Яшәгән, ди, бер бай хуҗабикә. Ул шулкадәр комсыз булган ки, хезмәтчеләре, ач торуга түзә алмыйча, бер-ике атнадан качып китә торган булганнар. Бай хуҗабикә утарыннан ерак түгел бер ятимә кыз яшәгән. Бүтән барыр җире булмагач, ул аптыраганнан бай хатынга хезмәткә ялланырга килгән.
—Мин сине эшкә алам. Әмма бер шартым бар: син бик аз ашап, күп эшләргә тиеш, — дигән хуҗабикә.
—Бөтенләй ашамыйча да тора алам мин, — дип җавап биргән аңа ятимә кыз.
Хуҗабикә, сөенә-сөенә, аны эшкә алган. Ятимә кыз көне төне туктамый эшли, ә үзе ашамый да, эчми дә икән. Көннәр үтә тора, кыз исә ябыкмый, киресенчә, көннән-көн чибәрлә бара, ди. Билгеле, хуҗабикә аның кеше күрмәгәндә тамак ялгап, ял итеп алганын сизмәгән. Кызның, ач торып, көннән көн матурая барганын күргәч, хуҗабикә дә ашаудан туктарга уйлаган. Әмма бер көн ач торуга ук, аның эче борып- борып авырта, күз аллары караңгылана башлаган. Ә хәйләк кыз моңа һаман бер үк сүзләрне кабатлый ди:
—Тагын бераз гына түз! Иң авыры унсигез көнгә кадәр аннары өйрәнәсең...
Менә унсигез көн дә үткән, ә хуҗабикәнең хәле һам мөшкелләнә бара икән. Инде урыннан тора алмый башлагач, пасторны алырга җибәргәннәр. Пастор шыр сөяккә калган хуҗабикәне күргәч:
—Нәрсә булды сезгә?— дип сораган.
Хуҗабикә, иреннәрен көчкә кыймылдатып:
— Хезмәтче кыз... — дип пышылдаган. «Барысына хезмәтче кыз гаепле», дип әйтергә теләгән ул.
—Барысын... да... хезмәтче кыз... — дип, тагын өзек өзек кабатлаган ул һәм җан тәслим кылган.
—Ишеттегезме, хуҗабикә бар байлыгын миңа васыя итте! — дигән хезмәтче кыз пасторга.
Пастор аңа каршы сүз әйтә алмаган. Һәм шул көннән хезмәтче кыз утарга хуҗа булып, бай-мул тормыш рәхәтләнеп яши башлаган, ди.