Кырданмы, урманнанмы — анысын белмим — бер малай куян баласын тотып, аны үзенә ияләштерә. Ул малай шәһәрдән авылга кайткач булган. Озакламый ул шәһәргә кире киткән. Ә куян баласын үзе белән алган, аны песи баласы кебек итеп куенында йөрткән.
Менә алар маршрут автобусын көтәләр. Автобус тукталышны узып туктый. Малай шунда йөгерә. Автобус йөртүче ишекне малайның борыны төбендә ябып, үзе канәгать кыяфәт белән кузгалып китә.
Бу мизгелдә теге малай нинди тәэсирләр кичергәндер, әйтүе кыен, ә менә куян: «Руль артында, ахры, бүре утыра, ул гына шулай мәрхәмәтсез, явыз була ала», — дип нәтиҗә ясый.
Менә икенче автобус килә. Малай, аңа кермәкче булып, пассажирлар төркеменә кушыла. Аларны уңнан да, сулдан да кысалар. Бу халәттә теге малай ни уйлагандыр, әйтүе кыен, әмма куян баласы: «Ахры, монда сарык көтүе, югыйсә ул кадәр кысмаслар иде», — дип йомгак ясаган.
Ниһаять, малай арткы ишектән эчкә үтә. Әмма биредә күпчелекне тәшкил итүче ирләр кечкенә пассажир бар дип тормыйлар, сүз саен сүгенәләр,кызмачалары, автобус кузгалганда яисә тукталганда, малайның өстенә аварга да күп сорамый.
Бу очракта теге малай нинди кичерешләр аша узгандыр, әйтүе авыр, ә менә куян: «Без, мөгаен, аюлар арасындадыр, алар гына шулай тупас була ала», — дигән фикергә килгән.
Малай, бу хәлдән туеп, алгарак, хатын-кызлар бара торган өлешкә үтә. Әмма монда да шау-шу, җитмәсә купшы киенгән берәү биек үкчәле туфлие белән малайның аягына баса. Малай, авыртуга түзә алмыйча: «Ай-яй-яй!..» — дип кычкыра.
Бу хәлдә малайның күңеленнән нинди уйлар үткәндер, әйтүе авыр, ә менә куян: «Кыр сыеры булды, ахры, ул гына аякка шулай каты баса ала», — дигән нәтиҗәне ясамый булдыра алмый.
Кондукторның якынлашканы сизелә. Ул йә пассажирлар белән бик тупас сөйләшә, йә бик ягымлы тонга күчә. Теге малай мондый хәлне ничек кабул иткәндер, әйтүе авыр, әмма куян үз-үзенә: «Монысы төлке дә төлке, үзен күрмәсәм дә, кыланышларыннан яхшы таныйм», — дип куя.
—Әй, малай, син куян түгелме? — ди кондуктор.
—Юк, куян түгел, — ди теге малай.
Ә куян мондый хәлгә бик аптырый: «Бу төлке җитмәсә бик надан да икән, куяннарны да аера белмәгәч», — дип нәтиҗә ясый.
Автобустан төшәләр. Тукталыш янындагы пычрак суда бер исерек ята. Үзе торырга да азаплана кебек, авыз эченнән нидер мыгырдана.
Бу хәлне күргәч теге малай ни дигәндер, безгә билгеле түгел, әмма куян: «Монысы дуңгыз булды, ахры, пычракта мырк-мырк килә», — ди.