Бервакыт урман патшасы — Акайкүз исемле аюның тик ятудан эче поша башлаган. Үз янына барлык вәзирләрен чакырып китергән дә болай дигән:
— Кем дә кем минем кәефемне ачарлык, эч пошуымны басарлык нәрсә уйлап таба, шуңарга үзем бал ашый торган тәпәннең төбен яларга рөхсәт итәчәкмен. Я, Карт бүре, беренче булып син әйтеп кара.
— Урмандагы бөтен җан ияләрен бергә җыеп, син ашый барсаң, мин сөякләрен кимерсәм, иллә дә кызык булыр, падишаһым.
— Баш белән түгел, авызың белән уйлыйсың. Болай да көчкә тын алып утырам, кай җиремә ашыйм тагын? — дигән Акайкүз патша, кәкре тәпиләре белән корсагын угалап. Бүредән рәтле җавап ишетмәгәч, ул үзенең икенче вәзире — Кәкре койрык төлкегә мөрәҗәгать иткән.
— Барлык кыр тавыкларын җыеп, хор оештырыйк, падишаһым-солтаным, — дигән Төлке. — Әтәчләрен бию курсларында укытып кайтарырбыз. Менә дигән булыр.
Ярыйсы булырдай күренә, — дигән Акайкүз,— әмма яшерен-батырын түгел, мин сәнгатьне аңлап бетермим.
— Т-т-туй ясарга кирәк, — дигән шулвакыт өченче вәзир Кылый куян, куркудан дер-дер калтыранып.
— Нинди туй? Кемне өйләндерәбез?
— Юк-юк, өйләндермибез. Сабантуй ясарбыз. Бервакыт безнең әнә теге түгәрәк аланда кеше атлы җан ияләре сабантуй ясадылар. Аннан да кызык, аннан да шәп бәйрәмне ишеткәнем-күргәнем юк иде әле.
Акайкүзнең күңеленә бик хуш килгән бу. Һич кичекмичә сабантуйга әзерләнә башларга боерык биргән.
Иң беренче, бик һәйбәт алан сайлап алганнар. Ап-ак каеннар белән уратып алынган ямь-яшел алан булган ул. Бер якта тешләрне сындырырлык салкын сулы чишмә ага икән.
Төлкеләр, талдан үрелгән кәрзиннәр күтәреп, кошлардан йомырка җыярга чыгып киткәннәр. Куяннар, озын
усакларны тешләре белән кимереп, колга шомартканнар. Тиеннәр, килгән кунакларны сыйларга дип, чикләвек җыйган. Аюлар йөгерешчеләр өчен юл әзерләгән. Бүреләр барча җанварларның сәламәтлеген тикшерүче санитарга әверелгән.
Менә берзаман әзерлек эшләре беткән. Сайланган аланга чыгып, сабантуйны башлап җибәрәсе генә калган. Акайкүз патша алан уртасындагы кәкре каен башына менеп утырган. Моннан бөтен тирә-як уч төбендәге шикелле күренә икән. Акайкүз җыелган җанвар ларга карап алган да әмер биргән:
— Башладык!
Шомартылган колга башындагы кыр әтәче кычкырып җибәргән. Кошлар дәррәү кул чабарга тотынганнар.
Йөгергәндә комачауламасын өчен, куяннар, ыштан балакларын сызганып, койрыкларын тагын да күтәреп бәйләгәннәр.
Сабантуйның баш судьясы итеп Кылыйкай сайланган. Судьяга сыбызгысыз ярамас дип, аның кулына тал сыбызгы тоттырганнар. Әмма уеннар башланганчы ук, дулкынланудан, ул сыбызгысының яртысын кимереп бетергән. Хәер, Кылыйкайга сыбызгының әллә ни кирәге дә калмаган. Чөнки ул, үзенең судья икәнлеген онытып, йөгерешчеләр төркеменә кушылып киткән. Акайкүз аның беренче килүен күреп:
— Их-ма! — дип акырып җибәргән һәм Кылыйкайның кулына саескан йомыркасын тоттырган. Кылыйкай аны үзенең маңгаена бәреп ваткан да эчеп җибәргән. Тик йомыркасы гына чәберчек булып чыккан.
Йөгерешчеләр килеп беткәч, капчык сугышы уеннары башланган. Моны аю малайлары башлап җибәргән, тиеннәр дәвам иткән, керпеләр тәмамлаган. Аюларга бүләккә бер кушуч чикләвек, тиеннәргә — какланган сукыр тычкан, керпеләргә бал тәпәне эләккән. Шулай да үпкә белдерүче булмаган.
Сабантуй гөрләгән. Бәйрәм дәвам иткән. Әтәч кунаклаган колга тирәсендә урманның бөтен төлкесе җыелган. Гайрәт- леләре, йөрәклеләре колгага менеп-менеп тә караганнар,әмма, яртысына да җитә алмыйча, кире шуып төшкәннәр. Аларның выжлап шуып төшүләреннән Акайкүз рәхәтләнеп көлгән. Ә шулай да иң кызыгы көрәш мәйданында барган. Урманның барлык батырлары монда көч сынашканнар. Билбаулар өзелгән, билләр бөгелмәгән. Егылганнар да торганнар, тагын көрәшергә тотынганнар.
Менә бервакыт иң соңгы батыр булып Тимербил исемле аю гына калган.
— Я, Тимербилгә каршы чыгучы бармы?— дип сораган Кылыйкай.
Мәйдан тынып калган.
— Бүтән көрәшүче булмаса, Тимербилне урман батыры итеп игълан итәбез, — дигән Кылыйкай.
Шул вакыт Акайкүз урманны яңгыратып акырып җибәргән:
— Син, Кылыйкай, әллә акылыңнан яздыңмы? Бу урманда миннән дә батыр кем булсын тагын?
— Батыр икәнсең, көрәшеп күрсәт, — дигән Кылыйкай. Салкын чишмә суын чамасызрак эчеп җибәргәнлектән, аның бераз башына киткән икән. Шунлыктан, патшадан да курыкмаган. Ә куян тикле куян патшага каршы әйткәч, бүтәннәр бөтенләй батырайганнар.
— Көчеңне мәйданда күрсәт, — дигәннәр алар.
— Күрсәтермен! — дигән Акайкүз һәм кәкре каен башыннан сикереп төшкән. — Билеңә тотынсам, билең бөгелер, кулыңа кагылсам, кулың өзелер, кай җиреңнән эләктереп һавага чөйим икән!
— Каян тотсаң да ирек, тик аяк чалма, хәрәмләшмә, — дигән Тимербил.
— Көчсезләр генә хәрәмләшә. Ә мин үземдә җир җиме рерлек көч сизәм. Әйдә, алыштык!
— Алыштык!
Тимербил белән Акайкүз билбауларның иң ныкларын сайлап алганнар да көрәшә башлаганнар. Беренче алышудан ук икесе дә сыйрактан җиргә батканнар. Әле берсе күтәреп алган, әле икенчесе. Билбау белән кысып тотудан икесенең дә сырт йоннары коелып беткән. Колаклары уттай кызган.
Тәннәреннән яңгыр булып тир тамчылары коелган. Каргалар, көрәшүчеләргә артык эссе булмасын өчен, канатларын җилпеп, көрәш мәйданын җилләтеп торганнар. Сабантуйдагы барлык җан иясе бу кызыклы көрәшне карарга мәйдан тирәсенә җыелган. Кылыйкай арыган көрәшчеләргә йомырка эчереп торган, аларны маңгаена бәреп вата-вата аның инде башы күбеп беткән.
Көрәш тәмам кызган. Акайкүз, соңгы көчен җыеп, Тимербилне җирдән күтәреп алган да баш аркан алып аткан. Әмма Тимербилне сыртына сала алмаган. Тимербил:
— Бездә менә болай итеп аталар аны! — дип, Акайкүзне эләктереп алган да бөтереп сырты белән җиргә салган. Җир тетрәп куйган.
Акайкүзнең башы әйләнгән. Урмандагы һәр нәрсәнең асты өскә килгән. Акайкүз аңына килгәнче, Кылыйкай Тимербилне иң биек төп башына бастырып, батыр дип игълан иткән.
Сабантуй таралган. Акайкүзне моннан соң беркем дә патша дип санарга теләмәгән. Акайкүз үзе дә Тимербил нишләсә — шуны эшләп, батыр артыннан күзәтә икән. Сабантуй аңа бик зур сабак биргән. Хәзер инде ул тик ятып кына көч җыеп булмаслыгын аңлаган һәм җилкәләрендә бүрәнә ташый башлаган. Яңа сабантуйларда Тимербил белән көрәшеп, югалган данын кайтармакчы ди. Менә быел тагын шул аланда сабантуй булмакчы икән. Әле генә бер чыпчык, тәрәзәмнән кереп, чакыру кәгазе ташлап китте. Кайсы җиңәр икән: Акайкүзме, әллә Тимербилме?
Бармый булмас инде.