СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Абдулла Алиш "Кыш бабай"

Салкын була башлагач та, Иреккә әнисе бияләйләр кигезде. Ә ул аларга тиз генә күнмәде, аларны һаман-һаман кими йөрде. Тасмага тегелгән бияләйләр, әрле-бирле селкенеп, тик шулай йөри бирделәр.
Ирекнең үзсүзләнеп болай йөрүен күргәч, әнисе аңа:
-Менә Кыш бабаң килсен әле, ул сиңа кирәгеңне бирер, - ди торган иде.
Беркөнне Ирек уянып китсә, бөтен җир ап-ак булган. Мамык җәйгән кебек.
Әнисе, аның сораганын да көтмичә:
-Менә Кыш бабаң да килде инде! - диде.
Ә Ирек әйтте:
-Кар ич ул, ә бабае кайда? - диде.
-Сүз тыңламасаң, үзе дә килеп җитәр, сине алып та китәр әле, - диде әнисе.
Андый куркыныч бабай булгач, Ирек аның турында артык сорашмады. Ләкин аның үз бабасы бер дә андый түгел бит. Аларга килсә, һәрвакыт Ирек белән уйный, көлә. Аңа әллә нинди кызыклы-кызыклы әкиятләр сөйли.
-Кая әле, улыма бер кечкенә бүләгем бар иде бугай! - дип, кесәсеннән конфет чыгарып бирә. Ә үзе Ирекне шаяртырга, көлдерергә тотына.
«Юк, юк, бабайлар андый булмый, әни куркыта гына», - дип уйлый Ирек.
Менә Ирек чана шуарга чыкты. Ул бүген башка көннәргә караганда ныграк киенде. Бияләен дә бик яхшылап киеп куйды. Әйдә, Кыш бабайның ачуы килмәсен!
Менә алар бик озак, бик рәхәтләнеп чана шудылар. Малайлар-кызлар, чаналарына утырып, таудан түбәнгә атылдылар. Кайвакыт чаналар бер-берсенә килеп бәрелде
Андый чакларда чанада утыручылар үзләре, туп кебек, таудан түбәнгә тәгәрәделәр. Бүрекләр бер якка очты, бияләйләр каядыр карга күмелде.
Бу кызык та туйдырды.
Аннан соң кызлар- малайлар чаналарын бер урынга тезеп куйдылар да икенче уен уйнарга тотындылар.
Йодрык хәтле генә итеп карны йомарлыйсың да шуны тәгәрәтеп китәсең. Әйләндерәсең, әйләндерәсең, ул бик зур була. Шулай әүмәкли торгач, аны әйләндереп тә булмый башлый...
Ирекләр дә шундый бик зур бер өем ясадылар. Аннары тагын-тагын берне әйләндерергә тотындылар. Монысы кечерәк булды. Аны теге зурысының өстенә куйдылар һәм тагын бер кечкенәне китереп, икенчесе өстенә куйдылар. Кайсыдыр:
-Кыш бабай килеп чыкты! - диде.
Ләкин бу сүзләрнең чын мәгънәсе Ирек өчен караңгы иде әле. Кар өеме ничек Кыш бабай булсын ди инде!
Төрле таяклар, чыралар белән кар өемен шомартырга, артык урыннарын кисеп төшерергә керештеләр, килбәтсез генә гәүдәгә охшаган бер әйбер барлыкка килде.
Аннары чаналарны берсе өстенә берсен өйделәр дә Кыш бабайның башын ясарга тотындылар. Берсе ике күмер кисәге табып килде. Болар бабайның күзләре булды. Берсе кайдандыр җитен сүсе тапты. Аны сакал иттеләр.
Ирек, уенга бөтен күңеле белән катнашса да, үзләре ясаган кар өемен Кыш бабай дип атарга эченнән риза түгел иде.
Күп көннәр үтте.
Беркөнне бакчада бик матур итеп чыршы бәйрәме үткәрделәр.
Ирек, шуннан кайтып, әнисенә үзенең күргәннәрен сөйләде:
- Ә без аны бик озак әзерләдек. Әллә нинди матур- матур уенчыклар тактык.
Менә бүлмә караңгы. Шулвакыт икенче бүлмәдән Куян килеп чыкты. Колаклары озын, мыеклары селкенеп тора. Ул менә болай тырт-тырт итеп сикереп йөри.
Апа аңа
- Куянкай, Куянкай, йомшак мамык туганкай, утны кабыза белмибез, тик аптырап йөрибез, - диде.
- Иң акыллы малайга бер конверт биреп китәм. Утны ничек кабызырга кирәклеге шунда язылган, - диде Куян. Аннары ул безнең янда бик озак әйләнгәләп йөрде дә ми нем кулга бер язу тоттырды, ә үзе тырт-тырт сикерде дә күрше бүлмәгә кереп китте.
Апа ул язуны ачып укыды, мин, барып, чыршы төбендәге бер төймәне борган идем, гөлт итте. Аннары без җырладык, биедек, чыршы тирәли һаман-һаман әйләнеп йөрдек. Ә аннан соң...
Сүз нәкъ шул урынга җиткәч, бик каты итеп ишекне шакыдылар.
-Кем бар? - диде Ирекнең әнисе.
Коридордан калын тавыш белән кемдер җавап бирде:
-Мин, Кыш бабай! - диде.
-Сезгә кем кирәк? - диде ана.
-Миңа Ирек кирәк, - диде Кыш бабай.
Ирек курка калды. Менә кайчан килде Кыш бабай, ул бит инде хәзер бияләйләрне бер дә салмыйча кия, мәченең дә колагын бормый. Әнисе дә аны, акыллы, ди.
Әнисе Иректән:
-Кертикме, юкмы? - дип сорады.
Ирек үзенең курыкканын әнисенә белдермәде:
-Кертик, кертик, - диде ул.
Барыбер әнисе аны Кыш бабайга биреп җибәрмәс, җибәрсә, аларның Ирекләре кем булыр?
Менә әнисе ишекне ачты, Ә аннан ак тун, ак бүрек кигән ап-ак сакаллы бер бабай килеп керде. Аның бер кулында таяк, ә икенче кулында ап-ак сумка.
Ул килеп керүгә, Ирек куанып китте:
- Мин беләм, мин беләм, бу Кыш бабай түгел, ә Мороз бабай, - диде ул.
Ә теге ак киемле бабай тагын калын тавыш белән:
-Кыш бабагыз сорый, кайсыгыз монда Ирек? - диде.
-Мин! - дип, алга чыкты Ирек.
-Менә сиңа бүләкләр китердем! - дип, ул ап-ак сумкасыннан озын колаклы ап-ак куян баласын өстерәп чыгарды.
-Чын куян, әни, чын куян! - дип сикеренергә тотынды Ирек. Аннары Кыш бабайга әйтте: - Миңа әле бабай да, куян китерәм, диде...
Ул арада Кыш бабай Иреккә тагын әллә нинди бер тартма сузды. Үзе пыяла шикелле кәгазь белән төргән, аның эчендәге бар конфетлары да күренеп тора. Аннары Ирекнең әнисеннән:
-Ирек шаярмыймы? - дип сорады Кыш бабай.
Бу вакыт Ирекнең йөрәге тиз-тиз типте. Нәрсә әйтер бит әнисе, ни әйтер?
-Юк, хәзер акыллы ул, - диде әнисе.
Шулай гына дигән иде, ә Кыш бабай:
-фу, бигрәк кызу, - дип, бүреген, өс-киемнәрен салырга тотынды. Хәзер инде Ирек каршында Кыш бабай түгел, ә үзенең бабасы басып тора иде.
Ирек:
-Бабай! - диде дә, йөгереп барып, аның муенына асылынды.