Җәй җитү белән, бишенче сыйныфны тәмамлаган Айратка эш артты. Шуларның берсе — каз бәбкәләре саклау. Бәбкәләрне бик яратса да, көннәр буена сузылган бу ялыктыргыч эшне өнәп бетерми ул. Әнисенең кибеттән алып кайткан конфет-шоколад һәм башка тәм-томнар да хәлне җиңеләйтми иде.
...Быел ал арның казлары унбиш бәбкә чыгарды. Шатланып туялмаган әнисе:
— Ата казыбыздан егылыплар уңдык. Улым, инде эш синдә, унбишен дә саклап үстерергә кирәк. Зинһар, игътибарлы була күр, — диде.
Узган ел гына сатып алынган каздан бераз шүрли дә иде Айрат. Алагаем зур канатлы, озын муенлы бу каз авылда иң гәүдәлеседер, мөгаен.
Күрше малайлары Рифат һәм Фәритләрнең дә казлары бәбкә чыгарган икән. Алар капка төбендә ялгызы каңгырап бәбкә саклап утырган Айратны үзләре янына — су буена чакырдылар. Айрат бик шатланып ризалашты... Бәбкәләр таралышып яшел чирәм ашаган арада, малайлар өчәүләшеп су коендылар, төрле уеннар уйнадылар. Уйнап туйгач, маҗаралар яраткан Рифат:
— Малайлар, миндә идея бар! — диде. Кызыксынудан Айрат белән Фәритнең күзләренә очкын кунды. Ул тагын: — Әйдәгез ата казларны сугыштырабыз! — дип өстәде.
— Әй, монда сугыштырасы-нитәсе юк, безнеке барыбер иң көчлесе, — дип кырт кисте Фәрит.
Ә Айрат бөтенләй вакланып маташмады.
— Нәрсә, шүрлисеңме әллә? — дип кадалды аңа Рифат.
Айрат бәбкәләрен кайгыртып юк-барга да озын муенын сузып ачулы ысылдаган ата казларына карады да, үзен тыныч тотарга тырышып:
— Нишләп, мин риза, — диде.
Жирәбә буенча Рифатларның казы белән Фәритләрнеке көч сынашырга тиеш булды. Малайлар ике төркемне куып китерүгә, Фәритләрнең җыйнак ата казы шунда ук очып килеп, Рифатларныкының башын чукырга, аны кечкенә генә канатлары белән бәргәләргә тотынды.
— Әйдә, Каратәпи, бирешмә! — дип, Рифат ничек кенә көч биреп караса да, ата каз кинәт башланган һөҗүмнән каушап калды, ахрысы, канатларын киң җәеп, бәбкәләрен дә онытып, аяк очларына гына басып, авыл ягына элдерде.
— Молодец, Акмуен, булдырдың! — диде авызы колагына җиткән Фәрит. — Әйдә, алып кил Пәһлеваныңны.
Кулына озын гына тал чыбыгы тотып, Айрат су буена юнәлде. Алар якынлашуга, яңа гына җиңүеннән канатланган Акмуен очып диярлек килеп Пәһлеванга ябышты. Үзенә карата мондый илтифатсызлыкны көтмәгән Пәһлеван бер мәлгә аптырап калды, әкрен генә артка чигенде. Акмуенга исә шул гына кирәк.
Ниһаять, Айратларның казы үзеннән ни көткәннәрен аңладымы — кинәт һөҗүмгә күчте. Бераздан ул тәмам азартка кергән иде инде. Зур һәм киң канатлары белән башта Акмуенны яхшылап «тукмады». Азактан, ярсып китеп, җирдә тәгәрәтә үк башлады. Уеннан уймак чыкмагае дип куркуга калган Фәрит казлар арасына ташланды.
Җиңүче Пәһлеван, болай да сөбханалла озын муенын үрә катырып, үзенекеләр янына атлады.
— Ярар, бүгенгә Пәһлеван җиңде. Тик барыбер Ак- муен аннан көчлерәк, — дип, дерелдәгән иреннәре арасыннан сыгып чыгарды кәефе кырылган Фәрит.
Малайларның көннәре шулай каз сугыштырып, су коенып үтә торды. Башка елларны ялындырып, теләмичә генә каз саклаган Айратны әнисе танымады. Хәзер малай иртән-иртүк казлар белән чыгып китеп, кич караңгы төшкәч кенә өйгә кайтып керә иде.
...Гадәттәгечә, бүген дә сугыш уенын башлап җибәрделәр малайлар. Әлегә хәтле Пәһлеванның җиңелгәне юк. Аның көчле канатларының, каты томшыгының «тәмен» күп татыган, теләр-теләмәс кенә атлаган Акмуенны Фәрит көч-хәл белән куып алып килде. Элеккечә очынып түгел, ә курка-курка гына якынлаша иде Акмуен. Аны үзенә җитди көндәш дип санамаган Пәһлеван да көрәшкә атлыгып тормый иде.
Бөтенесе һич көтмәгәнчә тәмамланды. Ярыш башлануын көтеп торганда, Пәһлеван, кинәт борылып, артында басып торган Айратка килеп ябышты! Канатлары белән ярсып-ярсып суккан килеш, малайның бот тирәсеннән умырып алды. Тешләве шулкадәр кинәт булды ки, каушавыннан катып калган малай, аңышып, кушаяклап авылга таба элдертте. Аның артыннан бу мәгънәсез уеннан тәмам туйган һәм нык ярсыган Пәһлеван да калмады. Өйләренә кайтып җиткәнче куды ул аны. Айрат аңардан капкаларын ябып кына котылды. Пәһлеван күзләрен ялтыратып койма ярыгыннан карап торган малайга мыскыллы карашын ташлады да, башын югары чөеп, су буена — гаиләсе янына ашыкты...