СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ
Габдулла Галиев "Туган як сагышы"
Йөгереп китәрдәй булам да,
Кайтып җитәрдәй булам.
Көзге ачы җилләрдә лә,
Туган-үскән илләргә.
Халык җыры
Мине дулкынландырган бу вакыйганы язарга мин берничә тапкыр омтылып карадым. Әмма кәгазьгә төшерү төрле сәбәпләр аркасында һаман сузылып килде. Беркөнне шулай бер авыл картының су астында калган туган нигезенә, дулкыннар уйнап торган авьглы кырыена кайтып вафат булуын сөйләделәр. Бу күңелсез хәбәр бөтен авыл халкын тетрәндерде. Шунда мин үзем күреп белгән Гарифә карчыкның шул картка охшаш язмышын язып калдырасым килеп, кулыма каләм алдым.
...Түбән Кама сусаклагычын күтәреп, Кама, Иж елгалары буена төпләнеп гомер кичерүче авыл халкын күчереп зар елаткан сиксәненче еллар иде. Туган авылым Кырындыда фельдшер булып эшләгән чагым.
Беркөнне шулай иртән медпунктка миңа таныш булмаган уртачадан калкурак буйлы, бераз шадрарак битенә көзге яфрак кебек сары иңгән, моңсу карашлы өлкән яшьтәге бер апа килеп керде. Исәнләшкәч, нигәдер уңайсызланып кына каршымдагы урындыкка утырды да, тирән итеп көрсенеп алгач:
—Бу нинди чит апа керде диясездер инде, апаем. (Безнең якларда үзеннән кече яшьтәгеләргә «апаем» дип әйтү гадәте булгач, мин гаҗәпләнмәдем.) Олы Барҗыдан мин, Гарифә апаң булам. Ул куеныннан кәгазь төргәге алып минем алдыма куйды. — Барҗы брачы моны сиңа тапшырырга кушын җибәрде. Нит, берәр җиреңә урнаштырып куй, апаем. Анда минем бөтен авыруларым язылган булырга тиеш.
Бу аның амбулатория картасы иде, битләрен ачып, күз йөртеп чыктым.
—Кан басымы белән интегәсез икән...
—Интегәм шул. Менә бу күченү хәсрәте бөтенләй бетереп ташлады, апаем.
—Кече урамга ялгызак бер карчык күченеп килде дигәннәр иде, ул сез буласыз инде, алайса.
—Мин булам ул, апаем. Шул кече урамдагы Садыйк картның тавык кетәге кадәр генә йортын сатып алдым, хәерлегә генә булсын!
—Барысы да әйбәт булыр, Гарифә апа. Калган гомереңне шул йортта исән-имин үткәрергә язсын!
—Изге теләгеңә рәхмәт, апаем. — Бераз тынып торгач, Гарифә апа авыр итеп уфылдап сулап куйды да: — И-и-и апаем, бигрәк авыр хәлләр икән ул гомер иткән нигезеңне ташлап китүләр... бик тә авыр икән шул. Кузгалып чыгып киткән вакытларым күз алдыма килә дә... үзәккәйләрем өзелә дә китә. И-и Ходаем, кемнәрнең каргышлары тотты икән безнең Барҗы халкын, диеп үксеп елыйм.
—Барҗылар Кичкетаң авылына күчәләр бит. Ә син нигәдер безгә күчәргә уйлагансың икән.
—Барҗыдагы күршеләрем Гәрәйләр: «Әйдә, безнең белән Кырындыга күч»,—диеп үгетләгәч, күндем шул. Гәрәйнең балалары үз балаларым кебек булдылар. Бигрәк тә малайлары тыпырдашып минем йортымда үстеләр.
Мин, үзем дә сизмәстән, кинәт сорап куйдым:
—Үзеңнең балаларың юкмыни, Гарифә апа?
Минем бу соравыма ул сискәнеп киткәндәй булды, йөзенә кинәт кызыллык йөгерде, уңайсызланып китеп, башын түбән иде, аннан башын күтәрде дә, керфекләрен түбән төшереп:
—...Балалар табарга насыйп булмады шул миңа,— диде.
Мин артыгын сорарга базмадым. Бераз тын гына торгач, мәсьәләгә ул үзе ачыклык кертте.
—Сазаган кыз мин, апаем. Кияүгә чыга алмадым шул.
Безнең арабызда тагын киеренкелек урнашты. Тынлыкны беренче булып мин боздым:
—Гарифә апа, урынсызрак сораулар биргәнем өчен гафу ит. Ачуланма, тагын бернәрсә сорыйм әле?! Яраткан егетең дә булмадымыни?
—Ник булмасын, үземә күрә минем дә яраткан кешем бар иде, апаем. Бер башлагач сөйләп бирим инде, алайса. Без аның белән көзгә кавышырга, бергә булырга җыенган идек. Тик каһәр төшкән сугыш барысын да чәлпәрәмә китереп ташлады. Бәгырькәемне, муеныннан кочып елый-елый, сугышка озаттым. Бер бәхетсезнең бәхете булмый икән ул. Киткәненең дүртенче аенда ук әти әнисенә теге Смалински дигән җирдә һәлак булуы турында кара кәгазь килеп төште. Сугыш ачылган көннән үземнең кулыма дилбегә тоттырдылар. Юлдан кайтып керә алмадым, районга икмәк ташыдым. Ма дьяр, Шаршады урманнарында атым белән агач чыгардым. Ул арык, хәлсез атлар белән юлларда ничек газап чиккәнемне бер Ходаем үзе генә белә. Кеше колачы җитмәс агачларны берьялгызым чанага салганда, куәтем җитмәс иде дә, чанама капланып үксеп елар идем. Ирләр күтәргәнне күтәрдем, ирләр бушатканны бушаттым. Башымда бүрек, өстемдә сырма, чалбар булды. Әкренләп күңелем тупасланды, юк-юкта авызымнан сүгенү сүзләре ычкына башлады. Әнә шулай, җанымдагы нечкә хисләр, наз дигәннәре еллар белән бергә югала барды. Сугыш безне, явыз сихерче сыман, ирдәүкә кызга әйләндерде. Сугыштан кайткан егетләр безне түгел, чәчәк кебек яшь кызларны сайладылар. Ә без, корышкан чәчәкләр, үтмәс тауар шикелле, бер читтә торып калдык.
Мин Гарифә апаның язмышын тетрәнеп тыңладым.
—Мин күргәннәр инде, үткән көннәрем әкренләп онытыла бара. Иң авыры,— апаем, картаймыш көнеңдә туган нигезеңне ташлап чит җирләргә китү икән ул. И-и Ходаем! Минем кебек бәхетсезләргә сабырлыклар бир, мәрхәмәтеңнән ташлама.
—Гарифә апа, яшьле күзләрен миңа күрсәтмәскә тырышып, башын читкә борды.
Мин аны җентекләп тикшердем, сәламәтлеге, чыннан да, нык кына какшаган булып чыкты. Ул сагышлы- моңсу күзләрен миңа төбәп куркып кына сорады:
—Ничегрәк соң? Яшәрлегем бармы әле, апаем?
—Кан басымың шаяра икән, апа. Сине һәрдаим күзәтеп торырга кирәк. Медпунктка ешрак килеп йөрергә туры килер.
Гарифә апа минем киңәшләремне тотты, һәр атна башында медпунктка кан басымын тикшертергә йөрде. Яныма килгән саен, Барҗысын сагынуын, колхоз төзеп биргән шул кечкенә йортын төшләрендә күреп йөрәге әрнүен елый-елый сөйләр иде. Авыруы турындагы минем әңгәмәмне дә, Барҗысына кайтарып:
—И-и апаем, Барҗымда яшәсәм, мин болай ук авырмас идем, туган якның бит аның чишмә сулары да, нурлы кояшы да, хәтта җилләре дә шифалы.
Бер атнаны Гарифә апа медпунктка елмаеп, күтәренке кәеф белән килеп керде.
—И-и, белсәң икән, апаем, бүген шундый матур төш күрдем, янәсе, йортыма кайтканмын икән, ишегалдым тулы ямь-яшел бәбкә үләне өстеннән йомгак кебек ап- ак чебиләрем йөгерешеп йөриләр. Мине күрү белән, каршыма җыелдылар да чип-чип килеп җим сорарга керештеләр. Йортыма кердем дә ярма эзләргә керештем, таба алмыйм гына, ярма тутырган тартмаларым бушап калган икән. Ул арада кулыма буш чиләк күтәреп ярма эзләргә чыгып киттем. Кортлык тавында ярма эзләп йөрдем, тау астында, тал-тирәкләргә күмелеп, Иж җәйрәп ята. Башымны сулга борсам, Барҗымның урамнары тезелеп киткән. Куанычымнан түзә алмыйча: «Барҗыбыз исән икән бит, әнә бит, әнә!» — дип кычкырып җибәрдем. Уянгач, ничектер рәхәт булып китте, Барҗымны кабат күргәндәй булдым.
Кемгәдер туган якны төштә күрү дә зур бәхет икән бит. Әй язмышлар!
Гарифә апа һәр көн иртән кибеткә икмәккә йөрер иде. Пекарнядан икмәкне көттеребрәк китерсәләр:
—Безнең Барҗыбызда халыкны болай тилмертмиләр. Безнең Барҗыбызда бервакытта да мондый хәл булмый. И-и, безнең Барҗыбызда... безнең Барҗыбыз...
Гарифә апаның: «И-и, безнең Барҗыбызда»,—дип гел Барҗысын кыстырып сөйләве кайбер усал теллеләргә ошамый.
Бер сабырсызы шунда:
—Барҗың алай бик әйбәт булгач, нигә монда күченеп килдең? Бар, юлыңа ак җәймә, Барҗыңа кайтып кит! — дип ычкындыра.
Бу тел угы Гарифә апаның иң авырткан җиренә барып кадала.
- Барҗым исән булсамы?! Барҗың үз урынында утыра дисәләрме?! Артыма да борылып карамыйча, тыным капканчы йөгерер идем авылыма! — Гарифә апаның хәтере калудан тавышы калтырана: — Их сез,— ди ул, сүзен йөрәге аша үткәреп. — Аңламыйсыз шул сез... аңламыйсыз язмышлары чит җирләргә ташланган кешеләрнең хәлләрен! Безнең хәлләребезне Ходаем сезгә күрсәтмәсен иде!
Ул, кулын селтәп, хатыннар яныннан китеп бара.
Хатыннарның да кәефләре кырыла. «Бар, Барҗыңа кайт» дип ычкындырган хатынны төрле яктан нык кына шелтәләп ташлыйлар.
Гарифә апаның Барҗысын сагынуы, җирсүе көннән- көн көчәя барды. Кан басымы күтәрелде, бик еш йөрәге чәнчеде. Ябыкты, күз төпләре эчкә батып калды.
Беркөнне, эштән кайтып килгәндә, бакча киртәсе янында кулын каш өстенә куеп, күзләрен еракка төбәп басып торучы Гарифә апаны күреп, янына килеп туктадым. Ул, миңа бер кулын алга сузып:
—Әнә теге тау буендагы чикләвекле Балтач чаганлыгын күрәсеңме? — диде.
Мин ул күрсәткән якка текәлдем.
—Әнә! Әнә! Күрәсеңме?
—Күрәм...
—Әнә шул тау артында гына бит инде минем Барҗыкаем! Бәбкә үләнле минем яшел чирәмле ишегалдым! Минем бер якка янтайган бәләкәч йортым! Минем туган туфрагым! Чит-ят җирләрдә үләм бит инде, бәгырькәйләрем!
Мин аны күпме генә юатырга тырышсам да, ул ике бите буйлап аккан күз яшьләрен сөртә-сөртә елады да елады.
Бер атнадан соң без аны җирләдек. Төрдәле зиратында сагыштан җирсеп үлгән Гарифә апаның кабере барлыкка килде.
2025-06-24 08:50