Кояш төшлеккә авышып, каршыдан кыздыра башлау белән, өй кыегыннан «чалт-чолт» тамчылар тамарга тотына, Гөлниса карчыкка шушы бик җитә: ул, фермада эшләүче кызы Халисәнең көндезгә кайтырын чамалап, самовар куеп җибәрә. Казан астына ягып, ни дә булса берәр җылы аш әзерли башлый.
Соңгы вакытта бу шулай гадәткә керә башлаган, Гөлниса сәгатькә бик болытлы көннәрне генә карый, анда да мәрхүм карты белән бергә гомер иткән борынгы төс итеп, хөрмәт йөзеннән генә карый, юкса, көннең кайвакыты икәнлеген гомер буена сыналып килгән билгеләрдән болай да бик дөрес чамалый иде. Ләкин бүген — март кояшы бик җете кыздырып, тамчылар тәрәзә буенда тып-тып биешеп торсалар да — Гөлниса карчык бераз ялгышты. Җиз самовар, буларын бөркеп, инде әллә кайчан кайнап чыкты, өйгә сөттә пешкән тары боткасы исе таралды, бөтенесе әзер, тик менә Халисә генә кайтмый да кайтмый.
Ул арада, ишекне зур ачып, көтелмәгән кунак — түбән очның Йомры Зариф малае тракторчы Хәким килеп керде. Базык гәүдәле, һәрвакыт кырда һәм машина тирәсендә чуалудан йөзенә үзенә бертөрле сөйкемле кучкыл йөгергән, аз сүзле, салмак хәрәкәтле бу егет, өстенә энәдән-җептән генә төшкән яңа пальто, аякларына галошлы хром итекләр кигән булуга карамастан, көязлектән шактый ерак тора, гөлләр һәм челтәрле пәрдәләр белән күмелгән бу пөхтә өйгә ул, барыннан да элек, мазут һәм тимер-томыр исе алып керде.
— Колхоз председателе Ислам абый юкмы, дип сугылуым иде, — дигән булды ул, ишек төбендә җайсыз тукталып. Ләкин күзләреннән күренеп тора, бу сүзне ул менә хәзер генә, аяк өсли генә уйлап чыгарды. Югыйсә, аны бу җыйнак өйгә китереп керткән сәбәп бөтенләй башка: Халисәне күреп, аңарга үзенең авылга кайтканлыгын белдерү һәм, җае туры килсә, аны бүген кичкә клубка чакыру иде. Ә Гөлниса карчыкның сүзләре тавык чүпләп бетермәслек күп булып чыкты. Ул элек Хәкимне табынга кыстап карады, алай барып чыкмагач, егетнең эше, МТСта кемдә торуы, ничек торуы, болай аерым яшәүгә ата-анасының ничек каравы, күпме акча төшерүе, зурлар алдында ниндирәк исәптә йөрүе — барысы- барысы турында да сорашырга тотынды. Гөлнисаның болай җентекләп төпченүе юктан гына түгел — ничек кенә димә, кызлы кеше бит ул, белеп тору зарар итми: Ләкин, шуның белән бергә, тракторчы Хәкимнең бүген үзен аеруча тыйнак тотуы да тикмә түгел — ничек кенә димә, кызның анасы алдында басып тора бит, нигә артыгын сайрарга!
Ул да түгел, кызарып-пешеп Халисә үзе кайтып керде.
— Өйдә кунак утыра, ә син вакытында эшеңнән кайта белмисең, — дип, җиңелчә генә шелтәләп каршы алды аны әнисе.
— Кунак кунак урынында, ә эш үз урынында, — дигән булды Халисә, сер бирмәскә тырышып. Ләкин кызның йөзенә шундый алсулык йөгерде ки, монысыннан инде сүз уйнату белән генә котылу мөмкин түгел иде.
— Фермага тирес түгәргә килгәннәр иде. Сәрвәр түтинең Рәхимҗаны белән спорлашып киттек. Әкрен йөри. Атын алып бер йөкне үзем илтә барган идем дә, кырда язгы җил ай-яй чеметтерә икән,—дигән булды кыз, игътибарны бүтән темага юнәлдерергә тырышып. Аннары Хәкимгә карап, нык яшерелгән үпкә тоны белән, өстәде:—Хәкимнең үзенең дә авылга бик исе китми аның хәзер. Атналар буена күләгәсен дә күрсәтми.
Гөлниса карчык белән сөйләшкәндә ык-мык килеп торса да, Халисә кайткач, тракторчы егетнең теле яхшы ук ачылып китте, җавапка кесәгә кермәде:
— Ремонтны бетерергә дип кыздырдык. Ике атна буена мастерскойдан чыкмыйча эшләргә туры килде, — диде ул. Шунда ук кызга суктырып өстәп тә куйды: — Бирегә кайтып та саргаеп көтеп торучыларны очратмадык әле. Ислам абый кирәк иде менә, аны бөтенләй табып та булмый.
һәм китәргә дип кузгалгач, авылда булган яңа хәбәрне әйткән булып, ләкин шул ук вакытта кызга ачыктан-ачык сиздереп әйтте:
— Көненә туры килдем. Казаннан язучылар килгән диме, клубта бүген бик шәп вечер буласы, имеш.
Егет чыгып киткәннән соң, Гөлниса карчык, дуамал гына тотынып, кызын тупаслыкта, кеше белән юньләп сөйләшә белмәүдә гаепләп, кыздыра башлады.
— Сиңа кемнең кем икәнен белергә, кем морҗасыннан нинди төтен чыкканлыгын аера башларга вакыт инде, бала чага түгелсең,—диде ул, ачыктан-ачык нәрсәгәдер ымлап. Кыз каршы килеп тә яки үзен аклап та бер сүз дә әйтмәгәч, Гөлниса карчык, шундый ук кинәтлек белән яңадан әлеге теге тракторчы Хәкимгә күчеп, аны, алтыннан алып көмешкә манып, мактарга кереште: янәсе, алма агачының төбенә төшкән, атасы-анасы юньленең баласы юньле. Янәсе, сүзе-өне килешеп тора, артыгын сөйләми, ата-анасыннан читтә торуга карап, азып-тузып китми, тапканын йортка китерә, үзенең өс-башы чук кебек...
Бу сүзләргә әллә ни игътибар итмәгән кебек күренгән, ләкин чынлыкта барысын да эченә сеңдереп утырган Халисә:
— Әллә Йомры Зариф малаен бүген генә күрдеңме, авыз суыңны корыттың, — дип, гәпне шунда бетермәкче булды.
Шул ук вакытта үзе, эчке шатлыктан битенең кызышканнан-кызыша баруын сизеп, әнисе алдында нык кына эчке уңайсызлану да тоя башлаган иде.
— Самоварыңның исе булды, ахры, әллә нәрсә башым әйләнеп китте, — диде кызый, бер-ике чынаяк чәй эчү белән, чынаягын каплап, табыннан кузгалды, өйалдына чыкты.
Ә бераздан кызый, Гөлниса түти бер дә уйламаганда, чоландагы сандыктан үзенең бәйрәмдә генә кия торган яңа туфлиен күтәреп керде.— Гел сандыкта ятып күгәрә башламасын тагын бу нәмәстәкәйләр, — дигән булды ул, җепнең очын әнисенә тоттырмаска тырышып, һәм шул ике чынаяк чәй эчкән килеш, тамагына берни дә капмыйча, яңадан фермасына чапты.
II
Казан кунакларын — язучыларны — тыңларга халык бик күп җыйналган, клуб шыгрым тулы иде. Башта гадәти генә торган клуб һавасы соңга таба яхшы ук җылынды, тагын бераздан бөтенләй эсселәнеп китте, ишекне ачып җибәрделәр. Шулай ук күңелләр дә ачылганнан-ачыла бара иде. Залдагы күзләрнең ялкыны сәхнәдәгеләргә күчеп, сәхнәдә яңгырый торган сүзләрнең көче залдагыларны дәртләндереп, гомуми күтәренкелек белән утырганда, ачык ишектән яхшы ук зәһәр тавышлы бер малай:
— Халисә апа! Сине чакыралар, — дип кычкырып җибәрде. Беркадәр уңайсызрак булса да, кузгалмыйча булдыра алмады Халисә. Эскәмия араларыннан көч-хәл белән генә үтеп, үз артыннан хушбуй исе калдырып чыгып китте. «Әллә Хәким шулай кыланган буламы?» — дигән уй килде башына. Ләкин бүтән булып чыкты. Ишек төбендә ферма каравылчысының малае Әхәт басып тора иде.
- Сине фермага чакырдылар. Әти әйтә, «Акбаш» әллә нишләп тора, ди...
Шунда ук малай:
— Үзем күрдем, бозаулый бугай ул, — дип, шактый ерактагыларга да аермачык ишетелерлек итеп, өстәп тә куйды.
Андый чакта озак сорашып торып буламы соң, биш минуттан Халисә фермада иде. Ул килеп җиткәндә, ферма мөдире шунда, вак-төяк киңәшләр биргән булып, каравылчы Миңнеәхмәт карт та шул тирәдә чуалып йөри, сыерны махсус җайланган аранга бәйләгәннәр, ләкин, боларның берсенә дә карамастан, «Акбаш» йөгеннән котылмаган, Халисә ишектән керүгә, сыер, мөлдерәгән күзләрен аңа юнәлтеп, «хәлемне үзең күрәсең... җиңелдән түгел» дигәндәй, бер карап алды.
— Туры килеп торуын кара син... Мөрсәлим абзыйны «Кызыл Ия»гә чакырып алганнар, — дип куйды ферма мөдире, ветсанитарны искә төшереп.
— Үз эшемне Мөрсәлим абзыйдан ким белмим мин, — диде Халисә, сер бирмичә. Тиз генә җиңнәрен сызганып, кирәкле кораллар салынган сумканы күтәреп килде.
— Тик сез моннан чыгып торыгыз, чекрәеп ирләр басып торганда, эшли алмыйм, — диде ул, тегеләрнең икесен дә ишеккә таба куып. Ферма мөдиренең артыннан кычкырып калды: — Әсма апага кереп әйт, җылы су әзерли торсын.
Яшь кенә кызның шундый тәвәккәллек белән эшкә керешүе үзе генә дә зур нәрсә, шуның өстенә тагын мондый эштә Халисә тәҗрибәсез дә түгел, ферма кешеләре арасында «Халисә тотынган эш булмый калмый» дигән яхшы даны таралган кеше. Шулай да ферма мөдире үзе дә, каравылчы Миңнеәхмәт тә шул тирәдән китмәделәр. Ферма мөдире анда булган кешеләрнең барысын да аякка бастырды. «Акбаш»ка бирергә дип махсус әзерләнгән хуш исле печәнне тезмәдән төшереп куйдылар, тоз салып җылы су әзерләнде.
Ниһаять, ферма мөдире Гыйлаҗи түзә алмады, сарай ишеге төбенә килеп, үз тавышы булмаган тавыш белән:
— Мөмкинме безгә, хәзергесе минутта? — дип сорап куйды. Җавап урынына сарай ишеге төбенә кадәр ачылып китте, бусагада, үз көченә үзе тулышып һәм шатлыгыннан тулган ай кебек балкып, Халисә басып тора иде. Шушы көләч йөз барысын да аңлата, эш уңышлы узган иде.
— Безнең Халисә кулы тигән эш булмыйча каламы соң... Котларга рөхсәт ит, — дип, кызның кулына сузылды Гыйлаҗи.
— Мине түгел, әнә «Акбаш»ны котлагыз, берьюлы икене китерде, — диде Халисә, кулын артка яшереп. Бер читтә бозауларының әле берсен, әле икенчесен ялап торган сыерга ымлап күрсәтте. Бозауларның икесе дә сау, таза, икесе дә тып итеп аякларына басканнар, берсе, бу киң дөньяга гаҗәпләнгән кебек, күзләрен мөлдерәтеп карап тора, икенчесе, мин әле карарга өлгерермен, хәзергесе минутта бераз тамакны чылатып алырга кирәк дигән кебек, әрсез рәвештә, башын әнкәсенең җилененә сузып азаплана иде.
— Башкалардан соңга калып, март җиткәнче бүселеп йөргән иде, байлыгы зур булганга йөргән икән, — дип шаяртып алды шук телле Миңнеәхмәт карт.
— Җиңел куллы булып чыктың, Халисә туган, син фермада эшли башлаганнан бирле парлап китте эшләр, — дип, кызу шәпкә, кызны мактап куйды Гыйлаҗи. Каравылчы Миңнеәхмәт карт очлырак күзле һәм табигый юмор сәләтенә ия кеше иде, ул, Гыйлаҗи сүзләренә ялгап:
— Кулы гына түгел, аяклары да бик җиңел күренә бүген безнең Халисәнең, — дип өстәде.
Менә шунда гына исенә килеп, аякларына игътибар итте Халисә. Бая ул, эш кызуында аны-моны абайлап тормыйча, аякка ипсез дип галошларын салып аткан, яңа туфлиләрдән килеш сыер бозаулатып йөрүен күреп, оялуыннан сүзен әйтә алмас булды.
III
Тик хәзер генә исенә төште Халисәнең, монда эш туфлидә генә түгел. Аны клубта тракторчы Хәким көтеп тора торгандыр. Дөресен әйткәндә, Гөлниса түти ул егетне мактап ясаган агитациясе белән бераз соңгарак калган, Йомры Зариф малае — «Кара карлыгач» кызның күңеленә инде әллә кайчан кунган, һәм ул анда инде әллә кайчаннан бирле сайрап тора иде.
Тышта март төне зәңгәрләнеп тора, күктә, өскә сибелердәй булып, җете-җете йолдызлар җемелдәшәләр, кызыйның бит алмалары тагын да ныграк кызыша башлагандай, шундый чакта рияланып торып буламы соң?
— Клубта әйберем калган, Гыйлаҗи абзый... Озак тормам, әйләнеп килимче, — диде Халисә, ферма мөдиреннән китәргә рөхсәт сорап. Ләкин ул китеп өлгермәде, тракторчы Хәким үзе килеп керде.
— Син бу юлы үпкәләргә килгәнсең инде, — диде Халисә, Хәкимнең үзен генә туры китереп.
— Үпкәләп җиңеп буламыни сине. Табышың белән котларга килдем, — дигән булды тегесе. Ләкин тавышыннан ук беленеп тора, көндезге кебек, бу юлы да аны кызга булган мәхәббәте тартып китергән иде.