...Кемнеңдер борынымны кытыклаганын тоеп уянып киттем. Күзләремне ачсам, баш очымда кулларын алъяпкычына сөртә-сөртә җиңгәм басып тора. Йөз-кыяфәтендә — сөйләп бетергесез нәфислек, мутлык, сөйкемлелек. Карашлары көйдергеч үзенең, бит очлары, учак алдында, ут тирәсендә йөргәнгәдер инде, кызарып чыккан.
— Тор, каениш, гомергә бер кунакка кайтып түшәк җылытып ятма, — ди бу. — Төш җитеп килә. Абыең күптән мунча булдырып йөри.
— һи-и, ни, сәгать әле җиде дә тулмаган бит... — Тиз генә торып чемоданымны ачып җибәрәм һәм кызыл чәчәкле косынка алып җиңгәмнең иңенә салам. Ул бераз гына тынып кала, шуннан соң тагы да ышанычлырак басып, учак алдында бөтерелергә тотына. Башта берни эндәшми. Коймакларын чыжлаткан бер арада:
— Каениш, кайчан кәләш аласың инде, егерме алтың да тулып үтте бит? — дип куя. Юри җавап бирмәсәм, кисәү агачына таянып миңа карап бераз уйланып тора да: — Ярар, каениш, бүләгең өчен рәхмәт, үзеңне бүген күрмәгәнеңне күргәнче сыйлармын. Колхозда бүген ат суялар икән, — дип өстәп куя. — Димәк, һәркемгә өлеш чыгачак.
— Карале, җиңги,— мин аны җиңеннән тартып туктаттым,— туган йортка кайткан саен төш күрәм, нигә икән ул?
— Белмим ягул, каениш, кайткан саен яңа төш күрәсең, бу юлы да шулайдыр әле. Үткән кайтканыңда, күршеләрнең Әсмасын төшемдә кәләшлеккә урладым, дип сөйләгән идең. Көлеп эч катып беткән иде, ул вакытта Әсманың корсагы тулган иде бит, сигезенче ае белән бара иде... Хәзер әнә малай үстереп яталар.
— Бардыр инде, тик бу юлы хатын-кыз тирәсендә чуалмадым. Ниме, җиңги, Коен ничек икән анда? — Коен дигәнем колхозның юртак аты, мин малай чакларда ук шул Коенга атланып сабантуйларда ат чабышларында катнаша торган идем. Авылыбызга данны да аз яуламадык инде без Коен белән.
Бу юлы җиңгәм нигәдер ишетмәмешкә салышып, түр якка чыгып китте. Ә мин төшемдә чынлап та шул Коенга атланып йөргән идем бүген.
Шул вакыт абыем да кайтып җитте. Өстәлдәге сый-хөрмәтне күргәч:
— Әнә, әнә, күр әле төпчекне, күр! — дип әйтми булдыра алмады, алып кайткан күчтәнәч эчемлеккә карап. Ул аяк киемен салып түргә үтте. Урындыкны өстәлгә якынрак тартып китерде дә өрлектәге кураена үрелде.
— Энем, бик тә вакытлы кайттың бит әле. Көз. Байлык-муллык ташып торган чак, рәхәтләнеп бер ял итәрсең, кунак булырсың, курай моңы тыңларсың...
Мин барыннан да бигрәк абыемның әнә шулай башын бераз кырын салып, күкрәк киереп курайда уйнавын ярата торган идем. Дөресен әйткәндә, безнең ата-бабаларыбыз тирә-якның атаклы курайчылары булган. Мин генә, төпчек малай, шул курайда уйнарга өйрәнә алмый калдым. Әллә яшьтән үк ФЗӨгә укырга чыгып китүемме, әтисез үсүемме, белмим, сәбәбе нәрсәдер инде.
Зәңгәрләнеп яткан Урал тавы —
Ата-бабаларның да төяге.
Җирен-суын саклап корбан булган
Шунда ята батырлар сөяге, —
дип агыла моң. Мин бар дөньяны онытып тыңлыйм, абыем аның саен дәртләнебрәк сыздыра:
Ай, Уралым, синнән өзеп алсам,
Ат куардай ялгыз ла талларың,
Тамып та гына кала өзгән чакта
Яуда үлгән батыр ла каннары...
Шул вакыт җиңгәм килеп безне туктатты.
— Йә, җитәр инде сезгә, күпме моңаеп утырырга була,— ди ул, абыемнан кураен алып.— Бар, каениш, мунчага йөгер!
— Хәзер, бер минут. — Сикереп торам да, сөлге-фәлән алып, мунчага сыпырам. Әлеге моң һаман колак төбендә яңгырый.
Юынып кайтуыма абыем сәке йөзлегендә пычак кайрап утыра иде.
— Әйдә, туганым, ашап ал да сугым суярга китәбез! — диде ул, миңа карамыйча гына. Минем янда бөтерелеп йөри торган җиңгәм дә бу юлы түр яктан чыкмады. Кинәт күңелемне ниндидер шом биләп алды. Тавыш-тынсыз гына чәй эчтем. Киендем.
— Мин әзер...
Урамга чыктык. Иңбашымда кайчандыр сабантуйларда чабышканда Коенга кидерә торган чуклы йөгән. Җитмәсә, җиңгәм, тәрәзәгә капланып, артыбыздан карап калды. Абыем исә биленә пычагын кыстырып алган, чәч алырлык үткер йөзе көн яктысында ялт-йолт итә.
— Абый, Коенныдамы? — дип эндәшәм әкрен генә.
— Шулай шул, энем, — ди ул, читкә борылып. Сизеп торам, аңа да авыр. — Унике баш ат малын суярга куштылар, картайганнар инде...
— Абый... — Янә нидер әйтергә уйлыйм, тик телем көрмәкләнеп тотлыгып калам. Шул көенчә атлый бирәбез. Колак төбемдә курай моңы чыңлагандай итә...
Беләм, Коен да элекке безнең юртаклар нәселеннән булган. Дәү әтием кайчандыр шул юртакларның берсендә французларга каршы яуга барып, аты белән бергә ятып калган. Шул нәсел атларының берсе кулак җирен сөргән чакта гөрселдәп ауган. Өченчесе әтием белән китә. Ләкин ул да кавалерия дивизиясе сафында фашистлар белән аяусыз сугышта катнаша, соңрак безгә кара кайгысы гына кайта... Коллективлашу чорында колхозга бирелгән бер бия генә кала шул юртаклар нәселеннән. Аның үлеменә әниемнең чирләп китүе сәбәпче була. Абыем белән җиңгәм, шул бияне җигеп, әниемне район үзәгенә больницага алып китәләр. Җан-фәрманга куалар болар бияне. Юк шул, уйласаң уелып китәрлек, юлда җан бирә әнием. Ә соңыннан бия вакытсыз колынлый, шуннан мантый алмый ул. Әлеге колынкай — нәсел өчен, бик тиз шәбәеп, ирәеп китә. Аңа Коен дип исем кушалар, чынлап та, сабантуйларда аның белән без артыбыздан коен гына уйната торган идек шул.
Менә без колхозның атчылык фермасына килеп җиттек. Киртә эчендә көтүгә чыгарылмаган унике ат тора. Мин үземнең Коенымны әллә кайдан ук танып алдым. Аңа якын киләм, ул, кешнәп, таныган кебек, сәлам бирә. Аның ялларыннан иркәлим, муеныннан сыйпыйм. Ә ул, ирәеп китеп, муенын сузып, башын киртәгә салган да күзләрен йомган. Аңа шулай торуы рәхәттер инде, күрәсең...
Авылдашларым минем белән баш кагып кына исәнләште. Менә алар белдекле кыяфәттә эшкә тотындылар. Бер атны киртәдән алып чыктылар да, башына йөгән кидереп, унике-унөч яшьлек малай кулына тоттырдылар.
— Әйдә, дустым, бер алты-җиде чакрымны җилләнеп кенә урап кайт әле, мә, кулыңа камчы.
Атны суердан алда һәрвакыт әнә шулай тирләгәнче чаптыралар, югыйсә ите тәмле булмый, диләр.
Шулай итеп, ярты сәгать чамасы вакыт үтүгә, киртә эргәсендә ат чабыштыручыларның сөрәнләгән тавышы кызганнан-кызды:
— һай-һай-айт! На!..
— Фью!..
— Ай, дөлдөл, әй-дә-ә!..
Атка менү бәхете эләккән малайлар киртә тирәсендә мәш килделәр. Ә ир-атлар, кичке сый-хөрмәтне күз алдына китереп, түземсезләнеп тәмәке көйрәттеләр. Якындарак, тау астындагы чокыр тирәли, яңа ит исен сизеп этләр чуалды, һай-һайтлап һаман атлар куылды, киртә арасында алар торган саен кимеде. Коен гына берүзе торып калды. Чират аңа җиткән, тик нигәдер берсе-бер аның башына йөгән салырга кыймый. Бөтенесе дә минем якка борылган.
Беләләр бит инде теге хәлләрне. Күзгә яшь тула, ни әйтергә дә белмим. Әйтерсең лә минем бер сүз бөтен эшне хәл итәргә тиеш инде. Түзмәдем, читкә киттем. Менә Коенымның әкрен генә кешнәп тавыш бирүен ишеттем. Димәк, аңа йөгән кидерәләр. «Җибәрегез аны, җибәрегез»,— дип кычкырасым килә, тик тавышым чыкмый. Озакламый ат тояклары тупылдавы ерагайганнан-ерагайды.
Минем янга абыем килде. Кулында кан таплары, иреннәре сизелер-сизелмәс калтырый.
— Энем... — дип кенә эндәште дә, башын түбән иеп, кире борылды.
Тик кинәт ниндидер тавыш һаваны ярды:
— Коен өстендәге малайны егып калдырды!..
Бөтенебез дә әлеге хәбәрне җиткергән бала артыннан йөгердек. Бездән чакрым чамасы ераклыкта, тау түбәсендә, кара җир өстендә ат чаптыручы малай канга батып ята иде. Ташка эләккән икән.
— Сабантуй юлына тартып алып керде дә китте,— диде ул, борынын мышкылдатып, битендәге канны сөртте.— Баш бирмәде. Коен артын сикертә-сикертә килде дә, муенын сузып, койрыгын чәнчеп, ялларын тузгытып, шушы юлдан китте дә барды...
— Бахыр хайванкай, сабантуй чакларын исенә төшереп дәртләнеп киттеме икән? — диде кемдер.
— Үзегез бит кычкырып, сөрәнләп тордыгыз, андый мал кузгалса, киртәңне җимереп чыгар, — диде икенчесе.
— Бәй, җыелышып тормагыз инде, тотарга кирәк.
Берничә кеше, аркан алып, атка атланды. Ниндидер бер ияр санап миңа да китереп тоттырдылар, һәм без, чабыша-чабыша, Коен киткән юлга төштек.
Хәтсез генә ара үткәч, куып җиттек аны. Тик ул аякларын тырпайтып җирдә ята иде. Тирәсендә туфрак кисәкләре, сызырылган юл өсте, күрәсең, шашынып дулагандыр инде. Хәзер менә өнсез-тынсыз ята. Ялкын кебек ялларында ап-ак күбек сырланып катып калган. Туфракка батырган авызыннан кара кан саркый.
— Мескен, йөрәге түзмәгән... — диде дә кемдер агач ботагы сындырып алып ат сыртына салды.
Җирдә яткан балачак дустым янында баштан әллә нинди уйлар үтте. Йөрәк чәнчеп алгандай булды. Шунысы гаҗәп: Коенның күзе ачык калган, тере кебек карап ята.
— Карале, күпме ат суеп мондый күзне күргәнем юк иде, — диде авылдашларымнан кемдер.
Берсе дә эндәшмәде. Мин якынрак килдем һәм Коенның ачык күзенә иелдем. Капыл куркып артка чигендем, тере бит бу күз, кешеләргә карап ята! Кешеләргә!.. Ләкин алдануымны сизеп баш очыма карадым. Анда, зәңгәр күктә, кызгылт кояш тирбәлгәндәй итә иде. Ат күзендә мин шул кояшны күргәнмен икән.
Авылга берүзем җәяүләп кайттым. Юл уртасында туктап кура өзеп алдым да кадерләп учыма кыстым. Колак төбендә иртән абыем уйнаган көй өзлексез чыңлый. Тик күз алдымнан гына Коеным күзендәге баягы кояш китми дә китми...