СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ
Харис Закиров “Өянкеләр шавы”
Бригадир Мирсаяф кергәндә, Һаҗәр әби бәрәңге бакчасы түрендәге өянкеләр янында иде. Бакчасына чыккан саен шушы өянкеләргә карап, шуларның шаулавын тыңлап тора ул. Килен булып төшкән елны ире Кадыйр утырткан иде аларны. Утыртканда: «Бакчабызга ямь бирсеннәр, шаулап үссеннәр әле», — дигән иде.
Гомер дигәнең сизелми дә үтте. Өянкеләр дә үсте, кочакка керерлек булып юанайдылар. Менә әкрен генә искән җилдә дә бихисап яфраклы ботаклары селкенгэләп ала.
Кадыйрның да якты дөньядан киткәненә күпнме вакытлар узды. Бакча түрендә уйнап, яшь өянкеләр тирәсендә кайнашып үскән уллары да төрлесе-төрле якка китеп, төрле җирдә яшәп яталар.
Әллә дөнья мәшәкате, әллә башка нәрсә сәбәп — уллары бик сирәк кайта аның. Әнә быел тагын бәрәңге казыр вакыт җитте. Ник берсе күренсен дә, ник берсе хәбәр бирсен икән.
Ире исән булса, бу йорт кешесез торыр идемени? Табигате белән җор, кешеләр белән тиз аралашучан Кадыйрны әллә кайлардан эзләп керерләр иде. һич уйламаганда, көтмәгәндә бәхетсезлеккә очрады шул, мәрхүм.
Кадыйр ул елны плугарь булып эшли иде. Төнге сменага дип эшкә китте. Төн уртасы җиткәндә, ярым үлек хәлендә өйгә алып кайттылар. Йөзенә, гәүдәсенә карарлык түгел, кашларына чаклы янып беткән. Соңыннан барысын да белде Һаҗәр. Беренче сменада эшләүче Сәләхи, салам эскертеннән бик ерак китмичә, учак ягып, бәрәңге пешермэкче булган икән. Алар сөрелә торган җирнең аргы башына киткәч, учакны җил уйнатып җибәргән дә, эскерткә ут капкан. Шул вакыт килеп җиткән Кадыйр янгынны сүндерергә ташлана. Әмма секунд эчендә ут урап алган эскертне сүндерергә Кадыйрның гына көче җитәме соң? Эскерт тә яна, эскерт белән бергә мазутлы киеменә ут капкан Кадыйр да яна башлый. Сөрелгән туфракта аунау да коткармый аны. Иптәшләре килеп җиткәндә, ул инде авыр хәлдә була. Һаҗәр, ат җиккән арбага салып, ирен участок хастаханәсенә үзе илтте. Тик савыгып кайтуын гына күрергә насыйп булмады...
Өянкеләргә караган саен, Һаҗәр әбинең күңелләре әллә нишләп китә. Гүя өянкеләр: «Картың, улларың яныңда булса, син дә безнең кебек яшәр идең. Без әнә шауласак та бергә, тынып калсак та гел бергә», — диләр кебек аңа.
— Һаҗәр әби, монда икәнсең. Үзеңне эзләп, каралты-курагызның бар җиреннән карап чыктым. Кунаклар алып килдем. Әйдә, кабул ит!
Көтмәгәндә әйтелгән бу хәбәрдән Һаҗәр әбинең җыерчыкларга күмелгән йөзе яктырып китте. Әллә шатлыктан, әллә каушаудан кызурак сөйләнеп, соравын бирергә ашыкты:
— Улларымның берәрсеме әллә? Кайсысы: Мөдәррисемме, Гайнетдинемме, Гаязыммы?.. Гаязыммы, Мөдәррисемме?..
Бригадир Һаҗәр әбине болай кабалана-ашыга улларын сорар дип уйламаган иде. Шунда ул «кунаклар» дип әйтеп дөрес эшләмәгәнен аңлады, һәм Һаҗәр әбине тизрәк тынычландырырга ашыкты:
— Бу юлы улларың түгел әле. Студент кызлар алып килдем. Колхозга булышырга җибәргәннәр үзләрен. Синдә торсыннар иде. Сиңа иптәш тә булырлар, бәрәңгеңне казырга да булышырлар, диюем.
Бу хәбәрдән соң Һаҗәр әби бертын сүзсез торды. Нәрсә әйтсен соң ул Мирсәяфкэ? Болай да кузгала башлаган күңелен җилкендерде генә шул. Ә студин дигәннәре керсеннәр. Иске булса да берүзенә болын кадәр өе бар, ләбаса. Мирсәяф тә юкка кермәгәндер. Көймәсе комга терәлгәндә генә Һаҗәр әбисен борчырга җөрьәт итә ул.
Бик тә өлгер, бик тә тере булып чыктылар ул студент кызлар. Басудан кайталар да, аз гына буш вакытлары булдымы — бакчага чыгалар. Әбидә яши башлаганнарына биш-алты көн үтмәде, нинди зур бакчаның бәрәңгесен алып, базга салып та куйдылар инде. Өйне дә ялт итеп җыештырдылар. Нәрсәгә генә тотынсалар да, булдыралар үзләре.
Араларында Әлфия дигәннәре бик тә ярдәмле булып чыкты. Кулыннан килмәгән эше юк. Нинди генә эш булмасын — һәрчак үзе башлап йөри. «Биергә, җырга да чын артист кебек ул Әлфиягез», — дип, клуб мөдире Зөләйха кичә генә мактап торды үзен. «Улларың кайда яшиләр, кем булып эшлиләр», — дип тә башта шул кыз кызыксынды.
Тик менә шунысы: Һаҗәр әби инде кызларга күнегә, ялгызлыгын оныта гына башлаган иде, тегеләренең китәр көннәре җитте. Электән килгән гадәт буенча Һаҗәр әби кызларга самавыр куйды, юл өстәле әзерләде. Менә кызлар киенә башладылар. Шулвакыт Әлфия: «Әби, истәлек итеп бәйләрсең. Бу — бездән күчтәнәч», — дип, әбигә яулык тоттырды. Тагын: «Без китәбез, улларың кайтыр, каршыларга әзерлән!» — дип тә өстәде.
Картайгач, кеше күңеле йомшак була, диләр. Хак икән. Һаҗәр әбинең күз төпләре яшьләнде, тамагына төер утырды.
— Исән йөрегез, игелекле балалар булыгыз, — дигән сүзләрне дә көчкә генә әйтә алды ул.
Киттеләр, үзләре генә түгел, Һаҗәр әбинең тынычлыгын да алып киттеләр алар. Кызлардан соң Һаҗәр әби җанына — тынычлык, үзенә урын таба алмый иза чикте. Нәрсәгә генә тотынса да, кулы эшкә бармады аның. Тын гына агып яткан елгага пароход кереп зур дулкыннар ясаган кебек, язмышына буйсынып, инде ялгызлыгына күнегә башлаган Һаҗәр әбинең күңел дәрьясында кызлар дулкын чыгаруын дәвам иттеләр. Бигрәк тә Әлфия һаман янында кайнаша, бөтерелә кебек иде аңа. «Балаларымның берәрсе кыз булса, Әлфиягә охшар, Әлфия кебек уңган булыр иде», — дигән уйлар да башына бер генә кереп чыкмады аның. Әнә халыкта: «Кыз бала — анага, ир бала атага тартым була», диләр бит. Хәер, уллары Кадыйрына охшаган дип әйтә аламы соң ул? Юк бит. Кадыйры кешелекле дә, башкаларга игътибарлы да иде.
Ә болар... Әнә ничә елга бер кайтып әниләренең хәлен дә белмиләр.
Тукта әле, «улларың кайтыр, каршыларга әзерлән» дип ник әйтте соң әле Әлфия? Юатыр, карчык кешенең күңелен тынычландырыр өчен генәме, әллә инде ни дә булса сизеп-белепме?
Бүген Һаҗәр әби гадәттәгедән иртәрәк уянды. Уянды да үзе күргән төшне юрый башлады. Шактый киң елга, имеш. Көймәгә салып, Һаҗәр әби шул елга аша сыер алып чыга. Сыеры кымшанмый да. Кайчандыр, шушы йортка нигез салган елларны асраган сыерга охшаган, имеш... Юл төше бу!
Әлфия әйткән сүзләр тынгы бирмәү өстенә мондый «рас» төштән соң Һаҗәр әби түзмәде, симезлеге белән күзенә байтактан чалынып йөргән тавыгын суйдырды. Бөтен килеш салып, казан асты. Киемнәренең дә яңаларын киде. Бу минутларда яшәреп киткәндәй хис итте ул үзен. Гүя аны ишле бер гаиләгә табын әзерләргә куйганнар иде.
Төшке ашка кадәр байтак иде әле. Әмма сары майлары йөзеп йөргән ашы өстәлгә китереп тә куелды. Борычы-тозы, икмәге-катыгы — барысы да әзер. Тик менә табынга утыручылар гына юк. Һаҗәр әби кичкә кадәр ничә тапкыр тәрәзәдән карап, ничә тапкыр капка алдына чыгып керсә дә, кайтучылар күренмәде. Үч иткәндәй, көн дә кереп хәл белүче Камәр дә сугылмый бүген.
Шулай кич булды, шулай төн җитте. Һаҗәр әби үзе уйлап чыгарган бу әкәмәтеннән үзен орыша-орыша йокларга ятты. Юләр, төш күрдем, имеш. Шулай юрап кына кайтса икән балаларың. Әлфиясе дә аның, карт кешене юатам дип, көт, кайтмый калмаслар, димәсә соң. Хәер, аның ни гаебе бар? Бүген-иртәгә кайтырлар, димәде, көтәргә генә кушты бит ул.
Ятты. Ләкин озак йокларга туры килмәде аңа. Капка шакыган тавышка Һаҗәр әбинең болай да сак йокысы бик тиз ачылды. Өенә ут алып, капка ачарга чыкса, үз колагына үзе ышанмый торды. Тавыш бирүче кеше — кече улы Гаязы бит. Капка ачылуга ук, төпчеге:
— Әни, хәлләрең ничек? Авырып торасыңмыни? — дип сүз башлады. Юлда күргән михнәт-газапларын сөйли-сөйли өйгә узды.
Таң атканда ана белән ул чөкердәшеп чәй эчеп, кичә пешкән тавык ашын ашап утыралар иде. Хәл- әхвәл алышып, күргән-белгәннәрне искә төшерә торгач, артык ашыкмаса да, үз нәүбәтендә барыбер туа торган көзге көннең җиһанга яктылык сирпүен сизми дә калдылар алар.
Төш җиткәндә, Һаҗәр әбинең олы улы Мөдәррис, өйлә авышкач, уртанчысы Гайнетдин кайтып төште. Ана гаҗәпләнергә дә, гаҗәпләнмәскә дә белмәде. Әмма аңа шунысы ачык иде: болай бергә җыелуда Әлфия кулы уйнамый калмагандыр. Шулай булмаса, улларының барысы да бер тирәдә кайтырлар идемени дә, барысы да күрешүгә: «Әни, авырып торасыңмыни?» — дип сорарлар идемени?!
Һаҗәр әби шулай уйлап ялгышмаган икән. Сүзгә-сүз иярә, уллары хат алуларын, шуннан соң юлга чыгуларын әйттеләр. Гаяз исә үзенә килгән хатны кесәсеннән үк алып, абыйларына күрсәтте. Сызыксыз ак кәгазь битенә тигез юллар белән язылып: «Сезне бәрәңге алу өмәсенә чакырабыз. Авыру әниегезнең хәлен дә белеп китәрсез. Сезне көтеп, кайтуыгызга ышанып калучы әниегез һәм сезгә таныш булмаган студент кыз Әлфия», — дип тәмамланган иде ул хат.
Балаларны юлга чыгарган хатларны тагын бер кат искә алудан бермәлгә тынлык урнашты. Туганнар ирексездән бер-берсенә, аннан кыяр-кыймас кына әниләренә карап алдылар. Ул карашларда уңайсызлану да, борчылу да, ваемсызлыктан кичергән вөҗдан газабы да бар кебек иде...
Ә Һаҗәр әби улларын сыйлауны дәвам итте. Озак көткән йөрәк җимешләре үз янында булудан дөньясы түгәрәк, җаны ял итә иде ананың.
2024-04-16 11:07