күзләре мөлдерәп тулган, йөзе буйлап яшьләре ага иде.
Минем дә күңелем тулды. Любовь Петровнага стакан белән су китереп бирдем. Ул, рәхмәт әйтеп, суны эчеп куйды да, гафу үтенеп, бүрәнәдәй шешенгән аякларын уарга тотынды.
-Әз генә арулана башладылар кебек. Тик бу кадәр сызламасалар ни була инде?
-Тиздән йөгереп йөри башларсыз әле. Табиб та бүген: «Уже лучше!» - дип чыгып китте бит.
-Авызыңа бал да май! - дип елмая Любовь Петровна.
Безне кичке ашка чакырдылар. Алюмин кашык белән стаканнарны алып, хастаханә ашханәсе ягына юл тотабыз. Люба ханым берничә адым атлый да туктап ял итеп ала. Мин аны көтеп торам, ул яныма килеп җиткәч:
-Сезгә нинди диагноз куялар соң? - дип сорыйм.
-Анекдоттагы кебек, Ч. Е.З., - дип елмая ул.
Аннан минем аңламый, җилкә сикерткәнне күреп көлеп үк җибәрә:
-«Чёрт его знает» дип атала ул диагноз.
Любовь Петровнаның күңеле күтәрелүгә мин шатланам гына. Коридорда очраган табиб та, авыруның кәефе яхшырганны күреп:
-Смеёмся, значит дела идут на поправку, - дип, яныбыздан үтеп китте.
Кичке аштан соң палатага керүгә, Любовь Петровна кабат уйчанланды.
-Сөйләп бетерим әле үземнең язмышымны, бәлки, берәр кайчан хикәя итеп язарсың, язмасаң, бик күп сөйләүче карт укытучыны искә алырсың, - дип, хәтер йомгагын сүтә башлады.
-Поезд, туктый-туктый, Шуя шәһәренә унбиш тәүлекләр барды шикелле. Нигәдер истә шулай 15 саны калган. Биредә безне кабул итә алмадылар, ахры. Алай да Шуяда ризык белән бераз тәэмин иттеләр булса кирәк. Ашау ягы әз булса да рәтләнә төште. Көнме, атнамы, күпмедер көткәч, поезд кабат кузгалып китте.
Поезд Удмуртиягә килеп җиткәндә, балалар саны интернаттан чыгып киткәнгә караганда күпкә кимегән иде. Тирә-як авыл-шәһәрләрдән җыелган балаларны өйләренә кайтарып җибәреп, безнең интернат балаларын җәйге бер лагерьга урнаштырдылар. Ниһаять, биредә җылы мөнәсәбәт, игътибар күрсәттеләр безгә, туйганчы ашаттылар. Көзгә кадәр лагерьда яшәп, сәламәтлегебезне ныгыттык.
Көзгә керүгә, мине һәм берничә яшүсмерне Ижау шәһәрендәге укытучылар әзерләү училищесына укырга җибәрделәр. Яшәү өчен тулай торактан бер бүлмә бирделәр. Яшь, ныгып барган организмга училище ашханәсендә бирелгән кәбестә шулпасы гына җитми иде шул. Тамак туйдыру, үземә кием-салым юнәтү өчен, эш эзли башладым. Оят булса да, ачлык-тан хәер дә сорашырга туры килде. Ижаудагы военторг кибете янында, аякларым боз булып катканчы, кулымны сузып еш басып тордым. Шәһәрдә хәрбиләр күп иде ул вакытта, алар, кызларны жәлләп, кибеттән пешкән кан (варёная кровь) алып биргәлиләр, карт- карчыклар кулыбызга ипи телеме салалар, вак акча төрткәлиләр. Тик бу бәхет еш тәтеми иде, аяклар- куллар туңуга чыдар хәл калмагач, күз яшьләрен йота-йота, ишекне бикләп куюларыннан куркып, тулай торакка ашыга идек.
Шул вакыттагы училище директорының яхшылыгын, ярдәмчеллеген әле бүген дә хөрмәт белән искә алам. Яшь кыз хәер сорап йөрмәсен дигәндер инде, әз генә булса да акча эшләргә мөмкинлек бирде ул миңа. Ярамаса да, һәр көнне иртә таңда торып, үзебез яшәгән тулай торак миченә ягарга рөхсәт итте. Эшкә күнегеп үскәнгә, бу хезмәтне яратып, тырышып башкара идем. Укуда да алдынгылыкны бирмәдем. Директор интернатта үскән балаларга аеруча игътибарлы булды, аларны ашханәдә кимсетмәсеннәр, сыек шулпа салмасыннар өчен, ир-ат булуына карамастан, еш кына үзе аш бүлә торган иде.
Училищеда барлыгы ике ел укып калдым. Яшүсмерләр арасында туберкулез чире таралды. Берничә авыру дустымны хастаханәгә салдылар. Нәкъ шул көннәрдә минем исемгә бер хат килеп төште. Ул Татарстаннан, Урыссу авылыннан, апам Валядан иде. Туганым табылудан шатлыгым эчемә сыймады. Хатны иң якын күргән кешем, училище директорына укыттым. Икенче хатында апам мине авылга чакырды. Үзенең минем бертуган апам булуын раслаучы документ та җибәргән иде. Бу хәбәрне ишеткән ди ректор, миңа, туберкулез чире йоктырганчы, авылга кайтып китәргә киңәш бирде. Шулай итеп, бу куркыныч чир тырнагыннан мин котылып калдым.
Урыссуга кайтып төшкәндә, апаның ире фронтта иде. Берсеннән-берсе кечкенә, чирләшкә өч баланы тәрбияләргә апама җиңел түгеллеген тиз аңладым мин. Билгеле, авылда да җиңел булмады. Кышкы салкыннарда яланкул көянтә-көянтә керләр чайкадым бәкедә, җизнидән калган резин итекләр киеп, фермага эшкә йөрдем, апама дуңгызлар караштым.
Көз. Беренче сентябрь көнне, авыл мәктәбендә укытучы булмаганлыктан, башлангыч сыйныфлар бөтенләй ачылмый калган. Моны ишетеп, Ютазыга, мәгариф бүлегенә бардым. Тулы булмаса да, махсус белемем барлыгын белгәч, мине Урыссу авылына башлангыч сыйныф укытучысы итеп билгеләделәр. Ул көн - унберенче сентябрь - минем, укытучы буларак, беренче тапкыр мәктәпкә аяк басуым иде. Әле ул вакытта, тагын ике-өч елдан, шушы мәктәптә үземнән күпкә олы ир-атларга, хатын-кызларга белем бирәчәгем күз алдына да килмәде.
1945 елның май ае. Җиңү көне. Авыл урамы гөж килә. Кем җырлый, кем елый. Өйдә, өч баласын кочагына алып, Валя апам өзгәләнә. Аларга кушылып, мин елыйм. Моннан берничә көн элек кенә хат ташучы апамнар йортына да өчпочмаклы хат китереп китте. Анда, сезнең ирегез батырларча һәлак булды, дип язылган иде. Менә шул көннән бирле Валя апаның күз яшьләре кипкәне юк. 9 нчы Май - Бөек Җиңү көне - хәтергә шулай кереп калган.
Авылда сугыштан кайтучылар арткан саен, кич утырулар, яшьләр уены җанлана башлады. Яшь чак, дәртле чак. Ял көннәрендә клубка биергә чыгабыз. 1947 елны түшендәге медаль, орденнарын чыңлатып, авылга яшь танкист егет кайтып төште. Бу вакыйга бөтен тормышымны үзгәртте дә куйды. Бер күрүдән гашыйк булдым мин аңа, ә ул миңа. Тик бер беребезгә карашып, аерыла алмый торабыз. Озын буйлы, сүзгә оста булмаса да, эшкә оста иде егетем. Танышуыбызга бер ел дигәндә, Михаил, мәхәббәтен аңлатып, гаилә корырга тәкъдим ясады. Мин үзем дә аны бик ярата идем, шуңа берсүзсез риза булдым. Тормышка чыгып беренче кызымны тапкач та, мәктәптә укытучылар җитмәгәнлектән, өч көн узуга, кабат эшкә чыктым.
Михаил шәһәрдә нефтьче булып эшли башлагач, гаиләбез белән Әлмәткә күченеп килдек. Мин тагын яраткан эшемә, башлангыч сыйныфларны укытуга алындым. Шулай игеп, кулак баласы, 97 нче санлы интернат кызы булсам да, кырык елдан артык гомеремне укытучылыкка, балаларга белем бирүгә багышладым.
Любовь Петровна бермәлгә тынып калды.
-Башка туганнарыгыз белән очраша алдыгызмы? Әле бит шәһәрдә калган абыйларыгыз, Вася исән булырга тиештер? - дип сорыйм Люба ханымнан.
- Юк! - ди ул. - Ул заманда куркыныч иде. Кулаклар дип ябып куюларыннан курыктык.
- Ә иң кечкенә Васяны билгесез кешеләр, ни сәбәптәндер, туган якка кайтырга дип утырган поезд вагоныннан ыргытканнар дип ишеттек.
Любовь Петровна, халат кесәсеннән кулъяулык алып, яшьләнгән күзләрен сөртте.