СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ
Шакир Янбаев "Кемгә сөйлим серләремне..."
Фәхрия апай яшь түгел инде, бергә байтак еллар тату гомер иткән ире бар, балалары бар, балаларының балалары бар инде хәзер. Шулай да соңгы вакытта ялгызы калган чакларда:
Кемгә сөйлим серләремне,
Йөрәгем ялкын кебек...—
дигән җырның сүзләрен күңеленнән генә кабатлый, көен көйләргә гадәтләнеп китте. Мәхәббәт җыры булганлыктан түгел, җырның сүзләре, бигрәк тә тәүге ике юлы, аның тынгы белми газапланган күңел сызлануын, яшерен уфтануларын әйтеп биргәнгә, Фәхрия апай, үзенең ихтыярыннан тыш, дога кебек кабатлый да кабатлый.
Читтән караган кешегә Фәхрия апайдан да бәхетлерәк хатын юктыр. Сугыштан соң күпме тол бичәләр ирләр иркәләвеннән мәхрүм булып ялгыз картайды, күпме кызлар кияүсез торып калды?! Ә Фәхриягә тигән өлешне канлы сугыш аяган икән! Өлешенә тигән көмеше көмеш түгел, алтын булып чыкты. Үзе яшь, үзе офицер. Фәхрия дә, техникумны тәмамлап, беренче ел гына укыта башлаган озын кара толымлы, калку күкрәкле, озын керфекләре арасыннан түгелеп китәрдәй мөлдерәп караган иркә күзле кыз иде. Беренче очрашуда ук яратыштылар. Озакка сузмыйча өйләнештеләр дә, Фәхрияне яшь офицер үзе хезмәт иткән ерак якларга алып та китте. Мәхәббәтләре бик тә җимешле булды аларның, Фәхрия балаларны тупылдатты гына! Арасында, ичмасам, бер кыз булсын! Биш бала, бишесе дә малай! Ахырда исем таба алмый башлагач, бишенче малайларына Альфред дигән ятрак исем куштырдылар да куйдылар. Шул үз ягыңнан читтә яшәү галәмәтедер инде. Өлкән уллары Сәлим, Галим, Газим, Камил арасында төпчек малай Альфред төскә-башка аерылып тормый иде торуын. Бәлки, абыйларына караганда иркәрәк, шаянрак булып үскәндер, «Бармакның кайсын тешләсәң дә авырта» дип, Фәхрия бөтен балаларына да тигез карап, бертигез исәпләсә дә, Альфредын бәгыренә ныграк тотар иде, ашның да тәмлерәген, киемнең дә матуррагын, күз карашының да назлырагын кече улына бүлде.
Өлкән уллары укуны тәмамладылар да, әтиләренең һөнәрен сайлап, хәрби училищега укырга керделәр. Хәзер кайсы капитан да майор, берсе — Ерак Көнчыгышта, берсе — Көнбатышта, уртанчысының гомере диңгездә үтә — су асты көймәсендә командир. Дүртенче улы, әгәр әйтергә яраса, үзебезнең илдә дә түгел, чик аръягында торып, дөнья иминлеген саклый. Вакыт килеп җиткәч, ашыкмыйча да, артка да калмыйча дигәндәй, Фәхрия апайның офицер уллары, бер-бер артлы ата йортына кайтып, күз күргән кешеләрнең кызларын кәләшлеккә алып, тирә-якның исен китәрерлек туйлар ясап, хезмәт урыннарына парлашып киттеләр.
Кешенең күзе кызыгырлык та иде шул. Фәхриянең ире полковник булып отставкага чыкты, пенсиясе өстенә заводның кадрлар бүлегендә җитеш кенә эш табып бирделәр. Каланың уртасында өч бүлмәле фатир. Хәер, бу заманда күбесенең тормышы җитеш, дөнья малы белән адәмне шаккатырып булмый, Фәхрия үзенең балалары белән мактанды. Мәктәптә укыган чакларында:
— Минем улларым икеле, өчле алып һич кайгыртмыйлар! — дип, күпертебрәк сөйләр иде ул кешеләргә. «Малайларым әйткән сүземне тыңлыйлар, кушкан йомышымны үтиләр, нинди серләре булса да һич яшермичә үзеңә сөйләп кенә торалар» дип, башка аналарның күзләрен кызыктырыр иде. Сөйләмәсә дә, уңай тәгәрәгән тормышны кеше күрә бит.
— Их, Фәхрия, ирдән дә, балалардан да уңдың, бәхетле син! — диләр Фәхрия апайга. Соң, шулай дими ни, туган көне булса, дүрт яктан дүрт посылка килеп төшә, сигезенче март җитсә — тагын шулай. Мөгаен, киленнәр дә әйбәттер, бергә яшәмәгәч, холык-гадәтләрен белеп булмый. Посылка җибәргәч, начар түгелләрдер. Инде күлмәклекләр белән күмделәр дигәндә, кайсы баласының акылы җиткәндер, күмәкләшеп, Фәхрия апайга асыл кашлы балдак бүләк иттеләр. Кече улы Альфред кына бу кыйммәтле бүләккә өлеш кертмәгән иде. Унынчыда укып йөргән баланың нинди акчасы булсын инде.
— Әни, институтны тәмамлап эшли башлагач, мин сиңа үз акчама гына моннан да кыйммәтрәк йөзек бүләк итәчәкмен! — диде Альфред.
Әй бала! Шул сүзләрең әллә нинди бүләкләрдән дә кыйммәтрәк икәнен белдеңме икән?
Хәзер әниеңнең кулында бер йөзек тә юк. Туганнарың күмәкләшеп бүләк иткән асыл кашлы алтын йөзек тә юк. Моңа син гаепле, Альфред...
Укуын тәмамлагач, Альфредны дүрт абыйсы дүрт якка чакырды. Моңа тикле балалары борчымагач, бер юлдан тәгәрәгән вагоннар сыман, кечесе дә абыйлары артыннан иярер дип һич борчылмый иде Фәхрия.
Беркөнне Альфред кайтты да:
— Документларымны авыл хуҗалыгы институтына илтеп бирдем, — дип шаккатарлык хәбәр әйтте. Уңайга тәгәрәп алга җилдергән поездның арткы вагоны юлдан чыкса, машинист ниләр кичерә икән? Фәхрия апай үзенең улын танымаган төсле, ни дип әйтергә белмичә, күзләреннән ачу чәчеп карап торды.
— Ашатасың икән болай булгач икмәкне! — дип, мыскыллавын яшермичә, теш арасыннан сүзләрен сытып чыгарды. — Асфальтта үстерергә җыенасыңмы ашлыкны? Икмәкне ашавы гына рәхәт, җир сөрүне, тездән сазга батып авылда яшәүне ансат дип белдеңме әллә?!
Фәхрия апай кече улын шулай куркытып-өркетеп тә карады, ялынып ялварды да, тик Альфред, җир җене кагылгандай, беркемне дә тыңламыйча, авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетына имтиханнар тапшырды. «Атның аласы да, коласы да була» дигән мәкальне исенә төшереп, Фәхрия апай, башка улларына исеме белән түгел, сайлаган һөнәре, максат-хыяллары белән дә охшамаган Альфредын кабат битәрләмәде, «бәлки, акылга утырыр, үзе үк, авылдан җыелган малай-шалайлар белән бергә укудан бизеп, институтын ташлар, башка һөнәрне сайлар» дигән өмет белән яши башлады.
Икенче курсны тәмамлар алдыннан, чынлап та, Альфред укудан сүрелгән сыман булды. Институттан кайтса да, ашарга да чыкмый, бүлмәсенә бикләнә. «Мөгаен, бу институттан бизгәндер... Менә шулай була ул, әти белән әни сүзен тыңламаган орылган да бәрелгән, диләр. Уфтаныр көннәрең алда әле!» — дип, аны башка берәр бәлагә тарыгандыр дип һич башына да китермичә, тыңлаусыз баласын тиргәде.
— Йә, укырга кергән чагында нәрсә дидем мин сиңа?! Ике ел гомереңне әрәм иттең дә, хәзер уйга калдыңмы? Үзеңнән агроном чыкмасын ярый әле биш ел үткәч аңламадың, югыйсә, ни салага, ни калага дигәндәй, ике уртада торып калачак идең, — дип, Фәхрия апай үзе сүз башлады. Альфред гафу үтенер дә абыйларының берәрсенә хат язып, хәрби училищега әзерләнә башлар дип өметләнде. Тик һич көтмәгән, хәтта төшенә дә кереп чыкмаган хәбәрне ишетте ул кече улының авызыннан. Ике ел элек «Авыл хуҗалыгы институтына документларымны бирдем» дигәне яшеннең балкышы гына булган икән. Хәзер шул балкыган яшеннең күкрәве Фәхрия апайның колак төбендә үтергеч булып шартлаган төсле булды.
— Әни, мин... өйләнергә телим, — диде Альфред.
— Авызыңнан җил алсын, балакаем. Кулыңда дипломың юк, һөнәрең юк, үзең әти-әни күзенә карап яшисең. Шул хәлдә әйләнәм дип авыз ачарга ничек оялмыйсың?!
— Моңа кадәр оялып йөрдем дә... Үзең сүз башлагач, әйттем менә. Әйтмичә йөрү дә мөмкин түгел хәзер... Безнең балабыз булырга тиеш...
Ичмасам, бу игелексез малай оялуыннан башын түбән исен иде. Юк! Күзен шар ачкан да әнисенең йөрәгенә хәнҗәр кадаганын аңламыйча карап тора. Фәхрия апайның тез буыннары тотмас булды, күз аллары караңгыланды, диванга ничек барып ауганын да сизмәде.
Башка вакыт булса, шушы тетрәнүдән баш калкыта алмыйча хастаханәгә кереп ятар иде Фәхрия апай. Иртәгәсен үк сикереп торды, озакка сузарлык хәлгә тарымаган улы, яңгыр болыты шикелле минуты-сәгате саен кабара барган бу хәвефне туктату әмәлен җәһәтрәк табарга кирәк. Югыйсә корсак күлмәк астыннан бүлтәеп күренсә, гаиләнең хурлыкка каласын көт тә тор.
Менә сиңа мактан балаларың белән! Шапшак сыер бөтен көтүне буйый дигән сыман, иң кадерләп үстергән кече малайның кылган эше абыйларының өстенә, әтисе белән әнисе йөзенә һич юып төшермәслек пычрак ташлый түгелмени?! Моңача нинди матур итеп, адәмчә дүрт туй ясадылар. «Фәхриянең уллары тәүфикълы, тәртипле, инсафлы» дигән дан таралды. Шушы дан, мактау сүзләрен ишеткән саен, Фәхрия апай үсеп киткәндәй була торган иде, башын горур күтәреп, башка аналардан үзен югарырак урында торган төсле тоя иде. Ә хәзер аның аяк астыннан шушы пьедесталны аңламастан тартып алалар, өстенә авыр сүзләр яудыралар... Юк, юк! Соңламас борын бу хурлыктан котылу әмәлен табарга кирәк.
Фәхрия апай иң башта Альфредның кызын күрергә теләде. Туйдан алда егет куенына керергә ашыккан ул оятсыз кыз ниндиерәк икән? Атасы-анасы бармы, кемнәр алар?
Альфред, әнисенең ниләр уйлаганын белмичә, үзенең гөнаһлы мәхәббәтен шул кичтә үк өенә алып кайтты. Ир белән хатын булуның гомер бакый килгән тәртибен бозып кавышырга ашыккан ике исәр: «Без бер-беребезне яратабыз», — дип акланырга тырышты. Шуның белән күренеп торган гаепне юарга мөмкин дип уйладылармы икән?!
Кызның Альфред белән курсташ булуын, әти-әнисенең авылда укытучы булып эшләүләрен сорашып белгәч, Фәхрия апай аның белән икәүдән-икәү генә калып сөйләшергә теләде. Альфредны чыгарып җибәрделәр.
— Менә нәрсә, кызым, — дип, эчке ачуын көчкә тыеп, тавышын йомшартырга тырышып сүз башлады Фәхрия апай, — безнең гаиләгә корсак күтәреп килгән киленнәр моңа кадәр булмады. Әгәр Альфред белән бергә булырга теләсәң, бу йөгеңнән котылырга тиешсең. Беркемгә дә, хәтта Альфредка да белдермә. Ризалыгыңны гына бир, үзем табармын кешесен, табиблар арасында танышларым бар, — дип, Фәхрия апай боерды да, ялынып сорады да. Бу тәкъдимнән кинәт аптырап калган кыз башта бернәрсә дә аңламады шикелле, азактан сүзнең нәрсә турында барганын шәйләп, карынында селкенгән җан иясен һәлакәттән саклаган шикелле, кулларын кушырды. Ике күзе риза түгеллеген белдереп, ут шикелле кабынды.
— Исәр, монысы соңгысы булмас. Эшне бозган икәнсез, аны төзәтә дә белергә кирәк. Аннан соң, хәзердән үк сезгә бала нәрсәгә? Тагын да өч ел укыйсыгыз бар. Балагызны кем карар? Кайда торырсыз? Бу хәлемдә мин сезне өемә кертә алмыйм... — дип үгетли торгач, Фәхрия апай ризалыгын алды кызның. «Бу сөйләшүне син бел дә, мин бел, беркемгә дә авыз ачма!» — дип, кат-кат тукып озатып калды.
Биек үрне аркылгач, тагын да биегрәк кыялы тау алдында торган юлаучы хәлендә иде Фәхрия апай. Кызны, үгетли торгач, сындырды, инде биш айлык авырны төшертергә кешесен табарга кирәк. Таныш табиблары күп тә бит Фәхрия апайның, дөньяга фаш итмәслек, тавыш-тынсыз, сер саклый белгәннәрен табарга кирәк. Мие җәһәт эшләде аның, әллә кемнәрне барлап чыкты, ахырда өметен акларлык берәүдә тукталды. Үзе бала күрми ялгыз картаеп килгән табибә, тормышта барлык юанычы — кулындагы алтын йөзекләр дә, колагындагы алтын алкалар. Фәхриянең балалары бүләк иткән асылташлы йөзеген күргән саен «Минем ун йөзегем синең бер йөзегеңә тормый!» дип күзе кыза иде. Хурлыктан коткарса, йөзеген жәлләмәс иде Фәхрия!
Кызны күрсәтергә кайчан алып килер көнне алдан сөйләште ул. Аулаграк вакытта кабул итүне үтенде. Әлегә берни белмәгән табибә кызны бик җентекләп карады, борчылырлык берни дә тапмагач, булачак ананың моңсу күзләренә карап, аның кәефен күтәрергә тырышты.
— Бөтенесе дә әйбәт! — диде ул, кызның студентка икәнен белгәч, артык күп китапка текәлеп утырмаска, саф һавада озаграк йөрергә киңәш бирде.
Ахырдан Фәхрия апай табибә янына үзе генә кереп, нинди үтенеч белән мөрәҗәгать иткәнен сөйләп бирде. Аның күзләрендә шулхәтле үтенеч, шулхәтле ялвару ялтырады, тавышындагы мескенлек таш бәгырьләрне дә эретерлек, жәлләтерлек иде. Тик ялгызлыкта картаеп килгән табибә аңа баглаган өметләрне юкка чыгарды.
— Мин сезне, Фәхрия апай, бик ихтирам итәм... Тик үтенечегезне башкара алмыйм. Минем генә түгел, моңа беркемнең дә кулы бармас, — диде ул.
— Алай димәгез әле! Зинһар! Мин буш итмәм... — дип, Фәхрия апай, бизгәк тоткан шикелле калтырана-калтырана, асылташлы йөзеген бармагыннан суырып алды да аның кулына тоттырырга ашыкты. — Күптән күзегез кызыга иде, сезгә насыйп әйбер икән... Ихлас күңелдән бүләк итәм, алыгыз, зинһар, үтенечемне кире какмагыз! — дип сөйләнде үзе.
Алды бит табибә йөзекне! Шулчак Фәхрия апайның йөрәген өзеп алдылармыни! Балаларның бүләгеннән аерылу җиңел булмыйдыр инде ул. Үз гомерендә бер затлы әйбер күргән иде, анысы да озак куанырга булмаган икән. Нихәл итәсең, «кирәк тирәкне ектыра» дигәннәр картлар. Хурлыктан котылу өчен, Фәхрия апай йөзектән аерылу түгел, әллә ниләр эшләргә дә риза. Башыннан шушы уйлар үткән арада, табибә, асыл ташлы йөзекне кояш нурларында уйнатып, әйләндергәләп торды да, мыскыллы елмаеп, аны Фәхрия апайга кире бирде.
— Бик кыйммәтледер бу йөзек. Тик мин асылташ елкылдавыннан сабыйларның нурлы, терекөмеш сыман күзләрен артыграк яратам. Фәхрия апай, син бит үзең ничә баланың анасы булган кеше, ни өчен шушы яшь кызның да ана булу бәхетен теләмисең? Аның тәүге авыры бит ул, әгәр син сораганны эшләсәк, бүтәнчә бала күрмәячәк. Минем мондый җинаятьне кылырга кулым да бармый, табиблык намусым да кушмый. Мин сезне гафу итәм, икебез арасында булган сөйләшү шушы бүлмәдә калыр, тик бу үтенечегез белән башка беркемгә дә йөрмәгез, — дип, кабат авыз ачтырмаслык итеп әйтте.
...Гаиләгә хурлык табы төшермәс өчен, Альфред белән килен читтән торып укуга күчтеләр дә, Урал аръягындагы колхозларның берсенә эшкә киттеләр. Шунда язылыштылар, дүрт айдан соң, шунда уллары туды. «Әни, улыбызга Азамат дип исем куштык. Туганда авырлыгы биш кило булды, шултикле тере, матур имә. Мондагы табиблар «Баһадир булыр!» — дип сокланалар» дигән хатларын укыганда, Фәхрия апайның затлы йөзеге бармагын өткәндәй тоелды, шуның көйдергеч ялкыны йөрәгенә сирпелде.
Шуннан бирле Фәхрия апай кулына йөзек кими. Ишек төпләрендә кешеләр өелешкән зәркән кибетләрен ерактан урап үтә. Тик гөнаһтан берничек тә качып булмый икән. Ана карынындагы җан иясенең гомерен буарга ниятләп йөргән чагы тынгылык бирми аңа. Аның бу кара ниятен башкалар белми, авылдан кунакка килгән саен: «Дәү әни, мин сине бик-бик сагындым! Син мине сагындыңмы?» — дип, йолдыз шикелле балкып торган күзләрен нурландырып, кояшта янган ялангач куллары белән муеныннан кысып кочаклаган бәләкәй Азамат та белми. Ә Фәхрия апай барыбер газаплана, аның саен уйлана. Үзе өчен генә түгел, башкалар өчен дә уйланып, төн йокыларын йоклый алмыйча түшәктә әйләнгәләп чыга Фәхрия апай.
Дөньяга бала туса, күктә йолдыз кабына, диләр. Җирдә орлык шытса да яшь арта. Балкыган йолдызларны сүндерергә, шыткан орлыкларны корытырга теләүдән дә авыр гөнаһ бар микән?! Фәхрия апай күңелендә кара төен булып калган кара ниятен, кара серләрен барлык аналарга да сөйләргә, минем хәлемә калмагыз, дип әйтергә тели. Тик бу мөмкин түгел. Күрешү шатлыгыннан күкрәк өстендә тыпырчынган, «Дәү әни, мин сине яратам! Кояшны яратам! Йолдызларны яратам!» — дип, бөтен дөньяга оран салган бәләкәй Азаматның гомерен ана карынында чагында буарга теләгән идем, дип әйтергә ничек теле кузгалсын?
Бәлки шуңадыр да, ялгызы калган чакларында Фәхрия апай бер үк җырны кабатлый да кабатлый.
Кемгә сөйлим серләремне,
Йөрәгем ялкын кебек,
Кемгә сөйлим серләремне,
Кемгә сөйлим...
2023-10-05 11:49