СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Кытай халык әкияте "Үгез күзләре"

Кайчандыр карурманда бик куркыныч бер җанвар яшәгән. Аны күрүгә, урман халкының коты оча икән. Кемне очратса да, очлы мөгезләрен чайкый-чайкый үкерергә тотына, тояклары белән җирне актара, күзен-башын акайтып, өстеңә ташланырга гына тора, ди.
«Нинди җанвар икән ул?» — дип уйлыйсыздыр-инде. Без җигеп йөри торган юп-юаш, күндәм буйвол! Нигә шулкадәр усал булган соң дисезме? Сер итеп кенә әйтәм: бөтен хикмәт күзләрендә аның. Нәрсәгә генә караса да, аңа бөтенесе бә ләкәйләнеп күренә икән. Юлбарыска карый — песи күрә. Песигә карый — тычкан күрә. Оп-олы кешегә карый — сабый бала күрә.
Шундый күзләре була торып, кемнән курыксын инде ул?! Көннәрдән бер көнне буйвол үзен җәнлекләр патшасы дип игълан итәргә булган. Моны ишеткәч, урман халкы ду купкан.
Алар яшеренеп кенә тын аланда киңәшмә җыйганнар һәм анда буйволны күзләреннән мәхрүм итәргә карар чыгарганнар. Ләкин буйволны бөтенләй сукыр калдырып та булмый ич инде. Уйлаганнар-уйлаганнар да иң юаш җан иясе — казның күзләрен буйволныкына алыштырырга булганнар.
Шулай бер төнне йоклап яткан буйвол белән казның күзләрен тычкан шыпырт кына алыштырып та куя.
Уянып китә буйвол. Күзләрен ачып караса, тычкан уры нына песи чаба, ә тычкан артыннан чапкан мәче аңа юлбарыс булып күренә, ди.
Шул көннән башлап буйвол юп-юаш эш үгезенә әйләнеп кала. Кеше аны җигеп көне-төне эшләтә башлый. Барысына да түзә буйвол. Беркемгә дә тими, беркемне дә куркытмый. Авыл малайлары өстенә менеп атланса да сүз дәшми.
Ә ата каз танымаслык булып үзгәрә. Буйвол күзләре белән карагач, аңа урмандагы бар нәрсә кеп-кечкенә булып күренә. Ул үзен дөньяда иң көчле җанвар дип уйлый. Каршысына кем килеп чыкса да, канатларын җәеп, муенын сузып, ысылдый- ысылдый ташланырга гына тора.
Әйдә, ысылдый бирсен лә! Барыбер курыкмыйлар ич ан нан. Күпме ысылдаса да, ата каз үгез була алмаячак.