СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Роза Хәбибуллина "Зәйтүн илендә"

(Хикәянең дәвамы)
Нуриянец беренче хаты
Кадерле Фәридә апа, Зиннәт җизни!
Сезгә кайнар сәламнәр белән, сеңлегез Нурия.
Грециягә килгәнгә биш кон үтеп китте. Мәскәүдән бары өч сәгать очтык. Самолётган төшкәч тә, башка дөньяга килгәнебезне тойдык: Мәскәүдә кар ява иде, монда коры җылы һава, тирә-якта искитмәле хуш ис — лимон, әфлисун, чәчәк исе таралган. Аэропорт янында клумбаларда кызыл чәчәкләр ут кебек янып тора, тирә-якта пальмалар, кипарислар... Гаҗәп инде! Икенче көнне графия дигән җиргә бардык, ул — аерым кешеләр оештырган хезмәт биржасы сымак урын, законлы оешма түгел. Монда безне ачык йөз белән каршыладылар, чөнки Рәзифәнең кызы безнең киләсене хәбәр итеп куйган. Лена исемле хатын саф рус телендә сөйләшә, ул үзе дә — ике ел элек кенә Пятигорскидан монда күчеп килгән гречанка.
—Бәхетегез бар икән, сезгә эш урыны таптык, — диде. Ул миңа ике урын тәкъдим итте. — Кайда эшләргә телисез: Крит утравындамы, Афинадамы?
—Кайда соң ул утрау?
—Ерак инде, Әдрән диңгезендә, Төркия янында диярлек.
—Юк, анда китәргә теләмим, Афинада калам. Монда ниндирәк эш соң? — Мин дулкынланып, язмышым кемнәр кулында икән дип көттем.
—Йөз дә биш яшьлек әбине караучы кирәк. .
—Йөз дә биш?!
—Сез борчылмагыз, әби әле, таякка таянып, үз йомышларына йөри. Аның алты баласы читтә яши. Төпчек кызы Афинада.
Лена мине булачак хуҗаларыма алып барды. Әби Деметра исемле икән. Әбинең кызы Лена белән нәрсәләр турындадыр сөйләштеләр. Аннан соң Лена миңа вазифаларымны аңлатты:
—Сез бу йорттагы барлык эшләрне дә башкарырга тиеш буласыз. Өй җыештырырга, кер юарга дигәндә, автомат кер юу машиналары бар, ашарга пешерергә, кибеткә, базарга йөрергә, әбине карарга. Алар сезгә дүрт йөз илле евро гүләячәкләр. Бу — яхшы бәя, гадәттә, тел белмәгәннәргә оч йөз илле евро түлиләр. Хуҗалар хисабына тукланасыз. Көнгә ике тапкыр итле азык, бер тапкыр балык пешерерсез, калганын тагын үзләре аңлатырлар.
— Ничек? Алар әйткәнне мин ничек аңлыйм?
— Әкренлән өйрәнерсез әле. Ике-өч айдан ярыйсы гына аңлаша башларсыз. Әйтергә онытып торам икән: сезгә айга өч ял бирәләр, яхшы кешеләргә туры килдегез, кайберәүләр айга бер генә ял бирә.
Лена хушлашып чыгып китте, мин телсез Темәй кебек карап калдым. Әбинең кызы — галәмәт юан хатын, зур симез борынлы, калкыбрак торган зур күзле. Ул миңа сынап карады да, ымлап, үзе артыннан чакырды. Без кечкенә бүлмәгә кердек. Түрдәге караватта, мендәрләргә сөялеп, кечкенә генә, юка гына карчык ята иде. Мин, аның янына килеп, үзебезчә эндәштем:
— Исәнме, әбекәй! Ничекләр шушы яшькә җиттең?! Тормышың рәхәт булгандыр инде, җимешләр генә ашап яшәгәнгәдер.
«Монда яшәсә, минем Насихым да озын гомерле булыр иде, бәлки!» — дип уйладым да чак елап җибәрмәдем.
Әби ягымлы гына нәрсәдер әйтте. Мин аның көрән тамырлары кабарып торган кулын сыйпадым. Хикмәти Хода, гадәттә, картларның кулы салкын була, Деметра әбинең кулы кайнар иде! Уйласаң һушың китәр: үз гомерендә бу куллар ниләр генә эшләмәгәндер! Алты баласын юындырган, киендергән, ашарларына пешергән, гаиләсен көйләгән!
Хуҗаларымның йорты дүрт катлы. Беренчесен кибеткә арендага биргәннәр, икенче катта әби белән без яшибез, калганнары буш. Кайчандыр бу йорт шаулап-гөрләп торган, этаждан этажга балалар чабып йөргән, бәйрәмнәр, туйлар үткәндер, хәзер монда тормыш сүнәргә бара... Йөз дә биш яшьлек әби генә калган... Мескен... Мебельләре үзләре белән бергә картайган...
Мин үземне, Робинзон Крузо кебек, кешесез утраудагыча тоям, бер авыз сүз сөйләшми йөрү, ялгызлык моңа кадәр кичермәгән газап булып чыкты. Өстәл янында сезнең белән чөкердәшеп чәй эчүләр зур бәхет булган икән... Гомеремнең кире кайт мас көннәре сагыну газапларында үтәр микәнни?.. Килгәнемә үкенәм...
Ярый, хушыгыз! Туганнарның барысына да миннән сәлам! Сезне сагынып, сеңлегез Нурия.
8 ноябрь, 2002 ел, Афина шәһәре

Грециягә җыенганда, көндәлек яза башларга исәбе бар иде. Шулай ук аны борынгы илнең тарихы, хәзергесе, гореф-гадәтләре, этнографиясе дә кызыксындыра. Чаллыдан алып килгән калын дәфтәре уйлаганнан да арурак кирәк булып чыкты. Ялгызлыктан туган хисләрен, күргәннәрен шул дәфтәргә язып, җанына бераз җиңеллек тапты, дәфтәре әңгәмәдәшенә әйләнде.

10 ноябрь, 2002 ел
Бүген беренче тапкыр базарга бардым. Бөтенесе бакырыша. Сугышалар бугай дип, якынрак барган идем, алар: «Энаевро! Мисо евро! Эла! Эла! Глико!» — дип, берсеннән- берсе ныграк кычкыралар! «Эла!» дигәннәре «Монда кил!» дигән сүз икән. Товарларын шулай үзләренчә тәкъдим итүләре икән. Русча-грекча сүзлек алган идем, өйрәнә башладым.Без шәһәрнең борынгы өлешендә яшибез, урамнары тар, җимерек йортлар очрый. Чаллының киң, иркен проспектларына күнеккәч, мондагы бөтен җир күңелсез тоела. Боларда көн белән төннең дә аерым төсмере бар. Кояш та бер сәгатькә соңрак байый.

25 ноябрь, 2002 ел
Унбиш көн үткән дә киткән. Ял көнемдә графиягә бардым, җыелдык, барыбыз да элеккеге СССРдан: Россиядән, Украинадан, Белоруссиядән. И сагынылган да соң! Туганнарымны күргән кебек булдым! Рәхәтләнеп кафеда сөйләшеп утырдык. Танышкан хатыннарның күбесе югары белемле... Бер яктан караганда, тирәнрәк уйласаң, хурлыгы ни тора... Үз илеңдә кешечә яшәрлек кадерең булмасын инде!.. Хатыннарның ба рысы да, балаларын укыту өчен яки фатир сатып алыр өчен, акча эшләргә гаиләләрен гашлап килгәннәр, миннән яшьрәкләре дә, минем кебекләре дә бар. Туган илне сагынучылар бер мин генә түгел. Очрашкач, бераз елаштык та, көлештек тә... Хуҗаларның бераз гайбәтен дә саттык. Тел белмәү арка сында, әллә нинди мәзәкләр дә килеп чыга икән.
— Мин яңа эшли башлаган көннәрдә, — дип сөйләде Белоруссиядән килгән Вера, — тәрбиямдәге бабайның улы берничә тапкыр «Борис» дип ычкындырды. Мин бабай Борис исемле икән дип уйладым да аңа гел Борис дип эндәштем. Мин эндәшкән саен, бабайның йөзе караңгылана, шикләнеп карый. Шуннан беркөнне бабай улына нәрсәдер әләкләшә: бу хатынны куып җибәр, оятсыз нәрсә бугай ул, ди. Ни булганын көчкә аңладым: грекча «борис» «можешь» дигән сүз икән. «Боро» — «могу», «борис» «можешь» дигән сүз, бичара бабай мин аны «можешь, можешь» дип кыстый дип уйлаган! Бабаема туксан ике яшь...
Без рәхәтләнеп көлдек! Графия илебезнең бер кыйпылчыгы кебек тоелды! Анда очрашканнан соң тынычланып кайттым, көч алдым. Без хәзер ялгыз түгел! Чит илдә ялгызлыктан интеккән җаннар берләштек, дуслаштык! Бу дуслык — бердәнбер таяныч!
Деметра әби турында
Деметра әбигә карыйм да: «Бу кадәр озак яшәү кирәк микән?» — дип уйлыйм. Билгеле, һәркемнең бу дөньяда озак яшисе килә. Менә минем әбигә йөз дә биш яшь. Бер уйласаң, күп тә кебек, ләкин бу бер усак агачы гомере генә бит! Гомернең күңелле, яшь чаклары озаграк сузылсын иде дә аның!
Әбинең яше йөздән артса да, үз акылында, бик мәрхәмәтле. Заманында алдынгы фикерле кеше булган. Биш йөз евро пенсия ала. Таякка таянып булса да йөри. Ләкин ул яшәп туйган, яшәвеннән авырыксына. Кеше кулына калып яту рәхәт түгелдер инде... Бервакыт әби, ачынып:
— Минем дус хатыннарымнан бер Мерсина гына калды, ул да хәзер авыр хәлдә, мине танымый! Нәрсәгә дип яшим соң һаман? Мерсина да китсә, мин дә икенче көнне үк фэвго! Китәм! Китәм дигәч китәм! Менә күрерсез! Яшә әле дип үгетләмәгез! — диде.
Мескенне жәллим... Ярый әле, балалары исән. Алар да олы яшьтә инде. Миңа әбине карау бер дә авыр түгел. Ходай Тәгалә аңа гомерне шулай насыйп иткән икән, яши бирсен! Аны караган өчен, Аллаһган миңа да савап булсын иде! Шулай дип телим. Монда гаилә саен шундый озын гомерлеләр, тормыш шартлары яхшы булгангадыр инде... Климатлары — әйбәт субтропик, җылы. Ел дәвамында яшелчә, җиләк-җимеш, җылы. Бар булган азыкны зәйтүн мае белән генә ашыйлар. Монда кыш булмый. Безнең өйдә бернинди мич тә, җылыту батареялары да юк, әби бүлмәсендә генә электр җылыткычы куелган. Яшәү бездәгедән күпкә мәшәкатьсезрәк. Менә шундый хәлләр. Берүк, әбием исән булсын! Бу йорт — минем яшәү чыганагы бит! Базар да майлы ботка түгел иде! Бүрене аягы туйдыра дигән сыман, сатучыны да аягы туйдыра, товарны юнәтергә, алып кайтырга, сатарга, көне буе аяк өсте торырга кирәк!

Нуриянең икенче хаты:
Исәнмесез, кадерле апа һәм җизни!
Бу хатны Деметра әби йоклаганда язам. Туганнарның кадерен, читкә киткәч кенә, ныграк тоясың икән!
Балаларымның, сезнең исән-имин яшәвегезгә күңелем куана, ләкин вакыт-вакыт йөрәк яраларым түзә алмаслык булып кузгала. Насихымны юксынам... Бүген төшемә керде. Ул гел элеккечә яшь килеш икән, дим. Кочаклаштык, кочагында аның тән җылысын тойдым, менә гел өндәге кебек! Аермачык! Бик озак еладым...
Бүген кибеткә чыккан идем, әллә нинди демонстрация күреп шаккаттым: урамнан, колонналарга тезелеп, ирләр, хатын-кызлар, балалар кулларына шәмнәр тотып баралар. Сөйләшү, кычкыру юк, тып-тыныч, аяк тавышлары гына ишетелә. Чиркәүгә баралар икән! Бүген Рождество башланган. Монда халык бик дини, әллә шуңа күрә Греция җинаятьчелек буенча иң соңгы урында, ди. Олыларны бик хөрмәтлиләр, каршы әйтү юк. Монда аракы эчмиләр. Әбинең кызларына кунакка барган идек, бик сыйладылар. Кунаклар бик аз гына вино эчте. Виноны, үз шешәләрен күтәреп, кибеттән барып алалар. Исеме, сорты, елы язылган әкәмәт зур мичкәләрдән кранын ачып, агызып бирәләр. Болар да, безнең кебек, мәҗлестә җырладылар, биеделәр. Җырлары мөселман көйләре кебек моңлы. Биюләре дә дәртле, түгәрәккә басалар да җитәкләшеп тыпырдыйлар. Биюләре «хоро» дип атала.
Менә шулай яшим. Грекның бер әйтеме бар: бикес сто хоро-хоревэ, ягъни биючеләр арасына кергәнсең икән бие, бии алмый торсаң таптап китәрләр... Тормышка җайлашырга мәҗбүрсең, дигәндәй...
Мондагы кыш бездәге сентябрь ае кебегрәк. Бүген бигрәк тә җылытты әле, җәй кебек. Бер уйласаң гаҗәп инде: хәзер безнең илдә кар ява бит! Буран. Яңа елга пыр тузып әзерләнәсездер, чыршылар куясыздыр. Ә биредә мимоза чәчәккә бөреләнә... Мин бер сәгатькә генә булса да шул үзебезнең урамнардан кар шыгырдатып йөрер өчен әллә ниләр бирер идем... Сезне якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм. Сәламәтлек, байлык һәм тигезлек телим! Сезне сагынып, сеңлегез Нурия.
25 декабрь, 2002 ел, Афина шәһәре

Йокларга җыенып йөргәндә телефон шалтырады. Меңдугородка икәнен ишетеп, Фәридә, ашыгып, трубканы алды.
-Алло!
Алло, апа, исәнме!
-Әлекәем, Нурия! Исәнме ускәнем!
Апасының ягымлы тавышын, газиз туган телен ишеткәч, Нурия теге якта елап җибәрде. Ул бик озак җавап бирә алмады, телефон трубкасында аның мышкылдавы аермачык ишетелеп торды.
—Нурия, җаныкаем, ник елыйсың? Чирләмисеңме? Әллә эшең бик авырмы? — Сеңлесенең елаганын ишеткәч, Фәридә ни кылырга белмәде, аны кызганып, үзәге өзелде. — Алло, Нурия, ник дәшмисең?
—Чирләмим, — диде Нурия, елый-елый. — Эш тә авыр түгел. Апа, мин монда тора алмам, ахры, сагынам. Насих гел төшемә керә, көндез исемнән чыкмый.
—И бәгырькәем, түзәргә тырыш инде! Ияләшерсең әле! Расходланып, акчаңны туздырып, кире кайтырга ашыкма. Әллә хуҗаларың начармы?
—Ю-у-у-к! Әби бик әйбәт!
—Соң шулай булгач!
—Сагынуга түзә алмыйм!
—Чит җирдә сагындыра инде ул. Түз инде, сеңлем.
—И әйтергә җайлы! Син ялгызлыкны беләсеңмени?! Берүзең читтә торып караганың бармыни?! Мин монда давыл китереп ташлаган йомычка кебек. Сез... сез анда бергә... — Ул тагын елый башлады. — Бергәлекнең кадерен белегез!
—И үскәнем, елама инде, син елагач, миңа авыр. Гафу ит мин юләрне, сине җибәрәсе калмаган! Болай буласын белгән булсаммы?!
Апасын артык борчыганын аңлап, Нурия тынычрак сөйләшергә тырышты:
—Ярый, апа, борчылма! Тавышыңны ишеткәч кенә, әллә ничек йомшап киттем... Торып карыйм әле. Бәлки, күнегермен. Түзә алмасам кайтырмын да китәрмен, мине көчләп тоткан кеше юк.
Апасы белән сөйләшкәннән соң, Нуриянең сагынулары-сагышлары басылмады, киресенчә, көчәйде генә. Хәзер бу бәйләнчек уйлар чиргә әверелде: Нуриянең тамагыннан үтми башлады, тәмле ризыклар пешереп ашарга утырса, күңеле болгана. Моның өстенә иң хәтәре — йокысызлык җәфалый башлады. Авырткан җире булмаса да, авыруга сабышты. Уйга чумып, эшлисе эшләрен онытып, бер ноктага текәлеп, үзен чолгаган чынбарлыктан әллә кайларга китә... Көндезге газаплардан, авыр эшләрдән, барлык мәшәкатьләрдән адәм баласы онытылып торсын өчен, Ходай төнге йокыны биргән. Нурия хәзер аннан да мәхрүм... Санап та ятып карый, аз-маз белгән догаларын да укый, берсе дә ярдәм итми, борчыла, борсалана, торып, балконга чыгып утырып ка рый... Әнә күк чите саргылт-яшел булып яктыра башлады, аннан соң алсуланып таң атты. Әбинең өе янында үскән лимон агачыннан хуш ис бөркелде... Лимон исе тәмле... Ләкин Нурия яраткан исләр башка: ул колмак исен, бакчаларда койма буйларында, басу читләрендә үскән киндер орлыгы исен, шомырт, балан чәчәкләре исен ярата...
Соңгы тапкыр базарга чыккач, бер малайның кешеләрне үлчәп торганын күрде дә үлчәүгә менеп басты, андагы саннарны күреп, коты очты: дүрт килога кимегән! Элек тә бер мыскал да мае юк иде, хәзер тире белән сөяккә генә калган икән!
Графиядә очрашкач, дуслары андагы үзгәрешләрне күреп аптырадылар:
—Нурия, ты что, заболела что ли?
—Авырмыйм, йоклый алмый башладым.
Хатыннар, аның өчен борчылып, төрле киңәшләр бирсәләр дә, Нуриянең бу халәте аларның күбесенә таныш иде...
Рухың сынса, җаныңны да, тәнеңне дә чир кимерә. Бер кичне Нуриянең температурасы утыз тугызга күтәрелде, колаклары чәнчешеп, муенындагы бизләре шешеп чыкты. Тышкы яктан каты бизләрне капшады да үлемем шушы икән дип коты очты. И Ходаем, чит туфракларда ятып калыр микәнни? Соңгы сәяхәте Насихы янына булыр, аның янәшәсенә дип уйлый иде бит юкса...
Куркудан йөрәге өшеп, җаны чыгардай булды, яшәүгә өмете ярма бөртеге кадәр дә калмады, күңеленнән балалары, туганнары белән, газиз туган иле белән бәхилләште...
Бу юлы сөйләшкәндә, сеңлесе еламады, ләкин тавышы күңелсез, салкын иде:
—Фәридә апа, мин авырыйм, ашый да алмыйм, йоклый да алмыйм, сөяк белән тирегә генә калдым. Муенымдагы бизләр шеште, рактыр, ахрысы. Үләрмен инде мин... Сезне яңадан күрә алмам...
Сеңлесенең сүзләре һушын алды, куркудан калтыраган кулларыннан телефон трубкасы төшеп китә язды.
—Тукта әле, Нурия, ни сөйлисең?! Нишләп үләсең ди! Чирләгән саен үләләр димени! Авыру килә дә китә бит ул! Ангина белән күп кеше авырый, аннан үлмиләр бит!
—Ангина түгел шул, бизләр тыштан кабарын чыкты.
—Докторларга күрен!
—Ничек докторларга күреним, минем документларым юк бит! Кулга алып, төрмәгә гыгып куярлар!
—Нурия! Мин Саҗидә белән сөйләшим, киңәшим әле! Иртәгә шалтыратырбыз, син аңа барысын да сөйләрсең. Ул — тәҗрибәле терапевт, нәрсә эшләргә кирәген үзе аңлатыр.
Нуриянең тудыкасы ул Саҗидә, бөтен туганнары да, берәр нәрсә булса, аңа баралар. Нуриянең муенына җылыткыч куйганын белгәч, Саҗидә аны әрләп алды.
—Яңадан җылытма, ярамый. Кайгырма, үлмисең! Ләкин ныклап дәваланырга кирәк, көнгә дүрт тапкыр антибиотик ясат. Авыруың отит, лимфаденит булырга охшый. Вита миннар эч, нервларыңны да дәвала, антидепрессантлар эч. Вакытың булганда, кон саен һавага йөрергә чык.
Саҗидә туганының авыруга сабышу сәбәбен бигрәк тә нервларның какшавы, сагынудан икәнен белә.
Нурия безнең игътибарга мохтаҗ, аңа җан җылысы җитми, ешрак сөйләшеп торыйк, хатлар языйк, күчтәнәчләр, бүләкләр җибәрсәк, тагын да әйбәт, — диде Саҗидә. Бар туганнарының да гаилә докторына әйләнде Саҗидә. Үлмисен дигән сүз ишеткәч, Нуриянең күңеле күтәрелде, үлем чигенде. Туганнары, аның өчен борчылып, посылка белән чәкчәк салды, татар җырлары язылган кассеталар җибәрде. Телефоннан сөйләшү белән генә канәгатьләнмичә, озын-озын хатлар яздылар. Нуриянең авыруы Ходай сынавы гына булды бугай.
Шул вакыйгалардан соң күңеле утырып, тынычланып калды Нурия. Хәзер биредәге кешеләр дә, шәһәр дә, табигать тә рәхимле дөнья булып күренә! Юк, ул давыл китереп ташлаган йомычка түгел... Чит илгә чыгып китәр өчен, кыюлык та, батырлык та кирәк! һәр кеше дә моны эшли алмый! Ул үз илендә дә төшеп калганнардан түгел! Анда аны сагыналар, яраталар, көтәләр!

Нуриянец көндәлегеннән:
8 март, 2003 ел.
Бу илдә 8 Март көне бәйрәм ителми бугай, бернинди әзерләнүләр дә күренми. Улларымнан, апалардан, туганнарымнан открыткалар килгәч сөенүләрем!.. Монда инде яз түгел, кайнар җәй. Безнең илдә шаулап бәйрәм итәләрдер. Бүләкләр, чәчәкләр, мәҗлесләр! И күңелле дә була торган иде! Насих миңа чәчәк бүләк итми калмый иде!
Авырудан терелә башлагач тынычландым, шуны аңладым: югалтулардан да файда алып яши белергә кирәк икән! Түзә алмаслык сагыш, ялгызлык, авырлыклар мине ныгытты бугай. Башта Афинада гел тискәре яклар гына күреп яшәдем. Карнеги китабында «Два человека смотрели сквозь тю ремную решётку: один видел грязь, другой видел звёзды» дигән. Минем дә хәзер фикерем үзгәрде: кешеләргә дә, гореф-гадәтләргә дә башкача карый башладым.
Грециягә килгәнемә бер ел тулып үтте. Күз тимәсен, тормышымда уңышлар чыгып гора: Ринат улым хатыны белән, әйбәт эшкә урнашып, байтак акча җыйганнар. Теге уңышсызлыктан соң тиешле нәтиҗә ясаганнардыр, күрәсең. «Әни, безнең акчага син җибәргәнен дә кушып, фатирга җитәрлек кредит алмакчы идек, бирмиләр, берәрсе аша кредит оештырып булмас иде микән?» — дип язган. Тормыш безне гел сынап кына тора. Фатирлар тагын кыйммәтләнде. Бер ел элек мин җибәргән акчага фатир алып булыр иде, быел инде яртысына да җитми. Тагын Илгизәгә йомыш төште. Илгизәдән дә игелекле кеше юктыр бу дөньяда! Ул, үз исеменә кредит алып, Ринатка биргән. Аның изгелегенә бәя биреп бетерә торган түгел! Ринат шуны аңласын иде... Шулай итеп, хыялым тормышка ашты — өр-яңа йорттан Ринат ике бүлмәле фатир алган: Аллага шөкер!
Эх, Насихымны да шатландырасы иде! Кире кайтарыплар булмый шул... Алла боерса, ай саен дүртәр йөз евро салып барсам, ике елдан Илгизәгә бурычны түләп бетерәм! Тагын ике ел... Элладада яшәргә язар микән?

12 декабрь, 2003 ел.
Тормышымда бераз үзгәреш бар. Алты йөз евро түлибез дигәч, икенче кешеләргә күчтем. Деметра әби белән хушлашу кыен булды: ул миңа бик күнеккән иде, мин дә яраткан идем, әбинең мине җибәрәсе килмәде... Нихәл итмәк кирәк, миңа тизрәк бу рычны түләп бетерәсе бар.
Монда ике кеше карыйм: әби белән бабай. Бабайга 96 яшь, әбигә 93 яшь. Икесе дә авырлык белән генә йөриләр. Бабай култык таягында, гәүдәсе баһадирларча: бөкрәймәгән дә, кечерәймәгән дә. һәр атна минем белән базарга чыга, барып җиткәч, утырып ял итә. Бабай базардан тозлы балык, тозлы элес — олива алдыра. Әби белән бабайның бүлмәләре зур гына. Әбинең караваты түрдәрәк, бабай караваты яныннан үтеп китәсе, һәр көнне әби юынып чыкканда, бабай, аны сөеп, артыннан: «Агапи му! Кардия му! Лулу де му! Бэрестери му!» — ди. Бу аның «Мәхәббәтем минем! Кадерлем! Чәчәгем! Күгәрченем!» диюе. Минем исем китә! Аларның өйләнешкәннәренә дә җитмеш елдан артыктыр инде! Нинди матур гомер кичергәннәр! Әби бик канәгать, бабайны ярата! Кайвакыт бабай, йокымсырап, әби үткәнне күрми калса, әби, тамак кырып, бабайны уята, бабай, үрелеп, әбине сыйпап кала! Бик еш икесе ике караватта сөйләшеп яталар. Кайвакыт әби бабай янына килеп утыра. Шулай итеп, бер-берсенә яшәргә көч биреп торалар, аларга тормышта күңелсез түгел! Менә ни өчен изге теләк итеп кешеләргә тигез гомер телиләр икән! Мин аларга карап сокланам да: «И Аллакаем, ник минем иремә дә янымда картаерга насыйп итмәдең?! Мин дә Насихымны шулай карар идем, сөяр идем!» — дим...
Бабайның тавышы бик моңлы, вакыт- вакыт балконга чыгып утырып, матур итеп җырлый. Бабай Дракулис исемле, әби — Канелла.

8 гыйнвар, 2004 ел.
Тагын бер Яңа ел җитте. Монда Яңа елны бездәгечә төнге уникедә табын корып каршыламыйлар. Бар халык урамда: ракеталар шартлый, салют ясыйлар. Беренче гыйнварда туганнарын чакыралар. Тышта күркә яки яшь бәрәнне бөтен килеш кыздыралар. Бер берсең: «Хроня полло!» — «Долгой жизни!» «Кали хроня!» — «Хорошего года!» — дип котлыйлар. Урамда җылы җәй кебек: кояшта мандариннар пешеп утыра, һавада да мандарин, лимон исе аңкый!
Яңа елга үземә теләк теләдем: февральдән легализация башлана икән дип сөйлиләр, шул хак булсын иде! Безнең монда яшәү законлашсын иде! «Вид на жительство» бирсәләр, илгә кайтып килергә дә булыр иде! Алай дим дә... Белмим, кайтсам, яңадан илемне ташлап китә алмам...

Күркә итен, үләннәр һәм брынза белән көмеш кәгазьгә төреп, газ мичендә пешереп алгач, Нурия әби белән бабайны ашатты да аптекага җыенды.
— Даруларыгыз бетеп килә, мин тиз генә аптекага барып кайтам, борчылмагыз, — дип, картларны кисәтте, әйберләрен сумкасына салып китәргә җыенды. Кухняга кереп, пли- тәне карап, тикшереп чыкты. Нуриянең шәһәргә бик ерак йөргәне юк, чөнки кибетләр дә, базар да янда гына, ә менә аптека ерак.
Автобуста бер генә буш урын бар иде, Нурия шунда барып утырды. Күршесе, аңа урын киңәйсен өчен, кырыйгарак күчте.
— Рәхмәт, — диде Нурия. Янындагы кешегә илтифат итмәсә дә, тегенең кызыксынып күзәтүен тоеп утырды. Калын, тыгыз гәүдәле, киң җилкәле ирнең тезләрендәге шоколад төсендәге зур кулларында ничаклы юсаң да бетми торган тимер карасы, төзәлгән җәрәхәтләрнең эзләре сизелә. Нуриянең карашын сизеп, ир, янәшәсендә сумка бавым кысып тоткан Нуриянең ап-ак кулына сак кына кагылып:
— Мармара! — диде. «Мармара» грекча «мәрмәр» дигәнне аңлата. Аксыл чәчле, зәңгәр күзле, ак йөзле сөйкемле хатынга битараф кала алмаган ир Нурияне җәлеп итәргә сәбәп эзли иде. Нурия аңа борылып карады. Күршесенең күзләре белән очрашкач уңайсызланды: ул күзләрдән кайнар сәмум җиле искәндәй булды. Грециягә килгәч, хатыннар сөйләгәннәр иде, мондагы ирләр артык дәртле, утыздан үткәч, тәмам шашалар, хатыннары өстеннән сөяркә тоталар дип. Нуриянең иң сөймәгәне — хатыннары өстеннән йөрүче ирләр. Насихның көнләшерлек сәбәбе булмаса да, Нурия берничә тапкыр ирен утлы табага бастырган иде.
Ир Нуриянең кем икәнен чамалап алды бугай.
—Сез монда бизнес беләнме? — дип сорады.
—Юк, — диде хатын коры гына. Кемнеңдер аны энә күзеннән үткәреп утыруы ошамады, теге караш астында үзен уңайсыз сизде. Ак бриджи сыланып торган тезләрен кушып куйды, чәчләрен рәтләгәндәй итте. Күршесе бу хәрәкәтләрне елмаеп күзәтте. Тукталышта беркемне дә автобустан төшермичә, полицейскийлар күренде.
«Беттем!» — дип уйлады Нурия, документлар тикшерә башлагач. Грециядә миллионлаган рөхсәтсез, документларсыз яшәүчеләрне шушылай автобусларда, электричкаларда аулаганнарын Нурия белә. Берәүләрне үз илләренә депортациялиләр, икенчеләрне төрмәгә утыртып куялар. «Бәхетем юк икән», — дип өзгәләнде хатын. Әллә нишләп урыныннан калкынып куйды, янындагы кешегә борылып карады. Нуриянең күзләрендә коточкыч курку, чарасызлык чагыла иде. Күршесе аның борсалануыннан эшнең нәрсәдә икәненә төшенде. Ул Нуриягә якынрак килеп утырды. Полицейскийлар алар янында туктады.
—Сезнең документларыгыз!
Нурия сумкасында актарынган булды, эзләгән атлы итте. Күршесе:
—Без хәзер төшәбез, менә минем документларым, — дип, документларын күрсәтте.
Ләкин тегеләр, аның сүзенә игътибар итмичә, Нуриянең документларым көттеләр.
—Документларым өйдә калган, — диде хатын.
Аны полиция бүлекчәсенә алып киттеләр. Борчылудан ул кая барганын да хәтерләмәде. Сорау алганнан соң, шул ук бинадагы бер бүлмәгә кертеп яптылар. «Мал кебек!» — дип уйлады бичара хатын. Басуга кергән малны «пуләвәй» дигән кеше колхоз утарына алып кайтып яба да, хуҗасы акча яки берәр ярты биреп алып киткәнче, хайван шунда ябылуда ята.
Нурияне бу бәладән йолып алыр кеше юк...
(Дәвамы бар)