СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Кави Латыйп “Су гөле”

1
Аэроплан, җирдән аерылып, һавага күтәрелде. Бәләкәй генә салонда без икәү: берсе — мин, икенчесе — каты авыру Лилия. Ул носилкада ыңгырашып ята, үзе аңсыз: нидер сөйләнә, әмма ни әйтергә теләгәне һич аңлашылмый. Мотор гүли дә гүли. Халык телендә «кукурузник» дип йөртелгән самолет канатларын селкегәндә, салон алпан-тилпән килә. Носилкадан егылып төшмәсен дип, авыру кызның гәүдәсен мин бил каешы белән аркылыга бәйлим. Моны хуплап, очучы миңа ниндидер ишарәләр ясый. Авыруны мин ике кулым белән тотам, ә тирбәнеш, юк, туктамый: инде ике гәүдә бер булып калтырый. Алай гына да түгел, ике йөрәк бер булып тибә. Авыруның ыңгырашуы көчәйгәннән-көчәя. Кызның баш астына пилоткамны куям. Күрәм, авыру моңа риза түгел. Сәбәбе нәрсәдә? Пилоткадагы йолдыз комачаулый икән. Биш почмаклы йолдызны борып алып атам. Авыру тынычланып калган сымак. Ләкин бу озакка бармый: «Су-у! Су-у-у! Бер йотым су-у-у!» — ди ул, күм-күк иренен теле белән ялый-ялый. Тынычландыру ниятеннән, кызның башыннан тотам. Маңгае ут шикелле: кулны пешереп ала. «Су-у! Су-у-у! Бер йотым су-у-у!» — ди кыз, кабатлап. Кайдан гына табарга соң ул бер йотым суны? Ниләр генә кыларга? Тозакка эләккән җанвардай салонда арлы-бирле йөрим. Иллюминатор янына килеп, аның аша карыйм: аста дилбегә сымак сузылып елга ага. Нибары утыз километр ара үтелде, ә бар гомер шушы очкычта узган шикелле. Ни дип мин вакыт хакында баш ватам әле, вакыт — мәңгелек! Бер йотым су кирәк, бары тик бер йотым су. Сикереп кенә төшәсе иде әлеге таныш елгага. Кайда соң бу очкычның ишеге? Кулларым белән капшый-капшый ишек эзләргә керешәм. Ниһаять, таптым. Аяк белән тибеп карыйм, гәүдәм белән дә этәм, юк, ишек ачылмый. Биген эзләргә мәҗбүр булам, ләкин табылмый. Чыннан да, күңел күзе күрмәсә, маңгай күзе ботак тишеге икән. Инде нишләргә дә белмәгәч, иллюминаторга йодрык белән сугам. Юк, ватылмый. Очкычның иллюминаторы ватылмаган пыяладан икәнлеген мин беләм югыйсә. Беләмен, әмма: «Су-у! Су-у-у! Бер йотым су-у-у!» дигән йөрәк өзгеч аваз мине җәһәннәмнең үзенә баруымны таләп итә. Әнинең өстәлендә кайнап утырган самавыр күз алдына килә, ә минем йөрәк яна.
«Су-у! Су-у-у! Бер йотым су-у-у!» Бу аваз минем бәгырьне телә, үзәкне өзә. Җиһанда күпме дәрьялар ага, диңгез-океаннар шаулый. Ә авыру Лилия носилкада бер йотым суга тилмереп ята. Мин үзем дә Кара диңгез буенда хәрби хезмәттә. Ул диңгез дигәнем һич тынгылык бирми, көн шаулый, төн шаулый. Ярга сикергән дулкыннары упкыннарга тартып алыр сымак. «Җиһан, нигездә, судан, ә җирне өч кит күтәреп тора»,— дип әйтә иде әнием миңа балачакта. Җирне күтәреп торучы өч китның берсе белән берәр хәл булып, бар галәм, бар адәм су эчендә калса, җиһанны су басса, Лилия, бәлки, һавада бер йотым суга тилмермәс иде. Тагын иллюминатор янына киләм. Коеп яңгыр ява, аның эре тамчылары очкычның «тәрәзә»сенә бәрә. Ничекләр итеп бер йотым яңгыр суын булдырырга? Тамчылар очкычның түшәменнән таммыймы, диварларыннан үтмиме? Юк, юк, йөз мәртәбә юк! Тагын җанвар хәлендә калдым: нишләргә дә белмичә, бәргәләнәм, суккаланам. Ә Лилиянең авызында бер аваз: «Су-у! Су-у-у! Бер йотым су-у-у!» Походларда үзем белән йөрткән солдат флягасы искә төшә. Бу юлы да аны мин авылга алып кайткан идем. Очкычка утырганда, үзем белән бер фляга су алган булсам, кем әйтмешли, ак сакаллы карт буласы идем. Ыгы-зыгыда һич кенә дә башыма килмәде. Инде нишләргә? Ыңгырашкан, саташкан Лилиягә карап торам. Күзләре йомылган, йөзе ап-ак кәфен төсен хәтерләтә. Кул тамырларының берсен кисеп, иреннәренә кан тамызыргамы әллә? Юк, кирәкмәс, бәхетсезлек килеп чыгып, үзем белән дә берәр хәл булуы ихтимал. Су гөлем (Лилияне мин бала чактан ук шулай дип атый идем) күз алдымда сула. Кинәттән иелдем дә, аның иреннәренә иреннәремне тидердем. Шул хәлдә һавада шактый вакыт узылды. Очкыч җиргә төшеп, салонга санитарлар кергәндә дә, иреннәр иреннәрдә иде әле. Ниһаять, санитарлар Лилияне очкычтан носилка белән ашыгыч ярдәм машинасына күчерделәр дә җан-фәрманга сырхауханәгә алып киттеләр. Ә мин таксида кызыл хачлы машина артыннан иярдем.
2
Нәкъ ике тәүлектән соң, Лилия аңына килгәч, миңа палатага аның янына керергә рөхсәт иттеләр. Ишекне ачып, янына узарга кыяр-кыймас басып торам. Палатада тып-тын, чебен очканы ишетелә.
— Назир, синме? — диде ул, зәгыйфь тавыш белән.
— Мин, кадерлем.
— Бәгырем диген... Уз, бәгырем, түрдән уз. Зинһар, яныма кил. Үзеңә, күзләреңә туйганчы карыйм әле. Кил инде, кил... Кулыңны бир, берсен генә түгел, икесен дә. Синең белән пар килүдән дә минем өчен олы бәхет юк һәм булмас та... Кайчан килдең? Әллә инде мине монда пар атта китерделәрме? Төшемә шулайрак керде. Без бит синең белән туйга әзерләнгән идек. Тәгаен алар туй атлары иде. Ничек әле:
— Биеп тора туй атлары,
Узар юллары еракмы?
Парлашкач, дөнья якты,
Мин гел парлашу яклы...
— Лилия, җаным, ялварып сорыйм, зинһар, хискә бирелмә. Сиңа тынычлык, тик тынычлык кирәк.
— Юк, бәгырем, миңа син кирәк. Синсез үле тынлык белән мин нишлим? Унбер ел көттем мин синең белән кавышуны. Сабыр канатларым сынса, нишләрсең?
— Тире җыеп күн эшләрмен...
— Хәер, син сунарчы да бит әле.
— Аучы диген.
— Мәйтәм, җәнлекләрдән битәр, син чибәр кызларны ауламыйсың микән? Чит илдә синең яшәү рәвешләреңне кем белә? Елына бер генә мәртәбә очрашабыз. Аннан син Казанга кайтырга тырыш. Мин җырчылар түгәрәгенә йөрер идем. Син үзең дә беләсең, артистка булырга хыялланам бит. Бәлки инде соңдыр, карт кызга әверелеп барам түгелме? Нинди генә чир тотты икән мине? Сырхауханәгә ничекләр итеп килүемне һич кенә дә белмимен. Чыннан да ат белән китердеңме?
— Юк, аэроплан белән.
— Аэропланнан мин куркам. Авылга аэропланда алып кайтма. Ат таба алмыйсың икән, йөк машинасы да ярый. Кузовта кочаклашып кайтырбыз. Тик утырырга печәне булсын иде. Печән исен яратам мин. Юк дигәндә, саламы да ярый. Урак өсте бит. Авылга кайткач, урманга барырбыз. Салкын чишмә суы эчәрбез. Минем су юлыннан көянтәгә чиләкләр асып кайтканымны үз күзләрең белән күрсәң иде син! Аның ике ягында арыш басуы. Тулган, өлгергән башаклар тәнгә тия, бәрелә дә, җанга рәхәт, тәнгә сихәт булып китә. Зәңгәр күктә тургайлар сайрый, аларга кушылып җырлыйсы килә башлый. Юк, җырлыйсы килүдән битәр елыйсы килә. Чөнки син, сөеклем, читтә, еракта. Менә унбер ел инде мин синең белән кавышуны көтәм. Туасы балабыз тумыйча тора.
Лилиянең күзләрендә яшь күренде.
— Хафаланма, бәгырем, инанам, без кавышырбыз.
— Кайчан?
— Син терелгәч.
— Мин терелгәнче синең ял вакытың узачак, аннары син чит илгә, Кара диңгез ярларына сәфәр тотачаксың.
— Сине мин үзем хезмәт иткән калага чакыртып алырмын. Исеңдәме, мин курсант чакта, син Сарытауга килгән идең.
— Хәрби училищены тәмамлагач, чик буендагы соңгы станца — Унгеныга кадәр үзеңне озата бардым әле мин. Онытмадыңмы?
— һич юк, кадерлем.
— Сирәк булса да, очраша тордык, әмма кавышуыбыз озакка сузылды. Көтмәгәндә, уйламаганда авырып китүемнең сәбәбе шунда инде.
— Ихтимал.
— Бәла — аяк астында икән. Мөлдерәмә су тулы чиләк түгелгән кебек, мин дә зар-юксыну-сагышка түзә алмадым булса кирәк. Күңел таш түгел, юк, түгел. Мин бит соң булса да уң булсын иде дип, үз-үземне юата килдем. Минем, бәгырем, бердәнбер үтенечем бар: син мине үзең белән Кара диңгез якларына алып кит. Синсез мин уй-сагыштан саргаеп үләчәкмен. Зинһар, япа-ялгызымны авылда калдырма. Мин бит сугышка кадәр синең туган авылыңа читтән килгән кыз бала. Әниеңә рәхмәт, ул мине тәрбияләп үстерде. Үз кызыдай карады. Инде менә буйга җиттем. Пешкән чиядәй менә-менә өзелергә генә торам. Кем авызына төшәрмен, билгесез. Мәхәббәтебез ак, пакь, саф булсын дип синең мине кочканың да булмады. Сине уйлый-уйлый мин акылдан язар дәрәҗәгә җиттем. Шул сәбәпле әниең, телеграмма сугып, сине чит илдән кайтарды. Үзеңә рәхмәтләр яугыры, тиз кайткансың. Кайчакларда минем дә синең яннарыңа очып барасыларым килде. Идел-диңгезләрне кичеп, тау-ташларны үтеп. Бигрәк тә инде күк күкрәгән, яшен яшьнәгән чакларда. Шом-хәвефтән арыну, котылу ниятеннән дип әйтимме, Лермонтовның Тамарасы сымак Демон-Иблис белән күзгә-күз калсам да, мин хыянәт итмәм, син дә минем мәхәббәтемә хыянәт итмә. Сине мин кече яшьтән сөйдем һәм сөячәкмен. Мин синең су гөлең булсам, син минем күңел гөлем. Йә мәхәббәт, йә үлем — минем өчен башка юл юк. Шулай дип мин ант эчтем. Ә үземә хыянәт итсәм, агу эчәчәкмен, дөньядан мәңгегә китәчәкмен. Мәхәббәт вә тугрылыктан битәр син миннән башканы сорама. Мине сырхауханәгә китерткән чир, яман чир, бәлки, мәхәббәттер?!
3
Сырхауханәдә Лилия вафат булды, яман шеш белән авырган икән ул. Сырхауханәдән алынган белешмәдә шундый диагноз куелган иде. Йөк машинасының кузовына салам салып, кыз мәетен ипләп урнаштырдым да, авылга юл тоттым. Өч йөз километр ара узарга кирәк иде, озак кайтылды. Менә машина авылга якынлашты. Ничекләр итеп Лилия турындагы хәбәрне әнигә җиткерергә? Фронтта әҗәл белән күзгә-күз очрашкан кеше булсам да, тәмам югалып калдым. Үзем уй диңгезендә гизәм, ә эчтә ут яна. Күпмедер ара узгач, йөк машинасын күпер төбендәге бер йорт янына туктаттым. Төнгә карамастан, капка төбендә бер апа күренде.
— Лилия ничек? — диде ул, мине танып алгач.
— Ул вафат, мәете кузовта, салам өстендә. Әнигә хәбәр итәсе иде. Күрше-күлән әби-карчыкларны чакыр да, зинһар, безнең өйгә, әнием янына бар. Кайберләренә үзем әйтермен.— Урамнан атлыйм, машина минем арттан акрын гына бара. Әле бу, әле теге йортка хәвефле хәбәрне җиткезәм.
Ниһаять, мин үзебезнең капка төбендә, ә машина әлегә тыкрык башында. Капка шар ачык. Тәрәзәләрдә ут яктысы, унлы лампаны кабызганнар. Менә мин акрын гына бусагадан атлап өйгә керәм. Тып-тын, өй тулы карчыклар. Әни дә, мин дә ләм-мим, күзгә-күз карашып торабыз. Кире борылып, өйдән чыгам да, минем килүемне көтеп утыручы шоферга әйтеп, йөк машинасын үз артымнан ияртәм...
Икенче көнне Лилия белән мәңгегә бәхилләштек. Ул көнне, 1951 елның унберенче сентябрен гүргә кергәндә дә онытасым юк.
4
Инде мин Констанцада. Көзге кичке шәфәкътә Кара диңгез ярында япа-ялгызым уйланып утырам. Әрнүле йөрәк күкрәк читлегеннән чыгардай булып тибә. Күз алдымда Лилия, әйе, су гөле дип атый идем мин аны. Диңгез шаулый, дулкыннарын текә ярга бәрә. Гүя диңгез су гөленә яшәү, үлемсезлек даулый. Ә минем эчтә ут, гыйшык уты. Су гөлен эзләп диңгезгә сикермәгәем дип, мәхәббәткә сөргендә мәдхия җырлаучы шагыйрь Овидий Назон һәйкәле куелган мәйданга таба атлыйм. Бүтән беркем белән дә түгел, тик аның белән генә сөйләшәсем, серләшәсем килә. Аңар мин бүгенге халәтемне Лилияне югалтканнан соң туган шигырь юллары белән аңлатачакмын. Диңгез дә миңа ярдәмгә килер, тикмәгә генә су гөленә яшәү вә үлемсезлек дауламыйдыр әле?! Әйе, Су гөле, төнбоекны хәтерләткән Лилия исемле кыз минем күңелемдә мәңге яшәячәк...