Хикәянең башы 1 нче бүлектә.
2 нче бүлек
Тагын бер ел үтеп китте. Сәрбиҗамал сыйныфташлары белән үзенең туган авылы Рафатка кайтып концерт куярга булды. Дулкынланып, дәртләнеп, хисләнеп барды ул, авылдашларына үзенең начар кеше түгеллеген, юкка чыкмаганын бик тә белгертәсе килде. Авылына үпкәсе юк. Матур хатирәләр яши күңелдә. Ләкин сызлану аша.
Концерт беткәч, кызны Сәрбиназ белән бергә төрмәгә киткән Рәүфә исемле апа килеп кочаклап алды.
— Менә бит ничек зураеп киткәнсең, сеңлем! Мин Рәүфә апаең, онытмасаң... Гел сине искә төшерәм, ә син таныйсыңмы мине?
Сәрбиҗамал елмайды. Нәрсә дип кенә җавап бирсен инде? Апаларны алып киткәндә, ул ун яшьлек бала иде, хәзер үзе ундүрт белән бара. Төрмәгә киткәннәрен- дә, аннан яшь ярымга зуррак булгандыр. Тик ничектер Сәрбиҗамал аларны өлкән кешеләр сыман күрә торган иде. һич кенә дә өлкән булмаганнар икән шул... Сәрбиҗамалның котын алып, Рәүфә буылып ютәлләргә тотынды.
—Апай, нәрсә булды?
—Әй сеңлем, төрмә бәласе... — Ул, кулъяулыгы белән авыз-борынын сөрткәч, янә сорашырга кереште. — Апаең гурытта дип ишеткән идем. Кайтып йөриме? Күрешеп торасыздыр бит?
Шәһәрдә эш тапты аның апасы, ә килү-китү... Нәрсә дип җавап бирергә соң? Рәүфә җавап көтмәде дә үзенекен тезде.
—Сеңлем, әйтә торган сүзем бар. Әйе, сиңа гына. Үзеңә. Күргәч каушадым да куйдым. Син зур хәзер, дөресен белергә тиешсең. Апаеңны нахакка утырттылар бит.
—Әллә тагын... Күрешкәндә ул турыда бернәрсә дә әйтмәде...
—Кем аркасында икәнен белмәгәч ни! Минем аркада, сеңлем. Әйе. Бодайны мин алган идем. Икебезгә бер капчык иде бит. Апаеңның капчыгы, җитмәсә. Минеке түгел, алмадым, дисә дә, ул бахыркайга кем колак салсын? Мин, ни, эндәшергә курыктым... Бергә алып киттеләр... Шуның каһәре төшкәндер, менә бит авырыйм...
Сәрбиҗамал Рәүфәгә карады да катты. Тел очына бер сүз дә килмәде.
—Ә бит эләктерерләр дигән уй башка да кереп чыкмады, сеңлем!.. Тотылырдай бер көн элек Ләйсән апа безгә килеп киткән иде. «Ачтан үлеп барасыз лабаса, нишләп әзрәк үзегезне уйламыйсыз? Алып кайтыгыз курмачлык булса да, эт тә сизмәс», — диде. Персидәтельнең сеңлесе шулай дип торгач, һичбер начарлык уйламадым. Апаеңны котырткан идем, ул тыңламады. Ә мин... Мин алдым.
Сәрвиҗамалның үзәге өзелде.
—Апаем... — Аның ирене дерелдәде. — Минем бахыр апакаем...
Рәүфә үкенеч тулы карашын аннан алмады.
—Син бит Шәрип картны яхшы беләсең. Бригадир иде, хәзер аягын чак сөйрәп йөрсә дә. Мин төрмәдән кайткач килде хәл белешергә. Ләйсән апага ачуы нык аның. «Үзем шаһит, агасына килеп әләкләгәндә кәнсәләрдә идем», — диде. Бернәрсә эшли алмаганына үкенде.
—Нәрсәне әләкләгәндә?
—Соң... Колхоз персидәтеле безне бит... — Рәүфә тотлыкты. — Мине үзе тотты.
—Ләйсән апай аңа барып әләкләгәнме? — Ялгыш ишетмәдемме дигәндәй, Сәрбиҗамал кабатлап сорады. Рәүфәдән «Әйе» дигәнне ишеткәч, хәйран калып, бары тик баш кына чайкый алды.
—Менә шулай булды. Апаең ни хәлдә? Килеп йөридер бит? Сәлам әйт. Рәүфә бик үкенә дип әйт, яме.
Сәрбиҗамал аны ишетмәгән төсле каядыр еракка төбәлгән килеш тора бирде. Бактың исә, ул дүрт елга якын Сәрбиназ апасына нахак гаеп яккан кеше белән яшәгән икән... Аның идәнен, аның керен юган. Шул адәм актыгына рәхмәтле булып, ничек тә ярарга тырышты, тамак кадерлерәк иде, җылыдан, уңайлыктан мәхрүм буласы килмәде! Хәтта шуның аркасында апасы белән араны өзде. Тукта! Ә соң алай булгач, нишләп Сәрбиназ ул убырлы карчыкка көмеш балдагын бирде икән? Ни өчен Ләйсәнгә сеңлесен ташламаска, карарга кушкан?
«Апаемны табарга кирәк, юкка каты кыландым. Бахыркаем болай да михнәтне күп күрде. Ә минем ни хакым бар? Бер дә юкка йөрәгемдә таш йөртәм түгелме? Әстәгъфирулла...» Сәрбиназның адресын белмәвенә җаны көйде. Ләйсән ападан сорарга кирәк. Тик әле ишеткәннәрен ничек тә аңа белгертмәскә тырышты.
—Апай, Сәрбиназ апаемның адресы кайда икән?
— Нәрсәгә ул сиңа? — диде Ләйсән апа ризасыз тавыш белән.
—Аһ, соң, ул бит минем апаем.
— һе, апаем, имеш. Килеп бер хәлеңне белдеме?
—Килде лә соң!
— һа, теге төрмәдән кайтканын әйтәсеңме! Ашарга, торырга урын булмагач килеп китте инде. Шуны сөй
лисеңме? Күрде, онытты. Калада эш тапкач, бер исенә төшергәне юк.
«Мин бит бөтен дөресен беләм, алдакчы!» Чак тыелып калды. Тамагына төер тыгылгандай булды, нык кына ютәлләп алды.
—Синең бур апаеңны!.. Адәм мәсхәрәсе итте. Сине генә түгел, бөтен затыгызны.
Мондый әр сүзен күп ишеткән Сәрбиҗамал әле дә игътибар итмәде. Рәүфә белән сөйләшкәннән соң, эчтәге юшкын юылып, бер җиңеллек килгән иде аңа.
Ләйсән апасы өйдә юк чакта һәрвакыт йозаклы торган сандыкны кадак белән ачты. Андагы акчаны күргәч, исе китте, каян бу кадәр акча җыйган да аны нәрсә эшләтергә җыена икән?
Шуннан күрше хатын белән Ләйсән апаның ызгышканын исенә төшерде. «Апасы акча җибәреп тора, нишләп юньләп карамыйсың?» — «Нәрсә, мине килеп тикшереп йөрдеңме?» — «Кеше белми әйтми!» — «Әйе, тыңла шуларны! Мин карамасам, бу бала күптән җир астында яткан булыр иде. Әнә үзеннән сора, мине ничек яратканын үзе әйтер. Гайбәт капчыгы!»
Ай-Һай, күрше апа бөтенләй үк гайбәтче түгелдер. Сәрбиназ апасы җибәргән акча да шушында, иш янында куш булып ятадыр... Тик адрес сыман нәрсәне тапмады, ахыр килеп, чүпрәк-чапрак салынган чарлакка менеп китте. Монда тын алгысыз тузан. Актарына торгач, бер төргәк китереп чыгарды. Хатлар? Сәрбиназ апасының аңа язган хатлары лабаса. Сәрбиҗамал кулына берсе дә килеп эләкмәде! Ни өчен явыз хатын аңа берсен дә күрсәтмәгән?
Төне буе керфек какмады Сәрбиҗамал. Эңгер беленер-беленмәс авылдан җәяүләп чыгып китте. Сандыктан әз булса да акча ала алмавына гына эче пошты. Апасының хакы бар лабаса! Кыз шәһәргә кадәр җәяүләп тә, юл уңаена бара торган олауларга утырып та барды. Күз бәйләнгән вакытта апасы яшәгән тулай торак ишеген ачты. Аңа 34 саны куелган бүлмәгә үтәргә куштылар.
—Апай! — дип кенә әйтергә өлгерде, Сәрбиназ апасы шундук туганын кочагына кысты.
—Сеңлем! Ничек зур үскәнсең! Матурым!
—Ачуланмыйсыңмы миңа, апай?
—Нәрсә өчен?
—Апай, мин сиңа каты булдым.
—И-и-и сеңлем! Нинди катылык? Менә бит исәнсең, шуннан да зуррак бәхет бармыни?
—Тегендә сиңа бик авыр булгандыр...
Сәрбиназ баш чайкады.
—Юк. Беләсеңме ни өчен авыр булмады? Мин бит сине учымда гына йөрттем.
—Ничек?!
—Сине учымда дип хис итәм... Уй, өшегәндер, дим дә җылы тын әрәм. Шуннан шултиклем рәхәт булып китә иде. Әйе, учта син утырасың дип күз алдына китерәм. Ходайга дога кылам: «Берүк, туңдырма, берүк, өшетмә Кинҗәкәебезне!» Учымдагы җылылыкны тойсам тынычланам. Син учак булдың бит, сеңлем.
Сөйләшеп сүзләре бетмәде апа белән сеңелнең. Рәүфәнең сәламен җиткергәч кенә, Сәрбиназ аска карап байтак вакыт сүзсез утырды.
—Җаның нык көядер инде, апай.
Сәрбиназ башын күтәрде.
—Сеңлем, минем дә гөнаһым бар. Рәүфә котырткач, мин дә бер уч бодай алган идем. Шушылай итеп учыма йомган идем. Кайтышлый юлда туктаттылар, шундук сиздек бит инде нәрсәгә икәнен, мин җәһәт кенә учымны ачтым, бөртекләр карга коелды, берәү дә күрмәде. Шун нан гел уйлап йөри торган идем: «Их, сеңлемә әйтеп өлгермәдем, шул сибелеп калган бер уч бодайны җыеп алыр да курмач кыздырып ашар иде», — дип... — Сәрбиназ төкереген йотты. — Мин хәтта Ләйсән апайга да ачу тотмыйм.
—Ә балдагың ничек аңа килеп эләкте?
— Син яхшы хәтерлисең, Ләйсән апай Алакаебызны сорап килгәндә, мин ризалашмаган идем. Тотылганнан соң, сыерсыз калачагыбызны белдем. Безне үзе килеп күрде, ни өчен килгәндер, анысы миңа караңгы. Тик шунда бернәрсә аңламаган кеше булып: «Сеңлемне кара инде, сиңа гына ышанам, апай. Сыерны ул үзе карый алмас, сөте бөтенегезгә дә җитәр, дидем. Бурычлы булсам, калган хакын азак түләрмен», — дидем. Бәй, балдагымны тоттырдым, шунсыз син кирене күндереп булмас иде! — Сәрбиназ апасы сеңлесенең чәченнән сыпырды. — Сине балалар йортына озатырлар дип курыктым.
— Апасы торган тулай торак караңгы да, юеш тә. Тар гына тимер караватка икәүләп сыйдылар. Барыбер күзгә йокы эленмәде.
—Миңа Шәрип бабай сәлам җибәргән. Кайт, балам, дигән. Безнең өй буш тора икән. Анда яшәгән кешеләр икенче авылга күчеп киткән, — диде Сәрбиназ.
Сәрбиҗамал шат тавыш белән кычкырып җибәрде:
—Әйе шул, апай, үзебезгә кайтыйк.
—Син шулай дип уйлыйсыңмы?
—Әйе! Безнең әти йорты лабаса!
—Анысы шулай. Тик җиңел булыр микән безгә?
—Нишләп?
—Өй инде ничә ел каралмаган. Яңадан күтәрергә кирәктер... Хәлдән килерме?
Шулчак Сәрбиҗамалның күз алдына Ләйсәннең акча тулы сандыгы килеп басмасынмы!
—Апай, Ләйсән апайның акчасы — дөнья!.. — дип әйткәнен сизми дә калды. — Бер сандыкны тутыра язган. Гомер буе җыйдымы икән?!
—Сәрбиҗамал, — диде апасы шөбһәле тавыш белән. — Сеңлем! Син ул акчаларга тимәгәнсеңдер бит?
Караңгыга күз өйрәнгән иде. Сәрбиҗамал апасының күзләренә тутырып карап җавап бирде.
—Юк, апай.
Апасы елмайды. Аның ак тешләре җемелдәде.
—Яхшы! Акыллысың шул! Мин Ләйсән апайга ничек тә рәхмәт кенә әйтәм. Акча алган саен җибәреп тордым, теләсә нәрсә эшләтсен. Син исән-сау. Янымда. Хатларымны гына бирми начар эшләгән. Аның каравы минем аңа хәзер бурычым юк.
Шулчак Сәрбиҗамалның «сандыктан акча ала алмадым» дигән эчен кысып тоткан үкенече сыпырып алгандай юк булды. Үзе дә сизмәстән иркен тын алды.
—Без ачлыкны, авырлыкны җиңдек. Исәнбез. Бу — шатлык. Моның өчен бернәрсә дә жәл түгел, — диде Сәрбиназ, аның кичерешләрен аңлагандай, уйчан тавыш белән.
—Мин учыңдагы учак булсам, ә син, апай, йөрәктәге учак булдың!
Иртән иртүк тордылар, тиз генә җыендылар да ата-бабалары төяк иткән борынгы матур авылларына кайтып киттеләр. Шул җирдә ал арның атасы киләчәккә өмет баглап, йорт салган. Әнисе килен булып төшкән. Бу авыл тик аларныкы иде, шуңа да туган төяккә ата-аналарының эшен дәвам итәр, ыру-затларының данын зурлап, кадерләп яшәр өчен ашкынды алар. Ике көн җәяү атладылар. Туган районнарына җитәрәк, олау очрады. Күрше урыс авылына кереп, танышларында йокладылар. Таң белән торып, янә юлга чыктылар.
Менә алар тау башында басып тора. Аста, тугайда — авыллары. Үрдән өйләр бәләкәй генә күренә, нәкъ апасының муенындагы мәрҗәннәр сыман гына. Бермәл каршы як таудан кояш елмайды. Ул елмайгач, авыл да терелде, нурланды. Моны ике кыз да тойды. Тойды гына түгел, ә ап-ачык күрде. Күрде генә түгел, бу мәлдә алар үзләре дә нур иде. Олысы кечесенә елмайды. Кечесе олысына карап. Шуннан Сәрбиназ уң кулын алга сузды да ашыкмый гына учын ачты. «Уч төбендәге учак...» Кояшнымы, авылнымы учына салды, әйтүе кыен, ләкин Сәрбиҗамал учның иң төбендә үзе ятканын ачык белә иде. Апасының кытыршы уң кулы алга юнәлтелгән, учында тик үзе генә күргән учак... Сәрбиҗамал исә кадерле кешесенең сул кулын куш куллап эләктереп алды. Нык итеп кысып тотты. Нык итеп. Хәзер Сәрбиҗамал бер нәрсәне ачык белә: җитәкләшкән шушы кулларны моннан ары берәү дә инде аера алмаячак.