СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Нәкыйп Каштан "Коймадагы Кояш"

Койма тактасына сары буяу белән буяп ясалган Кояш күк йөзендә хәл җыеп яткан каракучкыл болытларны күзәтә иде. Менә ул түзмәде, болытларга дәште:
— Әй, болытлар, күрәсезме мине? Бу мин — Кояш! Бу мин — кояшларның да кояшы, нурлыларның да нурлысы!
Кара кашлары җыерылган болытлар авызларын ачы сүз әйтергә дә өлгермичә калдылар, коймадагы Кояш һавада бөтерелә-бөтерелә чыркылдаган Чыпчыкка эндәште:
- Әй, чыркылдык, күрәсеңме мине? Бу мин — Кояш. Кара миңа, соклан! Миңа һәр үткән-барган сокланып- көнләшеп карый...
— Кем үзен зурлый, шул дөньяны хурлый, — ди чыркылдады да Чыпчык очып китеп күздән югалды.'
Сөйләшәсе-мактанасы килеп, теле кычытып торган Кояш «ка-ка-ка» дип бәбкәләре белән каңгыл-каңгыл йөргән озын муенлы, кызыл борынлы ап-ак Ата казга сүз катты:
— Әй, каңгылдык, син миңа карап, сокланып каңгылдыйсыңмы? Мин бит иң матур кояш, мин бит иң... иң... иң...
Ата каз Кояшның мактанганын тыңлап тормады, бәбкәләрен ияртеп, су буена таба төшеп китте.
Каракучкыл болытларга коймадагы Кояшның шулай әрсезләнеп шапырынуы ошамады. Алар шыбыр-шыбыр яңгыр яудыра башладылар. «Бу мин... мин...» — дип бытылдаган Кояшны яңгыр тамчылары коймадан күз ачып йомганчы юып төшерде.
Яңгыр туктагач, күктә чын Кояш — җылы, нурлы Кояш пәйда булды. Җирдәге үләннәр, агачлардагы яфраклар купшыланып, тагын да яшелләнеп киттеләр. Чәчәкләрдән хуш исләр таралды. Яңгырдан куркып качкан Чыпчык та, оясыннан чыгып, чыркылдарга тотынды.
Беркем дә коймадагы Кояшны телгә алмады. Менә шул.