СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Габделхәй Сабитов “Ярсулы яз”

Әллә нинди булды быелгы яз.
Елдагыдан үзгә соңарып-сагындырып кына килде дә, март ахырларында кинәт ярсынып, изүләрен чишеп җибәрде. Ике-өч көн эчендә юлларда кара чыкты, күпер төпләрендә, мәктәп яннарында күлдәвекләр ясалды.
Рәхимсез кышкы төннәрне җылы морҗа эчләрендә, кара мунча төнлекләрендә посып уздырган йолкыш чыпчыклар шул күлдәвекләрдә корымлы канатларын юа, күгәрченнәр төшеп су эчә.
Үзенең чабуларын киң җәеп, Үрәзмәт авылын итәгенә тезеп утырткан Чапан-тау инде кардан арчылып килә. Тау иңендәге яшь каеннар, кар суларын буйга сеңдереп, бөре бүрттерә.
Уяна дөнья! Елмаеп-көлеп уяна. Ул кояшы дисәң, көннең-көнозын класс тәрәзәсеннән китмичә, авыз ерып тора. Парта өстен кызган табадай кыздыра да Гөлүсә белән Гамилнең беләкләрен пешерә. Бармак изәп, тышка чакыра, тел күрсәтеп үчекли. Чыгасыгыз килмиме, янәсе. Утырыгыз алайса, контроль эш дигән булып икегә өчне кушып!
Кемгә ничектер, әмма Гамил өчен контроль эш— иң уңай, иң кулай эш. Тәмамладыңмы, бер минут тотмый Галләм абый. Әмәлен китерү өчен генә чәпчегән була:
— Нәрсә бик ашыгыч? Тикшереп чыктыңмы? Хаталарын Галләм абый чүпләсен, дидеңме әллә? Ярый, хуп!
Гамил эшен төгәлләп, һәркемнән элек кул күтәргәч, бүген дә каш җыерган булды. Журнал өстендә яткан күзлеген алып киде дә сәгатенә күз төшерде.
— һе! Егерме минут. Күпер төбендә кар яна, ди, әнә. Сүндерүче кирәк, ди... Кая, китер...-
Инде хәзер ни буласын алдан ук белеп тора Гамил. Кузгала башлауга, Гөлүсә итәктән тартачак. Үтермә, янәсе, калдыр караламаңны!
Уйлыйм дисә, башына тай типмәгән. Башкалардан тизрәк тә эшли ала. Тик уйларга иренә. Кояш коткысына бирелеп, кыектан тамган тамчыларны санап утыра. Күрше эшләсә, икебезгә дә җитәр, ди, күрәсең.
Әмма Гамил бүген күрше хакын хакламады. Барлык каралама кәгазьләрен җыеп бөгәрләде дә, укытучы өстәленә узышлый, чүп савытына ташлап китте. Җиргә төшкән чыпчыкны эләктерергә тырнак чарлап торганда, чыпчык очып киткәч, мәче баласы ничек караса, Гамил кулындагы дәфтәргә шулай карап калды Гөлүсә.
Бу карашның мәгънәсен Галләм абый сизми калмады, әлбәттә. Класстагы бер генә хәрәкәт тә, бер генә ишарә дә ычкынмый аның очлы күзеннән. Әмма ул кайчак сизсә дә, шулай сизмәгән булып кылана. Тик котылдым дип куанма! Барыбер, җаен китереп, читтән суктырачак.
Ул дәфтәр битеннән җәһәт кенә күз йөртеп чыкты:
— һе! Бер өтереңне карга чукыган. Сания апаңа әйтермен. Чиреккә билге чыгарганда чигереп калыр!
Бусы инде, гадәтенчә, өркетеп куюы гына. Йөзеннән үк күренеп тора: бик канәгать үзе малайның эшеннән... Әнә маңгаендагы тирән җыерчыклар кинәт язылып, авыз читләренә күчте. Хәзер өч төсле каләмен кулына алыр, зур итеп «бишле»сен куяр. Аннары боргалап-бөдрәләп имзасын...
Галләм абый, нинди билге куярга белмәгәндәй, дәфтәр бите өстендә каләмен уйнатып торды да күзлек өстеннән сөзеп карады.
— Нәрсә, җим көткән чебеш кебек күзләреңне ялтыратып торасын?! Бар, кайт.
Аннары киная белән өстәп куйды:
— Гөлүсәгә тынычлык кирәк. Эш башларга синең киткәнне көтәдер!
Гөлүсә ягына күз салгач, чак кына пырхылдап көлеп җибәрмәде Гамил. Аның кыяфәте һаман да әлеге шук мәчене хәтерләтә. Тик хәзер чыпчык аулаган чагы түгел, башына әбәк-чәбәк төшкәч, колагын шомартып, муенын җыерган чагы. Борынын дәфтәргә төрткән дә мәсьәлә чишәргә керешкән.
Мәче тек мәче инде. Ни тәүфыйклы булып күренмәсен, барыбер үз эшен эшләп куйган, явыз. Әйберләрен җыештырырга дип килеп утыруы булды Гамилнең, парта утыргычында нәрсәдер шытырдап куйды, шунда ук чалбар төбеннән юеш бәреп керде...
Торып караса, үзенең авторучкасы! Урталай сынып, карасы утыргычка җәелгән. Ә Гөлүсә ерылырга торган авызын чак җыеп утыра. Галләм абый әйткәндәй, ярый, хуп! Бәйрәм ашы — кара-каршы булмагае!
Үзләре салган сукмактан ындыр артлатып өенә кайтканда, Гөлүсәдән ничек итеп үч алу турында уйлады Гамил. Әмма ник бер юньле уй килсен башына. Ничә әйтсәң дә, шул яз шаукымы...
Йөзгә йомшак канатлы талгын җил бәрә. Яз җиле, кояш җиле! Ферма каралтылары ягыннан баш әйләндергеч хуш ис — җиләкле печән исе, әчкелтем силос исе килә. Тургайлары дисәң, тәмам шашынганнар. Көннең-көнозын:
— Тюр-р-р... тюр-р-р...
— Тюр-р-р... тюр-р-р...
Тамаклары ничек армыйдыр да, канатлары ничек талмыйдыр.
Әллә ничек бик ярсулы да, бераз ямансурак та быелгы яз. Башка язлар болай түгел иде кебек. Карлары- яңгырлары булды, яудылар да уздылар, сулары-ташулары булды, ташыдылар да тындылар. Тик беркайчан да тургай җырларының бу кадәр ашкынулы булганы юк иде, көннәре дә бу кадәрле ямансу тоелмый иде. Ә быел...
Әллә нәрсә булды малай күңеленә. Кайгы дисә, кайгырыр сәбәбе юк, сагыш дисә, сагыныр кешесе юк. Ә шулай да күңел нәрсәдер юксына, нәрсәдер көтә...
Кайда икән соң бу тургай? Күпме эзләсәң дә табармын димә. Бәйләнчек кояш күз ачарга ирек бирми. Класста теңкәгә тиюе җитмәгән, хәзер дә бер тотам арттан калмый, баскыч төбенә кадәр Гамилне озата килде. Ишеккә әнисе кыстырып киткән чыраны алып өйгә керсә, әрсез кояш тагын анда. Тәрәзәдән кереп, өй эчен тутырган. Өстәлдәге самовар капкачыннан чагылып, түшәмгә үк менеп кунаклаган. Гәрәбәдәй сары нарат стеналар үзләреннән нур чәчкәндәй балкып тора. Тәрәзә төбендәге яран гөленең йодрык кадәрле чәчәгеннән ак буяулы борыска алсу шәүлә төшкән...
Гамил, самовардан җылымса су агызып, гөлгә сипте. Аннары, юынып, тиз генә капкалады да дәресләренә утырды.
Әмма бүген кояшы гына түгел, бөтен дөньясы каныкты малайга. Дәфтәрен ачып салуы булды, карават астында йомырка баскан ана каз шактый каты итеп балтырын чукып алды. Күчеп утыргач та тынгылык бир мәде. Кыштыр-кыштыр килеп оясыннан төште дә, үз телендә нәрсәдер сөйләнә-сөйләнә, ишеккә юнәлде.
— Ач ишекне, малай актыгы, һава сулап керәм! — дигән көне инде.
Аны чыгарып җибәрүгә, ала сарык баскычка менеп сөрән салды. Гөлбәчкә ябылган бәрәннәр, әниләренең тавышын ишетеп, артларына ут капкандай кычкыра башладылар:
— Эм-мә-ә!..
— Эм-мә-ә!..
Аларны чыгардыңмы инде, бераз карап тормый һич мөмкин түгел. Хәйран тамаша кыйланалар. Әниләренең әле уң, әле сул ягына чыгып, кызган табага баскандай каударланалар, имчәк тапкач, бер тезләнеп, бер торып, башлары белән төртә-төртә, комсызланып суыралар. Ул койрыклар дисәң, күз иярмәс тизлек белән, бөдрә камчыдай, бөтерелеп-уйнаклап тора. Шулкадәр дә тәмле микәнни соң ул ана сөте!
Бер чыккач әйләнеп керә алмыйча, баскычта озак торды Гамил. Өй кыегыннан тып-тып тамып торган салкын тамчыларны учына җыйды. Шундый саф, шундый эре тамчылар. Өй буенда алар тамган урында карлар чәйдә эрегән шикәр кебек суланып-саргаеп ята. Тик нишләптер күлдәвек ясалмый. Кар астына китә баралар, күрәсең!
Су! Кар астына су төшкән!
Башына шундый уй килүгә, бәрәннәрен дә, казын да, дәресләрен дә онытты малаең. Тиз генә киенеп чыкты да, көрәк алып, тыкрыкка, ындыр артлатып кайта торган әлеге сукмакка йөгерде.
Ул казыган кое шунда ук саргылт су белән тулды. Инде хәзер кое авызына көрәк каплап, юеш кар җәясең дә саклык белән генә өстен таптыйсың. Шуннан соң көрәгеңне алгач та җимерелми ул кар капкач!
Әйдә, Гөлүсә күрше, рәхим ит! Кайтышлый итек-читекләреңә су чумыра кит. Аларны киптергәнче, уйнарга чыга алмыйча, тәрәзәдән карап утыруы ничегрәк булыр икән!
Эшен төгәлләгәч, Гамил, сукмактан ике адым читкә чыгып, көрәк сабы белән кар өстенә язу язды. «Сак булыгыз! Мина!» Анлаган кеше аңласын да әйләнеп уза бирсен. Ә Гөлүсә һавадан тургай санап йөрергә ярата. Чумып карасын әйдә. Әнә үзе, кайтып та килә!
Гамил, көрәген тотып, Гөлүсәнең юлына аркылы төште:
— Эләктеңме, Гөли! Ручкамны сындырып, үч алмакчы идеңме? Бушат сумкаңны, сөякләреңне тутырып үтилчегә илтәм!
Куркып калыр, гафу сорар дип өмет иткән иде, кая ул. Җитмәсә әле, канга тоз салып, такмаклап тора:
— Исең китәр бу эшкә — чалбар төбе юешкә. Бүлмә юлны, ашыгам.
— Ашыккан ашка пешкән, бозлы тозакка төшкән.
— Бәйләнмә дим, Гамил-Галәкә. Ашап, яңадан мәктәпкә барасым бар.
— Көтәләр ди сине анда, кирәкле кишер яфрагы!
— Көтәләр икән шул менә!
— Кемнәр?
— Койрыклы җеннәр! Репетиция була. Ата-аналар җыелышына концерт хәзерлибез.
— Каян килгән артистка!
— Артистка шул. Күр менә, күргәнең булмаса!
Бөеренә таянды да, кечкенә генә ап-ак итек-читекләре белән юеш кар чәчрәтеп, бөтерчектәй бөтерелеп куйды, кыбырсык. Килешеп тә тора икән үзенә. Неп-нечкә билле, тез тиңентен генә язгы пәлтәсе дә, башына бәйләгән аллы-гөлле, буй-буй шарфы да өздереп килешә. Ә бигрәк тә әлеге шул уенчыктай җиңел ак читекләре! Әйтерсең ак бәкәлле колын! Баскан өстенә басып, сикереп чабарга җилкенеп тора. Үзе әрләшкән була, ә күзләре... Бернинди усаллык, бернинди дошманлык әсәре юк лабаса күзләрендә. Озын керфекләр арасына яшеренгәннәр дә менә-менө көлеп җибәрергә торалар.
Керфекләре дисәң... Туа-тумыштан терәлеп торган күрше булып, бер урам чирәмендә аунап, шушы көннең шушы сәгатенә кадәр ничек искәрмәде икән Гамил бу керфекләрне. Бик кызык, бик әкәмәт икән бит алар. Шундый озын, шундый куелар, әйтерсең аерым бөртекләр түгел, ә тоташкан кара элпәләр — кара күбәләк канатлары...
Гамил нәрсәгәдер гаҗәпсенеп, авыз ачып торган арада, Гөлүсә җәлт кенә култык астыннан чыгып шылды... Чапсын әйдә, карлы суга чумасы килгәч!
Тик... Әллә кинәт кенә әлеге ак итек-читекләрне кызганып куйды Гамил, әллә кызыйның нәзек кенә аякларын аяды, әллә инде һавадагы тургайлар бер-бер киңәш бирделәр үзенә, чокырга барып төштем дигәндә, артыннан куып тотты:
— Көлең күккә оча хәзер, кыбырсык! Кара әнә уң ягыңа!
Гөлүсә кар өстендәге язуны укыды да тагын чыркылдап көлде, тагын Гамил кулыннан ычкынып йөгерде:
— Исең китәр бу эшкә, бу эшкә...
— Әһә! Минадан коткарып калган өчен рәхмәтең шулмы?!
Гамил, ике-өч сикерүдә, кызыйны яңадан куып җитте, кар йомарлап, аллы-гөлле шарфына төзәде:
— Ого-онь по врагу!
— Тиеп кенә кара! Әнә абый!
Борылып караса, чыннан да, мәктәп ягыннан Галләм абый төшеп килә иде. Сул кулында бер кочак дәфтәр, уң кулында таяк. Протезлы аягын юеш кардан сөйри-сөйри, авыр гына атлап кайта... Ялганчы чокырына бөтенләй килеп җитә язган. Тагын дүрт-биш адым атласа...
Шулчак ниндидер яман хәл туасын андап, Гамил тәмам бөрешеп калды. Әгәр протезлы аягы белән дә төшсә... уеннан уймак чыгачак! Чирек гасыр буе төзәлеп җитмичә, әле һаман да еш-еш кына ачылып, карт укытучының тенкәсенә тия торган авыр яра нинди фаҗига китермәс!
Кычкырып туктатсаң... Кешегә чокыр казыган өчен кызган табага бастырачагы көн кебек ачык. Ә болай авыз ачып торсаң...
Гамил, кинәт кенә урыныннан кубып, укытучы каршына йөгерде, атылып барып, үзе казыган чокырга үзе төште.
— һи, кара инде! Бер юньсез ялганчы чокыр казыган икән бит монда...
Галләм абый, бер Гамил кулындагы көрәккә, бер сулы чокырга карап, шактый вакыт сүзсез торды. Аннары аның маңгай җыерчыклары, әкрен-әкрен язылып, авыз читләренә күчтеләр:
— Бәла аяк астында була дип әйтәләр иде, хак икән бит, әй! Әйт иптәшләреңә, шаярмасыннар алай! Кешегә чокыр казып, үзләре төшүе дә бар бит...
Кузгалып китә башлагач, яңадан тукталып өстәде:
— Күмеп куй бу чокырны. Бер башсыз малай аркасында кеше имгәнүе, мал аягы сынуы бар...
һәй көлде дә инде Гөлүсә! Кулларын чәбәкли-чәбәкли, чокыр кырыенда утырган Гамил тирәсендә бии-бии көлде. Хәтта күзләреннән яшьләр чыгып, «кара күбәләкләре» чыкланды.
Көлеп аргач, кар йомарлап Гамилнең башына тондырды да ак бәкәлле колын кебек сикерә-сикерә китеп барды. Малайның колак төбендә язгы сулар челтерәве генә яңгырап калды.
Менә хәзер ул, итекләре кипкәнен көтеп, тәрәзәдән карап утыра. Өйдә кояш, өйдә яз галәмәтләре. Тышта йөреп, шактый туңган бәрәннәр җылы гөлбәчкә кереп йокыга талдылар. Оядагы каз, ягымлы гагылдап, «га-га» дип, үзенең әле йомырка эчендәге бәбкәләрен иркәли.
Хәтта ике тәрәзә арасында кышның-кыш буе хәрәкәтсез яткан күбәләккә дә яз кояшы җан өргән. Ул үзенең кара бәрхет канатларын лепелдәтеп очарга талпына.
Тик әле иртәрәктер шул. Табигать уянганны сизеп, болай гына, йокы аралаш кына талпынуыдыр. Алдадыр әле уяныр, очар көннәре...