Ирекнең әнисе юк. Әбисе әйтә, аның җаны күктә, фәрештәләр арасында, ди. Шуңа Ирек күккә еш карый. Зәңгәр болытлар арасында фәрештәләр яшидер, ә ул фәрештәләр арасында әнисе күренмәсме, дип уйлый. Көннәр үтте, болытларның зәңгәре генә түгел, агы да, карасы да күк йөзен каплап алган чаклар булды, әнисе генә күренмәде.
Әбисе әйтә, әниеңнең җаны күккә ашса да, ул сине гел күзәтеп, үзең йоклаганда гел иркәләп тора, ди. Әнисен күрер өчен, малай юри йоклаган булып ята. Ята торгач, йокыга китә. Кайчагында ак канатлы фәрештә булып төшкән әнисен төшендә күрә. Ул әнисенә омтыла.
-Кал, әнием, я үзең белән мине ал, мин дә ак канатлы фәрештә булыйм, - дип ялына. Тик әнисе моңсу гына елмая. «Алам» да, «алмыйм» да дими. Ирек күз яшьләре белән елый башлый һәм үзенең елаган тавышыннан үзе уяна.
Аннан соң көн буена күңеле төшенке була. Уйныйсы да, йөгерәсе дә килми. Тик әбисе балаларга елап йөрергә ярамаганны гел әйтеп тора. Югыйсә, әниең күңелсезләнер, ди. Әнисен күңелсезләндерәсе килми Ирекнең.
Ирек әнисен хәтерләми. Әтисе белән бергә төшкән фоторәсеме буенча гына күз алдына китерә ул аны. Анда әнисе ак канатлы фәрештә кебек. Әйтерсең ул үзенең фәрештә булачагын белгән.
Әтисен дә бик ярата Ирек. Андый әтине яратмаска мөмкинмени? Кәефе килгәндә, Ирекне баш очына күтәреп, иңнәренә атландыра. Бик тә биектә утырган шикелле тоела Иреккә. Аска карый да куркып китә. Әнисе шул хәтле биектә ничек яшидер, ничек итеп Ирекне күреп торадыр? Әллә фәрештәләр биеклектән курыкмый микән?
Күршедәге Зөлфиянең исә әтисе юк. Зөлфия дә, вакыт-вакыт, әтисен күктән, фәрештәләр арасыннан эзли. Беркөнне әнисенә:
-Минем әти дә Ирекнең әнисе белән бергәме? - дигәч, әнисе елап җибәрде.
Зөлфия әнисен бик тә ярата. Елатасы килми. Ә үзенең әтисен фәрештәләр арасында күрәсе бик килә.
Еш кына алар Ирек белән болытларга карап утыралар. Төрле кыяфәткә керә болытлар. Мәһабәт кыяфәтле горур арысланнар да, аюлар да күренеп китә анда. Ә беркөнне, усаллыгы белән даны чыккан әтәчләренә охшаган болыт күргәч, Зөлфия белән Ирек, куркышып, бер-берсенә елыштылар. Сыенырсың да! Соңгы вакытта, усаллыгына чыдый алмыйча, үзен ашатучы хуҗасына ташлана башлаган иде. Ул әтәчнең шул усаллыгы башына җитте.
Алай дисәң, шундый усал әтәчкә фәрештәләр озак түзеп торыр микән? Әллә алар аны тәртипкә кертәләрме?
Шулай дигәч, әнисе рәхәтләнеп көлде. Бер сәбәпсез көләләрмени?
Ирек белән исә башка хәл. Ирек, Зөлфия ни әйтсә дә, көлми. Шуңа күрә алар бер-берсеннән туймыйлар. Ирек, бүтән малайлар кебек, Зөлфиянең чәченнән тартып елатмый, ә Зөлфия исә телен чыгарып үртәми. Ул Ирекнең һәр сүзен, авызын ачкан килеш, йотылып тыңлый, ул әйткәнгә ышана.
«Әнием, җиргә төшеп, миңа Зөлфия кебек сеңелкәш алып кайтсын иде», - дип тели ул вакыт-вакыт. Ирек Зөлфиянең үз сеңлесе түгеллеген белә. Туганнар бер өйдә яшиләр.
Ирекнең Зөлфияне сеңлесе итәсе килә. Моңа әнисе дә каршы килмәс иде. Вакыт-вакыт ул әнисенең кулы үзен сыйпаганны тоя.
Әгәр дә әтисе бүтән әни алып кайтса, Ирек аны да бик-бик яратыр иде. Тора-бара күктәге әнисен көтүдән дә туктар иде. Ә юк, ул ике әнисен дә бертөсле яратыр иде. Алар бит бер-берсенә көндәш була алмыйлар. Фәрештәләр исәннәргә көндәш була, димени?
Әбисе әтисенә гел:
-Бала ятим үсә. Өйләнергә кирәк, үзең дә ялгыз каңгырып йөрмәссең, -дип әйтә. Тик әтисе һаман өйләнергә ашыкмый, бары тик, сагышлы елмаеп, улының аркасыннан сөя.
-Син, улым, гафу ит, әниеңне саклый алмадым, - дип, авыр сулый.
Ирекнең әнисе авариядә һәлак булган. Их, шул «авария» дигәннәре булмаса...
Шуңа күрә, Ирек машина белән уйнарга яратмый.
-Син бик бәхетле, - ди Зөлфия аңа. - Син әниеңнең кайда икәнен беләсең, ә мин әтиемнең кайда икәнен белмим.
Зөлфия әтисен табарга хыяллана. Аның фикеренчә, ул әтиләр арасында иң матуры булырга тиеш. Шуңа күрә, аңа җен кызы гашыйк булган. Җен кызлары бер күзе төшкән кешене бүтәннәргә бирми, ди. Шулай да, Зөлфия могҗиза көтә. Җен кызын җиңәрдәй батыр булырга тиеш, тик ул үзе бу турыда белми генә, ди. Әтисен тапса, аны чытырдатып кочаклап алыр иде дә, бүтән беркемгә дә бирмәс иде. Юк шул, ычкындырмый, китә алмый әтисе җен кызыннан...Бер әти белән барып чыкмагач, нигә икенче әти тапмаска? Әнә бит, Мөнҗиянең әтисе бер дә әллә кая китмәгән, авылның икенче башында гына яши. Тик аның икенче әтисе дә бар. Икесе дә аны бик ярата, «кызым» дип өзелеп торалар. Бер әтисе әйбер алса, мактанып, икенчесенә йөгерә. Анысы да калышмый. Ул, аңардан да бүләк эләктереп, әнисенә йөгерә...
Аның әтиләре арасына җен кызы кермәгән шул. Әбисе әйтмешли, никахлары гына өзек булган.
Әбисе әтисенә гел:
-Яфраксыз агач булмаган кебек, хатын-кыздан башка өйнең яме юк, - дип еш кабатлый. - Кәләш эзләп ерак барасы түгел, күршедә генә бар.
Зөлфиянең әнисен әйтә инде. Зөлфиянең әнисе Җамал апа матур да, ягымлы да. Ирекнең әнисе дә аңа охшагандыр. Еш кына Җамал апа Ирекнең аркасыннан сөя, чәчләреннән сыйпый һәм:
-Бигрәкләр дә иртә ана назыннан мәхрүм калдың инде, - дип уфтанып куя.
-Мин ятим түгел. Минем әбием бар, ә әнием, фәрештә булып, бәла-казадан саклый. Ул мине генә түгел, Зөлфияне дә саклый. Чөнки Зөлфия белән без гел бергә уйныйбыз, - ди Ирек.
Ничек итеп Җамал апасын әни булырга күндерергә инде, ә?
Тик Җамал апа җен кызы урлаган ирен көтә дә көтә. Кайтасы кеше әллә кайчан кайткан булыр иде. Бөтен авыл әйтеп тора. Көя күбәләге белән язмышын бәйләргә теләп, Җамал бик тә ялгышты, ди. Зөлфиянең әтисенең кушаматы икән бит ул «көя күбәләге». Иң затлы йон тукымаларны гына эштән чыгара торган күбәләк. Җамал апага хәтле дә күп кызның язмышы белән шаярган. Җен кызы булгач, кулга ала алгандыр инде ул Көя күбәләген.
Юк, болай ярамый. Әтисенә булышырга кирәк. Зөлфиянең дә әтиле буласы бик килә. Фәрит абыйсының әти булуына каршы килмәс тә иде. Мөнҗия ике әти белән дә бәхетле бит әле.
Зөлфия дә еш кына әнисенең теңкәсенә тия.
-Ирек минем абыем булсын! Мин аның сеңлесе булыйм! - ди.
-Абыйлы-сеңелле булыр өчен, сезгә бер түбә астында яшәргә кирәк.
-Әнә Мөнҗиянең дә әтиләре бер йортта яшәми бит әле.
Җамал телен тешли. Зөлфиянең сорауларына җавап табып бетерә алмаса да, ул сабыеның ятимлектән туюын белә. Бар аның кулын ачыктан-ачык сораучылар да, алар арасында игътибарын җәлеп итәрдәйләре дә бар.
Фәритнең өмет тулы карашын аңламыймы соң ул, бик аңлый. Әле кайчан гына ничәнче тапкырдыр:
-Балаларны бер-берсеннән аерып булмый. Әллә, дим... Безгә дә бер түбә астында яши башларга вакыт түгел микән? - дип кабатлады.
Ә беркөн Ирекнең әтисе, ниһаять, өметен өзгәндер, ахры:
-Абыйлы-сеңелле булмассыз инде. Бүтән әни эзләргә туры килмәгәе, - диде.
Теләми Ирек бүтән әнине, теләми! Әтисенә ул шулай диде.
-Көчләп яраттырып та булмый шул, - диде әтисе.
Ул чагында Ирек Зөлфиягә үзе өйләнәчәк. Ирекнең әтисе - Зөлфиягә дә әти, Зөлфиянең әнисе Иреккә дә әни булачак.
-Әгәр дә мин Зөлфиягә үзем өйләнсәм?
Әтисенең йөзенә нур керде.
-Бик әйбәт булыр иде. Зөлфия - акыллы кыз.
-Алайса, син каршы түгел?
-Түгел, түгел, - дип, улының аркасыннан сөйде әтисе.
Булды, әтисеннән рөхсәт алынды. Зөлфия өчен кайгырасы түгел,ул моңа бишкуллап риза булачак.
Ирек үзенең бәйрәмнәрдә генә кия торган күлмәген, шортысын, ак оекбашларын киде, кара бантик такты. Аннан соң бакчадан ромашкалар өзеп алды да Зөлфияләргә юнәлде.
-Нәрсә, әллә туйга әзерләндеңме? - дип, аның аркасыннан сөйде Җамал апа. - Кая әле, кызым, күр, кияү егетен...
«Кияү егете» дип Зөлфиянең әнисе элек тә шаярта торган иде. Бу исә Ирекнең хәлен бераз җиңеләйтте.
Ул чәчәкләрнең яртысын Җамал апасына бирде.
-Бу чәчәкләр миңамыни? Ә мин аларны Зөлфиягә дип торам.
-Шундый кыз үстергән өчен сезгә алар.
-Рәхмәт, үскәнем.
Ирек калган чәчәкләрне Зөлфиягә бирде. Зөлфия аларның берсен алып, таҗларын өзәргә тотынды.
-Әти кайта... Кайтмый... Кайта... Кайтмый... Ярата... Яратмый... Ярата!
-Кем ярата? Кем кайтмый?
-Әти кайтмый. Ә сине Фәрит абый ярата!
Зөлфия икенче чәчәкне ботарларга тотынды.
-Ә синең яратуың - икеле!
Ирек бик җитди кыяфәт белән Зөлфиянең бытылдавын тыңлап бетерде. Аннан урыныннан торып тамагын кырды.
-Бик җитди сүз бар, - диде ул.
Җамал апасы элек тә аларның уенына кушылып китә иде. Бу юлы да шулай булыр дип уйлады.
-Без... Мин Зөлфиянең кулын сорарга кердем. Мин өйләнергә булдым, - диде Ирек.
-Кемгә?
-Зөлфиягә, дим бит.
Җамал исә, элеккечә җитди кыяфәт белән, «кияү»нең кылын тарткалый иде.
-Аның өчен сезгә башта кияү белән кәләш булу кирәк.
-Без күптән инде кияү белән кәләш. Сез үзегез дә шулай дисез.
-Сиңа ничә яшь, Ирек?
-Бер атнадан биш яшь тула.
-Язылышырга документың бармы?
-Туу турындагы таныклыкны балага исем кушканда ук бирәләр.
-Синең өйләнмәгән әтиең бар.
-Өйләнә белмәде инде. Ул өйләнгәнне көтсәң, чәч агарыр.
-Ну, әле синең чәчең агарганчы күп вакыт кирәк.
-Безнең бер йортта бергә, әтиле-әниле булып яшисебез килә. Без өйләнешсәк, сез безгә әти дә, әни дә булырсыз. Миңа бүтән әни кирәкми.
Сүзгә Зөлфия кушылды.
-Миңа да Көя күбәләге кирәк түгел. Мин Фәрит абыйны яратам. Мин риза.
-Әгәр дә мин әтиеңә чыксам?
-Ул чагында без абыйлы-сеңелле булабыз. Туганнар өйләнешми.
Җамал авыр сулады.
-Ярар, - диде ул. - Бар, әтиеңә әйт. Икегезнең дә тәкъдимен уйлап карармын.
Ирек җитди кыяфәт белән урыныннан кузгалды. Зөлфия әнисеннән:
-Кәләшкә кияү егетен үбәргә ярыймы? - диде.
-Ярый, ярый, - диде әнисе.
Элекке шаянлыкның эзе дә юк иде.
Бер айдан Фәрит белән Җамалның туйлары булды. Аларның кавышуына барысы да сөенде.
Зөлфия белән Ирек исә бөтенесенә караганда да шатландылар. Тик туйның иң кызган җирендә Зөлфия Ирекнең колагына:
Син «абый-сеңелгә өйләнешергә ярамый» дип, чынлап әйткән идеңме? - дип пышылдады.