СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Фәрзанә Акбулатова “Кәнвирт хакы”

Мәрзия, дәресләрдән соң калып, хаталар өстендә эшләп утыра. Инша язган иделәр, укытучы аның эшеннән канәгать түгел. «Үзеңнең кагыйдәләреңне уйлап чыгарырга яратасың, грамматиканы ныгыт», — ди. Мәрзия дә үзсүзле, бер дә бирешәсе килми. Хаталарын төзәтеп тә булыша, шул ук вакытта бәхәсләшергә дә өлгерә.
— Апай, башкортча «кәнвирт» булырга тиеш. Урыс теленнән керсә ни! Үзегез «өстәл» дә урыстан кергән дидегез. Ә нишләп берсен башкортча язарга ярый, икенчесен ярамый?
— Телеңә салышма, төзәт.
— Нишләп мин башкортча яза алмыйм? Башкортча язсам, халык дошманы буламмы әллә?
Укытучы апаның йөзе агарып китте. Кинәт күзе тартышкандай булды. Әллә нәрсә дип әйтергә сүз таба алмыймы, менә сиңа мә! Мәрзия мыш итеп борынын тартып алды:
— Ярый «конверт» дип төзәтәм, тик барыбер башкортча әйтәм мин аны! Сукыр тиен дә тормаган кәнвирт миңа әй кыйбатка төшә бит, апай!
Укытучы ахырдан аңа кул гына селтәде, Мәрзия җиңүче кыяфәтендә тышка атлады. Үзләренең урам ягына борылуга янында гына көчле тавыш яңгырады.
— Мәрзия сеңлем, туктап тор әле!
Җангали абый басып тора. Былтырдан бирле күзгә-башка чалынганы юк иде, Мәрзия аңа ризасыз гына карап алды, шулай да туктады.
— Шушы кәнвиртне апаеңа бирерсең әле, яме!
Әнә бит ул да «кәнвирт» ди. Кызык та инде бу укытучы апай!.. Мәрзия — унике яшьләрдәге кыз бала — борынын җыерып куйды, шулай да үзенә сузылган конверттан баш тарта алмады. Бигрәк елмаеп өметләнеп карый бит Җангали абый. Кит, бәй, әллә кулы да калтырый... кыз дүртпочмаклы кәгазьне җайлап кына сумкасына салды.
—Онытмассыңмы? — дип, түземсезләнеп сорады егет. Мәрзия аңа янә күтәрелеп карап алды, кыйгач күзләр көлеп карый, ялвару, үтенечне дә ап-ачык чагылдыра. Хәтта кызганыч та бу караш. Тик Мәрзия аны кызганырга уйламый. Кыз бернәрсә дип тә җавап кайтармады, өйләренә таба атлады. Ризасыз гына тамагын кырып алды.
Мәрзия бу егетнең Сәвия апасына күзе төшеп йөргәнен күптән белә иде. Дөресрәге, былтырдан бирле. Ә Мәрзия апасын бөтен кешедән дә кызгана. Аңа сокланып караган берәр егет сыңарын күрсә аеруча. Әйе, чынлап торып йөзе карая. Ни хаклары бар аларның Сәвия апасына күз салырга? Әгәр дә апасы елмаеп аларга сүз катса, бу вакытта Мәрзия шартлый яза. һичшиксез апасының кәефен бозарга тырыша. Еш кына шулай эшли дә. Апасы кем беләндер сөйләшер булса, рөхсәт сорагандай, Мәрзиягә карап ала. Ә инде сеңелкәшенең кашы җыерылганын күрсә, тизрәк китү ягына борыла. Тик менә апасының Жангалигә мөнәсәбәте икенче төрлерәк. Янында акаеп карап торган сеңлесен дә оныта. Күзендә нур кабынгандай була. Тавышы серлерәк яңгырагандай... Мәрзия Сәвия апасының хисләренә хуҗа була алмый, ләкин... Менә бит тегесе дә өзми дә, куймый да. Хат тоттыра. Их, былтыр апасын кырга эшкә чыгармаска кирәк булган да бит!
һәр елдагыча, яшьләр колхозга печәнгә чыктылар. Эш җитәрлек. Сәвия апасы беркөнне Мәрзияне дә үзе белән алды. Печәнчеләргә төшке аштан соң бераз ял бирелә. Ә яшьләргә нинди ял ди инде! Шаярып та күрсәтәләр ичмасам! Кыз шунда апасы тирәсендә тик бер генә егетнең бөтерелеп йөргәнен абайлады. Әлеге Җангали иде ул, йөгереп килеп, тустаган белән апасының өстенә су койсынмы, маймыч тотып алып, шуны күлмәк якасының эченә салсынмы. Мәрзия ачудан иренен авырттырганчы тешләде. Нишләп апасы белән шултикле булыша бу егет актыгы? Ни хакы бар? Ә Сәвия апасы! Ничек кинәнеп көлә бит әле! Кит, шулхәтле дә булмас... Болай кыланырга бәләкәй түгелләр ләбаса. Апасы, күлмәк якасын селкә-селкә, маймычны төшерергә итә. Шуннан якасын алга тартты, үзенең эченә күз салды, һе, менә оятсыз! Кызның чигәсе яну гына түгел, өтеп алгандай булды бу юлы. Бала-чага түгел ләбаса, ничек инде күкрәге калкып торган апа кеше шулай кылана ала? Монысы бит бөтен чамадан узу! Гарьлегеннән нишләргә белмәгән Мәрзиянең тыны кысылды. Ә өйдә Сәвия апасы ничек җитди, акыллы кыланган була. Мәктәптә әйтергә дә түгел! Монда икейөзлеләр җыелган. Әлеге хәлләрне әниләре күрсә, нәрсә дияр иде икән? Сәвиянең авызы бер якка чалшайганчы тондырачак бит! Мәрзия тешен шыгырдатты. Буй җиткән апа-абыйларның кыланышлары аңа һич кенә дә ошамады.
Кайткач ук, әнисенә анда булган хәлләрне җиткерде. Әнисе бернәрсә дә эндәшми генә тыңлады, кыз көткәнчә «ах» та, «ух» та итмәде, аптырамады. Ләкин иртәгесен апасы мендәргә йөзен каплап үкси иде. Әнисенең каты, боерган тавышы ишетелде.
— Бүтәнчә яныңда күрмим халык дошманы баласын! Ишетсен колагың!
«Халык дошманы». Бу сүзләр Мәрзиянең миен бораулагандай булды. Ул, чынлап та, гаиләсен зур бәладән йолып калганын аңлады. Кыз халык дошманнарына булган мөнәсәбәтне яхшы белә. Шулай да күз яше койган апасы алдында үзен гаепле дә тойды. Эндәшми генә сәкегә апасының янына килеп ятты. Апасы әкрен генә шулай диде:
— Кем әйтте икән әниемә?
Мәрзия дерт итте. Төкереген көч-хәл белән йотты.
— Бүген Һәдия генә кереп чыккан иде, — дип өстәде аптырашка калган апасы.
Мәрзия җәһәт кенә башын калкытты:
— Һәдия шул.
Апасы ышанмаганрак тавыш белән сорады:
— Кайдан беләсең?
— Ул элек тә Җангали агайны ярата иде.
— Кем әйтте?..
Мәрзия бераз уйланды. Шуннан тиз генә җавап та тапты:
— Бу — сер!
Һәдия — Сәвия белән сыйныфташлар. Һәдияләр урам ның аргы очында тора. Бер урам балалары булгач, мәк тәпкә барганда, кайтканда да бергәләр. Әмма шул көннән башлап сыйныфташлар әллә ни сөйләшмәс, бер-берсенә йөрешмәс булдылар. Бәлки, хәзер һәрберсенең үз эчке дөньясыдыр. Зурлар бит инде. Быел мәктәпне тәмамлая чаклар.
Җангали былтырдан бирле мәктәпкә бармый. Халык дошманы улына моннан соң биредә укырга ярамый, ди гәннәр. Хәзер ул район үзәгендәме — кайдадыр эшләп йөри. Менә җаен табып, Мәрзия аша Сәвиягә хат бирмәкче була. Ярый, апасына хатны гына тапшырыр.
Өйгә кергәч, Мәрзия конверт тышына күз салды да аһ иткәнен сизми дә калды. Шундый матур чәчкә төшерелгән иде анда. Дус кызлары белән ярышып, ул да конфет кәгазьләре, төрле чәчкәле сурәтләр җыя. Менә мондый чәчкә берәүдә дә юк! Уеп кына кисеп алыргамы әллә? Юк, апасы кирәкне бирер. Тукта, ә хатны конвертсыз гына бирсә? Җангали абый, мөгаен, конвертны сорамас. Мәрзия ипләп кенә конвертны ачты, хатны алды. Кызыксынуын җиңә алмыйча, андагы юлларга күз салды. Иң башында «Сандугач!» дигән булган. Харап икән, тапкан исем! Яратуын шулай белдергән буламы икән? Вәт ; әкәмәтләр! Шуннан соң матур гына шигъри юллар китә. Үзенеке түгелдер инде, күчергәндер берәр шагыйрьнекен.
Апасы, хатны алгач, кулын тиз генә артына яшерде, үзе ышанмагандай сорый бит әле:
— Укымадыңмы?
Алдан әзерләнгән Мәрзия, авызын чалшайтып, эре генә җаваплады:
— Әйе, кирәге бер тиен!
Шуннан почмакка посып, конвертының чәчкәсен сыйпады. Ике бертуган бик тә бәхетле иде бу көндә.
Моннан соң да Мәрзиягә берничә тапкыр апасына хат тапшырырга туры килде. Конвертсыз, әлбәттә. Матур сурәтле конвертлар Мәрзиянең серле тартмасына кереп яттылар. Җангалинең нинди шигъри юллар язганын ул яттан да сөйли ала. Ләкин боларны сер итеп тота кыз. Берәүгә дә әйтергә ярамаганын яхшы белә. Хәтта үзе дә кайчан бу гашыйк абый үзенең шигъри сүзләр яшергән конвертын китереп тоттырыр икән дип көтебрәк тә йөри. Аның хатларын ала башлагач, апасы да юмартланды. Мәрзия нәрсә сораса да бирә. Математикасы начар Мәрзиянең. Элек апасы аңлата, әрли, үзенә эшләргә, баш ватарга куша иде. Хәзер үзе үк әзерләп бирә. Мондый тормыш кемгә ошамасын?
Менә Мәрзия тагы бер хат тотып кайтып керде. Өйдә берәү дә юк. Ул иркенләп сәкегә барып утырды. Ты рышып-тырышып конвертны ачарга кереште. Җилеме нык булып чыкты, купмады.
— Мәрзия сылу!
АҺ, апасы белән Һәдия апа килеп керделәр ләбаса. Кыз тиз генә конвертның өстенә утырды. Сәвия апасы Җангали абыйдан хат ала башлагач, Һәдия белән кабат дуслашып китте. Үзара аңлашканнардыр, хәзер элеккечә гел бергәләр. Болай апасы: «Мин аңа хәзер сер чишмим», — дигән иде диюен.
— Нишләп күзеңне тасрайттың? — дип сорады апасы.
Мәрзиянең исә теле тотлыкты. Апалар моңа игътибар итмәделәр.
— Мин хәзер чәй куям, әнием дә кайтып килә шикелле, — диде Сәвия. Һәдия сумкасын сәкегә куйды да дустының артыннан иярде. Мәрзия иркен тын алды. Бу хатында нәрсә язды икән гашыйк җан? Тиз генә укырга кирәк. «Сандугач! Мине армиягә алалар. Берсекөнгә китәм. Мөмкинлек булса, бүген йә иртәгә клубка чыгарга тырыш. Шунда калганын сөйләшербез. Көтәм, сандугачкай!» Менә ничек! Җангали абыйга да хезмәткә китәргә вакыт җиткән бит. һе, апам аны озатып калырга, көтеп алырга тиеш буламыни хәзер? Ә әнием ишетсә, нәрсә эшләячәк? Уй, бу турыда уйлавы да куркыныч... Армиягә китә торган кешенең хатын тапшырмый да ярамый. Кыз хатны кире конверт эченә тыкты. Юк, кире чыгарырга кирәк, чөнки хәзер ябыштырып булмый, ни җилеме юк. Әнә теге пешкән бәрәңгене сыласа? Булмады барыбер, тигезләргә тырышып сыйпый торгач, конвертның чите ертылып чыкты. Шулай мәш килгәндә, чоланда аяк тавышлары ишетелде. Кыз кулындагы нәрсәсен Һәдия апасының сумкасына салды, бусагада әнисе басып тора иде. Йөзе караңгы.
— Мәрзия, нишләп кош-корт кычкыра? Бар, йөгер, сулары беткән бит! Әйтмәсәң, бернәрсә дә эшли белмиләр, җан көекләре! Киртә эчен тазарт! Нәрсә торасың күзеңне елтыратып?
Мәрзия тышка сыпыртканын сизми дә калды. Өйгә кергәндә, Һәдия апасы кайтып киткән иде инде.
Аның каравы кунаклар килеп төшкән. Күрше авылда торган Хәмит абыйсы белән Саимә җиңгәсе. Күмәкләшеп табынга утырдылар. Җиңгәсе моңлы итеп «Таштугай»ны җырлады. Эңгер төшүгә кунаклар кузгалды.
— Әни, мине агаемнарга җибәр әле. Дәү әниемне дә күреп кайтырмын, — диде Сәвия.
Әнисе ризалашты, Мәрзиягә дә карап алды.
— Ә син?
Мәрзия катгый баш чайкады. Юк, ул бүген кунакка бара алмый. Аңа ничек тә булса, Җангалинең хатын юлларга кирәк. Югыйсә... Кызның аркасы чымырдап куйды хәтта.
— Берәр нәрсә булса, апасыннан калмый торган иде. Җиткән кызның бер үзен чыгарып җибәрү...
— Куй әле, бикәм, алай димә. Янымнан бер адым да читкә басмас, — диде Саимә җиңгәй.
Юлга кузгалыр алдыннан, Мәрзияне үз янына чакырды:
— Сеңлем, Җангали агаең шушы көннәрдә, мөгаен, сине күрергә тырышыр. Менә шушы хатны аңа бирерсең, яме.
— Ә халык дошманы улын армиягә алалармы?..
Апасының күзләре зураеп китте. Мәрзия кинәт кенә телен тешләде.
— Аңладыңмы? — дип, нык итеп сорады Сәвия. Сеңлесе иренен бөршәйтеп булса да баш какты.
Берүзе калгач, Мәрзия дүрткә бөкләнгән кәгазьне ачты. «Җангали, ай эчендә армиягә алынуым бар, дигән идең. Кайчангарак икәнен әйтерсең әле, яме. Армиядән хат язарга булса, күрше авылга җибәрергә туры килер. Саимә җиңгәйләргә. Ул бит сиңа туган тиешле. Миңа тапшырачак. Адресларын беләсең».
Иртәгесен кич Мәрзия Һәдияне күреп алу белән урамга йөгереп чыкты.
— Һәдия апа, тукта әле! Сумкаңда...
— Күрдем. Синең аша биреп җибәрдемени? Рәхмәт, яме! Мин шул якка киттем.
Һәдия апа клуб ягына ашыга иде.
— Ул сиңа түгел. Ул сандугачка!..
Һәдия кул болгап елмайды.
— Беләм, сандугачка!
«Сандугач...» Бу сүзне, чынлап та, үзенә дип кабул иткәнме әллә Һәдия апа! Мәрзия авызын ачкан килеш торып калды.
Иртәгесен Җангалинең армиягә киткәне билгеле булды. Сәвия өч көннән генә кайтты. Мәрзия тапшыра алмаган хатын апасына кире тоттырды. Ә берничә көннән Һәдиянең әнисе Халидә апа килеп керде.
— Менә Һәдиянең сумкасыннан бер хат табып алдым. Кемнән икәнен әйтми. Исемеңне чыгарсаң, җаныңны алам, дидем. Әйтми кемлеген. Нишләп яшерә?
— Хатны күргәч, Сәвиянең йөзе ап-ак булды, кәгазьне тоткан куллар калтырады.
— Таныйсыңмы? Кем язган? — дип сорады Халидә апа.
Сәвия җай гына баш чайкады, хат кулдан төшеп китте. Халидә апа аны иелеп алды, кесәсенә тыкты.
— Болай хат алыштырып салып куйганчы, кияүгә бирәм мин аны. Юньле адәмме-түгелме, белергә генә кирәк! Кияүгә барырга уе булса әйтер иде бит! Мәктәпне бетергәненә әле генә! Әллә укыганда ук, егетләр белән хат алыштымы? Син дә языша идеңме?
Сәвия тагы баш чайкады.
— Юк, алышмадым.
Тавышы танымаслык булып үзгәргән иде. Өзек-өзек тын алды. Аннан тәкәббер караш ташлады.
Сер йомгагын чишә алмаган Халидә апа сөйләнә-сөйләнә чыгып китте. Сәвия апасының җилкәсе салынды, авызын ябарга да хәленнән килми бер ноктага төбәлгән килеш утыра бирде. Аннан кулы белән йөзен каплады. Бөтенесен дә күзәтеп утырган Мәрзия, эчен сызлану сыман тойгы өтеп алса да, бернәрсә дә эндәшмәде. Үтерсәләр дә дөресен сөйләмәс иде ул.
Кич йокларга яткач, Сәвия апасы сорап куйды:
— Сеңлем, нишләп андый хат Һәдиядә икән? Конвертка салынган, җитмәсә...
Мәрзия мыш-мыш борынын тартты.
— Белмим...
— Һәдия бернәрсә дә әйтми...
Мәрзия мышкылдый бирде. Ул бер үк вакытта гашыйк апасы яклы да, «халык дошманы»н күрә алмаган әнисе яклы да була алмый лабаса!
— Йокла, сеңлем. Ә мин барыбер Һәдиягә ышанмыйм...
Берничә ай узды. Ут өермәседәй бөтерелеп йөргән әнисе бу юлы өйгә авыр атлап килеп керде. Түрдә нәрсәнедер үрелеп алды да Сәвия янына килеп басты.
— Теге егеттән хат килгән иде. Элегрәк.
Сәвия апасының авызы ачылып китте. Шатланырга да итте, кашын да җыерды. Әнисенең бу кыланышын ничек кабул итәргә белми иде шикелле, хатны кулына алса да ышанмагандай янә әнисенә карады.
— Сугыш башланган, — диде әнисе, үзенең бу шәфкатьлелеге нәрсә белән бәйләнгәнлеген аңлатып. — Дөнья хәлен белеп булмый, тапшырыйм, дим...
Шуннан мич алдына утырды.
— Дошманның хәтәре илгә ябырылган. Инде кемнең кем икәне ачыкланыр.
Сугыш тормышка үтеп керде. Ир-егетләр фронтка озатылды. Яшьләрне шәһәргә завод-фабрикага эшкә алып китә тордылар. Сәвия апасына да чират килеп җитте. Ул әйберләрен төйни. Менә бер әрҗәдән сеңлесенең җыйган кәгазьләре, уенчыклары килеп чыкты.
— Уй, сеңлем, монда синекеләр икән!
Бурның бүреге яна, диләр, Мәрзия үзе дә сизмәстән иң элек конвертларына барып ябышты.
— Нинди матур чәчкәлеләр! Кайдан алдың ул хәтлемне? Әй, хәзерге балаларның үткенлеге! Тапкан, җыйган бит әле. Маладис!
Мәрзия гаепле караш ташлый. Бернәрсә дә аңламаган апасы көлә. Аның көр кәефле булырга тырышуын да аңлый Мәрзия. Мөгаен, туган өйне ташлап китүе ансат түгелдер. Тик туганнарын хәсрәткә саласы килми, шуңа шат булырга тырыша.
— Апай, — диде шулчак Мәрзия, — бу кәнвиртләрне, әйдә, мин сиңа бирәм. Истәлеккә булыр.
— Куй, сеңлем. Калсын үзеңдә. Кала җиреннән тагы да матурракларын җибәрермен әле.
Инде үзен карак сыман хис иткән Мәрзия, апасы күрмәгәндә, конвертларны чемоданга тыкты. Җиде бөртек. Берсен дә үзендә калдырмады. Кәгазь тышлыкларның кемнеке икәнен дә, кемгә тәгаенләнгәнен дә әйтә алмады. Апасы җиде хат алган иде. Бәлки, исәп буенча боларның нинди конверт икәнен үзе аңлар... Бәлки, аңлар...
Бер ел үтеп китте. Апасы белән хат алышып тордылар. Ә беркөнне аннан посылка килеп төште. Эчендә хат та бар иде. Бу кәгазь кисәгенә һич көтелмәгән, гаиләне хафага салган хәбәр язылган иде. «Әни, Мәрзия сеңлем! Минем өчен эчегез пошмасын. Мин элемтәче булып фронтка китәргә хәл иттем. Әни, син Җангалинең хатын тапшырдың да, мин аңа җавап язганым булмады. Ә хәзер аның «хәбәрсез югалган» дигән хәбәрен ишеттерделәр. Аңа карата булган катылыгым өчен бик үкенәм. Мин аны фронтта табачакмын. Үземнең кайсыбер кыланышларым өчен дә оялам, ләкин хәзер сабыр акыл белән яшәргә тырышам, кемгәдер үчегергә, үпкә сакларга, шик тотарга теләмим. Әни, мин моңача синең сүзеңнән чыкканым булмады. Хәзер олы тормыш юлына бастым бит инде. Шуңа сугышка китүне үзлегемнән хәл иттем. Берүк, борчылмагыз. Фашистларны тар-мар иткәч, тыныч тормышта очрашырбыз.
Мәрзия сеңлем, конвертларыңны кире салам. Син юмарт кыз, шулай икәнеңне беләм. Кадерле нәрсәләреңне югалтма. Сакла. Ул кадәр матур сурәтләрне эзләп табуы сиңа җиңел булмагандыр. Сурәтләр артына минем иң матур теләкләрем язылган. Шуларга тугры булырга тырыш, яме».
Җиде теләк. «Тырышып укы», «Әнине, туганнарыңны кара», «Тәүфыйклы бул», «Пионер антын бозма», «Совет иленең лаеклы кызы бул», «Яраткан эшеңне тап», «Матур, тату гаилә кор».
Әни белән кыз кочаклашып та, аерым-аерым почмакка сыенып та үкседеләр. Берсе кызын сугышка китүдән тыя алмаганы өчен, икенчесе конверт турындагы дөреслекне әйтә алмаганы өчен.
Кырык дүртенче елда Сәвия апасының һәлак булуы турында кара кәгазь килде. Сугыштан соң Мәрзия дә туганнарына күчеп китте. Алдагы тормышын шунда корды.
Җангали сугыштан исән-сау әйләнеп кайтты. Армиягә алынганнан бирле сугыш беткәнчегә кадәр үзенә хат язып торган Һәдиягә өйләнгән ул. Атасын да аклаганнар, илбасарларны тукмаган Җангали халык дошманы улы булудан да туктаган. Мәрзиянең Җангалине дә, Һәдияне дә күргәне булмады.
Бары тик еллар хатирәсен саклаган конвертларга күз сала ул кайчак. Аларның тышында апасының йөрәгеннән чыккан изге теләкләре язылган. Еллар үтү белән, кәгазь тышлыклар саргайды, апасы язган матур юллар тоныкланды. Ләкин Мәрзия бала чагының җиде хатирәсен һәрчак үз янында тотачагын белә. Чөнки шушы җиде бөртек конверт өчен үтә дә кыйбат хак түләргә туры килде.