СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Фатих Хөсни “Сөйләнмәгән хикәя”

Бу хәл минем балалык дустым Биктимер башыннан узган бер хәл булганга һәм ул тарихны кешегә сөйләргә Биктимер ризалык бирмәгәнгә, хәзергә чаклы беркемгә дә сөйләми йөрдем. Дөрес, аны сөйләргә телем кычыткан минутлар аз булмады, ләкин ничә әйтсәң дә бер сүз, без Биктимер белән бик дус идек шул. Хәзер инде Биктимер үсте. Чабатачы Әхми малае сипкелле Биктимердән хәзер ул инженер Биктимергә әйләнде. Әллә кайчан булып узган бер тарихны кешеләргә сөйләп бирүем өчен ул миңа, шәт, үпкәләмәстер. Тагын шул чаклысы да бар: Биктимер минем тел бистәсе булуымны, лыгырдарга яратуымны бик яхшы белә. Шуларны искә алып, ул мине гафу итсен, сөйлим дә бирәм.
...Моннан байтак еллар элек, революциягә чаклы ук Биктимернең әтисе Әхми абзый, ул вакыттагы алама гадәт буенча, «Чабатачы Әхми» яисә «Төк кунмас Әхми» дип йөртелә торган чакта, көннәрнең берсендә, Биктимернең әнисе Маһруй җиңги коймак пешерергә уйлый. Тукта әле, безнең авыз да коймак ашап карасын бер, дип, үзеннән-үзе сөйләнеп ала һәм, шулай итеп, коймагына баш ясап куя. Коймак бик яхшы булып әчи, кабара, бер сүз белән әйткәндә «менә авызга керәм... менә керәм» дип чымырдап тора башлый. Шуннан соң ул, әлеге безнең Маһруй җиңги, коймакны пешерү нияте белән, мич ягып җибәрә. Мич яккач, таба кирәк, коймакны бит учта пешереп булмый. Аларның исә мич астында күгәреп беткән ярык бер табалары гына бар.
— Ай Алла! Тагын кешегә барырга кирәк,—дип, тирән генә көрсенеп куя Маһруй жңңги. Ләкин, нәрсә генә булмасын, башлаган эшеннән кире кайтырга һич кенә дә уйламый.
Мич башында кыштыр-кыштыр килеп чабата киндерәсен ялгап маташа торган кечкенә Биктимергә кычкыра:
— Бар, Биктимер, хәзер үк Чат Җамалиларга йөгер, әни таба сораган иде, табагызны биреп торыгыз әле, диген.
Яшереп булмый, Биктимернең сүз тыңлый торган гадәте кече-кечкенәдән бар иде. Андый шатлыклы көнне, әйтик, коймак пешерелә торган көнне, аның ул гадәте бигрәк тә көчәеп киткән, күрәсең. Анасы әйтү белән Биктимер, чабата киндерәләрен дә бәйләп тормыйча, мич башыннан атылып төшә дә иске бишмәте белән иске бүреген тиз генә эләктереп чыга башлый. Ләкин ул чыгып өлгерми, Маһруй җиңги, аны туктатып, тагы бер кат бик ныклап тукый:
— Аягың тигән җиргә тисен, тимәгән җиргә тимәсен, югыйсә камырым ташый, хәзер үк кайт. Ишеттеңме?
— Ишеттем,— ди Биктимер.
Тагын бер кат «ишеттеңме?» дип сорый Маһруй җиңги, тагын бер кат «ишеттем» дип жавап кайтара Биктимер.
— Ишетсәң — шул, бер җирдә дә тукталып торма, йөгереп бар да йөгереп кайт,—дип, өченче кат тукый анасы, Биктимер тәмам чыгып киткәч, капка төбенә килеп җиткәч, Маһруй җиңги аны тагын туктата:
— Болай гына булмас син ачык авыздан. Син, Биктимер, барганда да, кайтканда да авыз эченнән: «Әнинең камыры кабара, әнинең камыры кабара»,—дип кабатлап бар. Ишеттеңме?
-Ишеттем,-— ди Биктимер һәм шул минуттан башлап «Әнинең камыры кабара»ны кабатларга да тотына. Чат Җамалиларга барып җиткәнче кабатлап бара. Чат Җамалиларның ишек төпләрендә дә гел кабатлап тора. Хәер, аңа Чат Җамалиларда озак торырга туры килми. Табалары буш булганлыктан, тегеләр зур гына бер табаны Биктимергә тоттырып җибәрәләр.
Кайтырга чыга Биктимер. Үзе йөгерә, үзе һаман «Әнинең камыры кабара”ны авыз эченнән кабатлап кайта. Күрәсең, бөтенесе ал да гөл булып, коймак дигәнең авызга үзе шуып керергә тора.
Шулай итеп, безнең Биктимеребез авыз эченнән әлеге дә баягы «... кабара» ны кабатлап, ә куллары белән зур табаны кочаклап кайтып килгәндә, бәхеткәме, бәхетсезлеккәме каршы, аның юлы Чишмә тавына килеп чыга, ә тауда су сибеп катырган көзгедәй шугалак була. Шугалакта бала-чагалар шау-гөр килеп чана шуып уйныйлар. Бу чаналы малайлар Биктимернең иптәшләре булмасалар да, аларның кычкыра-кычкыра чана шуулары Биктимерне кызыктыру өчен җитә кала. «Эх... минем дә чанам булса...—дип, эчке яну белән уйлап куя Биктимер. Ләкин аңа карап Биктимернең чанасы булмый. Ә чанасы булмауга карап, Биктимер шулай ук мәлҗерәргә һич тә уйламый. Балаларча кызыгу белән кызыгып, озаклап карап тора. Бу минутта аның кечкенә йөрәге, күкрәген бәреп тышка чыгарга теләгәндәй, тыпырчына. Ләкин, аның күзләре матур дип, аңа берәү дә үз чанасын китереп тоттырмый. Чаналы малайларга сер бирәсе килмәгән Биктимер, аны-моны уйлап тормастан, кулындагы табасын куя да, шуңа утырып, шугалактан тау астына шуып төшеп китә. Тел белән сөйләп, каләм белән язып бетерә алмаслык бәхет эчендә күмелеп кала Биктимер. Тагын менә, тагын төшә, тагын менә, тагын төшә.
Бөтен нәрсәне, шул җөмләдән ашауны да, шул җөмләдән «Әнинең камыры кабара»ны да онытып, шуып уйный башлый ул. Биктимернең табасы, чаналардан уздырып, үзенә бер тавыш белән зыңгылдап шуа. Бу нәрсә башка малайларның күзләрен яндыра. Малайлар, чаналарын ташлап, Биктимергә кызыгып карап тора башлыйлар... Моны күргәч, Биктимер, шатлыгыннан канатланып, җырлый-җырлый берүзе шуарга тотына... А... моны тыныч кына сөйләп тә булмый, моның рәхәте ничек булгандыр дисез сез!
Бер сүз белән әйткәндә, Биктимернең куллары канатларга әйләнәләр. Чабатачы Әхми малае сипкелле Биктимер, әкиятләрдә сөйләнә торган канатлы кешегә әверелеп, иртәдән кичкә чаклы бәхет томаны эчендә очып йөри. Бервакытны, әйтик, канатлары киредән кулга әйләнгәч, әйтик, бәхет томаны бераз тарала төшкәч һәм Биктимер инде оча торган малай түгел, ә иске бүрекле Биктимер булып калгач, ул, айнып, күзләрен ачып җибәрә. Бу вакытта инде, кояш баеп, күктә беренче йолдызлар күренә башлаган була. Биктимер, әнисен күз алдына китереп, «әни... кабара...» дигән сүзләрне өзек-өзек кабатлап куя. Ә бераздан соң инде, бозланып каткан итекләрен шыгырдатып, табасын кочаклаган көйгә, әкрен генә атлап өйгә кайтып керә.
Биктимер ишектә күренү белән, әнкәсе Маһруй җиңги:
— Сине, эт куучыны, кай җиреңнән кыйный башлыйм икән мин! — дип, сырлы бәләк күтәреп, аның өстенә килә. Тик Маһруй җиңги өлгерми кала. Биктимернең әтисе Әхми абзый килә дә Маһруй җиңгинең кулыннан сырлы бәләкне тартып ала. Ала да үзе Маһруй җиңгинең күзләренә туры итеп бераз карап тора, аннары әйтә:
— Тукта, кечкенә генә малайны нужа да, син дә кыйнасаң, ул аннары кая китә!
Моннан соң ул Биктимерне үзенә табарак тартып китерә дә чишендерә, бүреген чөйгә, бишмәтен мич кырыена элеп куя. Боларның барысыннан да соң, шулай ук туры һәм шелтәле итеп, Биктимернең күзләренә карап тора:
— Ә сиңа анаң сүзен тыңларга кирәк, малай актыгы,— дип авыр гына әйтеп куя соңыннан.
Биктимернең миңа сөйләвенә караганда, башкача ул һичбер вакытта да анасының сүзен аяк астына салып таптамаган.
Ә инде кайбер кешеләрне коймак мәсьәләсе кызыксындыра икән — рәхим итсеннәр, Биктимернең әнисе Маһруй җинги хәзер коймакны әледән-әле пешерә. Маһруй җиңгине яманлар хәлем юк, кунакчыллыгы бар, рәхәтләндереп сыйлап жңбәрер үзләрен.
Шулай да, Биктимер җаным, балачагыбызның кызыклы һәм ачы бер истәлеген болай өстән-өстән генә сөйләвем өчен, син мине ачуланма инде.
2024-03-14 11:00