СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Алмаз Гыймадиев “Алда казлар көтүе”

Кояш офыкка якынлашканда, югары оч малайлары Әхмәтләр капка төбенә кичке уенга җыелды. Башта көндез булып узган хәлләр турында әңгәмә куерттылар, уеннар уйнадылар: «Өчташ», «Мәчеле-тычканлы», «Каеш сугыш»... Көндәлек уеннарның берсе дә калмады бугай. Соңрак, инде эңгер беленә башлагач, күрше кызлары да урамга чыккач, капка төбендәге бизәкләр уеп эшләнгән эскәмиягә утырыштылар, һәм сүз сәпит-матай тирәсенә күчте.
— Менә Әхмәтләрнең матае бар, — диде сипкелле Рафис, — тик аңа абыйсы йөртергә бирми, ник дигәндә, беренче очраган багана Әхмәтнеке булачак. Ха-ха!..
— Бирмиме?! — дип чәчрәп чыкты Әхмәт. — Беләсең килсә, ул үзе өйрәтте мине йөртергә!
— Бәхәсме? — диде Рафис, мыскыллы елмаеп. — Менә хәзер абыеңның матаен апчыгып, Лилияне урам әйләндерә алмыйсың!
Әй Рафис! Әхмәтнең авырткан җиренә кагылдың ич. Аның күрше кызы Лилия белән дус булып йөрүен дә, иртәләрен мәктәпкә бергә баруларын да беләсең югыйсә.
Малайлар, кызыксынып, Әхмәткә төбәлде. Кызлар гына, боларның сөйләшүләрен бөтенләй ишетмичә, үзара гөрләшә-гөрләшә, көнбагыш чиртеп утыруларын белделәр.
— Бәхәс! — дип кычкырып җибәрүен сизми дә калды Әхмәт.
Ә Рафиска шул гына кирәк тә:
— Әгәр дә мәгәр Лилияне утыртып, түбән очтан урап менә алсаң, миннән сиңа... шоколад, — диде ул, хәйләкәр күзләре белән Әхмәтне сөзеп, — кызлар аның ише нәрсәне бик ярата...
Калганы бик тиз хәл ителде. Абзар почмагыннан иске «кәҗә тәкәсе»н сөйрәп чыгардылар. Лилия генә башта аптырап торды, аннан соң, миңа барыбер дигән кыяфәт белән, Әхмәтнең артына менеп утырды. Сигез-ун малай хәтсез генә этеп баргач, иске мотоцикл чаф-поф килеп бер төчкереп алды да, кинәт кенә пытырдап, ук шикелле алга ыргылды.
Дус кызының янәшәдә булуы рәхәтлек бирсә дә, үз хәлен үзе генә белә Әхмәт. Вәт сипкелле шайтан, никләр генә бәхәсләштем шуның белән! Дөрес әйтә ул, Әхмәткәме соң инде матайда йөрү! Ичмасам, Лилияне дә утыртты бит әле.
Шулчак күз алдына абыйсы Фәрхәтнең зур йодрыгы килде һәм ирексездән малайның тәне эсселе-суыклы булып китте.
Ә Лилиягә кызык. Бертуктаусыз көлүен белә:
— Әхмә-ә-әт, алда казлар көтүе-е-е!..
«Шул гына җитмәгән иде», — дип уйлады малай һәм авыз эченнән генә нәрсәдер бытылдады.
Матай исә, котырган үгез шикелле, каз өеренең нәкъ уртасыннан чажлап узды, артта ап-ак мамык-йон бура ны күтәрелде. Шул буран уртасында түбән оч Маһруй әбинең: «Аһ денсезләр, аһ сез!» — дип кычкыруы гына ишетелеп калды.
— Әхмәт, инешкә борыл! — дип сөрән салды Лилия. — Безнең әти, җирән кашкасы дулаганда, гел шулай итә торган иде...
«Синең ат җигүче атаң матай күргән кешемени», — дип уйлады Әхмәт һәм үз урамнарына борылды. Никтер Лилия аның ачуын китерә башлаган иде.
Малайлар шунда. Тик нигә әле алар бер читкә посканнар? Рафис исә бөтенләй күренми. Тагын берәр этлек оештырганмы әллә бу сипкелле пәри, дип уйларга да өлгермәде, тыкрыкка аркылы сузылган җепкә эләгеп, мотоцикл бер якка, Лилия белән Әхмәт икенче якка очтылар...
Шакырдаган-чыкырдаган тавышлар ишетелде, урам төтенгә күмелде. Могҗиза белән генә исән калган «геройлар»га һәркем сокланды, аларны кул биреп торгыздылар, өс-башларын кактылар.
Ә мунча бурасына бәрелеп челпәрәмә килгән матай тирәсендә исә Әхмәтнең шәһәрдән кайткан биш яшьлек туганнан туган энекәше Илгиз мәш килә һәм, лампочкалары коелып беткән фараны ике кулы белән тотып:
— Такой больсой глаз, нисего не видит, — дип кабатлый иде.