Авыл. Аның тезелеп киткән ап-ак өйләре ямь-яшел җимеш бакчаларына төренгән. Бу җыйнак өйләрне җәй кояшы үзенең җылы нурында коендыра. Урамнарда яланаяклы, көньякның эссе кояшында янган, кызарган түгәрәк йөзле шаян малайлардан башка кеше сирәк күренә. Тик андый-мондый йомыш белән кырдан кайткан бригадирлар йә хатын-кызлар гына урамнан ара-тирә ашыгып үтеп киткәлиләр.
Соргылт чәчләрен түгәрәкләп, тигезләп кискән Гриша да, үзенең иптәшләре белән сәгатьләр буе судан чыкмый коенып туйгач, иренеп кенә өенә таба атлады. Өйгә кергәч ул иң беренче эше итеп бик һәйбәтләп сөт ашарга кирәк булыр дип уйланып кайта иде. Кинәт:
— Хәер-сәдакаларыгыздан рәхим итсәгезче!— дигән мескен тавыш ишетелде.
Күтәрелеп карауга, ул үзләренең тәрәзә яннарында кулын сузып басып торган бер карт хәерчене күрде. Хәерче сәләмәләре җилбердәп торган иске киемле карт булу өстенә аксак та иде. Ул култык таягы ярдәме белән бик авыр гына урыныннан кузгалды да, тәрәзә ачылмагач, күрше өйгә таба атлады. Гриша да:
— Бабай, китмә әле, хәзер икмәк чыгарып бирәм мин сиңа,— дип тиз генә өенә кереп китте. Капка саен туктап, икмәк сорап йөрүчеләрне Гриша күптән күргәне юк иде. Шуңа күрә дә ул бу хәерче картның кай яктан килеп чыгуы турында да уйлап куйды.
— Нинди хәерче икән соң бу? Шуннан соң ул зур гына телем икмәкне картка чыгарып бирде дә аның артыннан карап калды. Картның бик азапланып кына атлаганын күргәч, түзмәде. Мәче тизлеге белән тәрәзәдән урамга сикерде һәм картны култыклады.
— Рәхмәт, балакаем, рәхмәт,— диде бабай.
Бабайның тешсез авызыннан чыккан бу сүзләре Гришага аны тагын да кызганычрак итеп күрсәттеләр. Бабайга атларга җиңелрәк булсын дип, ул тиз генә аның кулындагы капчыгын да алды. Ямаулы капчык яхшы ук авыр булып чыкты. Гриша, көлемсерәп, ни өчендер бераз чырае сытылган картка карап:
— Күп кенә җыйгансың икән инде, бабай,— диде.
Бабайның битендә бик аз гына елмаю билгесе күренеп китте.
— Бигрәк каты кисәкләр биргәннәр кайбер кешеләр,— дип куйды Гриша, капчыкны тоткалап. Аның кулына ниндидер каты нәрсә бәрелде. Гришаның бу кыюлыгы бабайга бик ошап бетмәде, ахрысы, ул тиз генә капчыкны үзенә алды, чыраен сытты.
— Ярый, бәбкәем, рәхмәт, мин менә шушы өйгә кереп чәйләп чыгыйм инде,— дип, бер өйгә таба борылды.
Гриша аптыраган кыяфәт белән бераз бабайның артыннан карап торды.
— Бабайны рәнҗеттем, ахры. Ләкин нигә кәефе китте соң әле аның? Мин бит аңа бернинди дә начарлык эшләмәдем...
Авылларында хәерче күренү һәм аның кайбер шикле хәрәкәтләре турындагы борчулы уйлар Гришаның да аяк адымнарын кызулатты. Ул каядыр ашыкты...
Күп булса ярты сәгать узгандыр, Гриша бу хәерчене яңадан эзли башлады. Тик бу юлы ул үзе генә түгел, аның янында өр-яңа яшел гимнастерка кигән һәм петлицасында ике кубик күренеп торган, наганлы бер кеше дә бар иде. Алар көньякның чәчәкләргә күмелгән кечкенә, ләкин бай авылның бөтен өйләрендә булдылар, ләкин теге хәерче картны тапмадылар. Авылның нәкъ читендә куе үлән өстендә нидер эшләп утыручы берәүне күргәч, яшел гимнастеркалы кеше Гришага карап акрын гына:
— Шул кеше түгелме?— дип сорады.
— Шул,— дип кычкырып җибәрде Гриша, үзе кызу гына бабайга таба атлады.
Хәерче бөтен җыйган икмәкләрен, алдына салып, төрле сортларга бүлеп утыра иде. Үзенә таныш малайның таныш булмаган бер кеше белән килгәнен күргәч, ул аз гына сискәнеп китте, ләкин бу үзгәреш озакка бармады, ул тиз генә гимнастеркалы кешегә карап елмайды һәм:
— Менә, бәбкәм, икмәкләремне сортларга аерып утырам әле,— диде.
Петлицасында ике кубигы булган командирның да йөзендә әллә ни зур үзгәреш күренмәде. Ләкин ул беразга хәтле эндәшми генә, бик нык игътибар белән картның күзләренә карап торды, һәм ул бу күзләрдән байтак нәрсә белде кебек. Шуннан командирның үткен күзләре картның өстендәге җилбердәп торган сәләмә киемнәренә һәм икмәк кисәкләре тоткан таза бармакларына төште. Бу кешенең зур елга аркылы салынган тимер юл күпереннән ерак булмаган бер урында утыруының сере дә командирга шул вакытта гына тулысы белән ачылды. Хәерче карт һаман үз эшендә иде. Ул үзенең җыйган икмәкләрен сортларга аеруында дәвам итте.
Шул вакыт командир да, карттан күзен алмыйча, кобурына тыгылды. Карт та моны сизде, ахры, ул да тиз генә капчыгына үрелде, ләкин Гриша яшен тизлеге белән капчыкны үзенә таба тартып алып калды.
— Кулыңны күтәр!— дип кискен тавыш белән кычкырды командир.
Картның сухари тоткан куллары өскә күтәрелде.
Башта карт аптыраган булды, ятим, эшкә ярамый торган картны ник рәнҗетәсез, дип тә ялынып карады. Гришаның картка карата булган шиге дә бетә язган иде инде. Ләкин командирның моңа бер дә исе китмәде. Ул сүзсез генә картның ак сакалыннан тотып тартуга, аның ак сакалы өзелеп үк чыкты, һәм алар үзләренең каршында яшь бер кешене күрделәр. Капчыктагы сухарилар арасында шартлаткыч әйберләр һәм берничә граната да килеп чыккач, Гриша да «хәерче» картның кем икәнен яхшы аңлады.
Сәләмә киемнәргә төренгән, иягенә ак сакал ябыштырган һәм култык таякларына таянган «карт», Гриша шикләнгән кеше, илнең иң явыз дошманы, фашист-диверсант булып чыкты.