Күрше малайлары Мансур белән Радик кечкенәдән үк бер-берсен ярты сүздән аңладылар. Үзара артык бәхәскә кермичә, тиз арада уртак фикергә килделәр, һәрвакыт диярлек икесе генә уйнауны кулай күрделәр. Уенның төрлесен таптылар. Таякны ат итеп тә, төрле шакмаклардан өй төзеп тә уйнадылар. Шулай да аларның иң яратканы кәгазьдән гармун ясап уйнау булды.
Радикның абыйсы Марсельнең гармуны барын бар да, тик ул аны Радик белән Мансурга бик сирәк тоттыра. Үзе эшкә киткәндә гармунын кием шкафы өстенә куеп китә. Ике нәни дус күпме генә тырышмасыннар, гармунны кием шкафы өстеннән ала алмыйлар, буйлары җитми шул. Әле бер тапкыр гармунны алам дип урындык артына баскан Мансур идәнгә дә егылып төште.
Шул вакыйгадан соң алар, гармунда уйнарга бик кызыксалар да, кием шкафы тирәсендә маташмадылар.
Эштән бушаган вакытларда Радикның абыйсы Марсель гармунын алып сыздыра гына. Шул вакыт Мансур белән Радик, күзләрен дә алмыйча, гармун уйнаган Марсель абыйларының бармаклары хәрәкәтен күзәтеп торалар. Шулкадәр мавыгып күзәтәләр ки, хәтта сулышларын да тирән һәм сирәк ала башлыйлар.
Бервакыт Радик әтисенә, Казанга барганда: «Миңа кечкенә гармун алып кайт әле!» — дип караган иде дә, әтисе кайтуын дүрт күз белән көткән малайга нәүмизләнергә генә калды. Әтисе аңа: «Улым, Казандагы гармун ясый торган кеше бик каты авырып киткән, икенче юлы барганда алып кайтырмын», — дип тынычландырды.
Көннәр шулай үтә торды. Гармунда уйнау теләге көннән-көн көчәя генә барды. Тик гармун гына юк иде.
Шулай беркөн Радикның абыйсы эштән иртәрәк кайтты. Ни өчендер ул гармунының телләре беркетелгән ягындагы ике шөребен сүтеп алып гармунын ачты. Гармун эченнән кечкенә генә бер күн тасманы чыгарды. Аның бер башына пумала белән җилем сылады да тимер планкага ябыштырды. Кабат шөрепләрне беркетеп, җилеме кипсен дип, гармунын шкаф өстенә куйды. Радик абыйсын кызыксыну белән карап торды. Шундый матур тавыш чыгара торган гармун эчендә юка гына кечкенә калай һәм күн тасма беркетелгән металл планкалардан башка бернәрсә дә юк икән.
— Менә сиңа гармун, — дип куйды Радик аптыравыннан.
Бераздан ул йөгереп Мансурларга кереп китте. Мансурга гармун эчендә нәрсәләр күрүе турында сөйләмәкче булды. Мансурларның тәрәзә турыларына җитүгә, аның колагына гармун тавышы ишетелгән кебек булды. Ул, аптырап, барган җиреннән туктап калды һәм игътибар белән тыңлый башлады.
Күтәрелеп Мансурларның тәрәзәләренә карады. Тәрәзә төбендә кызыл чәчәккә күмелеп утырган яран гөл артында шатлыгы йөзенә бәреп чыккан Мансур кечкенә генә гармунын күкрәк өстенә куеп, әкрен генә кычкырта иде. Гармунның алгы өлеше ялтыравыклы сыек яшел төскә буялган, ә инде күреген сузгач, яран гөл чәчәге төсле кызылга әйләнә.
Ул, балаларча көнләшүеннән көләргә дә, еларга да белмичә, борынын еш-еш тартып, бер урында басып калды. Кире чыгып китәргә дә уйлаган иде,
Мансурның: «Радик, әйдә өйгә кер!» — дигән чакыруына йокыдан уянган кебек булып китте. Күлмәк җиңе белән борынын ышкып алды да өйгә керде. Өйдә Мансурның әнисе һәм аның Казанда яшәүче Мәрзия апасы утыра иде. Мәрзия апа җәйге ялга кайткан, ә инде Мансурга бүләк итеп кечкенә гармун да алып кайткан. Радикны Казан күчтәнәчләре белән сыйладылар. Ул күчтәнәчләрне рәхмәт әйтеп ашады, тик аның нәни күзләре гармунны кулга тотып карау омете белән яна иде.
Кечкенә гармунның матурлыгы! Аның тавышы! Хәтта җилкәгә элү өчен каешы да бар.
Мансур гармунын Радикка сузды. Радик Мәрзия ападан тартынып кына гармунны алды һәм әкрен генә кычкыртып карады да кире Мансурга сузды.
Көннәр уза торды. Радикны: «Кайчан минем дә үз гармуным булыр икән?» — дигән сорау борчыды.
Тора-бара Радик дустының гармунын кулына кыюрак ала башлады. Күпме генә тырышмасыннар, Мансур да, Радик та гармунда бер көй дә чыгара алмадылар.
Беркөнне Мансур белән Радик уйнап йөргәндә, Марсель абыйлары машина белән кайтып туктады. Ул шофер булып эшли иде.
Мансурның кулында кечкенә гармунны күреп, алар янына килде. Гармунны кулына алды да сыздырып «Арча» көен уйнап җибәрде.
— Ну, Мансур, синең гармун! Теленә басмасаң да, көй чыгарга тора. Менә карагыз әле, — дип, ике нәни дусның йөрәген яндырып, «Әпипә» көен уйнап җибәрде.
Балалар икесе дә йотлыгып тыңлап тордылар.
— Менә, егетләр, шулай уйнарга өйрәнегез, — диде Марсель абыйлары, кулындагы гармунын Мансурга сузып.
Мансур, оялып кына:
— Көй чыгарып булмый шул, Марсель абый, — диде.
— Әй, егетләр, сез белмисезмени, гармун уйнарга мунчада өйрәнәләр аны, — дип елмайды да өйгә кереп китте.
— Менә хәзер гармун уйнарга өйрәнүнең серен белдек.
— Безнең мунчага керәбез дә шунда гармун уйнарга өйрәнәбез, — диде Радик.
Шуннан соң алар мунчага кереп киттеләр. Тик мунча ишеген эчтән элеп куеп күпме генә тырышмасыннар, көй чыгара алмадылар. Алар шактый вакыт күңелсезләнеп утырдылар.
Бераздан Радик:
— Мансур, гармунны ачып карыйк әле. Әллә эчендәге күн тасмасы кубып төште микән? Марсель абый гармунының кубып төшкән күн тасмасын эчендәге бер калаена ябыштырып куйды. Мин Марсель абыйның эшләгәнен карап тордым.
Бу җитди тәкъдимгә Мансур да кушылды. Радик тиз генә өйләренә кереп җилем һәм отвертка алып чыкты. Эскәмиягә утырып, гармунның ике шөребен сүтеп алды. Гармунның телләре беркетелгән алгы ягын тартып чыгарды. Карадылар, карадылар, тик бернинди төзексезлекне тапмадылар. Тар гына күн тасмалар да үз урыннарында иде. Инде гармунны кире ябып куярга булдылар.
Радик бер шөрепне беркетте, ә икенчесе кайда? Икәүләшеп эзләделәр, ләкин таба алмадылар. Куркудан Мансурның йөзе ак кәгазь кебек булды.
«Өйдәгеләргә нәрсә дип әйтермен? Мәрзия апаем күзенә ничек күренермен?» дигән сораулар аның күңелен борчыды.
— Мансур, курыкма. Хәзер мин кадак белән чүкеч алып киләм, — дип, Радик, тиз генә чыгып, кадак белән чүкеч алып керде. Гармунны эскәмиягә куеп шөреп эзенә кадакның яртысын кагып керткәч, чыгып калган өлешен кәкрәйтеп куйды. — Менә булды. Хәзер уйнарга өйрәнәбез инде, — дип, гармунны алып тартып-тартып карады. Тик анда пышылдап чыккан һава тавышы гына ишетелде.
Тыныч кына карап утырган Мансур кычкырып елап җибәрде.
Радик, аны тынычландырырга тырышып:
— Мансур, елама. Марсель абый кайткач та төзәтеп бирер, — диде.
Алар Марсель абыйлары эштән кайтканны түземсезлек белән көтә башладылар. Ул эштән башка көнгә караганда иртәрәк кайтты. Капка төбендә күңелсез генә басып торган ике дусны күреп:
— Нәрсә булды сезгә? Балтасы суга төшкән кеше кебек борчылып басып торасыз.
Мансур белән Радик, Марсель абыйларын мунчага алып кереп, «төзәтелгән» гармунны күрсәттеләр. Ул гармунны кулына алып тарткалап карады да көлеп җибәрде.
— Шуның өчен борчылдыгызмы? Мин сөзгә хәзер эшләп бирәм. Тик башка мондый кадак какмагыз. Бүләкне кадерләп саклыйлар аны, —дип, гармунны кабат ачты. Тәрәзә төбеннән кечкенә пумала алып, чүкеч белән сукканда кубып төшкән планканы җилем белән ябыштырып куйды. Өйгә кереп тагын бер шөреп алып чыкты һәм гармунның ачылган ягын ике шөреп белән кысып беркетеп куйды.
— Хәзергә уйнарга ярамый әле. Җилеме яхшылап кипсен, аннан соң уйнасагыз да була, — дип чыгып китте.