СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Габделхәй Сабитов “Кашкарый нигә көлде?”


- Җир уянган, кызым, чәчәкләр утыртырга вакыт, - диде Әлфиянең әнисе.
Әлфия аптырап калды:
- Кайчан йоклый соң ул, әни?
- Кыш көне. Мамык юрганын ябынып, кыш буена изрәп йоклый да яз җиткәч уяна. Әнә ничек сулап ята! Орлык салганны көтә инде ул хәзер. - Һәм әнисе җиргә чәчәк орлыклары сибә башлады.
- Әни, минем дә чәчәк утыртасым килә, - диде Әлфия.Әнисе аның учына бер бөртек кашкарый орлыгы салды. Әлфия, нәкъ әнисе кебек итеп, җирне йомшартты, бармак очы белән оя ясап, чәчәк ор лыгын шунда утыртты.
Озакламый аның чәчәге тишелеп чыкты, күзгә күренеп үсә башлады.
Көннәрдән бер көнне, иртән торып чыкса, кашкарый сап-сары чәчәк аткан иде. Нәкъ кояш нурлары кебек алтын-сары.
Әлфия шатланып көлде һәм:
- Чәчәгемне шундый матур итеп үстергән өчен рәхмәт сиңа, җылы җир! - диде.
Караса, чәчәгенә бал корты килеп сарылган. Әлфия куркуга калды. Узган ел аның маңгаен корт чаккан иде. Шундый авыртты, шундый сызлады!.. Менә хәзер кашкарыен чагарга килгән.
Әлфия, баскыч янында яткан себеркене алып, бал кортын куып җибәрде.
Икенче көнне кызның чәчәге нишләптер боегып калган иде.
Башын түбән игән, керфекләрендә - яшь бөртеге.
- Ни булды сиңа, Кашкарыем, ник елыйсың?- диде Әлфия.
Чәчәк озак кына дәшми торды, аннан нәзек тавыш белән сөйләп китте:
- Син бал кортларын куасың, алар килмәгәч, мин серкәләнә алмыйм. Серкәләнмәгәч, көзгә орлыкларым да булмас инде.
- Ә нигә кирәк соң ул орлыклар?- дип сорады Әлфия.
- Орлыклар - минем балаларым, - дип җавап бирде Кашкарый. - Алдагы елда мин булмам, минем урыныма алар чәчәк атар иде. Болай булгач, инде җирдә нәселем өзелер...
Әлфия, Кашкарыйны кызганып, тәмам кайгыга калды, керфекләренә яшь бөртекләре кунды. Аннан өйгә йөгереп керде һәм кайгысын әнисенә сөйләде:
- Без аңа бал суы сибик, әни, бал кортлары яңадан килсеннәр, - диде.
- Кирәкми, кызым, син аңа саф су гына сип, - диде әнисе. - Шулай итсәң, чәчәгеңә бал җыелыр. Ә кортларга тимә, алар чәчәкләргә бик зур файда китерәләр.
Әлфия шунда ук бакчага чыгып йөгерде, кечкенә чиләге белән су алып килеп, чәчәккә сипте.
- Рәхмәт сиңа, сусавымны бастың, - диде Кашкарый.
Шунда ук, безелдәп, бал кортлары да килеп җиттеләр, чәчәкнең сары керфекләренә кундылар. Кашкарый, башын күтәреп, кояшка бакты һәм шатлыктан көлеп җибәрде.
Моны күреп, Әлфия дә куанып елмайды.