Көне буе чирәм өстендә чемченеп тамагын туйдыргач, каз бәпкәсе әйләнә-тирәсендәге әйберләр, бәҗәкләр, кош-кортлар белән танышуын дәвам итте. Бәпкә өчен әле җирдә бар нәрсә яңа иде. Тукта-тукта, менә бу үлән нигә селкенеп куйды әле?
— Бип-бип, кызык бик-бик!— диде бәпкә сәер генә.
Гаҗәп шул, җил дә юк, ә үлән селкенә... Нидән булыр икән бу!
Каз бәпкәсе, сак кына басып, бака үләне янына якынлашты. Көтмәгәндә үлән тагын да көчлерәк селкенеп куйды. Бәпкәнең йөрәге «жу» итеп китте. Кирегә йөгереп качмакчы иде, әмма әнкәсенең, «кыйгак-кыйгак» дип, дәрт биреп торуын ишеткәч, алга тәвәккәлләде. Нәкъ шул чакны ул бака үләне төбендәге нәзек билле бик кечкенә бер кырмысканы күреп алды.Бип-бип, кемнән курыкканмын бит, оят бик-бик,— диде бәпкә һәм, гарьлегеннән үчләнеп, кырмысканы үртәргә кереште:
—Бип-бип, кечкенә син бик-бик. Бип-бип, би-би, бәби!
Мондый хурлауга нинди сабыр кырмысканың да түземлеге җитмәде:
—Үзең син бә-би!— диде ул кисәк кенә һәм, каз бәпкәсеннән дә озынрак саламны сөйрәп, үз юлына китеп барды.
Кырмысканың куәтен күреп, бәпкә хәйран калды, хәтта ул бәпкәләр теленнән язды һәм, әнисенә охшатыбрак :
— Кый-гак,— дип куйды.