СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Рафис Гыйззәтуллин “Яшьлеккә кайту”

...Кемдер арттан этеп җибәргән кебек булды. Йөгерә-атлый барган җиреннән сөрлегеп китте Галия. Кулларын болгап, тузанлы сукмакка ауды. Аяк астындагы кипкән ботакның шартлап сынганы ишетелде. Тезе ниндидер каты нәрсәгә туры килеп сыдырылды: терсәгеннән бәреп чыккан кан тамчыларының беләге буйлап агып китүен тойды ул. Хатын берара аяклана алмый торды. Аннары көч-хәл белән генә күтәрелде, әмма атлап китә алмады, йөрәге, күкрәк читлеген ватып чыгарга теләгәндәй, ярсый, бөтен тәне уттай яна иде. Тирә-юньдә ник бер җан иясе күренсен. Уңда да, сулда да кара шәүләләр булып агачлар гына шаулый. Күк йөзенә сибелгән вак йолдызлар гына барыр юлны яктырта алмый иде шул.
Шул халәттә торганда Галиянең тәненә салкын үтте. Ашыгып чыгып киткәндә өстенә җылы кием кияргә уена да килмәгән.
Баш очында гына диярлек ниндидер кош канатларын кагып алды. Ябалак икән. Аның тавышыннан куркышып уяндылармы, башка кошлар да кайсы карылдарга, кайсы чыркылдарга кереште. Төнге караңгылык куера төшкәндәй булды. Урман эче тагын да шомлырак төс алды. Поезд тукталышыннан бакчалар ягына илтүче әлеге урман сукмагын моңа кадәр япа-ялгызы үгкәне юк иде әле хатынның. Моңа кадәр...
Ул янә сискәнеп, кечерәеп калды. Караңгылыкны ярып, якында гына кемдер кычкырып көлә башлады Тавыш төнге тынлыкны челпәрәмә китерде, кайтавазы әле якыннан, әле ерактан яңгырап ишетелә. Курку-шикләнү, бу тирәдән тизрәк китү теләге Галияне алга әйдәде. Аякларына, кулларына — бөтен гүдәсенә таралган сызлану беразга онытылгандай булды һәм ул ак саклый-туксаклый атлап китте. Әмма көлү авазы аны куа барды. Гүя Галиядән мыскыллап көләләр, аны эзәрлекләп киләләр иде. Хатын абайлап алды: хатын- кыз тавышы иде бу. Шатлыгы-бәхете ташып чыгудан аваз салуы иде аның. Үзе көлә, үзе бер туктаусыз кабатлый әнә:
— Төшер инде, бәгърем. Авыр ич сиңа. Җитмәсә үр менәсе.
Егете аның саен кысыбрак тота, сөйгәнен югарырак күтәрә иде, күрәсең. Ул бөтен дөнья ишетерлек итеп кычкырып җибәрде:
— Мин сине җир читенә кадәр күтәреп барырга да әзер. Мин сине яратам...
Тын һавада аның тавышы яңгырап-яңгырап ише телде:
— ...мин сине ярата...а....а...м...
Галия бераз тынычлана төште. Юкка гына шикләнгән икән ич. Аннан көлмиләр, куа да чыкмаганнар. Юлда берьялгызы гына түгел икән. Әнә якында гына кешеләр йөри. Аларның да бакчага барышлары, ахрысы. Бәлки җаннары бакчага гына сыеша алмыйча киң урманга таңны каршыларга чыккан бәхетлеләрдер. Яшьләрнең шат авазлары янә баш очында яңгырады:
— ...мин дә яратам... м...
«Сине генә, бары сине генә...» дип пышылдады Галия үзалдына, йөзенә елмаю таралды. Ул елмаю аның бит алмаларына яшьлеге, әле бик еракта да калмаган үткән көннәрне хәтеренә төшерүдән сибелде.
...Әле дә күз алдында. Институтны тәмамлаган җәе иде Галиянең. Ялын авылда, әти-әнисе янында үткәрергә булды. Яшьтән үк бергә уйнап-үскән, шәһәргә килгәч тә аерылмас дусларга әверелгән Рәсимгә сыеньп аерылышыр таңны каршылады. Иртәгәсен Рәсим аны автовокзалга кадәр озата төште.
— Син борчылма, Галия,— дип сөйләнде егет, кызны кочагына кысып,—санаулы көннәр тиз узып китәр лә.
Авылга кайтып ике-өч көн үттеме икән, күрше кызларына ияреп авылга орынып торучы урманга җиләккә китте Галия.
Кояшлы матур көн иде. Баш очында гына кошлар сайрый. Хәер, әлеге матурлыкка әллә ни игътибар да бирмәде кыз. Хәтта күзләре менә-менә өзелеп төшәм дип балкып, кызарып утырган җиләкләрдә булса да, күңеле белән Рәсим янында иде. Җиләк җыя-җыя арыгач, бераз тын алырга дип, нарат агачына сөялде дә күзләрен йомды.
«Их, килеп чыксын иде Рәсим шушы минутларда каршыма»,— дип тели-тели шактый басып торды кыз. Күзләрен ачып җибәрсә, гаҗәпләнүдән кычкырып ук җибәрде. Каршысында колачын җәеп Рәсим басып тора иде. Кыз аңына килгәнче егет аны кочагына алды, шашып, ярсып үбә башлады. Галия аның кайнар сулышында эреп юкка чыккандай булды. Бары Рәсим әйткән сүзләрне генә ишетте.
— Түзә алмадым. Сагынып кайттым менә. Җиләккә китүеңне ишеткәч, бөтен урманны бер итеп эзләп йөрдем. Менә таптым да...
Егет көчле куллары белән кызны күтәреп алды һәм урман аланына атлап китте.
Әлеге очрашуның өн булуына чыннан да ышанган, көтелмәгән бәхеттән нишләргә белмәгән кыз Рәсимнең иңнәренә сарылды, күзләрен йомып аның чәчләреннән, муеныннан үбәргә кереште.
— Мин гомерем буе сине шулай кулымда күтәреп йөртермен, Галиям...
Рәсим бу сүзләрне аннан соң да еш кабатлады. Кавышып, бергә яши башлагач та гел әйтә торган булды. Тик соңгы вакытта гына сирәкләнде бу сүзләр. Мөгаен, ул чакта очрашкан минутларны, анда әйтелгән бу сүзләрне онытып та бетергәндер инде Рәсим.
Күңеленнән беразга гына китеп торган шикләнү, көнләшү, нәфрәт янә бөтен җанын, тәнен биләп алды Галиянең. Хәзер, хәзер барысын да ачыклаячак, сәбәбен беләчәк ул. Барып кына җитсен менә.
Хатын адымнарын ешайтты. Алга атлаган саен күңеленә шикле уй тирәнрәк үтә барды. Бу ярсулы халәттән арынырга кирәк иде юкса, юк, булдыра алмады. Иртәдән бирле үзен борчып, газаплап яшәгән мең төрле уйларга чумып атлады да атлады Галия.
Әллә ни булды аңа бүген. Тиктомалга, бер сәбәпсезгә дигәндәй, кулыннан эш төште. Күңелен әйтеп тә, сөйләп тә аңлатып булмастай сәер бер тойгы биләп алды. Күзгә бәрелеп торган сәбәбе дә юк иде болай. Эшендә дә җай гына бара. Өйдә дә тәртип кебек иде Әмма күңеле урынында түгел. Гүя ниндидер борчуларны каршыларга әзерләнә, давыл көтеп яши иде. Ире Рәсимгә шалтыратып бу хакта әйтергә теләгән иде, тик аны урынында очрата алмады. Әле тегендә, әле монда чыкты дип җавап бирә тордылар. Ахырда түзмәде, акланырлык сәбәпләр табып, өйләренә кайтып китте. Рәсим кайтканчы дип, ашыга-кабалана аш-су әзерләргә кереште. Ризыкларны өстәлгә тезеп куйгач, әле урындыкка утырып, әле бүлмәләр буйлап йөренеп ире кайтып керүен көтәргә кереште. Әмма үч иткәндәй, күренмәде генә Рәсиме. Галиягә бик озак тәрәзәдән аска - беренче каттагы ишекнең шап-шоп ачылып ябылуын; колак салып, басып торудан башка чара калмады.
«Кирәк бит шундый булырга, шундый чакта соңарырга?!» дип эчтән генә ирен әрләде.
Ниһаять, берни булмагандай кайтып керде ире. Галия аңа әйтәсе үпкә сүзләрен барлап та куйган, күңеленә җыелганны чыгарып селкисе генә калган иде инде. Тик аның үзен күргәч, ул сүзләр өреп очыргандай юкка чыкты. Хатын ире каршысына утырып, аны сыйлый башлады. Эштәге хәлләр белән таныштырды. Аннан авылга — әби-бабайлары янына ялга кайтып киткән балаларын искә төшереп, моңаеп алдылар. «Үтә гомерләр. Тиздән бергә яши башлаган көнгә дә унбиш ел тула», дип уйлады ул үзалдына. Рәсим дә уйлыймы икән шул хакта?! Сорамакчы да иде, тик тукталып калды. Ул торып баскан, бүлмәләр буйлап арлы-бирле йөри әнә. Нәрсәнедер исенә төшерде, ахрысы, тукталды. Аннан хатынын кочагына алып, аның маңгаеннанн, бит очларыннан үбеп алды.
- Мин бакчага барыйм әле. Эшлисе эшләрем да бар. Син йөрмә. Ят, ял ит. Арыганың бөтен йөзеңә чыккан, дип әйтеп салды. — Соңарсам, шунда гына кунып калырмын...
Рәсим шулай диде дә ашыгып киенергә кереште. Караңгыланганчы барып өлгерим, дип китеп тә барды. Хатынының ни-нәрсә дип җавап бирүен дә көтеп тормады. Хәер, Галия аңа каршы бер сүз дә әйтмәде. Алай әйтү уена да килмәде.
Табак-савытларны юып урнаштыргач, берара урын өстенә ятып, телевизор карады. Анысы ялыктыра башлагач, йокларга булды. Әйләнә-тулгана шактый ятты Галия. Күңелендә янә мең төрле уй бөтерелергә кереште. Хатын аларны бер тәртипкә салырга — үз-үзен тынычландырып йокыга китмәкче дә булган иде. Әмма күңеле аңа буйсынмады, башындагы уйлары мәш килеп, борчып тордылар. Ниһаять, үзенең ни өчен тынычлана алмавын аңлый алды Галия. Барысына да Рәсим гаепле икән ләбаса. Бу ачыштан хатын капыл гына айнып киткәндәй булды. Сикереп торды. Озын чәчләре иңнәренә сибелде.
«Эштән соңарып кайтуының сәбәбе булган икән ич», дигән шикле уй башка бөтен уйлардан өскә калкып чыкты. Бүген башка берәү белән очрашып вакыт үткәргән Рәсим. Шулай булмаса, нигә әле һич уйламаганда, сәбәп табып, чыгып китте. Сәбәбе бары шул: башканы тапкан, башка белән Рәсим».
Хатын үзе дә сизмәстән урыныннан сикереп торды. Куллары үзләреннән-үзләре киемнәренә барып ябышты. Аяклары исә юлга чакыра, Рәсимнең кыңгыр эшләрен фаш итәргә өнди иде.
Атылып-бәрелеп кичке урамга чыккач кына бераз аңына килгәндәй булды. Өйдән шулай кабаланып китүенең сәбәбен төшенде. Әмма: «Барырга, барысын да күзләрем белән күрергә»,— дигән катгый бер карар хатынның бөтен җанын-тәнен биләп алган һәм аны һичнәрсә белән дә туктатып калырлык түгел иде инде. Ул менә кузгалып китә, менә ишекләрен яба, дип торган трамвайга атылып-бәрелеп килеп керде.
Төшеп калырга, утырырга теләүчеләр булмагач, болай да туктамый-нитми генә барган трамвайны тагын да ашыктырасы, тизләтәсе килде. Рәсим дә трамвайда баручы ике-өч пар кебек кемнедер үзенә сыендырып, кулларын тотып, күзләрен төбәп утырадыр кебек тоелды Галиягә. Тимер юл вокзалына килеп туктаган трамвайдан чыгуга, поездлар ягына ашыкты. Тик... файдасы гына булмады. Аңа кирәклесе өч-дүрт минут кына элек кузгалып киткән, алдагысын шактый көтәргә кирәк иде. Ашыкканда, кабаланганда көтеп торудан да авыр нәрсәнең юклыгына тагын бер мәртәбә ышанды Галия. Арлы-бирле йөренүче кешеләр арасына кереп буталгач та үз-үзен кая куярга белмичә битәрләнде. Күзләре Рәсимне эзләде. Китеп өлгермәгәндер әле, шушында гына, якында гына йөридер кебек тоелды. Поездга утыргач та күзе гел парлыларда булды.
...Ниһаять, урман сукмагы артта калды. Галия җәйге бакчалар урнашкан мәйданга ук килеп җитте. Үзләренең йорты янына якынлашкан саен сулыш алу кыенлаша барды. Менә ул кечкенә капканы сак кына ачып эчкә узды. Тәрәзәләрдән сүрән генә яктылык күренә. Хатын тавыш чыгармаска тырышып кына, бер тәрәзәдән икенчесенә күчә-күчә, эчкә карады. Әмма берни дә күрә алмады. Пәрдәләре тартып куелган иде шул. Галия болдырга менде. Эчтән мыдыр-мыгыр сөйләшкән тавышлар ишетелде. «Димәк, барысын да онытып өлгергән», дигән җан өшеткеч уй узды янә хатынның башыннан. һәм ул ни күрсә шуны күтәрергә риза булып, ишек тоткасына ябышты. Аны келәсе-ние беләл йолкып алырлык булып бар көченә тартып җибәрде. Ишек бикле түгел икән. Хатын чак кына мәтәлеп китмәде. Ни гаҗәп — бүлмәдә Рәсим ялгызы иде. Ул электр лампасын аяк астына җайлап куйган. Янәшәсендә радио сөйли. Өстәл өстендә ниндидер агач тамырлары, кисеп ташланган тармаклы ботаклар ята. Рәсим шулар өстенә иелгән. Кулындагы пычак белән аларны юна,ялгый...
Ишекнең кинәт ачылып китүеннән сискәнеп башын күтәрде ул. Йөзе качкан, аяк-куллары сыдырылып беткән хатынны күреп, гаҗәпләнеп, берни аңлашмыйча карап тора башлады. Сәер тынлыкны Галия бозды.
- Менә мин дә киләсе иттем әле...— диде, күзләре белән бүлмә эчен айкап узды. Акрын гына атлап Рәсим янына килеп басты. Сораулы карашын әле иренә, әле өстәл өстендәге ботак-санакларга төбәп, тынып калды. Аннан телгә килде:
- Нәрсә ясыйсың шулай? — диде. Бармак очларын тидереп-тидереп тармаклы ботакларга орынды.
— Ә син ныклап кара,— диде Рәсим.
Галия белә: ире кечкенә чактан ук яраткан шөгылен еллар үткәч тә ташламады. Агачтан юнып әллә нинди сурәтләр ясый. Әнә алар бүлмә стеналарына да эленгән. Өйдә дә күпме тагын. Ә болары? Галия күзләрен тутырып өстәл тирәли әйләнә-әйләнә ботак-тамырлардан серләр эзләргә кереште. Чү! Болар... болар гади тамырлар гына түгел икән ич! И, Табигать! Нинди могҗизалар ясарга сәләтле син. Тирә-юньгә күңел күзең белән генә кара шул. Рәсим табып алган ботаклардан үзенә якын да, кадерле дә күренеш күрде Галия.
...Башын югары чөйгән егет кызын кулларына күтәргән дә алга бара. Сылуның чәчләре тузгып, җиргә тиям-тиям дип тора...
— Тәмам эшләп бетергәч, буягач сиңа күрсәтермен дигән идем,—дип телгә килде Рәсим.—Без ич бу, хәтерлисеңме?! Бергә яши башлавыбызга тиздән унбиш ел тула, онытмадыңмы?..
Галия бу минутларда бакчага ничек килеп җиткәне, монда нәрсә әйдәгәнен дә онытырга өлгергән иде инде. Ул иренә сыенарак төште. «Онытмаган, барысын да хәтерли икән бит...» дигән уй аның күңелен яктыртып узды.
Ул да булмады, Рәсиме аны теге чактагы кебек, урман аланын хәтерләтеп, көчле кулларына күтәреп илды. Бу минутларда икесенең дә күз алдында урман аланында очрашкан бәхетле минутлар җанлана, колакларында шул чакта әйтелгән иң матур, кадерле сүзләрнең кайтавазы ишетелә иде...