СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Камил Кәримов «Авазлар»

Рәхәт тә соң җәй куенында! Сулышыңда саф һава, баш өстеңдә юмарт кояш, тургай сайравы...
Риф колак төбендә кемнеңдер мышнавын сизде. Мышнау гынамы, затсыз ис тойган җан ияседәй еш-еш борын пырхылдатып, аның колак артын кемдер исни иде. Риф, ялкаулыгын җиңеп, күзен ачты һәм ни күрсен! Рифтан да ныграк шаккатып, ямь-яшел күзле, кәкре мөгезле, күпертмә сакаллы кара кәҗә карап тора! Сүгенүдән чак тыелып калды Риф. Авылдан киткәндә ашыгып сатып җибәргән үз кәҗәсен таныды ул.
- Йә, дүрт аяклы шайтаным, көтүчеңне әлсерәтеп, нишләп кәеф-сафа корып йөрисең? Кешеләр янында ни калган сиңа?
«Кешеләр җәйге челләдә аяк өстендә, син чучкадай аунап ятасың».
- Шәһәр кешесенең бер атнага ике көн ял итәргә хокукы бар.
«Тереклек ял итми... Якшәмбедә дә иген үсә, печән өлгерә, яңа бәрәңге ярала».
- Шәһәрдә көн саен уттай эш өсте.
«Әллә утка да барып кердеңме?»
- Әйтик, утта ук түгел, бераз күләгәсендәрәк ди, шуннан?
«Хәзер таныдым. Син - Рифкать, минем беренче хуҗам».
- Рифкать түгел, Риф! Сыпырт моннан, мөгезең бәйгә куяр өчен синең, күземнән югал!
«Өч хәрефле исемең белән кеше рәтендә йөргән буласың, өркетмә! Сөзмәсәм, рәхмәт диярсең. «Кырык капка»га без кәҗәләр хуҗа хәзер. Сез һичбер хокуксыз мәхлуклар».
- Кит, диләр, юкса сакалыңа ябышам!
«Тавышыңны күтәрмә, миннән артык берниең дә юк, хатының үзеңә «мөгез куйды», сакалың шәп, мин печәннән генә, ә син икмәктән тирес ясап ятасың. Ачуымны китермә лутчы, юкса Шәмсине чакырып чыбыркы белән ярдырам үзеңне».
- Кайсы Шәмсине әйтәсең?
«Көтүне йорт башыннан чиратлашып көтәләр хәзер. Бүген Шәмсинең чираты. Хәтерлисеңме, ул безнең нигез күрше иде».
- Онытырлык итмәде.
«Чакырыйм әле үзен. Шә-ә-әмси!»
- Шәмси, бу синме?
«Мин».
- Ник килдең?
«Яныңнан киткәнем дә юк. Үзең дә бит «Кырык капка»га соңгы көннәрдә бик еш кайтасың».
- «Жигули»ема утырсам, гел шунда каера.
«Сагынганга шулай ул. Киткәндә, күршеләр белән тынышмадым, дип әйтеп калдыргансың. Шәһәрдә ничек соң? »
- Авылда ике якта ике күршең и бетте-китте! Ә шәһәрдә - дүрт як стенада, идән астында, түшәмдә, бөтен йорт тулы күршеләр.
«Күршеләрне сөймәс кешегә көпчәкле вагонда яшәргә кирәк: ошамый икән, күчеп утырасың, тагын ошатмасаң, янә күчеп китәсең».
- Аның каравы шәһәргә килгәч кушаматымнан котылдым. Кечкенә чакта әткәйгә ияреп каравылга йөри идем, берничә хәрефне генә кулланып сөйләшә торган чак. Шулай бермәл телефон шылтырый, әти күргәнче дип, трубканы алдым. Кем бу, диләр. Мин әтинең исемен әйтәм - Яхъя! Әйтүен әйтәм дә, ә ул «Я-я!» килеп чыга икән. Тегеләр кабатлап сорый, мин тагын «Я-я!» дип җавап бирәм икән. Шуннан «Я-я!» дип куштылар.
«Ә беләсеңме, йортын сатып шәһәргә киткән һәр кешене: «И, Я-я!» - дип сүгәләр хәзер. Сиңа тиңләп сөйләүләре. Әллә кайчан совхоз үзәгенә күченеп беткән «Кырык капка»ның тузанлы бусагасына кайтып егыласың. Җимерелер сәгатен көтеп яткан соңгы йортны да быел утынга сүтеп алып киттеләр. Ә син һаман кайтасың, качып кайтасың. «Жигули»еңны караштырырга чыккан җирдән, яшь хатыныңа да әйтеп тормыйча чыгып сызасың. Ә хатының синең кайда икәнлекне белә, чөнки соңгы елларда юлларыңның һәр тармагы «Кырык капка»да төенләнә. Эзләмәсләр иде, хатының өчен син «җенләнгән» кешеләр исемлегендә. Бертуктаусыз үз-үзе белән сөйләшеп, күзгә күренмәс кешеләр белән бәхәсләшеп йөргән кеше машинага утырып чыгып китә икән, бәла-каза булмас дип кем гарантия бирә ала?»
«Тукта әле, Шәмси, барын да әйтеп бетермә, миңа да бер-ике сүз калдыр».
- Сине дә таныдым, директор, сөйлә, давай, сөйлә, сүзләреңнән куркасым юк. Мин совхоз белән якалашып китмәдем.
«Хәтерең алдамыймы? Исеңә төшер әле... «Кырык капка» совхозның бер бүлекчәсе иде. Ятимәдәй гел читтә яшәп алҗыган халык үзәккә күченә башлады, тиз генә түгел, әкренләп, әлбәттә. Иң әүвәл яңа әйләнешүчеләр башлап җибәрде бу эшне. Башка чыгарга, нигез күтәрергә дип хәстәрләнеп тормадылар алар, чөнки һәрберсен үзәк усадьбада типовой йортлар көтеп тора иде. Яшьләргә ияреп, олылар да үзәккә тартылып торды. Ә менә урта яшьтәгеләр... Алар бик озак тарткалашты: күпләргә калай түбәле гүрнәчәсе, кемнеңдер алма бакчасы жәл, ак мунчасын телгә алучылар да табылды. Шулай да күпчелекнең тарту көче аларны суырып алды. Ә менә синең кебек аксөякләр, утка сарылган төнге күбәләкләр төсле, шәһәрнең реклама яктысына ыргылды... Тыңла, кем, Риф, тыңла, йоклама, эшеңә кайткач йокларсың».
- Нинди йокы ди ул сез барында?.. Шушындый җәннәттә, газраилләр кебек, мин кайтканны сагалап йөрисез.
«Жигули»еңа утырып кына җәннәткә кайттыңмы?»
- Кем ничек булдыра ала бит...
«Мактанырга рөхсәтме, диген. Туган йортны сатып алган машинаны малга санамыйм мин».
- Вакытында сатып калдым, юкса әнә күпләрнеке утынга сүтелгән.
«Вакытында, бик вакытында...»
- Машина дәрәҗәле итте мине! Руль артында берүзем, ә каядыр ашыгучы халык, сарык көтүедәй бер читкә укмашып, минем «Жигули»ның үтеп киткәнен көтеп тора... Ул төркем арасында син дә бик еш туры киләсең, директор, теге, калага килгән чакларыңда дип әйтүем.
«Жигули» ничә ат көчле әле ул, Риф?»
- Түгәрәкләп әйткәндә, җитмеш, директор, җитмеш.
«Җитмеш ат, дисең инде алайса, ә менә утызынчы елларда җиде ат тоткан кешене дә «кулак» дип атый идек».
- Тиле тукран кебек, яшь имәннән бөҗәк эзләп маташма! «Жигули »лы мин генәме?
«Кырык капка» ише авыллар күптер күбен, кәнишне, синең ишеләр дә. Ләкин бу дөньяда һәркем үзе өчен үзе җавап бирә!»
- Нәрсә бирер иде миңа шушы черек «Кырык капка»? Калага буш кул белән килдем. Монда алган тәрбия анда ярамады, белемемне калада яңарттым, дәрәҗәмне калада күтәрдем. Амбар үлчәүчесе идем, хәзер бүлек начальнигы, фәнни дәрәҗәм дә бар!
«Әйтмичә түзәрменме дигән идем, юк, әйттердең инде. Чынлап та, әллә кем син хәзер. Колхоз базарыннан фольклор җыеп, «имеш» белән «мөгаен» темасына диссертация якладың да дәрәҗәле рудиментка әйләндең. Зур-зур түрәләр, шөһрәт казаныр өчен, җае чыккан саен, мин авылда тудым, көтү көттем, чабата кидем, дип мактаналар. Син дә шулай, җае чыккан саен... Ә үзең нигезең хакын, атаң-анаң хакын саткансың».
- Әллә гел белмәдең, директор, мин бит әтисез үстем, исеме генә сукыр эчәге кебек ябышып килгән шунда. Мине әни үстерде, әни исеме белән атагыз, ишетәсезме?! Риф Салихович түгел, ә Риф Әлфинурович дип!!! И вообще, төкерәм мин череп таркалган «Кырык капка»гызга! Менә хәзер шырпы сызам да черек калдыкларын утка өерәм.
«Ташла, өр-яңа кешедә ниткән иске гадәтләр инде ул тагын».
«Рифкать абый, җан кисәгем... Риф Әлфинурович, нишләвең бу?»
- Син барысын да тыңлап тордыңмы, Зөһрә?!
«Әлбәттә».
- Ник соң бүлдермәдең?
«Минем белән иң соңыннан гына сөйләшәсең ич».
- Ачуланма, әллә кайдан гына кызыл әтәч очып килде дә кычкырыпмы-кычкыра! Кикри-күк! Кикри-күк!
«Кикри-күк түгел, кәк-күк, кәк-күк! «Кырык капка» урманында күке кычкыра. Ул безнең аймыл үткән елларны саный, Рифкать абый, җан кисәгем... Онытылма, Риф Әлфинурович, магнитофоныңа язып кал. Кышкы бураннарда, шәһәр тәрәзәсе аша буранга бармак яный-яный, магнитофон тасмасыннан «Кырык капка» тургайлары тавышын тыңлаганда, шушы күкене дә ишетерсең. Ишетерсең!»
- Ник без бергә түгел, Зөһрә?
«Киләчәкне алданрак күз алдыңа китерә белмәдең син, Риф. Миннән аерылуны авыл тузаныннан котылу дип кенә карадың. Шуның өчен дә мин сине күралмыйм!»
- Ник соң әле яныма килдең?
«Кәҗәбез көтүдән кайтмады, шуны эзләп кенә йөрүем».
- Ләкин син нигәдер кәҗәгезне мин монда чакта гына эзләргә чыгасың.
«Нәрсә калган инде сиңа? «Кырык капка» күптән совхоз үзәгеңә кушылды. Монда аның тузаны гына калды, йортсыз нигезләр, урамында бала-чага авазы да яңгырамый, тавыкларны яклап әтәчләр дә сугышмый, майлы таба исе дә таралмаган».
- Һәм шушы авыл сагындыра.
«Авыл - кешеләр бит ул, Риф. Ә кешеләр - без. Син безне сагынасың».
- Зөһрә, хәзер сиңа иярәм дә үткәннәребезнең кыл бер уртасына барып керәм. Хезмәт кенәгәсенә бүлек мөдире дип язылган кешене көрәк мөдире итеп булса да алырлар әле.
«Кеше гомерендә югалтулар бик күп инде ул. Барысын да кайтарып буламыни? Хуш, Рифкать абый, җан кисәгем. Сау бул, Риф Әлфинурович, миңа китәргә вакыт. Әнә маңгаена тавык тәпие сурәте төшерелгән кызыл билле машинага утырып яшь кәләшең килеп җитте. Кара аны, карышасы түгел, юкса тагын аяк-кулыңны бәйләп салырлар».
- Тукта, Зөһрә, хушлашма, без ул кәҗәне бергәләп эзләрбез, тукта-а-а...
* * *
«Риф Салихович төш күрдеме?» — дип сорарсыз. Уй һәм хыял үзе бер төш бит ул...