СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Татар халык әкияте “Калач”

Карт белән карчык булган. Беркөн ашарларына бетеп киткән боларның. Әле карчык чыга да бура төпләреннән онны себереп ала. Себереп ала да калач пешерә. Калачны пешерә дә тәрәзә төбенә куя. Караса, калач тәрәзә төбеннән тәгәрәп төшә дә китеп бара.
Бара торгач, калачка бүре очрый.
— Син кая барасың, калач, минем карыным ач, сине ашыйм, — ди.
— Син мине ашама, — ди калач, — мин сиңа җыр җырлыйм, — ди.
— Йә, җырыңны җырла, — ди.
Калач җырын җырларга тотына:
Әбиемнән дә качтым мин,
Бабамнан да качтым мин,
Синнән качам да качам, —
ди. Шулай дигәч, бүре моны ашамый узып китә. Шулай барганда, калачка аю очрый. Аю да шулай ук әйтә:
— Минем карыным ач, мин сине ашыйм, — ди.
— Син мине ашама, мин сиңа җыр җырлыйм, — ди калач.
— Йә, җырла җырыңны, — ди аю.
Әбиемнән дә качтым мин,
Бабамнан да качтым мин,
Бүредән дә качтым мин,
Синнән качам да качам, —
дип тагын такмаклый бу. Аюга да бу җыр бик кызык булып күренә. Ул да ашамый узып китә.
Тагын китә бу. Бара торгач, моңарга төлке очрый. Төлке хәйләкәр була.
— Кая барасың, калач агай? — ди төлке.
— Барам әле, — ди.
— Мин сине ашыйм хәзер, — ди төлке.
— Син мине ашама, мин сиңа җыр җырлыйм, — ди калач.
— Йә, җырлап кара, — ди төлке.
Әбиемнән дә качтым мин,
Бабамнан да качтым мин,
Бүредән дә качтым мин,
Аюдан да качтым мин,
Синнән качам да качам, —
ди калач.
— Ярар, алай булгач, чалкан ятып кара әле, — ди төлке.
Калач чалкан ятуга, төлке моны ашый да китә. Шуның белән әкият тә бетә.