СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Заһид Фәйзи “Күңел”

Мәдәният сараенда яшьләр кичәсе иде. Роза, репетиция тәмамлануга, фойега төшеп китте. Андагы даңгырдык музыка шулкадәр көчле, колак пәрдәләре генә түгел, таш бинаның диварлары дерелди кебек! Яшьләр кем ничек, нинди хәрәкәт-кыланышлар күрсәтә ала, шулай биеп мәш килә. Арада баш аркылы сикереп, кире аягына басучылар бар хәтта! Читтә төркемләшеп торучылар да аз түгел. Аларның кайсылары, музыка-биюгә исләре китмичә, мәзәк сөйләшә, кайсылары эш, уку турыңда әңгәмә корып җибәргән. Итәкләре бот төбендә генә торган күлмәк киеп, йөзләрен танымаслык дәрәҗәдә буяп, чәчләрен тузгыткан кызларның кыргыйларча кыланышына йөз чытып, нәфрәтләнеп торучылар да бар. Нишләмәк кирәк, бөтенесе заманча: киенү дә, танцы-кыланышлары да, әхлак-культуралары да.
Күңелгә йогышсыз дорфа музыка тынып, аһәңле вальс яңгырап китүгә, яшьләр парлаша башладылар, һәм шунда Роза каршына бер егет килеп басты:
— Сезне чакырырга мөмкинме?
Роза, ягымлы елмаеп, егет белән вальска әйләнүчеләр агымына кереп китте.
Ул кызларны танцыга чакырып, үзе аз гына да елмаймый һәм сөйләшми биючеләрне яратмый. Музыка тәмамлангач, партнерын, урынына озатып куя белмичә, уртада калдырып китүчеләрне күргәндә, хәтта күңеле болгангандай була. Ә бу егеттә күзгә бәрелеп торган купшылык та, күңел кайтара торган кылану да юк. Өс-башы пөхтә һәм кыяфәте күркәм булу өстенә ягымлы гына елмаеп сөйләшә, игътибарлы да. Шуңа күрә Розага аның белән вальс биергә дә, сөйләшергә дә җиңел иде.
Алар танышып киттеләр. Егетнең исеме — Әхәт. Чиләбедә туып үскән. Шунда институт тәмамлаганнан соң, Казанга моторлар төзү заводына килеп урнашкан металлургия белгече булып чыкты. Әйтүенә караганда, әле күптән түгел генә үзен өлкән инженер вазифасына күтәргәннәр.
— Алайса, без икебез дә завод кешеләре икән, — диде Роза, аны тыңлап торганнан соң.
— Ә сез кайсы заводта эшлисез?
— Механика заводында.
— Цехтамы?
— Әйе. План бүлегендә.
Моннан соң Әхәткә төпченеп сорашырга уңайсыз иде. Ул, Роза гади эшче түгел, укыган кыз икән дигән нәтиҗәгә килеп, сүзне икенчегә борып җибәрде.
Танецлар, сүзгә-сүз ялгап, аларны һаман якынлаштыра бара иде.
Кичәдән соң Әхәт Розаны озата китте.
Тупылларның яңа гына борнап килгән бөреләре инде яшеллек исен сиздерә башлаган иде. Мәгъриптән сизелер-сизелмәс кенә җылы җил исеп тора. Ул шундый ягымлы, аңа йөзне куеп, ләззәтләнеп торасы килә! Алай гына түгел, бүген аяз күкне бизәгән йолдызлар да яктырак һәм ныграк җемелдәшәләр кебек.
Алар, култыклашып, бер көйгә генә тротуар буйлап атлыйлар. Икесе дә ачык күңелле. Сөйләшә-аңлаша торгач, «сез»дән «син»гә күчтеләр.
— Ямьле май да җитеп килә, — диде Роза, салынып торган тупыл ботагыннан бөре өзеп.
— Әйе, — дип раслады ягымлы истән борын тишекләре кытыкланып алган Әхәт һәм шунда ук сорау да бирде: — Бәйрәм көннәрен ничек уздырырга уйлыйсың?
— Белмим әле. Узган ел иптәш кызларым белән, метеорга утырып, Идел буйларын әйләнеп кайткан идек. Әлегә бер планым да юк. Бәлки, авылга кайтып килермен.
— Идел буйлары дигәннән, Казанда яши башлавыма тиздән ике ел тула, Идел-Кама тирәләрен, борынгы мәркәзебез Болгарны күргәнем юк әле. Әллә шуны карап кайтабызмы, Роза?
— Минем анда булганым бар. Алай да, көтелмәгән эш килеп чыкмаса, барырга каршы түгел. Бик матур җир ул!
— Алайса килештек, Роза, барабыз!
Шулай матур гына сөйләшеп атлый торгач, үтәсе ара узылганы сизелми дә калды.
— Мин кайтып та җиттем, — диде Роза, өйләре каршына җитәрәк тукталып. — Озата килүең өчен рәхмәт!
Саубуллашканда, Әхәт өч көннән очрашырга тәкъдим иткән иде, Роза мөмкинлеге булмавын әйткәч, бер атнадан соң күрешергә сүз куештылар.
...Кайнар мәхәббәт хисләреннән иләсләнеп, матур хыялларга бирелгән Роза яңа гына канат кагып оча башлаган бала кош әйтерсең — кай якка, нәрсәгә карап талпынырга белми! Нинди генә эшкә тотынмасын — җиңел, рәхәт. Кая гына бармасын — күз алдында Әхәт. Хәтта аның әйткән-сөйләгән сүзләренә кадәр колак төбендә ишетелеп тора кебек!
Бер атна вакыт башта бер ай кебек тоелса да, эш, уку белән үткәне сизелми дә калды.
Бүген Роза Әхәт белән күрешергә тиеш.
Иртә кояшлы, матур булгангамы, аның күңеле аеруча күтәренке иде.
Таң алдыннан гына явып узган җылы яңгыр юлларны чистартып, һаваны сафландырып җибәргән. Тротуар буйлап тезелгән яшь каен һәм юкәләрнең яңа гына бөре ярып чыгып килгән яфракларында мөлдерәп торган яңгыр тамчылары иртәнге кояш нурларында энҗе бөртекләредәй җемелдәшеп, күзне чагылдырып торалар. Роза, агачлар яныннан үткәндә, шул тамчыларны җыярга теләгәндәй, кулын нәни яфракларга тидереп-тидереп ала. һәм учындагы суны бармак очларыннан гына агыза да тагын җыя. «Ательега тегәргә биргән күлмәгемне Әхәт белән Иделгә чыкканчы өлгертәсе иде, — дип уйланды ул. — Моның өчен тегүче белән ничек сөйләшергә икән? Бу чәчәкле күлмәгемне киеп, Әхәт алдында тагын да матуррак күренәсем килә дип булмый бит... Шулай да, артыграк түлим, дип сорап карыйм әле, эштән калып тегеп бирмәсме?»
Роза цехка килеп кергәндә дә татлы хисләре белән матур хыялларыннан айнып җитмәгән иде әле.
Нәрсәгә генә тотынмасын, ни генә башкармасын — бөтенесе үзеннән-үзе эшләнә кебек! Ул, йөгерә-атлый йөреп, башта группа эшчеләрен сызымнар, технология документлары белән тәэмин итеп чыкты. Аннары, арбасын этеп, инструментлар цехына китте. Аннан детальләргә тишекләр ясый торган кондуктор алып килергә кирәк иде. Роза, күрәсе кешеләрне күреп сөйләшүгә, складка кереп, үзенә кирәк әйберне карарга тотынды. Мөмкинлектән файдаланып, артык ашыкмаса да булыр иде югыйсә. Ләкин, моңарчы сдельныйда эшләгән кеше буларак, эшчеләргә вакыт ничек кадерле икәнен яхшы белә. Алар минут кына эшсез торса да, намусына тияр кебек. Ул ашыгып азапланганда майлы тузанга баткан кулы белән маңгай тирләрен сөртеп алганын сизми дә калды. Хәер, янып эшләгәндә алай гына буламы әле!..
Роза арбасын этеп цехтан китеп кенә бара иде, каршына Әхәт килеп чыкты. Башка да килмәгән җирдә очрашкан гашыйклар уңайсызланудан ни әйтергә дә белмичә гаҗиз булып калдылар.
Әхәт галстуклап кызыл-сары күлмәк, аның өстеннән зәңгәрсу джинсы костюм кигән, аякларында — җиңел кроссовкалар. Куе кара чәчләрен кабарта төшеп тарап җибәргән. Шуңа күрә өстенә кара халат, аякларына станокта эшләгәндә генә кия торган таушалган чүәкләр кигән Роза белән аның арасындагы аерма күзгә бәрелеп тора иде.
— Таптата яздым бит үзеңне!.. — дип, беренче булып сүз башлады Роза.
Әхәтнең йөзенә ниндидер сәер елмаю чыккан иде.
— Әйе. Чыннан да, кызык очрашу булды бу!.. — диде, Розаның маңгаендагы майлы бармак эзләрен күрмәгәнгә салышып. Сизелә, аның бу кыяфәттәге Роза белән цех уртасында сөйләшеп торасы килми иде. — Заводыгызда булдым әле менә. Термик участокка килгән идем. Кирәкле нәрсәләрне ачыкладым да үземә ашыгам, эш күп, — диде ул, сүзне озакка сузмас өчен.
— Минем дә шундый чагым әле, — диде Роза, Әхәтнең күңел төбен аңламыйча.
— Ярый алайса, күрешүгә кадәр!..
Алар, шулай берничә сүз белән генә аңлашып алуга, икесе ике якка китеп бардылар.
...Очрашу көне. Күрешү сәгатьләре якынлашкан саен, Розаның дулкынлануы көчәя бара иде.
Әхәт ярты сәгатькә соңлап килде. Аны көтеп ялыккан Роза, үзенең сагынганлыгын сиздермәскә теләсә дә, булдыра алмады, ерактан ук елмаеп килеп күреште. Тик ни өчендер Әхәт бүген дә сәер, кәефсез иде.
— Ник озак? Ник соңладың? — диде аны көтеп ялыккан Роза.
Моңа каршы Әхәт:
— Күптән күрешмәгән бер иптәш белән очраштык та, бераз сөйләшеп торырга туры килде, — дип кенә җавап бирде.
Роза аңарда үзенә карата ниндидер сүрелү, битарафлык барын сизсә дә, сәбәбен сорарга кыймады.
Алар, әкрен генә атлап, парк яныннан китеп бардылар. Әхәтнең сүзләрендә дә моңарчы сизелмәгән салкынлык һәм әйтеп бетермәгән мәгънә бар иде. Ул, кемендер югалткандай, үтеп-сүтеп йөрүче кешеләргә каранып ала. «Кинога билетлар алып куярмын» дигән булса да, ул турыда да сүз юк.
Ягымлы җылымса җил битләрне, чәчләрне иркәли, көздән коелмый калган яфракларны кыштырдатып серләштереп ала. Кучкыл кара күк йөзендә җемелдәгән йолдызлар гүя сихри әкият дөньясы! Аларга аз гына күз салып торсаң да, уйлар таркалып, җир тормышыннан читкә тайпыласың. Дымык һава, сулышларны киңәйтеп кенә калмыйча, йөрәкне дә җилкендерә кебек! Ләкин бу матурлыкка Розаның да, Әхәтнең дә исе китми. Әхәт бу юлы Розаны култыклап та алмады. Алар әйтерсең сөйләшеп баручы гади танышлар гына. Киеренке тынлык.
«Әхәтнең күңел төбендә миңа карата ниндидер шик, ошамый торган нәрсә бар, ахры. Әллә башка берәр күңелсезлек бар микән?» — дип баш ватты Роза. Әмма моны сорап ачыкларга уңайсызлана, кыюлыгы җитми иде. Алай гына түгел, сүз уңаенда ачыкланыр, үзе үк әйтер дип тә уйлады ул. Ләкин, ничек кенә булмасын, бүген телләре чишелми, сүзләре ялгана алмый иде аларның. Беренче очрашуда сөйләшеп сүзе бетми һәм аерылып китә алмый торган Әхәт бу юлы:
— Хушлашу минуты да җитте... — дип, үзе үк саубуллашу турында сүз кузгатты.
— Әйе, — диде Роза да, сөйләшер сүзе беткән кебек.
Шулай итеп, Әхәтнең күңел төбендә ни булганы ачыкланмый калды.
Аерылганда, тагын очрашу көнен билгеләделәр. Тик бу юлы Әхәт аның урыны итеп яшьләр күп йөри торган мәдәният сарае каршын түгел, ә кеше күзеннән читтәге аулак бакчаны сайлады.
...Розага, тиз арада курс эшләрен тапшырып, репетициягә йөрергә кирәк иде. Шуңа күрә очрашуга кадәр булган вакыт эчендә баш күтәрми китаплар, конспектлар өстендә утырды. Ләкин көннәре киеренке булуга карамастан, Әхәтне минут та исеннән чыгармый иде. Ательега тегәргә биргән күлмәген дә өлгерттеләр. Аны шулкадәр килешле итеп теккәннәр — карап туймаслык! «Бу күлмәгемне күргәч, Әхәт тә сокланмый калмас!..» — дип куанды Роза.
Ул билгеләнгән урынга килеп сәгатькә якын көтсә дә, Әхәт күренмәде.
Рухы төшеп, тирән кичерешләргә бирелгән Розаның авыр халәте йөзенә чыккан иде. Ул, өенә кайтып керүгә, караватка капланып еларга тотынды. «Ник? Ни өчен атлыгып торгандай танышып, шул арада сәбәбен әйтеп тә тормыйча ташлады ул?! Миннән яхшырак кызы булса, ни өчен минем белән танышкан?” Хурланудан ачы әрнү белән яшь түгеп, уйлана, фараз итә торгач, Роза Әхәтнең ни өчен араны өзү сәбәбенә төшенә башлады, ниһаять. Беренче очрашуда, ничектер сүз иярә сүз чыккач: «Кеше яратып башкарса, эшнең ниндие дә әйбәт. Кешене эшенә карап кына бәяләү дөрес түгел», — кебегрәк сүз ычкындырган иде. Әхәт: «Инженер белән урам себерүчене тиңләп буламы соң!..» — дип, сәер генә елмаеп алды. Роза исә, моның белән килешеп җитмәсә дә, Әхәтнең белеме белән дә, яше белән дә үзеннән өстенрәк икәнен искә алып дәшми калды. Әле аның белән очрашуга килмәвенең сәбәбен нәкъ шул сүзләрдә күрде ул һәм ялгышмады. «Аңа чәчәк кебек киенеп, дәрәҗәле эштә эшләүче кызлар гына кирәк икән. Арба тартып йөрсәм дә, минем аңардан кай җирем ким? — дип ачынды Роза. — Минем кебек кызлар арасында эчеп, тәмәке тартып, тәнен сатып йөрүчеләр дә аз түгел. Алар да үзләрен башкалардан ким санамаска тырышалар. Юк! Хәләл көчем белән көн күрәм икән, үземне түбәнсетергә хакым юк! — дип куйды ул, яшьләрен сөртеп.
Шулай елап күңелен бушатканнан соң, Розаның күз алдына заводка урнашкан көннәреннән алып бүгенгә кадәр булган хәлләр килеп басты.
Гаиләләре ишле булганлыктан, ул: «Бүгенге авыр тормышта әти-әнигә кыенлык китермим», — дип, укуын эшләп дәвам итәргә карар кылган иде. Казанга килеп, финанс-икътисад институтына гаризасын тапшыруга, белешмәләр бирү бүлегенә ашыкты. Анда эшкә чакырган белдерүләр аз түгел. Ләкин чиста, җылы һәм якты бүлмәләрдә генә утырып акча ала торган урыннарга берне генә дә күрмәссең. Андый җирләргә түрәләрнең якыннары һәм туган-тумачалары тулган. Эшчеләргә мохтаҗ урыннар аз булмаса да, торак белән тәэмин итә торганнары күп түгел. Тулай торактан урын биреп, башлыча югары квалификацияле һөнәр ияләрен, эше авыр булган станокчыларны һәм саулыкка зарарлы производствода эшләүчеләрне генә кабул итәләр. Бернинди һөнәре булмаган Розага, төзелешкә урнашса, көнозын цемент, эретмә ташырга, кая кушсалар, шунда йөгерергә туры киләчәк. Шулай эт булып арып кайтканнан соң, кичләрен укып буламы соң?.. Ул механика заводына килде. Анда револьвер һәм автомат станокларда эшләргә теләүчеләрне торактан урын биреп кабул итәләр иде. Майлы-төтенле булса да, һөнәр алып, укуымны тәмамлаганчы эшләп торырга ярар дигән карарга килеп, шунда урнашты.
Ишле гаиләдә тырыш, эшкә хирыс булып үскән Роза ни кушсалар, шуны җиренә җиткереп үти. Укуын да яхшы алып бара. Шуңа күрә цех җитәкчеләренең игътибар үзәгендә иде ул.
Өченче курсны тәмамлап, ярты еллап узуга, үзен цех начальнигы чакыртып:
— Сиңа институтта ала торган профессияң буенча эшли башларга да ярый хәзер. Пенсиягә китүче инженер-экономист урынына куям үзеңне, — диде.
Роза:
— Минем тәҗрибәм юк бит әле. Укуымны тәмамлап, диплом алмый торып... — дигән иде, начальник:
— Берәү дә белеп тумаган, — дип каршы төште. — Без сине сынадык инде — булдырасың, курыкма! Хәзер шундый заман, кызыкай, кирәк икән, эшче — инженерны, инженер эшчене алыштырырга тиеш. Бу, сине вазифага күтәрүдән бигрәк, тырышлыгыңны искә алып, тагын да җаваплырак эш йөкләү, беләсең килсә! Кирәк чакта, яңадан станогыңа төшерербез, башка җаваплы эшкә кушарбыз. Бүген үк приказ чыгарам. Алган эшләреңне төгәлләп тапшырасың да план бүлегенә күчәсең — шул!
Пенсиягә чыгучы хатын, әледән-әле авыру сәбәпле, эшләрнең тоткарларга ярамый торганнарын гына башкарып килгән иде. Роза сәгатьләр буе баш күтәрми казынып һәм сменадан калып эшләп, монда да барын җайга салып җибәрде. Бүлектә бөтенесе ярата, хөрмәт итә үзен. Тик монда озак эшләргә туры килмәде, биш ай дигәндә цех начальнигы аны яңадан чакыртып алды. Анда элекке мастеры Мортаза Сафиярович утыра иде.
— Иртәгәдән эш биреп торучы Мәрзия декретка чыга, сеңлем, — дип башлады ул, тыныч кына. — Аның урынында эшләп тормасмы, дип, хуҗага сине сорарга кергән идем.
«Никадәр тырышып эшне юлга салгач кына!..» — дип уйлап алды Роза, тирән көрсенеп.
Цех начальнигы аның күңелен мизгел эчендә сизеп өлгергән иде.
— Кәефең кырылмасын, кызыкай, бу кадрлар бүлеге Мәрзияне алыштырырга кеше тапканчы гына бит, — диде юатып. — Заводта шулай инде, әйткәнемчә, вакыты белән төрле бабка керергә туры килә.
— Группада ничек кайнар икәнен беләсең, сеңлем, шуңа күрә миңа эшне тиз үзләштерә торган кеше кирәк, — дип өстәде Мортаза Сафиярович.
Билгеле, күндәм Роза риза булды.
Әйтелгәнчә, монда да эш тулып тора иде. Сызымнар, технология документлары юллап, әле бер, әле икенче бүлеккә чаба. Аз гына тынам инде дисә, йә детальләрне гальваника цехына илтергә, йә кондукторлар табып китерергә кирәк. Мастер юкта да, эштә тоткарлык була башладымы, аны чакырып алалар. Әхәт белән очрашканда Розаның нәкъ шулай янып йөргән чагы иде. Шуннан соң Әхәтнең таш йөрәкле, суык канлы кешеләрчә араны өзүе Розага әле моңарчы аңлап җиткермәгән һәм тормышта аеруча әһәмияте булган бер нәрсәне көн кебек яктыртып җибәрде: димәк, кешенең матур кыяфәтенә, ягымлы сөйләшенә һәм культуралы күренүенә карап кына яхшы дип нәтиҗә ясарга ярамый. Аның чынында ниндилеген күрсәтә торган төп сыйфатлары еш кына күзгә ташланмый торган җирдә, тирәндә — күңел төбендә ята икән.
Концерт башланырга ярты сәгатьләп вакыт булуга карамастан, театр бинасы тамашачылар белән тулып та өлгерде.
Әле генә килеп кергән Әхәт, өс киемнәрен чишенү бүлмәсенә тапшырып, көзге каршына барып баскан гына иде, кешеләр арасыннан үтеп барган Розаның шәүләсен күреп, тәннәре эсселе-суыклы булып китте. Розаның өстендә зифа гәүдәсенә ятып торган озын итәкле зәңгәрсу күлмәк, аякларында үкчәле ак туфлиләр. Әйтерсең ул май күбәләге!
Әхәтнең беркайчан да болай ук гаҗизләнеп калганы юк иде әле. Розаның аркасына салындырган озын толымнарын чайкалдырып баскычтан менеп киткәнен карап калуга, чәчен тарап, өс-башын төзәтенеп алды да залга ашыкты. Тик ике-өч кат күз йөртеп чыкса да, Розаны күрмәде. Ул каядыр кереп киткән иде, ахры.
Соңгы кыңгырау булып, залдагы яктылык акрын гына кимеп-сүрелеп килде дә, концерт башланып китте.
Республика һәвәскәр талантлары конкурсында җиңүчеләр чыгышы булганлыктан, һәр номер күңелгә ятышлы иде.
Концертны алып баручы, шигырь сөйләгәннән соң: «Татар халык көе «Дим буе». Конкурс лауреаты, механика заводы инженер-экономисты Роза Шәрипова җырлый», — дип белдерү ясады. Моны ишетүгә тәннәре чымырдап киткән Әхәт: «Мин танышкан Роза түгелдер бит?!» — дип уйлап кына өлгерде, сәхнәгә, алкышларга күмелеп, Роза чыкты. Ул, артистларныкы кебек, аякларын каплап торган озын күлмәк кигән, сокланып туймаслык матур иде. Халык кул чабып туктауга, янындагы баянчыга ягымлы гына күз сирпеп алды да чишмә суыдай саф, дулкынлы тавыш белән җырлап җибәрде. Талгын агылган аһәңле моң тамашачыларны ниндидер сихри хисләр дөньясына алып кереп китте!
Җыр акрын гына су буеннан ераклаша барган кебек тынып калуга, зал алкышларга күмелде. Туктаусыз кул чабып, Розадан тагын ике җыр җырлаттылар. Бу — чыгышларның иң уңышлысы иде.
Әхәт әйтерсең үзенә-үзе урын табалмый. «Димәк, Розаның арба тартып йөрүе вакытлыча гына булган. Ник? Ничек ялгыштым мин? Ник, ике тапкыр очрашып та, аның нинди кыз икәнен ачыкламадым икән? Кирәк бит шулай тинтәк булырга, арба тартып йөргәнен күрүгә коелдым да төштем».
Әхәтнең кешеләрне болай ике сортка аерып каравы юктан гына түгел иде. Аның әтисе —тау инженеры, начальник кеше. Әнисе — табибә. Яшәгән урамнарында башка укымышлы өстен кешеләр булмагангамы, тәкәбберлектәнме, үзләрен югары каста вәкилләре кебек тоталар, һәм Әхәтне дә, бала чагыннан ук «гади кеше балалары, урам малайлары» белән аралаштырмыйча, «коеп куйган» зыялы итеп үстерделәр. Өстәвенә, институтны тәмамлап, Казанга киткәндә дә: «Тормыш иптәше сайлар вакытың җиткән. Кара аны, укымаган, үзеңә тиң түгел кыз белән башыңны бәйләмә!» — дип, колагына киртләп җибәргәннәр иде. Менә шуңа да Ро заны арба тартып йөргән чагында күрүгә, күңелендә аны ярату хисләре януга карамастан, «югары культуралы» Әхәт куркып калды. Аның икенче күрешүдә тагын очрашырга сөйләшүе бары араны кырт өзәргә уңайсызланудан гына иде.
Әле менә уйламаганда гына Розаны күргәч, күңелендә көйрәп калган сөю уты кабат дөрләп китте. «Юк! Ничек кенә булмасын, яңадан дуслашырга, миңа бу кызны ычкындырмаска кирәк!» дигән фикергә килгән Әхәт, концерт тәмамлануга бинадан чыгып, ишек төбенә басты. Ул һаман үзен эчтән генә шелтәли һәм уфтанып баш вата иде. «Әллә конферансье аны инженер дип ялгыш әйттеме? Юк, булмас. Шулкадәр халык алдына чыгып сөйләүче кеше ялгышмас та, ялганламас, та. Розаның сөйләшүеннән үк укымышлы икәне сизелеп тора иде югыйсә. Ә мин, юләр... Әнә үзе дә чыгып килә!..»
— Сәлам, Роза! — диде Әхәт, Розаның каршына басып.
— Исәнмесез...
— Лауреат булуың, уңышлы чыгышларың белән, Роза!..
Әхәт аны култыклап алмакчы иде.
Роза, якын җибәрмичә:
— Рәхмәт!.. — дип, адымнарын кызулатты.
Әхәт, калмыйча:
— Ашыкма, Роза, аңлашыйк әле! — дип, аны тагын куып җиткәч, Роза:
-Кирәкми!.. — дип йөгереп китеп, алда барган иптәш кызларын култыклап алды.
2024-03-20 15:00