СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Шарль Перро "Фея"

Бep тол хатынның ике кызы булган. Олы кызы холкы, төсе белән нәкъ әнисе шикелле усал һәм караңгы йөзле, ди. Кече кызы, атасына охшап, шәфкатьле, сөйкемле, киң күңелле булган. Шуның өстенә бик чибәр дә икән.
Әлбәттә, анасы олы кызын күбрәк яраткан, чөнки ул әнисенә охшаган булган. Шуңа күрә матур күлмәкләр дә, тәмле ашлар да беренче кызга эләккән. Ә кече кызын ул бөтенләй яратмаган, аны эшләткән дә эшләткән. Бичара кыз идән юган, кер чайкаган, ашарга пешергән, тик әнисенә каршы бер сүз дә әйтмәгән. Бик мәрхәмәтле булган шул ул. Кече кыз, йорт арасындагы эшләрдән тыш, өйдән ярты чакрым ераклыктагы чишмәдән көненә ике тапкыр зур кувшин белән су китергән. Ул бер дә авырсынмаган, чөнки урманнарга, болыннарга, чишмәләргә чыгу аның өчен чын-чынлап ял булган.
Бервакыт кыз чишмәдән су алганда, аның янына бер хәерче карчык килгән һәм су сораган.
— Рәхим ит, әбекәем, — дигән сылу кыз.
Ул чүлмәген җитез генә чайкаган да, чишмәдән су алып, карчыкка сузган. Әбигә эчәргә уңайлы булсын өчен, кувшинны үзе тотып торган.
Карчык, эчеп туйгач:
— Син бик шәфкатьле, бик ягымлы икәнсең, шуңа күрә мин сине бүләкләмәкче булам, — дигән.
Бу әби, яшь кызны сынап карарга теләп, ярлы крестьян карчыгы киеменә киенгән фея булган.
— Менә нәрсә белән бүләклим мин сине, — дигән фея, — синең авызыңнан бер сүз әйткән саен чәчкә яки кыйммәтле таш төшәр.
Кыз өйгә кайткач, әнисе аны озак торган өчен орыша башлаган.
— Гафу ит, әнкәй, — дигән бичара кыз.
Бу сүзләрне әйткәндә, аның авызыннан ике роза чәчәге, ике энҗе бөртеге һәм ике зур алмаз таш төшкән.
— Нәрсә бу?! — дигән әнисе, гаҗәпләнеп. — Синең авызыңнан энҗе бөртекләре, алмаз ташлар коела ич! Нәрсә бу, кызым?
Ул беренче мәртәбә кече кызына «кызым» дип эндәшкән.
Кыз нәрсә булганын чын күңелдән сөйләп биргән, аның авызыннан сүз саен алмаз ташлар, гөлчәчәкләр коелган.
— Менә ничек! — дигән әнисе. — Алай булгач, анда олы кызымны да җибәрергә кирәк... Кара әле, Фаншон, сөйләгән вакытта сеңлеңнең авызыннан нәрсә коела! Хәзер чишмәгә барасың да, хәерче карчык су сорагач, ачык йөз белән аңа су эчерәсең.
— Менә сиңа, — дигән холыксыз кыз. — Бик кирәге бар иде. Чишмәгә барып йөрергә тагын!
— Ә мин сиңа барырга кушам! — дип кычкырган әнисе.
Олы кызы, аның сүзен тыңлап, өйдәге иң матур көмеш чүлмәкне алган да суга киткән.
Кыз чишмәгә килеп җитү белән, урманнан бик яхшы киенгән бер хатын чыккан һәм аннан су эчерүен үтенгән. Бу кызның сеңлесе янына килгән фея булган.
— Әллә сез мине монда сезгә су эчерер өчен килгән дип уйлыйсызмы! — дип масаеп җавап биргән холыксыз кыз. — Сезнең кебек бай хатынга су эчерермен дип алган идем менә көмеш кувшинымны! Ярый инде, алай бик эчәсегез килсә, эчә бирегез.
— Син бик үк ягымлы түгел икән, — дигән фея ачуланмыйча гына. — Ярый алай булгач! Мин сине дә үзеңә күрә бүләклим: синең һәр сүзеңнән соң авызыңнан елан яки гөберле бака чыгар.
— Йә, кызым, ни булды? — дип кычкырган әнисе, олы кызын өйдә күрү белән.
— Нәрсә кирәк сиңа, әни? — дигән холыксыз кыз. Ул бу сүзләрне әйтү белән, авызыннан ике елан һәм ике гөберле бака атылып чыккан.
— Монысы нәрсә тагын?! — дип кычкырган әнисе. — Барысына да синең сеңлең гаепле! Шуның өчен җәзасын да алыр әле ул!
Әни кеше кече кызын кыйнарга тотынган. Бичара кыз түзә алмаган, урманга качып киткән.
Урманда аны аудан кайтып килүче бер король улы очраткан. Ул кызның матурлыгына сокланган һәм:
— Нишләп урманда елап йөрисең? — дип сораган.
— Аһ, принц, әни өйдән куып чыгарды! — дип җавап биргән кыз.
Бу вакытта король улы аның авызыннан дүрт энҗе бөртеге һәм өч алмаз таш төшүен күргән һәм моның сере нәрсәдә булуын сораган.
Кыз аңа барысын да сөйләп биргән. Принц кызның киң күңеллелегенә, уңганлыгына сокланган. Ул аны сарайга алып кайткан һәм өйләнгән.
Ә олы кыз усаллыгы белән бөтен кешене үзеннән биздереп бетергән, аны хәтта әнисе дә өйдән куып чыгарган. Кыз урманга китеп барган һәм әнә шул китүдән эзсез югалган, ди.