Сәүдәнең иң кызган чагы иде. Ашханә сатучысының колакны тондырып бетергән такмагы да, гомуми шау-шу эчендә эреп, ишетелмәс булды. Иртәнге якта Фикрия пәрәмәчче хатынны үгетләп тә караган иде:
— И-и, нигә шулкадәр кычкырасың, апа җаным, алырлар әле, бүген бетмәсә, иртәгә сатарсың! — диде.
Үзсүзле сатучы: «Кешеләргә төн кунган пәрәмәч ашатырга, мине кем дип белдең син?» —дип Фикриянең авызын каплады да тагын көйләп җибәрде:
...Пәрәмәчнең кайнары,
Агып тора майлары!..
Төш вакытында мондый өндәмәләр кирәкми икән. Базардагы һәр сатучы — үз алучысын, һәр эзләнүче үз кирәген таба, күзгә-күз карашып сатулаша башлыйлар икән.
Фикрия янына да өч-дүрт кешелек чират сыман нәрсә укмашты. Моңарчы, җиләкнең хакын белешәләр дә, башларын чайкап тиз-тиз китеп баралар иде. Фикрия, әллә бераз киметимме, биш сум гына сорыйммы икән дип, икеләнә дә башлаган иде. Шаммасның кисәтүе искә төште. «Башта алырга ашык маслар. Ачуланып, сүгенеп китүчеләре дә булыр. Берсенә дә илтифат итмә! Ун кило җиләгең бар — кичен, мин кайтканда, синең кулда җитмеш тәңкә акча кыштырдап торыр. Элек фабрикта ай буе бил бөгеп алган хезмәт хакын бүген син, әнкәсе, ике-өч сәгать эчендә кесәңә салып куярсың!»
Сүзләре бигрәк рас килде Шаммасның. Үзе эре, үзе күз явын алырдай кызарып пешкән җиләкне күреп, күпләр кызыкты. Хакын ишеткәч кенә борыннарын җыердылар. Бер агай Фикрияне җир ярылса, шунда кереп китәрдәй итеп оялтып китте. Башта ул елмаеп кына сорады:
— Җиде сум дисеңме?
Аннары ул шаркылдап көләргә тотынды. Китеп барышлый, сер әйткәндәге кебек пышылдап, киңәш бирде:
— Син инде, сеңелкәш, сораган-сораган, ун сум сора. Исәпләргә рәхәт ул — ун сум!
Шул агайдан соң Фикрия бераз төшәргә уйлаган иде дә, кулына ап-ак перчатка кигән бик нәзакәтле хатын килеп, эшне җайлап җибәрде. «Ике кило үлчәгез әле! —диде ул, хакын сорап та тормыйча. — Ниһаять, чын җәйне җиткердек. Виктория күрер көнебез дә бар икән!»
Перчаткалы кул җиңел булды. Каршыга кечкенә кыз иярткән ана килеп басты, аның артында эшләпәле карт тукталды. Өченче, дүртенчеләрен тикшерергә Фикриянең вакыты юк иде: тизрәк үлчәргә, кешеләрне көттереп интектермәскә кирәк.
Җиләкнең бер чиләге бетеп, икенчесенең дә яртысыннан күбрәге сатылган иде инде. Чиратның койрыгына чыркылдавык берничә кыз килеп басты. Сатучы аны-моны абайлап өлгергәнче, берсе чәрелдәп тә җибәрде:
— Бәй, үзебезнең Фикрия ич бу!
— Ә?! Кызлар! Гаҗилә!—Фикриянең күзләре шар булды. Куллар, сату сәкесен иңләп, алга сузылды. Җиләк салынган үлчәү тәлинкәсе әйләнеп капланды, гер ташы, җиргә төшеп, асфальт буйлап тәгәрәп китте.
Хатын боларның берсенә дә игътибар итмәде: бу мизгелдә аның уйлары әллә кайда, еракта калган тиле яшьлек көннәренә барып тоташкан иде.
Хәер, ул кадәр күп вакыт та үтмәгән бит әле. Моннан ике ел элек кенә Фикрия үзе дә тормыш мәшәкатеннән һич хәбәре булмаган, бүрәнә ярыгыннан да көләргә әзер торган ерык авызлы шушы кызлар арасында, тегү фабрикасында эшләп йөри иде. Ә Гаҗилә белән алар укыганда ук дуслаштылар. Фикрия- нең сабырлыгы, Гаҗиләдәге җитезлек, аларның икесен бер бөтен итеп күрсәтә. Фикрия, маен чыгарып, төпченеп эшләргә ярата. Катлаулырак деталь килеп эләксә, хәзер Гаҗиләне чакыра. Тегесе кызларның теңкәсенә тиеп беткән әллә нинди җөйләрне минут эчендә әмәлли дә бирә. Осталыгыннан бөтен группаны кинәндереп торса да, Гаҗиләнең масаю гадәте юк. Киресенчә, үз өстенә үзе бүре китерүчән ул: башкарган эшеннән үзе үк гаеп табарга ярата.
Фабрикага килгәч, һәр җөең акча белән исәпләнә башлагач та, Гаҗиләдәге бу гадәт бетмәде. Өлкән тегүчеләр аңардан: «Ничава, өйрәнерсең әле,—дип көләләр иде.— Эшеңне яманлап утыру түгел, бракларыңны яшерү әмәлләрен эзләрсең әле! Синдәй яшь әтәчләрне күп күрдек без. Кикрикләре би-ик тиз шиңде!»
Ике ел эшләгәч, Фикрия белән Гаҗиләне тәҗрибә цехына күчерделәр.
Гаҗилә әнә бүген дә шундый ук, тамчы да үзгәрмәгән: авызы — колагында, баскан җирендә биеп кенә тора. Тик менә очрашу гына күңелле килеп чыкмады. Кочакларына атылырга әзер торган Фикриянең җиләккә буялып кызарган кулын кызлар теләр-теләмәс кенә кыскандай иттеләр. Бәлки шулай тоелган гынадыр әле. Фикрия, бу салкынлыкны сизмәмешкә салынып, фабрика хәлләрен сораштырырга тотынды.
— И-и, бездә нинди үзгәреш булсын: таң ата да кич җитә,— диештеләр кызлар.— Синдәдер инде ул яңалыклар. Киттең дә котылдың, бер килеп сәлам дә бирмисең. Рәхәткә чумдың!
Бөтенесе берьюлы сөйләргә тотынган кызларның килделе-киттеле сүзләрен Гаҗилә бүлде.
— Туктагыз әле, без бит базарга ник килгәнне онытып торабыз! —диде.— Фикрия, безгә бераз жиләк үлчәп бир әле. Римма кияүгә чыкты бит. Инде аш аера башлаган. Төш башлануга, берәр тансык ризык тапмабызмы дип, базарга чыгып чаптык.— Ул кызларга борылды.— Акчабыз күпмегә җитә?
Кызлар учларындагы тиенлекләрне исәпләргә тотындылар.
Фикрия бу кадәресен үк көтмәгән иде. Бергә эшләп йөргән чак булса, чиләк тулы җиләгеңне күрсәләр, сорап-нитеп тә тормыйча, чумарлар иде. Ул күзләрен мөлдерәтеп Гаҗиләгә карады.
— Ни кылануыгыз соң сезнең, кызлар? Буйга узган Риммага миннән дә бер күчтәнәч тиештер бит инде?!
— Шаммасың ни әйтер соң? Бозылышып китәр сез тагын...
— Ярамас, Фикрия, бакчалы кешеләр бөртекләп тоталар алар, син әле сизеп өлгермәгәнсең? Тиенләп саныйлар алар...
Шактый тартышканнан соң ризалаштылар. Сөенешеп, фабрикага йөгергән кызлар артыннан озак итеп карап торды Фикрия. Укыганда да шундый тәмле тамаклар иде алар. Дәресләр бетүгә, кесә төпләрендәге акчаларын берләштереп, училище каршындагы конфет кибетенә китәләр. Конфетның иң арзанын, иң катысын сайлыйлар: андые үлчәүгә дә күп керә, авызда да озак тора.
Эшли башлагач, кызлар һәр «получка» саен кушылышып, арадан берәүгә иң кирәкле әйберен алып бирәләр иде.
Заманында бер тиенне кырыкка бүлеп яшәгән шушындый дусларыңнан табигать биргән җиләкне кызганалар димени? Фикрия ашыга-ашыга трамвай тукталышына килде. Вагонда бармак төртерлек тә урын юк. Базардан кайтучылар, тыгызлыкка чыдый алмыйча, бер-берсе белән кычкырышалар, этешәләр, төртешәләр, аякны таптыйлар. Фикрия боларның берсенә дә игътибар итми. Аның кәефе күтәренке, күзләренә шатлык тулган, иреннәре, үзеннән-үзе елмаерга әзерләнеп, мимылдап кына тора.
Бер күрүең — бер гомер дип, белми әйтмиләр икән шул. Югыйсә фабрика хәлләрен Шаммас һәр көнне җиткереп кенә килә. Әле күптән түгел:
— Ну сезнең кызларга эләкте! —дип, Фикриянең котын алган иде.— Тегүчеләр тотып алып ашарга җиткәннәр иде үзләрен. Мастер гына туктатып калды.
— Ни булган тагын?
— Һаман шул, чамадан ашып куулары хакында эләгә инде аларга! Экономист-контролер кергән булган, сезнең кыз янына утырган, смена буе эш тизлеген тикшергән. Әй тырыша икән сезнең кыз, әй ашыга икән...
— Соң, кулыннан ни килгәнне күрсәтергә телә гәндер инде. Аның ни ояты бар?
— Бар икән шул: аның тизлеге соңыннан бөтен тегүчеләргә норма итеп тагыла. Азрак акылы булган кеше андый чакта, юк йомышны бар итеп, әллә кайларга китеп йөри, ә тикшерүче түтәй, сәгатен учлап, утыра бирә. Сезнең гыпытушникның шуңа да зиһене җитмәгән.
Шаммас хәбәрләре һәрчак Фикриянең дусларын кимсетеп күрсәтәләр иде. Яшь хатынның, бала биләгәч, фабрикадан китүенә шундый сөйләшүләр дә сәбәп булды, ахры. Фикрия үзенең өй кошы кебек, йорт мәшәкатьләреннән тәм табып, тын гына яшәве белән ризалашкан иде инде. Әле бүген, кызлар очрап кына, күңелне алгысытып җибәрделәр. Кызыклар да инде: «Шаммасың ни әйтер соң?» —дигән булалар. Фикрия белән Шаммас мөнәсәбәтендә җиләкнең ни катнашы бар? Дусларыңны сөендерергә дә ярамагач, пычагымамы ул җиләк? Тирәннәнрәк уйлап карасаң, Фикрия белән Шаммасның кавышуына да шул фабрика сәбәп булды бит әле.
Ул көнне цех башлыгы, Гаҗилә белән Фикрияне үз янына чакырып алды да: «Яшьләргә җәйге күлмәк тегәрдәй тукыма кайтты, кызлар,— диде,— шуны башы-аягы белән сезгә тапшырам. Моделен дә үзегез уйлагыз, тегеп тә күрсәтегез! Башка модельләрдән көлеп йөрүе рәхәт ул, эшләп карагыз менә!» Кырыс- кырыс кыланса да, начальникның теләге изгелектә иде. Ул яшь-җилкенчәкләрдәге тәвәккәллекне, чамасыз хыялны эшкә җикмәкче була.
Гаҗилә, шау чәчәктән генә торган нейлонга күз ташлап алды да кәгазь-каләмгә ябышты. Исәпләүләр, сызымнар әзер хәлгә килгәч, үрнәк өлге кисәргә рөхсәт тә алынды. Түбән билле, җиңе белән итәгенә күп санлы бәби итәкләр тотылган күлмәкне Фикрия тегеп бирергә тиеш иде. Әзер детальләрне дустына биргәндә, Гаҗилә вәгазь укудан да тартынмады.
— Кара аны, сердәш, күлмәкне көлеп тора торган ит! Гөл кебек булсын, ерактан балкып күренсен!
Фикрия, чабышка әзерләнгән ат кебек, сабырсызланып кереште. Ул нәкъ менә шундый нечкә, күпләрнең теше үтми торган эшләрне ярата, һәммә ноктаны ноктасына туры китереп, төпченеп тегә ул. Фабрикадагы беренче көннәрендә аның эше һич үрчемәде. Смена азагына машинасы янында тегелмәгән өлгеләрдән өем хасил була. Кызлар ярдәмгә килеп кенә артталыктан коткарып калалар иде. Тора- бара Фикриягә тизлек тә килде..
Әмма чәчәкле нейлон кызның абруен челпәрәмә китерә язды. Башта ул барлык җөйләрне кулдан гына типчегән иде. Бары да яхшы барды. Күлмәк әзер. Машина белән йөгертеп үтәргә генә калды. Фикрия бары шунда гына моңарчы теләсә нинди тукыманы ябыштырып куйгандай итеп җөйләп биргән машинасының нейлонга теше үтмәвен абайлады. Энәсе кадала, табан тарттырмый. Җөй юк, тукыма җыерылып тик тора.
Смена тәмамланырга ярты сәгатьләп вакыт калган, ә өйгә кайтасы килми. Анда тынычлык табып булмаячак. Мастер сөмсере коелган Фикриягә берәр слесарь белән киңәшеп карарга кушты. Әмма аның да күз карашында һичнинди өмет әсәре юк.
Слесарьларның кайсы кайтырга җыенган, икенчеләре башлаган эшләрен түгәрәкләргә ашыга иде. Берәү дә сиңа ярдәм итәргә ашкынып тормый. Кызның өзгәләнүен тойган өлкән бер агай: «Син, кызым, әнә теге егеткә сүз кушып бак,— диде,— тыңлар. Сәке тулы балалары көтеп тормый, буйдак ул...»
Кара бөдрә чәчле, киң җилкәле егет аякларын киң итеп аерып баскан да, иптәшенең эшен күзәтеп тора. Фикрия, батучы коткаручысына ябышкан кебек, сулу алырга да ирек бирмичә, егеткә ялварырга тотынды.
Слесарь башта машинаны теләр-теләмәс кенә, кашын-күзен җимереп кенә караштыргалады. Энәне алмаштырды, берничә шөребен боргалады. Аннары, үз зиһененең шул җансыз машинадан куәтлерәк икәнен расларга теләгән кебек, тешен кысып ябышты.
Көяз тукыма слесарь егет ясаган яңа табан астыннан юаш кына шуыша башлаганда, инде икенче смена да бетеп килә иде. Фикрия, йомышының үтәлеп җитүен аңлатырга теләп:
— Булды бит бу, егеткәем, кулларыңнан куан! — диде.
Егетнең исә кыз яныннан болай гына китеп барасы килми иде, күрәсең.
— Минем исемем — Шаммас, — диде ул.
Алар кайтыр юлга бергә чыктылар...
Әллә кая юл алган уйларны чуалтып, сез хәзер төшәсезме, дип сорадылар. Трамвайның бу тукталышы Фикрияләр өеннән унбиш-егерме адым гына ераклыкта, бакча коймасына терәлеп үк тора иде. Хатын, буш чиләкләрен шалтырата-шалтырата, вагоннан төшеп калды.
Иртәдән ялтырап торган чалт аяз көн җиләсләнеп киткән. Күктә өер-өер карасу болытлар йөзә. Бакча дагы помидорлар, тамырларыннан кубып чыгарга талпынгандай, болганалар, сыкраналар, өзгәләнәләр. «Боларны тагын бер бәйләп чыгарга кирәк булыр»,— дип уйланды Фикрия. Ә җил әйтерсең хатынны тагын да кабаландырырга тели, көчәйгәннән-көчәя барды. Өй түбәсенең кайсыдыр почмагындагы калай кисәге өзлексез шакылдарга тотынды.
Фикрия ашыгып болдырга менде, ишекне ачып, һәр җиһазыннан җанны рәхәтләндерүче өй эченә керде. Көтмәгәндә кузгалган җил дә, тузгыган ишегалды да, бакчадагы бичара яшелчәләр дә бик тиз хәтердән чыкты.
Шаммас кайтканда, хатынның күңеле шат, ашы әзер, табыны тезелгән иде инде. Йорт башлыгы: «Ну, әнкәсе, эшләр пештеме?» —дип, түргә узды.
Хәзер Фикрия шушы ирдән башка үз тормышын күз алдына да китерә алмый. Кызның күңеле беренче очрашкан көнне үк уйнаклап калган иде. Шаммас та ерак йөрмәде. Эштән чыкканда, капка төбендә кө теп ала, иртән тагын каршылый. Хәер, озатышып бик озак йөрмәделәр алар. Дөбердәтеп туй ясадылар
да гөрләтеп бергә яши башладылар. Туй мәҗлесенең кызыклары онытылып та җитмәде, тупырдап торган уллары туды. Фикриянең бөтен дөньясын гаилә мәшәкатьләре, татулык рәхәтләре биләде дә бетерде.
Быел җәй Шаммас белән Фикрия аулак өйдә калдылар. Каенана, яше тулган баланы алып, авылга утырмага китте. Өйдә Фикрия теләгән тәртипләр өскә калыкты: җиһазлар да яңача тезелде, табынга ашларның да үзгәләре менде. Бүлмәләр иркенәеп, һавалар сафланып киткәндәй тоелды. Шаммас та үзгәрешне тиз сизде. Ул ике сүзенең берендә: «Әй уңган да бит син, әнкәсе! — дип, Фикрияне мактый башлады.— Син өйдә утыргач, минем җан тыныч. Акча җитенкерәми башласа, әнә бакчадан сорыйбыз аны, әйе бит, әнкәсе?»
«Әнкәсе» дигән сүз өчен, Фикрия фабрикадагы эшен генә түгел, җанын да кызганмый. Ничек эреп китмәсен ди? Әнә бит, кайтып кермәс борын өзгәләнеп эндәшә: «Әнкәсе! Син кая, аш пештеме?» Үзе шундый тәмле телле булганга, Фикриянең дә күңеле нечкә. Ул һәркөнне ирен ачык йөз белән каршылый:
— Әйдә, әттәсе, әйдә! Аш пеште, син яраткан борчак штие ясадым бүген...
— Юк, мин аш турында сорамыйм. Эшең пештеме дим? Базардагы эшеңне әйтәм.
— Ә-әй, базар эше эшмени ул, әттәсе. Пешмичә, нишләсен? Башта саттым, аннары үзебезнең кызлар килгән иде, шуларга биреп җибәрдем. Римма кияүгә чыккан икән бит, син миңа кайтып әйтмәдең шуны! Әйдә, юын, мә тастымал!
Шаммас һаман, түр уртасында, аякларын киң итеп аерып баскан килеш торуында булды.
— Күпме җыйдың?
Фикрия башында мондый сорау тумаган да иде.
— Әллә тагын, белмим, санамадым мин... —Ул, иренең йөзендә яман усаллык билгеләре сиземләп, кинәт каушап китте. Комод ягына таба үткәндә, аның кулыннан ак тастымал идәнгә төшеп калды.
Моңарчы батырларның да иң батыры күреп йөргән иренең таушалып, йомарланып беткән юеш акча кисәкләрен берәмтекләп санап торуын күзәтү кызыксыз иде. Шунлыктан Фикрия аш-су ягына керергә ашыкты. Тик барыбер эшкә тотына алмады, түр яктан ят бер тавыш ишетелде:
— Монда бит иллегә дә тулмый?!
— Әйттем ич инде, Шаммас, кызларга биреп җибәрдем.— Фикрия сүзне башка якка борырга тырышты.— Әйдә, утырыйк инде, аш суына бит.
Шаммасның гына үз сүзеннән тиз генә кайтырга нияте юк иде. Ул шул ук ят тавыш белән битәрләргә тотынды:
— Син шаяртасыңмы соң? Кызлар күрдем дип, кем инде егерме тәңкәлек җиләкне суга сала? Ә? Мин бит, ул кадәр акча алыр өчен, атна буе фабрик- та бил бөгәм.
Ирен тынычландырырга өмете югалып барса да, Фикрия тагын бер омтылыш ясап карады.
— Ташла әле, Шаммас,— диде ул, мөмкин кадәр ягымлы булырга тырышып.— Ни бары җитеп ашкан, нигә кирәк соң әле сиңа шулкадәр акча?
— Сиңа кирәкми! Сиңа бернәрсә дә кирәкми: сыер үлсә — ит, арба ватылса — утын.
Үзе уйлап чыгарган яман сүзләр Шаммасны кыздыра бардылар. Ул тирләп-пешеп чыкты, теле көрмәкләнде, күз карашы ямьсезләнде.
— Бу кеше түзә дигәч тә, бер чама белергә кирәк. Мин бит сине, бер кат ситсы күлмәгең белән алып кайтып, палиравный караватка, похылдап торган түшәк-ястык өстенә менгезеп утырттым. Шуның да кадерен белмәдең!
Фикриянең күзләре, атылып чыгардай булып, иренә текәлде; гүя ул, бу минем ирем түгелме әллә дип шикләнә иде. Аяк астында идән чайкалып киткәндәй тоелды.
— Ник ул кадәр шаккаттың? Мин бит барын да исәпләп яшим.— Шаммас бармакларын бөкли-бөкли санап китте.— Хуҗалыкка ярдәмең тимәсме дип, ике йөз илле тәңкәгә импыртный машина алып кайтып утырттым. Бер күлмәк тегеп кенә дә унбиш сум эшләргә була. Син нишләдең?
Хатынының җавап бирмәсенә ышангач, Шаммас тагын кабынып китте.
— Гыйльмия карчыкның үз ихтыяры белән алып килгән биш тәңкәсен дә алып калмагансың.— Ул мыскыллап елмаерга тырышты.— Ну да, син бит — шәфкать иясе, ир тапкан җитә сиңа. Ир җан биргән че эшләсен әнә, ә ул кешеләргә бушлай күлмәк тегә, җиләк өләшә!
Фикрия ирен тыңламый иде инде. Ул, иреннәрен тешләп, үзен бу кеше белән очраштырган беренче минутларны күз алдына китерергә тырышты. Пыр тузып, слесарь эзләп йөргәннәрен исенә төшерде. Егетнең уңганлыгына соклануыннан күңеле кузгалган чакларны хәтеренә алды. Аннары барысы да уртак булып китте. Чыннан да уртаклашып җиткәннәрме соң әле алар? Икесе дә бер үк нәрсәдән куаныч табалармы? Шаммас беренче очрашкан кичтә: «...беләсеңме, күпме түләячәкләр?» —дип елмайган иде. Бала тугач: «...өйдә утыр!»—диде. Җиләк өлгергәч, Фикрияне базарга озатты... Уртак идеме соң бу шат лыклар?
Күңелсез шикләрне дәвам иттергәндәй, Шәммасның сүзләре ишетелде.
— Дәшмичә торырмын да бары да үтәр әле дип өметләнмә! Хәзер акыллы бакчачылар акча көри. Үзе авыз итмичә, базарга чыгара. Бер-ике көннән аның бәясе илле тиен булачак.
Фикриянең сабырлыгы сынды.
— Ай аллам,— диде ул, ике кулы белән берьюлы иренә селтәнеп.— Ник син үткән эш өчен шулкадәр вакланасың? Башка чакта җиләгеңә бармак белән дә кагылмам, ну бер бирелгән кадәресен хәзер бер нишләтеп тә булмый бит инде. Кире барып сорый алмыйм бит инде мин алардан.
— Нигә сорамаска?
— Әллә саташасыңмы син, Шаммас?
— Мин ул җиләк түтәлләренә керткән тирес ке нә дә алтмыш тәңкә тора.— Ир, тавышына кимсенү төсмерләре кертеп, үпкәләп өстәде.— Минем хезмәтемне исәпләмә дә, кирәкми, ичмасам, кесәдән чыкканны гына сана! Мин бит ул алтмыш тәңкәне синең кебек өйдә түшәмгә төкереп ятып алмыйм, тир агызып, көчәнеп җыям.
Фикрия үксеп-үксеп еларга тотынган иде, ниһаять, иренең тавышы йомшара төште.
— Йә, ярар, бармассың, сорамассың, шул борын нарын да сөртә белмәүче гыпытушниклар өчен күз яшеңне түкмә!
Тик, хатыны күз яшьләрен дә сөртергә өлгерми калды, Шаммас моңа кадәр әйткәннәреннән дә яманрак сүз өстәде:
— Үзем сорармын. Ул егерме бер тәңкәне ничек итеп кире кайтарырга кирәклеген мин би-ик яхшы беләм!
— Юк! Юк, Шаммас, син моны эшләмә! — Фикрия, бичара, очып барып иренең каршысына басты да ялвара башлады. — Мине адәм хуры итмә, зинһар!—Аннары, хатын башына ныклы бер фикер килде. Ул, кыюланып, — үзем барырмын, үзем табармын! — диде.
..Смена башланырга шактый күп вакыт бар иде әле. Фикрия, танышларына очрамаска тырышып, идарәгә узды. Чуалчык уйлар таралган, күңел нык бер фикергә буйсынган иде. Ничек кабул итүләре генә билгесез. «Ни йөзең белән шул гомер килми түздең?» —дисәләр, җавабын каян табарсың?!