СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ
Гүзәл Әдһәм “Коймак”
Әбием коймак пешерә. Алсу-саргылт нәни «кояш»лар зәңгәр читле тәлинкәгә әллә никадәр өелгән инде. Әбиемнең кызу мич каршында янган түгәрәк йөзе әйтерсең лә зур коймак. Үзе шундый якын, кадерле. Бит уртасыннан чупылдатып үбеп аласым килә. Тәлинкәдән таралган тәмле искә, кызган май исе дә кушылып, нәни борынымны кытыклый. Мин ул коймакларның челтәрләнеп торган читләренең ымсындыргыч кетердәвен тоям.
Түземем бетеп, юрган астыннан атылып чыгам.
— Ур-р-р-ааа!!! Бүген коймак ашыйбыз!
— Ашарбыз, ашарбыз, балам. Әүвәл бит-кулыңны ю! — ди әбием, елмаеп.
Әби сүзе — закон. Тиз-тиз юынгычка ашыгам. Җылымса су битләремә әллә тия, әллә юк — өстәл янына килеп тә утырам.
Әбием сөтле чәйле чынаякны миңа этеп, янына, түбәләмә өеп, тәмле коймак куя.
— Рәхәтләнеп сыйлан, балам. Бүген бәйрәм бит...
Кайнар коймак белән тум-тулык авызым сүзен әйтә алмый изалана:
— Н-н-нин-н-н-ди бә-ә-й-рә-ә-әм?
Күземне кыса төшеп, әбиемнең нурлы йөзенә төбәләм. «Чынлап та, нинди бәйрәм соң? Октябрь бәйрәме, Яңа еллар инде күптән үтте, ә 8 Мартка әле шактый бар...»
— И-и-и, шаяртасың икән! Нинди бәйрәм булсын ди!
— Бүген Ураза бәйрәме...
Мин дәшмим. Шыпырт кына сөтле чәй чумырам.
«Ураза... Искелек калдыгы... Дин — халыкның дошманы... һәр пионер — көрәшче...» — дип, ай буе колак итемне ашаган сыйныф җитәкчесе Наилә Идрисовна исемә төшеп тынып калам.
Әбием белән кара-каршы, ураза коймагы уртлап, чәй эчеп утыруымны Наилә Идрисовна белеп алсамы? Күзләремне чытырдатып йомам да беренче сыйныфта булган күңелсез вакыйганы искә төшерәм...
...Шәһәр мәктәпләрендә озын тәнәфестә тәмле ашлар бирәләр, дип сөйли радио. Тик андый рәхәтләр авыл баласына каян тәтесен! Дүрт дәрес беткәндә, «эчтә бүреләр улый башлый». Бер-беребезне уза-уза, тизрәк өйгә чабабыз. Иң алда — мин, чөнки тәнәфестә ашаган бер телем ипинең куәте әллә кайчан төшеп калган. Дөрес, акчасы булганнар мәктәптә дә тамак ялгый ала. Зал почмагындагы «буфет» дигән язу ябыштырылган иләмсез зур агач шкаф эчендә тәмле-тәмле мәмиләр барлыгын кайсы бала гына белми икән! Озын тәнәфестә ак калфаклы, ап-ак халат кигән Әнисә апа шул шкафны ача да тегендәге нигъмәтләрне өстәлгә тезә башлый. Башак сурәте төшкән шакмаклы печенье, түм-түгәрәк перәннек, вафли, кәнфитләр күзне кыздыра. Ә подноста исә кесәл салынган алсу стаканнар тезелеп тора. Акчасы булганнар, тиеннәрен учларына кысып, чиратка баса. Дөрес, әбекәем мине дә кәнфит-печенье, кесәл ише әйберләр белән сыйлаштыра кайчакта, күрмәгән нәрсәм түгел үзе. Тик анысы бит өйдә! Ә минем шул шкаф эченнән чыкканны тәнәфес вакытында ашыйсым килә шул!
«Тик унике сум пенсиягә бик сикеренә алмассың!»
Бу әбием сүзләре.
Элегрәк әнием безгә гел-гел акча җибәреп торды. Без аны почтадан бергәләп барып ала идек тә, кайтышлый кибеткә сугылып, «рәхәтләнеп бер кинәнәбез». Монысы да әбием сүзләре. Хәзер әнидән акча да, посылка да килү тукталды. Мин беләм: бик-бик еракта әнинең яңа ире һәм әлегә беребез дә күрмәгән нәни улы — минем энекәшем бар.
«Әниең шул елак бәбәйне карап өйдә утыра, әлегә безгә акча сала алмый». Бу да әбием сүзләре.
Бервакытны миңа да бәхет елмайды. Әбием биргән ун тиенгә бер стакан кесәл, дүрт печенье алып рәхәтләндем генә! Озак итеп, тәмен белеп кенә ашадым. Соңыннан, әби өйрәткән доганы укып, амин тоттым. Мәктәптә алай ярамаганын мин каян белим ди!
Әбине мәктәпкә чакырдылар. Наилә Идрисовна аның үзенә ниләр әйткәндер, миңа ул турыда сөйләп тормадылар, тик кеше күргәндә амин тотарга ярамаганын әбием кат-кат кисәтте...
...Уразаның зыяны турында сөйләгәндә дә укытучым миннән күзен алмады. Әбиемнең иртүк торып сәхәр ашаганын, кояш баегач кына авыз ачуын әллә яшеренеп кенә күзәтеп торган инде?!
Бер секунд та үтми, мин боларның барысын да онытам. «Яшь ленинчы» газетасына бер тәлинкә коймакны аударам да, әбием күрмәгәндә генә, сумкама сыпырып төшерәм. Дусларымны да сыйлыйм әле бер!
Беренче дәрес — рус теле. Коймак исе тулы сумкамны ачам да дәфтәремне тартып чыгарам.
«Үлә-ә-әм!!! Бетте баш!»
Коймак зурлыгындагы май табы рәхәтләнгән генә: дәфтәремнең соңгы битен дә жәлләмәгән хәтта.
— Менә күрдеңме инде диннең зыянын?!
Наилә Идрисовнаның усал тавышыннан тәннәрем чымырдап китә. Бөрешеп, кеп-кечкенә калуымны үзем дә тоям. Яшьле күзләремне нәни йодрыкларым белән уып, тынсыз калам.
— Бу искелек калдыкларын чыгарып бушат та яңа дәфтәр алып кер!
Мин, авыр сулап, ишеккә юнәләм, ә башкалар тәмле истән төкерекләрен йотып кала.
...Залдагы шкаф читенә посып, рәхәтләнеп балавыз сыктым. Әле кичә генә иң соңгы дәфтәрне башлавымны, авыл кибетендә әлегә дәфтәрләр юклыгын, ә әбиемнең пенсиясенә кадәр тагын ике көн көтәргә кирәклеген кат-кат исемә төшереп, туйганчы еладым.
Кемнеңдер, йомшак кына, чәчемнән сыйпавын тоеп, күтәрелеп карасам, янымда татар теле укытучысы, ап-ак чәчле Раушания апам тора.
Минем өзек-өзек сөйләвемнән барысын да аңлагандырмы-юкмы, шулай да коймакларымны бушатып, сумкамны чистартты да, кулыма өр-яңа дәфтәрләр тоттырып, дәресемә озатты. Аннары, дәрес бетүгә, җитәкләп, үзләренә алып китте, теге коймаклар янына тагын әллә никадәр тәмле нәрсәләр өстәлде.
— Әбиең коймакны бигрәк тәмле пешерә икән. Гает коймагы шул! — дип, мактый-мактый сыйланды.
...Бу вакыйгага ничә еллар узды микән? Күптән, бик күптән булган хәлләр шул.
...Ә мин бүген, елмая-елмая, гает коймагы пешерәм. Читләре кетердәп торган нәни кояштай түгәрәк коймаклар тәлинкәгә өелә бара, хуш исләреннән башлар әйләнә.
...Диванда алсу битле ике оныгым йоклап ята.
2024-11-12 16:07