- Миңа, карт кешегә, матурлык нәрсәгә соң, - диде ирем Тәлгать. - Әйбәт йөрсен, ватылмасын гына. Әнә « Копейка» бик җиткән.
- Шул хәтле нужа чигеп җыйган акчаңа бер тиенлек машина алыр идеңме әллә? - дип каршы төштем мин.
Минем ирем карт булса да, ягъни мәсәлән миннән ун яшькә өлкәнрәк булса да, акчаны таба үзе. Гомере буе нефтьтә эшләде, хәзер, яше иллегә җиткәч, вахта белән Себернең төньягына йөри. Бер китсә, өчәр ай ята шунда.
«Шыр тиле син, - дим мин вакыт-вакыт. - Юньле адәм үзе теләп себер китәмени?» Ябыгып, суырылып, хәлсезләнеп кайтып егыла чөнки. Артыннан ярыйсы гына акчасы да килә үзе - меңәрләп алабыз. Мин үзем укытучы, студент кызым белән икебез әтисе кайтуга шактый бурыч җыеп куябыз - шуларны түләгәч, бераз янга да кала.
- Булды, абыстай, - диде бу бер көнне, акчасын алып кайткач. - Морадыңа ирешәсең - «тугызлы»га җитәрлек монда.
- Туксан тугызлыга җитмиме соң? - дидем мин.
- Тагын бераз өстәсәң, анысына да ыргылып булыр иде... - дип башын иде ул. - Тик кирәк микән? Син бик теләсәң инде.
Ә ник теләмәскә? Бик телим! Булыр әле булыр, дип, алдагыны көтеп яшәр чама калмаган, миңа да кырык тулып килә. «Жигули»ның туксан тугызлысына - затлысына утырып йөрербез рәхәтләнеп. Без дә кеше ләбаса!
Машина сата торган җирдә төрлесе тезелеп тора. Арада «мурена» дигәне турында күн куртка кигән егетләр авыз суы корытып сөйлиләр.
- Әйдә, - дидем Тәлгатемә, - шундыен алабыз, минем исемгә дә туры килә икән.
Исемем Мөнирә минем. Чыннан да, авызны чалшайтыбрак әйтсәң, Мөнирә - мурена дип шигырь язарга була.
Иремнең миңа карыша торган гадәте юк - алдык без машинаның иң матурын. Йөрибез, малай, бөтенесенең күзен кыздырып. Сыннар турайды, ияк чөелде. Карап торам, минем картлачым өреп кабарткандай шомарып китте. Килеште моңа матурлык. Минем дә күңел үсә, теләкләрнең матурлары туып кына тора. Чит илдә миллионер хатыннары күлмәкне дә машина төсенә туры китереп алалар икән. Гәзиттән укып белгән идем. Гомер эчендә бер миңа да кыланып карарга ярыйдыр!
Утырдык машинага, киттек кибетнең зурысына, миңа күлмәклек сайларга. Әлләни озак та тормадык, күтәренеп чыксак, юк машинабыз!
Әнә шунда гына, тротуар кырыена, зәңгәрсу «Ока» белән кыршылып беткән кызыл «Москвич» арасына куйган идек ләбаса! «Ока» бар, «Москвич» тора, ә безнең матуркаебыз буласы төштә - шоп-шома асфальт! Сукырайдыммы әллә, дип торам. Икебез дә миңгерәдек, нишләргә белмибез. Әллә күчереп куйганнармы дип, шул тирәдәге биш-алты машина арасында болганып йөрдек. Шунда ерак түгел милиционеры да бар икән.
- Бишенче микрорайон малайларыдыр, күзгә чалынганнар иде шул, - ди бу.
Кайттык без өстерәлеп, апрель башының карлы-бозлы былчырагын изеп. Нишләргә? Элекке заман булса, гариза күтәреп милициягә чабар идек тә, бу юлы бик ашыкмадык. Ник дисәгез, бер машина урлаткан идек инде без - тәҗрибә бар дисәк тә була. Өч ел элек иске «Москвич»ыбызны мин эшләгән мәктәпнең бикле гаражыннан алып чыгып киткәннәр иде. Иртүк милиция чакырттык. Бишәү-алтау килделәр, ватык бикне капшадылар, безнең һәммә туган-тумачаны, таныш-белешне сораштылар. Бер сары чәчлесе, мине эш бүлмәсенә чакырып, әллә нинди затсыз сораулар белән талкыды. Тел төбендә шул ята иде: имеш, ирем карт, мин яшь, машинаны мин үзем сөяркәмә аз кармаганмынмы?
Аның бу шиге ахырда минем өстә калды, чөнки машина табылмады.
Милициягә чапмыйча, өйгә кайтып, башларны салып, уйлап утыруыбызның сәбәбе шул иде. Закон заманы түгелен беләбез... Башка юлларны эзләргә кирәк.
Хәләлем эшли генә белә, эш йөртә белми. Мондый очракларда минем акылны, минем гайрәтне эшкә җигәргә туры килә. Яулыгым белән киңәштем дә, иремә әйтмичә Казанга ничек барганымны, теге кешене зур, затлы бинаның ишек төбендә сагалап торганымны, аның җиңеннән эләктереп туктатып, гозеремне аңлатырга маташканымны тәфсилләп сөйләп тормыйм.
Күренеп тора, ул ашыга иде. Хәзер вакытым юк, чит илдән зур кешеләр килә, шуларны саклауны тәэмин итәргә кирәк, шуннан бушагач карармын дип, минем кулымнан ычкынып, ишек төбенә килеп туктаган ап-ак чит ил машинасына утырып китеп тә барды. Зур кешеләрнең иминлеген-исәнлеген саклый торган җирдә командир булып чыкты бу.
Кайтып төштем мин өйгә әлсерәп, моның шул сүзләрен күтәреп. Тәлгатем кара кисәүгә әйләнгән, төпкә баткан күзләре генә янып тора.
- Хатын сүзе белән йөргән мин юләр, - дип сикереп торды ул мине тыңлагач. - Шундук милициягә чабарга иде.
- Ай Алла, узган юлы чабып нәрсә кырдык соң?
Талаштык туйганчы. Хәл бетеп туктагач, бераз тынычлангач, киттек милициягә. Теге чакта миңа юк сөяркәне тагарга маташкан кешегә эләктек. Аның ахмак сүзен иремә әйтмәгән идем, билгеле. Мескен Тәлгать, беркатлы мәхлук, тотынды моңа эчен бушатырга. Менә, ди, Бәрхәт үзе, машина бездә, дип әйтеп тора икән бит, ди.
- Кайда тота соң ул аны? - дип сорады теге милиционер. - Әйтегез генә, хәзер барып алып бирәм.
- Соң Бәрхәт...
- Белмим-белмим, ул сезгә ни әйткәндер дә, сез ни ишеткәнсездер. Монда килеп әйтсен ул аны!
Соңыннан әйттеләр безгә, әле генә милициягә «девятка» бүләк иттеләр бит, белмисезме әллә, диделәр...
Шуннан ни булды, дисезме? Казаннан берәр хәбәр көтәргә генә калды инде. Атна үтте, ун көн, ике атна... Тәлгатемә карасам, машина кайгысы онытыла. Тәмам чиргә сабышты бичара. Син нишләп ул хәтле бетерәсең үзеңне, дим, машина кайгысы өстенә сине күмеп йөрисе булмасын! Үзем инде, аптырагач, күрәзәчегә дә барып карадым. Ул әйтә, машинагыз ерак та түгел, табылачак, ди, тик нужасы күп булачак, ди. Иремнең йөрәгенә тагын яра: шушы тирәдә генә запчастькә сүтеп яталардыр, ди.
Чара юк, киттем мин тагын Бәрхәт каршына.
- Сез нишләп милициягә барып йөрисез анда? - дип ачуланып каршы алды бу мине.
- И Бәрхәт, Тәлгатьнең дә хәлен аңларга кирәк, Себерләрдә таш ярып җыйган акчасы бит ул аның.
- Әллә сез безгә дә бер машина өчен Себердә себерелергә кушар идегезме? Дөнья шулай корылган: берәүләр таш яра, икенчеләр мал таба.
- Без шул эшләп табарга күнеккән инде. Яшьләрне дә шуңа өйрәттек...
- Бик шәп иттегез инде! - диде ул. - Безнең бөтен бәхетсезлек сезнең тәрбиядән килә дә. Бүген шушы хәлдә буласы кешеләр идекме без? Күрегез әнә Березовскийны, Гусинскийны, кем иделәр дә кем булдылар? Себердәге Быков дигән кешене алыйк: мәктәптә физкультура укытучысы иде, хәзер аллюминий комбинатларының хуҗасы! Каян алганнар, дисез? Дәүләттән, димәк сездән, сезнең ишеләрдән! Актыккысын, үлемтеккә җыйганнарын алып бетерделәр! Ник аларга барып еламыйсыз? Ә моңда машина артыннан килгәнсез! Без соңгысын алмыйбыз! Әгәр дә сез безне тормышка яраксыз итеп тәрбияләмәгән булсагыз, дәүләт малын бүлешкәндә без дә авыз ачып калмаган булыр идек! Дөнья рәтен белгәнче, әзрәк акыл җыйганчы күпме гомерләр үтте. Хәзер утыр менә монда сезнең балавыз сыкканны карап!..
Ни әйтим, ничек акланыйм, бөтен сүзе хак! Кыскасы, шәп сабак укытты бу миңа. Рәхмәт, ярдәменнән дә ташламады. Беркөн иртән тәрәзәдән карасак, тора машинабыз. Тик... ялтыравык кабыгы гына булып чыкты. Аннары я машина белән, я сумка күтәреп, ят егетләр килә башлады. Машина тимерләрен китерәләр, Килгәне берсе әҗерен сорый. Тагын Бәрхәткә барып егылырга туры килде.
- Сезгә ярап булмас, - диде ул. Бераз уйланып торгач: - Нәрсәгә соң сезгә, карт кешегә, андый матур машина? - дип өстәде. - «Ока» ярамаганмы? Риза булсагыз, заводтан барып алырсыз.
Киңәштек ирем белән, уйлаштык. Безнең «туксан тугызлы» машинабызны туксан тугызга бүлеп сатканнар иде инде. Безгә, мөгаен, чүплек башыннан җыйган тимерләрне наждак белән ышкыштырып китереп бирә торганнардыр, дидек. Бәрхәт, бездә тәртип, дип никадәр мактанса да, аларда да шул бөтен илдәгечә икән. Биргәнне алырга кирәк, дидек.
Анысы тагын үзенә бер кыйсса булып чыкты. Завод капкасыннан чыгып ярты чакрым китүгә, «Ока»быз тончыгып сүнде. Этеп алып барып, кире заводка кертмәкче идек, капканы ачмадылар. «Гарантия» дигәнебездән шаркылдап көлделәр генә: без монда биш ай эш хакы ала алмыйбыз, инде хәзер сезгә бушка эшликме, диделәр.
Тәлгатьнең үзенә рәтләргә калды, һәр эшнең ахыры була, ул да, ниһаять, кулын сөртә-сөртә өйгә керде.
- Булды, - диде. - Юдым, тазарттым. Кузгатып та карадым. Күкәй хәтле генә...
- Барасы җиреңә илтеп куйса, шул бик җиткән, - дидем мин. - Матурлык артыннан куар чакларыбыз узган инде.
Хәзер танышлар шаярталар, ничек соң, Мөнирә, безнең яннан «мурена»ларда гына җилдереп уза идегез, «замуреновали»мы, диләр. Ә мин рәтле сүз таба алмыйм. Бу хәтле мәтәлчек атулардан соң зиһенем урынына утырмады, чуалып калды, ахрысы.