Керфек какмый таңны да аттырдылар.
— Кафия апага барып килче, әти. Түзәлгән кадәр түздем. Артыгын... Юк, булмый, — диде Разыя, көчкә тын ала-ала. — Юл уңаенда Миннәхмәт абыйларга да сугылып чык. Әгерҗегә илтеп кайтмас микән?
—Ул малайны нишләтермен суң мин? — диде карт. Кинәт башына ишелеп төшкән хәсрәттән миңгерәп киткән иде ул.
—Җан биргәнгә җүн бирер. Түзәрсез! — диде кызы, авыр сулап. — Сукыр эчәк шартлагандыр, бу кадәр дә үзәкләргә үтеп әрнемәс иде...
Ярты сәгать үттеме-юкмы, алар утырган «җигүле» машина (карт аларның марка-мазарын хәтерләп бетерми, барысын да җигүле атка охшатып, «җигүле» дип кенә йөртә иде) аксыл төтен төчкерә-төчкерә кузгалып та китте.
—Тәк... — дип, үзалдына сөйләнеп, аптырап торды карт. — Боларын озаттым. Сызаларны әйләнеп кайтасы иде бит. Теге «шәүлегәнне» нишләтәсе булыр тагын?
Карчыгы гүр иясе булганга егерме ел вакыт узган да киткән, ялгызлыкка тәмам ияләшеп беткәнен сизми дә калган шул Мирзанур. Разыясы атна-ун көн торырга кайтам дигәч, куануга охшаш хис кичергән иде юкса. Әмма кызы кайтып күренергә өлгермәде, әллүр! Җилләр исте! Көтмәгән-уйламаганда бөтереп алды чир дигәне... Каласында гына авырып ятса ни булган! Тфү, әстәгъфирулла, тиле дисәң дә тиле, үз баласын авырган өчен гаепләп торамы?
Онык белән күзгә-күз карашып өйдә ялгыз калуы шүрләтеп җибәрде инде әллә?! Әйе, шүрләде! Оныктан шүрләп тор инде! Курку түгел бу, йөрәге кан елый. Ничек сүз кушарга белми. Кызгануын күрсәтсә... Болай да җебек! Шул җебек булганга авыз тутырып «шәүлегән» дип тора да инде! Дөресен әйткәндә, малайны юньле-башлы белми дә әле ул. Кайткач та хәтта ки йөзенә тутырып карамады. Әйтерсең, күз тутырып караса, йөрәге уелып төшәр. Әллә кыенсыну, әллә ятсыну... Хәер, жәлләүдән дә бигрәк, малайның киләчәген уйлап хәвефләнү аны тимер кыскычтай кыса...
Әрәм иттеләр малайны! - Инде ничәнче кат көрсенә. Уйлый да көрсенә. Тик бернәрсәне дә үзгәртә алмый шул. Элегрәк, оныгы күзгә күренмәгәндә, кызлары башына ишелгән бәхетсез язмыш хакында уйламаска тырыша иде. Чөнки озаклап уйлап утырса, чарасызлыктан тинтери, каны кайный, басымы күтәрелә.
Сыңар кулына сыңар чиләк элеп, Мирзанур карт абзар ишеген ачты. Бура чаклы Мөгезбикә, күшәвеннән туктап, башын борды. Мөгрәп хуҗасына сәлам биргәндәй итте. «Савасыңмы инде, юкмы?» — дип хәл белешүе иде бугай.
—Савам, савам, туганай! — диде хуҗасы. — Синдә генә түгел бит бозау. Минеке дә сөт көтә. Онык кынамы — турун! Сөтең сихәт бирмәсме?!
Чиләк төбендәге су белән Мөгезбикәнең имчәкләрен чылатты да, куеныннан шадра тастымал чыгарып, корытып сөртте. Бал кортлары безелдәшкән күңелле тавыш чыгарып, тамчылар чиләк төбенә сикереште. Биешә торгач, сөт чиләк төбен күмеп китте. Күзгә күренеп, күбекләнеп күтәрелә башлады.
Сөтне сөзеп, тустаганга салгач, өстәлгә куйды да, малай янына килде.
Бөгәрләнеп яткан малайның ябык гәүдәсе әкрен генә калты рана-дерелди.
Җилкәсеннән эләктереп, малайның йөзен капыл гына үзенә таба борды. Күзләрен чытырдатып йомган үсмернең бите-йөзе яшькә чыланган иде.
—Мин бит сине үсеп беткән, җегет булган дип йөри ием. Ә син... Җылак-мылак, җылпы колак! — Каты, тупас бармаклар малайның муенын, колак артын кытыклады. — Әнә кара, әтәч менгән читәнгә, кикерикүк итәргә. Әтәчкә дә хәбәр килгән... әрмиягә китәргә! Йә, тор! Күрми каласың ич иң кызыгын!
Нарасый шул, йодрыклары белән күзләрен уа-уа торып утырды. Ымсынып тәрәзәгә борылды.
—Кая?
—Күрмәссең дә шул! Сине көтеп утырмый, сикереп төште дә җим чүпли инде кикерикүк... Азагын беләсеңме соң ул такмакның? — Пешкән йомырканы шык иттереп өстәл почмагына бәреп ватты. Салынкы, калтыранган кулына тоттыра алмый азапланды. — Әтәч әйтә, бармыйм, ди, тавык әйтә, калмыйм, ди, әгәр китсәң әрмиягә, бер күкәй дә салмыйм, ди!
Малайның бер мизгелгә генә ачылып киткән йөзен тагын кайгы басты.
—Дәү әни киттеме? — диде ул, еламсырап. Авылда ташлап йә адаштырып калдырырлар дип коты оча булыр. Куркытып бетергәннәр сабыйны!
—Абау! Шундый дәү җегет дәү әни итәгенә тотынып йөри димени? Ә чынлап, ирләрчә сөйләшсәк, дәү әниеңнең хәлләре шәптән түгел әле. Сукыр эчәге шартлаган. Әгерҗе хастаханәсенә озаттык иртүк. Ишетмәдеңмени!
—Юк. Әни дә авырый, дәү әни дә больницада... Йә, нигә болай инде бу?!
Малайның чарасызлыктан гасабилануын күреп, карт дертләп китте. Тузган йөрәк авырттырып кысылды. Ләкин сер бирергә ярамый, нык булырга кирәк.
—Кеше чирләми тормас. Ахыры хәерле булсын дип телик.
Карале, син сөт, йомырка белән тамак туйдырганчы, мин ат җигә торам. Болыннан урап кайтырга исәп. Барасыңмы минем белән? Җирән кашканың колынын да ияртәбез!
Йә, малайларның кайсысы атка утырып урам әйләнергә кызыкмас?!
Ат җай гына юырта. Арбаның әле бер, әле икенче ягына чыга-чыга чабулап чапкан колыннан күзләрен аера алмый, Булат та рәхәт чигә.
Мирзанур Акташтауны әйләнеп кайтырга күптәннән кызыгып йөри иде инде, тик моңарчы җай чыгара алмаганга гына әш тукталып торды. Элегрәк Акташтау сукмагына үлән үстерми иде авылдашлары. Ә газ кергәч, күпләр мичләрен сүтеп ташлады. Мич акшарлау мәшәкатеннән котылдылар, имеш. Акташның хаҗәте калмады. Ә Мирзанурның карт сөякләренә мич җылысы тансык. Шуңа күрә дә кызларының «Ярты өйне басып торган морҗаңны сүтеп ат!» дигән боерыгын колак яныннан гына үткәреп җибәрә. «Күп сүз — чүп сүз!» — ди дә искечә яши бирә. Гомер-гомергә тау куышыннан акташ чыгардылар. Карап торышка соргылт таш кына үзе. Кәйлә йә чүкеч белән ватып аласың да төяп кайтасың. Кызу итеп яккан мунча миченә, күмере төшкәч, ярты чиләкләп шул ташны саласың. Көйрәп яткан күмер өстендә кып-кызыл булганчы кыза таш. Шуны, соскыга төяп тартып аласың да кыскыч белән берәм-берәм кайнап торган суга тондырасың. Чыж-пыж килеп пар күтәрелә. Мәхшәр! Ә акташ суы каймак кебек куе-йомшак, ап-ак. Мич агартырга шуннан шәп нәрсә дөньяда юк.
Көн иртә әле. Кояшның җылы нурлары юл читендә үскән үлән-чәчәкләрне иркәли, гүя битләрен сыйпый, назлы чык тамчыларын үбә. Арба җай гына тәгәри. Җирән кашка ямьле генә юырта. Йокысыз узган төн үзенекен итә, картны йокы баса. Малай да йокымсырагандай башын иеп оеп утыра. Дыңгырдыкта арба сикертеп куйгач, икәве дә кинәттән сискәнеп баш күтәрә. Әйтерсең бер-берсен барлыйлар.
— Каерылма, каерылма читкә! Уңга китсәң — уңарсың, сулга китсәң... Тпру, малкай! Карт дилбегәне сыңар кулына урап тота. — Әй, сиңа әйтәм, шәүлегән кебек утырма боегып, бөкрәеп. Әйдә, аякларны язын алыйк бераз. Беләсең килсә, сул як — тоташ сазлык. Өченче ел да Фатыйхларның бура кебек сыеры батып үлгән ие шунда. Суыра сазлык. Әллә нинди җене бар шуның.
Атлар гынамы, бөрлегән җыярга килгән хатын-кызларның да батып калганын белә ул. Сазлык йоткан! Хәвефле сүз сөйләп бала күңеленә коткы салуны килештермәде. Болай да укол-мазар кадый-кадый өнен алганнар бичараның. Әнә ничек бөрешеп кенә, ник туганына үкенгәндәй гын утыра.
Сикереп төште дә арба читендә генә оеп утырган малайны тартып җиргә бастырмакчы булды. Тегесе карышты, кулларын болгады. Әллә курка, әллә... Кузгаласы килмәве күренеп тора.
—Болай ярамый! — диде бабасы, өздереп. — Бөкрең чыга бит инде.
—Чыкмагае. Миңа барыбер.
Битараф тавыш, гамьсез йөз-кыяфәт башта сискәндерде, ә аннан... Малайның киреләнеп маташуы кызу канлы, дуамал картны чыгырдан чыгарды.
—Төш, диләр сиңа! — Бабасының боеручан, кырыс тавышы йоклаган күзәнәкләрен уятып җибәрдеме, малай теләр-теләмәс, шуышып-куркып арбадан төште. Мирзанур карт аның кулын кысып тоткан килеш сазлыкка таба бер адым атлады, ике... Малай аякларын терәп карышмакчы иде дә... буйсынмый чарасы юк. Өстерәлеп, аксый-туксый, чит-читләрен зәңгәрсусаргылт мүк сарган сазлык кырыена чүгәләде. Мүк арасында кара бөрлегән елтырый. Вак җимешләр сырышкан куак арасыннан бабасы учына бөрлегән сыдырып алды:
—Аша!
Чыраен сытып, җирәнеп кенә малай берсен ирененә тигезде. Җимешләр ачы тоелдымы, төкереп ташлады. Бабасы дерелдек кулына сонган бөрлегәннәр чәчелде. Картның җен ачулары чыкты. Әгәр үз баласы, үзенең яшь чагы булса, сугып җибәрергә дә күп сорап тормас иде, шәт. Малайның кызганыч кыяфәте аны тыелырга мәҗбүр итә. Ләкин усаллыкка авызлык кидерерлек көч юк икән.
—Азынгансың син, малай актыгы!
Бала күзләренә бәреп чыккан яшь тамчылары аны янә сискәндерде. Тавышын йомшартып, кыенсынган кебек өстәде:
—Ярар. Сытылма юкка! Беләм... Син гаепле түгел. Дөньясы — эт оясы!
Алты ел элек, алты яшьлек чагында малайны юл читендә машина бәреп китте. Имгәнгән сабый яшәү белән үлем арасында айлар буе тартышты. Исән калуына сөенсәләр дә, ныклап мантып китә алмый, гомерлек гарипкә әйләнүенә ут йота-йота картның кызы Разыя үзе чиргә сабышты. Әнисенә дә, гарип балага да яшәү җиңел түгел. Моны аңламаслыкмы соң ул?! Үзен дә сугыш имгәтте. Ленинградны саклаганда яраланды. Сыңар кул белән кайтты. Ә авыл җирендә гарип кешегә тормыш көтү нинди газап икәнен үз башына төшкән генә белә.
Малайның аяк очына, бармакларына тияр-тимәс ямь-яшел бака сикерде. Бала әсәренде, күзләре зур булып ачылды. Бака тагын сикерде, тагын! һәм чулт итеп саз суына чумды. Саз төбеннән быгырдап, күбекләнеп, ямьсез тавыш белән ухылдап, һава күтәрелә башлады. Әллә аягы таеп, әллә куркып, малай ялгыш кырыйгарак бастымы, яр чите мүге белән бергә убылып төште. Карт абайлап өлгергәнче, бала сазга капланды. Авыз-борынына пычрак тулды. Чәбәләнә-чәбәләнә ыңгырашып бата башлады. Читтәрәк түбәтәенә бөрлегән җыеп маташкан бабасы баланың бәлагә тарыганын соң абайлады.
—Кыймылда! Ишеп кара! Курыкма! Мин монда! Ташламыйм мин сине! — Сыңар кулы белән яр читендәге тал куагына ябышып юанрак ботагын бөгәргә азаплана торгач, аягы таеп үзе дә саз читенә үк егылды.
—Бабыкай! — дип ыңгырашты малай.
Әгәр бабасы батса, кем ярдәм итә? Икесен дә аждаһадай сары саз йотачак. Икесенә дә үлем яный түгелме?!
Карт бар көчен җыеп талга асылынды. Муртайган тал чыдамады, шартлап сынды, сазга ауды.
—Ябыш, дим мин сиңа!
Малай талга үрелеп-үрелеп карый, җитми шул кулы! Кошларга пар канат, адәм баласына кул-аяк кирәк! Сыңар кул белән куакка тотынса да... Булмый! Нишләргә соң?
—Эләктер, улым! Ычкындырма! — Җан ачысы белән кычкыра торгач, малай, куркудан айнып, юеш агачка ябышты. Ә кулы тыңламый. Икәүләп харап булулары шушы микәнни? Картка гүя яңа көч өстәлде, тешен агачка батырды. Ярга үрмәләп чык кач, әллә нинди кодрәт белән озын карама агачын сазга екты.
—Бирешмә! Нык тотын! Чыгасың болай булгач! Ычкындырма гына!
Карамага чытырдап ябышкан малай бермәл тын алалмый өнсез ятты. Карт җен төсле көчәнеп ауган агачны корырак җиргә сөйрәде дә сөйрәде. Ниһаять, ләм, пычракка баткан тәмам хәлсезләнгән малай ярга башын салды.
—Их син, шәүлегән! — дип куйды карт әллә яратып, әллә ачуланып.
Булат дәшмәде. Ул шулкадәр каушаган, курыккан иде, шәүлегән ни-нәрсә ул, дип сорарга уена да килмәде. Бабасы моны сизгәндәй:
—Булдырдың, ә, тәки! — диде ягымлырак итеп. — Ә шәүлегән дигәнгә үпкәләмә. Яратып әйтә торган сүзем генә ул минем, — дип, аклануны кирәк тапты.
Ә тегесенең үпкәләргә уенда да юк иде. Өметләнеп:
—Бабыкай! Күрдең бит, мин үзем чыктым! Дөресме? — дип кенә сорап куйды.
—Дөрес, балакай! Булдырдың! Бүген син батыр! Мәкерле сазны җиңдең!
Карт, гәүдәсенең калтырануын сиздермәскә тырышып, атка чөңгерде. Ат ни эшләргә белми, авызлыгын чәйни, ярсый-чәбәләнә, пошкырына. Әле дә ярый калын агач кәүсәсенә арканлап өлгергән иде аны хуҗасы. Исән калулары — үзе бер могҗиза ич. Малай, азаплана торгач, ләмгә баткан күлмәк-ыштанын салып ыргытты. Үзе туктаусыз дерелди. Калтырануын күрсәтәсе дә килми. Әллә елый, әллә көлә шунда. Әллә нинди ят авазлар чыга. Арба төбендә иске чикмән йөртә иде карт, шуны табып алды. Печән учмасы йолкып, баланың арык тәнен сөртештергәндәй итте. Аннан баланы чикмәнгә төреп яткырды.
—Әллә курыктың да?
Бала баш какты.
—Телеңне дә йоткансың, ахры? Йә, әйт әле: «Курыктым, әмма бирешмәдем!» — диген. Шүрләмә, авыз тутырып әйт: «Саз, син бик мәкерле, явыз! Ә мин барыбер синнән көчлерәк, чөнки мин — кеше!» — диген. Беркайчан да истән чыгарма син моны. Чир дә саз кебек, ул да бик мәкерле. Әгәр риза булып торсаң, әкрен-әкрен йотачак ул сине. Кеше көрәшсә, чирне дә җиңә. Тик җебемәскә! Бирешмәскә! Ышанасыңмы!
Бабасы, сазның ябышкак, лайланып торган пычрагын сөртә- сөртә, Булатка гомерлек сабак бирә. Мәкерне сабырлык, үҗәтлек, тырышлык белән җиңеп булуын аңлата. Саз пычрагы юылыр, күңелеңә, җаныңа ләм утырудан сак бул.
Кара бөрлегәннең тәмен тоймаган иде бая. Үзенә бертөрле, әчкелтем тәмле икән җир җимеше! Иреннәре, теле кап-кара булганчы, туйганчы ашады ул бабыкасы җыеп биргән бөрлегәннәрне. Чишмә суына манып ашаган кара ипинең тәме, ләззәте тагын. Әле ярый, бабыкасы кара ипи кыстырырга онытмаган. Дөньядагы ризыкларның иң тәмлесе ипи икән шул! Ипекәй!
Акташтау башыннан лырык-лырык атлап җигүле ат төшеп килә. Аркага арка терәп арбада икәү утыра. Сыңар куллы карт һәм... тумас борын картайган, бөкрәеп каткан бала.
—Сугыштан кайткач, гарип кул белән яшәп булмас дип, минем ничек кайгырганны күрсәң... Гомер булгач, яшисең икән...
Кайдадыр ерак та түгел, ухылдап, ябалак аваз сала. Ябалак кебек котсыз бер нәмәрсәме икән бабасының шәүлегән дигәне?! Тавышы да ямьсез-иләмсез.
Ник «шәүлегән» ди икән аңа бабасы? Шәүлегән түгел лә ул. Кеше. Кеше булыр өчен әле күп тырышырга, башта үзеңне җиңәргә кирәк, ди бит әнә...
«Бүтән алай әйтмә, бабакай»... Әз генә көч җыйсын да, шулай дияр.
Кош тавышына исе китеп, шул серле авазлар ягына нечкә муенын боргалавын күрепме, карт оныкны чикмәнгә ныграк төрде.
—«Шәүлегә»н дими, ни генә диим соң? — дип куйды. — «Байгыш» дисәм дә хәтерең калыр. Авыз ачып торган малайларга шулай әйтәләр шул безнең якта. Ияләшерсең әле. Бәлки, чын шәүлегәнне дә күрерсең. Ул ябалак сыман ухылдамый. Нечкә-нәфис тавышлы. Ямьле сызгыра, авыз гармунында уйный диярсең. Ә яңгыр алдыннан шәүлегән мәче мияулаган тавыш чыгара. Шуңа күрә аны «яңгыр теләнчесе» дә диләр.
Малай авыз ачып тыңлый. Бабасы әллә ниләр белә икән. Озак яшәгән шул дөньяда.
Карт, үзенә-үзе гаҗәпләнеп, такылдапмы-такылдый. Юкса күп сөйләшә торган кеше түгел ул. Кайчак көненә ике-өч сүзне дә келәшчә белән тартып чыгаргандай... Ә оныгы янында тел бистәсенә әйләнде дә куйды. Үз каны шул. Якын, кадерле. Аннан башка кем ачуланыр да, кем юатыр...
—Ә мин беләм... — дип куйды малай да, ачылып. — Көнозын йоклый да, күз бәйләнгәч, ауга чыга. Йомран-тычкан аулый.
—Ә анысы байгыш аның. Ябалак, ягъни мәсәлән. Дөрес, шәүлегән дә җырлап кына яшәми, йомшак бөҗәкләрне, йонлач кортларны юк итә. Гәүдәгә ябалактан кайтыш, сыерчыктан аз гына зуррак кош.
—Күрсәтерсеңме?
—Койрыгын күрсәтсә... Иһ, әбиең юк. Ул булсамы? Әллә нинди риваять, әкиятләр сөйләр иде.
—Дәү әнием дә әкият күп белә.
—Кем кызы соң ул? Әбиеңнеке ләбаса! — диде карт, горурланган сыман. — «Кыйссасел әнбия» дигәнен сөйләмәгәндер?
—Син сөйлә.
—Хәтер — тишек иләк шул минем. Ярый алайса, искә төшереп карыйм. Тынла. Беркөнне Сөләйман пәйгамбәр ябалактан: «Әй, байгыш, ни өчен, кешене күрсәң, башыңны калтыратасың?» — дип сорады. Ябалак әйтте: «Юл ерак, азык әзерләгез, дип әйтүем», — диде. Азык дигәндә ипи-бәрәңге, хәтта сез үлеп китә торган чупа-чупсларын да истә тотмаган ул, дога өйрәнегез, дигән...
—Шуннан...
—Утырган да шуган. «Адәмнәр сине тотсалар, ни өчен күзеңне йомасың, әй, байгыш?» — дип тә сораган әле. Ә ябалак әйткән: «Кыямәт көнне күрсәм, дәгъвачы булмас өчен!» — дип җавап биргән. «Күркәм эш кыласың, әй, байгыш», — дигән пәйгамбәребез.
Бабасы сөйләгән риваятьне ишетергә теләпме, ат адымнарын акрынайтты.
—Әү, малкай! — дип, атка чөңгерде карт. — Җәтрәк атла!
Буш җиңенә ураган дилбегәне малай кулына тоттырды.
—Мә, син әйтеп кара!
—Җирән кашка! Тыңла мине.
—Тыңлый, тыңлый. Ул гынамы, байгыш-ябалак, шәүлегән дә тыңлый сине. Табигатькә гашыйк җан булсаң иде, диләрдер.
Бу ялан-кыр дигәннәре могҗиза бит! Җилләренә кадәр сихәтле! Ә лайлалы ләме! Әллә нинди дәвалау үзлекләре бардыр әле. Якты кояшка кем генә сөенми. «Ябалакка да, шәүлегәнгә дә җылы нурын сибә кояшкай», — дип сөйли бит бабасы...
Шәүлегән димәгәе, байгыш дисен, барыбер ярата ул бабасын!