СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Сәйдә Зыялы "Фәния тәүбәсе"

Төшке аштан соң, унбиш минут чамасы, мин урамда йөреп керергә гадәтләндем. Безнең эш бүлмәбез Декабристлар урамындагы матбугат йортының тугызынчы катында ук. Көндезге сәгать ун җиткәндә тәрәзәбездән, авызын ерып, кояш керә. Тәрәзә зур, биеклеге ике метр чамасыдыр. Урам як дивар пыяладан гына тора диярлек. Панель йортның күзәнәкләре томаланган — һава йөрерлек түгел. Колачын җәеп кояш югарырак күтәрелгән саен, бүлмәдә җылылык арта гына. Тын алу кыенлаша башлый, тәннән тир бәреп чыга.
Бүлмәдә без өчәү. Түзеп-түзеп утырабыз да бераздан беребез торып графиндагы суны идәнгә бөрки. Сулыш алулар җиңеләеп киткәндәй тоела. Әмма бу җиңеллек озакка бармый — бүлмә һавасы тагын элеккеге хәленә кайта. Хәзер инде тәрәзәне ачарга мәҗбүрбез. Бүлмә бераз җилләсен, сулышлар киңәйсен, янәсе. Юк, болай да тынычлап, рәхәтләнеп эшкә керешеп булмый. Шалтыр-шолтыр килеп бертуктаусыз узып торучы трамвай тәгәрмәчләре шавы, урамны иңләп агучы машиналар гөрелтесе колакларны тондыра. Бу тавыш баш миен бораулый, күңелгә тия, фикер тупларга комачаулый. Биредә иҗат кешеләре эшләячәге хакында уйлап та карамыйча, бары тик урам матурлыгын гына күздә тоткан архитекторларга күңел көн саен каргыш укый. Ярый әле, төшке аш вакыты бар. Матбугат йорты янына утыртылган яшь каеннар, серле миләшләр күләгәсендә бераз хәл алырга мөмкин.
Җәйнең бер эссе көнендә, үз уйларым белән киңәшеп, агачлар күләгәсендә йөрим. Шул мәлне илле яшьләр чамасындагы бер ханым туп-туры минем каршыма килеп туктады да:
— Исәнмесез! — диде.
— Исәнмесез! — дидем, таныш түгел ханымның сәламен алып.
— Сез мине гафу итә күрегез, акыллым, — дип дәвам итте ул. — Мин менә өч-дүрт көн инде шушы тирәдә буталам.
— Нишләп? — дип сорап куйдым мин.
— Ничек дип әйтим икән, акыллым. Менә бу биек йортта язучылар эшли, диделәр.
— Ә-ә, — дидем, апаның ниятен үземчә аңлагандай.
— Шушында эшләүче берәр кешене очратмаммы дип йөрүем, акыллым!
Мин аның йөзенә текәлеп карадым. Ханымның тирән карашыннан, сөрмәләнеп торган күз төпләреннән сагыш бөркелә сыман иде.
— Сез монда эшлисез булыр. Миңа шулай тоелды, — дип дәвам итте ул.
— Әйе, — дидем мин, сүзне кыска тотарга тырышып. — Журнал редакциясендә.
— И-и акыллым! — дип, кинәт минем беләгемә ике куллап ябышты. — Сез кирәк инде миңа! И-и, рәхмәтләр төшкере, сез кирәк! Сезгә сөйләр сүзем бар минем, зинһар, тыңлагыз!..
Аның шултиклем ихластан мөрәҗәгать итүенә каршы килерлек түгел иде. Без, читкәрәк китеп, ялгыз каен күләгәсенә утырдык.
— Исемегез ничек, апа? — дидем мин, сөйләшүне башлап.
— Фәния!
— Фән иясе, димәк, — дип шаяртып алдым.
— И-и, нинди фән иясе ди инде ул, акыллым? Көч-хәл белән этә-төртә җиде классны ерып чыктык инде. Яшь чакта тиле буласың бит. Укымыйсың... Укытучы өчен укыйсыңмыни!.. Аннары — стройка. Безнең заманда авылда паспорт бирмиләр ие. Әйе. Төзелеш эшенә паспортсыз да урнашып була. Менә шулай кала кешесе булдым инде.
— Минем исемем — Зөһрә, — дидем, танышуны дәвам итеп.
— Исемегез матур икән.
— Үземә ошый. Сез миңа нидер сөйләмәкче идегез, Фәния апа.
— Ә-ә. Әйе, акыллым. Үзем турында сөйләмәкче булам.
Апаның мондый сүзләре безнең өлкәдә эшләүчегә яңалык түгел. Гәзит-журнал редакцияләренә үзләренең тормыш юлын бәян итәргә килүчеләр җитәрлек.
— Тыңлыйм, апа!
— Бәхетсез булдым мин, — диде ул, тирән сулыш алып. — Үзем генә бәхетсез булсам, бер хәер иде... Башкаларны да бәхетсез иттем...
Фәния ханымның үз-үзен гаепләп сүз башлавы мине кызыксындырып җибәрде. Адәм баласына күп очракта гаепне башкалар өстенә ташлау хас бит. Ә ул иң элек үзен гаепли. Мин сабырсызланып сорап та куйдым.
— Ничек инде?
— Тыңлагыз, акыллым!
Фәния апа кара күзләрен әллә кая, еракка төбәде дә сөйли башлады. Ул чакта әле диктофон дигәннәренең барлыгын да белмибез. Аның сүзләрен өлгергән кадәрле язып барырга кулымда кәгазем дә, каләмем дә юк. Бар ышаныч — хәтердә. Шуңа күрә апа сөйләгән һәр вакыйганы күз алдымда гәүдәләндерергә тырышам...
Гыйльметдиннең әнисе — Мәдинәнең әтисе белән бертуган. Мәдинә дә еш кына Шаһибулатка кунакка баргалый.
Хәрби хезмәтен яңа тәмамлап кайткан Гыйльметдин дә Казыбашка туганнарына килгән. Егет әле солдат киемнәрен дә салмаган. Сержант дәрәҗәсендәге погонлы кителе түшендә матур-матур значоклар ялтырый. Коңгырт күзле, туры борынлы, киң маңгайлы, елмайган саен бит уртасы түгәрәкләнеп алучы «мәхәббәт чокырлы» егетнең киеме тәненә ябышып, үзенә килешеп тора.
Гыйльметдинне күрүгә, Фәния әллә нишләп китте: тәне чымырдап алды, әйтер сүзләре юкка чыкты, башы әйләнгәндәй булды...
Алар өчәүләп клубка дип киттеләр. Клубка килеп җитәрәк, кызлар уртасында барган Гыйльметдин Фәниянең учын сизелер-сизелмәс кенә кысып алды да Мәдинәгә болай диде:
— Без Фәния белән йөреп киләбез. Син үзең генә керә тор, ә?
Фәния мондый ук бәхетне көтмәгән дә иде. Егет белән кыз, җитәкләшеп, су буена таба — аулаккарак киттеләр. Ул кичне аларга сүз кирәк тә булмады бугай. Егет, шинелен чишеп, аны куенына алды. Өч ел буе кызлар җылысын хатлар аша гына тоеп яшәгән Гыйльметдиннең йөрәге күкрәк читлеген бәреп чыгардай булып дөпелди. Фәния, шул йөрәк тибешен тыңлый-тыңлый, рәхәт бер хис кичерә. Гыйльметдин, үзенең бар күзәнәгендә берьюлы кузгалган ләззәти давылның көч-куәтенә каршы тора алмый, кызның алсу иреннәренең тәмен татый... Үбешүдән тукталып торган арада егет, башын күтәреп, чиксез күк гөмбәзенә күз салды. Анда — йолдызлар... Берсеннән-берсе якты, берсеннән-берсе серле. Җитмәсә, барысының да карашы Гыйльметдингә текәлгән сыман. Аңа шундый рәхәт. Бар нәрсә аңа дустанә. Якын итеп карый кебек. Алар сөялеп торган читән дә, шул читән өстенә кибәргә куелган эт эчәгеле бәрәңге сабаклары да аның күңеленә бик якын. Ул бәрәңге сабакларыннан таралган үзенә генә хас әчкелтем ис мондагы мохиткә үзгә бер ямь өсти кебек. Дөнья тып-тын. Шушы сихри тынлыкта ике җан бәхет дәрьясында тирбәлә.
Санаулы ике кич сизелмәде дә: үтте дә китте. Фәния Казанга — эшенә юл тотты. Гыйльметдин дә кунак булып озын-озак тормады. Казан белән Шаһибулат авылы арасында хатлар йөри башлады. Егет хатларны матур итеп яза иде. Хатларын йә шигырь, йә җыр белән тәмамларга ярата. Бер хатына ул:
...Сагынганда, айга кара —
Айда очрашыр күзебез, —
дип язган. Шуннан соң Фәния гел айга карый башлады. Алай гынамы соң, мәктәп елларында кулына китап алырга җене сөймәгән кыз шигырьләр укый башлады. Күңеленә хуш килгәннәрен күчереп алды да Гыйльметдиненә язып җибәрде. Шулай хатлар аша сөйләшә-сөйләшә яшәгән арада, яңа ел керде, ташулар шаулап акты, чәчәкле җәй җитте. Ул арада Фәниянең башына күңел ашкындыргыч кыю уй килде. Берәүгә дә хәбәр итмичә, кинәт кенә Шаһибулатка килеп төшәсең... Сабан туе бәйрәме моңа менә дигән форсат дип, фикер йөртте ул. Кайтуын-кайтып булыр... Кайткач, кемгә туктарга соң? Мин — Казыбаш авылыннан, Мәдинәләрнең күршесе булам дип, егет өенең ишеген шакый алмыйсың. Шактый көннәр шушы сорауга җавап эзләп йөри торгач, бала чагындагы истәлекләр күз алдына килде. Шаһибулаттан Фатыйма исемле апаның аларда әллә ничә тапкыр кунганы булды. Алар тегермәнгә килерләр иде. Әнисе, Фатыйма апа безгә кодача тия, дип сөйләр иде. Менә шуларга кайтырга була ич...
Фәния иң элек Гыйльметдингә хат язды. Сүз уңаеннан гына үзләренә кодача тиешле Фатыйма апаның хәлен сорашты. Соңыннан болай дип тә өстәп куйды: «Посылка җибәрермен дип тотынган идем, фамилиясен белмәдем...» Җавап озак көттермәде. Фатыйма апаның фамилиясе, кемнәр белән яшәве турында тулы мәгълүмат бирелгән хат килеп җитте.
Иртәгә Сабан туе буласы дигән кичне, ике букчасын күтәреп, Фәния Фатыйма апаларына килеп тә төште. Фатыйма карчык аны, иңнәреннән сөеп, рәхмәтләр әйтә-әйтә каршылады.
Иртәгесен хуҗаларның тугызынчы сыйныфны әле яңа тәмамлап йөрүче кызлары Ләйсән белән Фәния
мәйдан карарга чыктылар. Музыка, гармуннар матур көйләр сиптерә. Шау-гөр. Берсеннән-берсе чуаррак итеп бәйрәмчә киенгән хатын-кызлар... Уен-көлке, шат йөзләр... Әмма Фәния берсенә дә игътибар итми. Аның күзләре тик берәүне, Гыйльметдинне эзли. Ләйсәнне култыклап мәйдан тирәли өченче тапкыр әйләнгәндә күрде ул аны. Күрде. Текәлепләр карап торды. Гыйльметдине чегәннәрнекедәй чем-кара чәчле, чем-кара күзле ябык кына бер кызыйны җитәкләгән иде.
— Нинди чибәр егет! Чегән кызын җитәкләгән... — дип куйды Фәния Ләйсәнгә.
— Чегән түгел ул — Вәзирә апа, — диде Ләйсән. — Тегесе Гыйльметдин абый. Сөйгән кызы белән...
— Ә-ә, — диде Фәния, башка сүз таба алмыйча.
Бу мәлдә аның зиһене таралып китте. «Сөйгән кызы булган килеш, сөйгән кызы булган килеш...» — дип тыпырчынды баш миенең күзәнәкләре. Хәзер ул нишләргә тиеш соң? Йөрәген учына кысып, күз яшьләрен түгә-түгә килгән юлыннан кире китсенме? Гыйльметдиннең күзенә дә күренмәсенме? Ул рәхәтләнеп, иркенләп Вәзирәсе белән калсынмы? «Ю-у-ук, калмасын әле! — дип уйлады Фәния. — Мин аның күзенә кылчык булып керәм әле. Сагынганда, айга кара, имеш!..»
— Әйдә, каршы якка барып басыйк әле, — дигән булды Фәния Ләйсәнгә. — Монда күзгә кояш төшә.
Кызлар Гыйльметдин янына җитәр-җитмәсрәк кенә тукталды.
Гыйльметдин ишетсен дип, Фәния Ләйсәнгә сүз кушты:
— Сезнең мондагы тау битләре нәкъ безнең Казыбаштагы шикелле икән. Матур!.
Кыз теләгенә иреште. Гыйльметдин ялт итеп борылды да күзен шар итеп ачты. Карашлар очрашты. Егетнең кинәт каушап калуы йөзенә чыкты. Ул, ике ут арасында калган еландай, моннан тиз генә китү ягын карады. Тиз генә Вәзирәнең колагына нидер пышылдап алуга, алар кузгалып та китте. Мондый ук тәкәллефсезлекне Фәния көтмәгән иде. Кыз аптырап калды. Гарьлегеннән күзенә яшь тулды, тамагына төер утырды: «Нинди җылы хатлар язып... Барысы да ялган булган икән... Кабахәт! Качып ук китте бит... Куркак җан...»
Кунак апасының йөзенә чыккан үзгәрешкә игътибар иткән Ләйсән борчылып сорады:
— Фәния апа, ни булды? Авырыйсызмы әллә?
— Юк, юк, — диде ул, үз-үзен кулга алырга тырышып. Кулга алырга кирәк тә инде. «Гыйльметдиннең сөйгән кызы бар дип, үлеп булмый инде, — дигән уй килде аның башына. — Уйнарга, көләргә, онытылып күңел ачарга».
— Ләйсән, әйдә, биючеләр янына барыйк әле! — диде кунак кыз.
— Әйе шул!
Алар гармунчы янына ук килеп бастылар. Дүрт-биш минут та үтмәде, чем-кара бөдрә чәчле, киң җилкәле, уртача гәүдәле бер егет аны биергә чакырды. Фәния бөтерелә-бөтерелә биегәндә, егет кул чабып такмаклап та торды.
Бие, бие әле,
Биегәнне күрсеннәр;
Кунак кызы иң чибәре,
Иң матуры, дисеннәр.
Аннары Фәнияне әлеге Мулланур исемле егет култыклап тау итәгенә таба алып китте.
Ләйсән дә үзенең сыйныфташларына кушылды.
Моннан ике ел элек хәрби хезмәтен тутырып кайткан Мулланур кинәт кенә тәкъдим ясады:
— Фәния, әйдә, өйләнешәбез!
Кыз аптырап калды.
— Син — мине, мин сине белмибез дә ич, — дип көлде кыз.
— Белмәгән кыз укылмаган китап инде ул. Син миңа шуны әйт. Бер күрүгә гашыйк булганга ышанасыңмы?
— Ышанам!
— Менә мин сине күрдем дә... Йөрәгем уртасына кереп утырдың.
Шулай сөйләшеп барганда, Фәния каршыларына Гыйльметдин белән Вәзирә килүен шәйләп алды. Шул мәлне ул сизелер-сизелмәс кенә итеп Мулланурга сыенды. Егет, кызның тән җылысын тоюга, аны биленнән кочып алды. Фәния Гыйльметдинне күрмәмешкә салынып узып китте...
Шул кичне Фәния Мулланур өенә килен булып кайтты.
Яшь килен ул җәйне комбайнчы ире янында ярдәмче кыяфәтендә йөреп үткәрде. Рәхәт булды аңа. Йорт эшләренә катнашмады, мал-туар карамады. Ире белән китте, ире белән кайтты. Басуда Мулланур күбрәк үзе эшләде, Фәния үзәнлектәге агач күләгәсендә ял итте...
Көз керде. Йорт эшләре артты. Мулланурның ике сеңлесе дә мәктәптә. Маллар да көтүдә түгел. Су китерәсе, идәнне көн саен юасы... Ул арада колхоз эшләренә дә кушкалыйлар. Юк-юкта — аның юлында йә Гыйльметдин, йә Вәзирә очрап куя. Дөрес, алар янында тукталып Фәния сүз катмый. Уза да китә. Бу очрашулардан аның гарьлеге, тапталган хисләре кузгала... «Нишләп болай соң бу? Нишләп соң мин Гыйльметдинне һаман оныта алмыйм? — дип сорый ул үз- үзеннән. — Әллә чын ярату булганмы соң ул? Мулланур аннан мең тапкырга артыграк бит. Кулыннан килмәгән эше юк. Йөзгә дә Гыйльметдиннән матуррак та... Ә уемда — һаман шул сатлык җан...» Йөккә узуы да кәефен гел җибәреп торды. Ризык исенә дә укшый, ашый башласа да укшый. Ниһаять, аның күңелендә Шаһибулаттан китү теләге кузгалды.
— Әйдә, моннан китик! — диде ул бер кичне Мулланурына.
— Кайда?
— Казанга.
— Монда начармыни?
— Начар дип... Кала кала инде. Сала — сала...
— Калада әзерләп куйганнармы?
— Әзерләп куймасалар ни... Казанга киткәннәр берсе дә кире кайтмый әле.
— Һе, — диде Мулланур. — Тулай торакның эт оясы хәтле бүлмәсен, сасы бәдрәфләрен сагынасыңмы?
Фәния, шактый гына эндәшмичә торгач, үзалдына сөйләнгәндәй генә:
— Күңелсез миңа... Ямь тапмыйм... — дип куйды.
Иренең туган йортны ташламаячагын белсә дә, Фәниянең күңеле утырмады. Ул һаман Шаһибулаттан китү хыялы белән янды.
Март башлары иде. Мулланур комбайнын ремонтларга китте. Фәния маллар янында кайнашты. Яз кояшы шулкадәр нурын мул итеп чәчә — күзләр чагыла. Кар өсләре төрле төсләрдән энҗеләрдәй җемелди. Бу матурлыктан күңел кытыклана. Йөрәк каядыр ашкына, тыпырчына башлый. Аек акыл үзенең хакимлеген югалта. Мондый мизгелләрдә хыяллар баш калкыта да үзен тормышка ашыруны таләп итә.
Фәниянең дә Казыбашка кайтып китү хыялы җанына тынгы бирми интектерә. Юк, тора алмый ул монда бүтән. Төннәрен, Муллануры кочагында яткан хәлендә, аның күз алдына Гыйльметдин белән үткәргән мизгелләре килә. Муллануры иркәләгән саен, Гыйльметдиннең кул җылысын, аның иреннәренең тәмен тоя... Шәһәргә күченсәләр, моннан соң Гыйльметдине белән юллары кисешмәсә... Бәлки, онытыр да... Мулланур китми. Шушы Шаһибулатына, туган йортына кендеге ябышкан...
Ул көнне Фәниянең тәкате бетте. Маллар яныннан керде дә тиз генә җыена башлады.
Бәрәңге әрчи-әрчи киленнең ыгы-зыгы килеп төенчек төйнәвенә игътибар итеп утырган Шәмсегөл апа сорап куйды:
— Берәр җары барасыңмы әллә?
— Китәм, — диде Фәния кырт кына.
Шәмсегөл апаның пычагы кулыннан төшеп китте.
— Ни сөйлисең син? Нишләп? — диде ул, апты рап. — Мулланур беләме соң?
— Юк.
— Фәния, ашыкма әле, — диде Шәмсегөл апа, бераз тынычлана төшеп. — Бер син генә түгел, бөтен хатын-кыз кичерә мондый халәтне. Чит кешене «әни» дип йөрисең. Чит кешене «әти» дисең... Ир көен дә көйлисең, өй көен дә көйлисең. Мин дә кичердем синең халәтне. Шулай ирем өйдә юкта, абзар-кура тирәсендә йөргән чакта тоттым да кайтып киттем. Әнигә зарланам, әти тыңлап тора. Әти тыңлап бетерде дә нык итеп әйтте: «Чукрак бул! Күпне ишетмә. Сукыр бул! Күпне күрмә! Тиле бул! Бар сүзне дә йөрәгеңә алма. Бар, хәзер үк ирең йортына кит!» Урамнан килгән идем. Кайтканда, бакча башыннан, туры абзарга кердем. Тиле мин хәзер.
Берни булмагандай кыланам. Әйтерсең мин беркая да бармаган, абзардан чыкмыйча гел шушында эшләгән. Шулай җырлый-җырлый, абзар себерәм. Берзаман каенатам тавышына сискәнеп киттем. «Килен, — ди, — матур җырлыйсың икән. Түлке җырыңның башын ишетми калдым. Тагын җырлачы», — ди. Тиле кешегә нәрсә? Җырладым. Менә шулай, Фәния. Буең да бар. Сабыебыз туарга тора. Ялгыш адым ясама! Уйла...
— Уйладым инде!..
Шәмсегөл килененә ни-нәрсә дияргә белмичә бераз аптырап утырды да өйдән чыгып китте. Ул, ашыга-ашыга, туп-туры күршесе Фәрдәниягә керде.
— Килен китә! — диде каенана, ишеген ябар-япмас ук. — Кер әле. Берәр сүз әйтеп кара. Сиңа колак салмасмы?..
— Сеңлем, — диде Фәрдәния ипләп кенә. — Алдым- бәрдем генә, болай ашык-пошык хәл ителә торган гамәл түгел бит. Уйла әле...
— Уйладым инде...
— Тагын уйла! Мулланурыңны бер югалтсаң... таба алмассың... Ирләр мондый гамәлне кичерми.
— Ил бетмәсә, ир бетмәс әле, — диде Фәния.
һәм... Төенчеген тотып чыгып та китте. Шәмсегөл апа Мулланурны һәр көн Казыбашка куды:
— Улым, алып кайт киленне. Сагынгандыр... Шуңа гына киткәндер... Яшь акыл — буш акыл... Әйтергә кирәк ие дә бит...
— Мин кумадым. Үзе киткән. Кирәксенсә, үзе кайтыр да!..
Фәния кайтмады... Кызы Тәнзиләне тапкач, алты айлык нарасыйны әнисенә калдырып, Казанга китте. Тәнзилә дәү әнисе белән үсте. Балам бар, дип гариза биргәч, төзелеш идарәсе җитәкчелеге аңа тулай торакта бер бүлмә дә бирде.
........Фәния авыр сулап куйды.
Ул үзенең тормыш юлын кабат күз алдыннан кичердеме, беразга тынып калды. Ә мин, аны аңларга тырышып, үз-үземә сораулар бирә башладым. Нәрсә соң бу: иң элек Гыйльметдингә үч итеп кенә кияүгә чыгуына, аннан соң алдын-артын уйламыйча гына аерылуына үкенүме? Тәнзиләне ятим итеп үстергәне өчен үз-үзен гафу итми яшәве газабының тышка бәреп чыгуымы? Әллә... Бүгенге ятимнәрнең саны сугыш вакытыннан да артып киткәнлеген хатын-кызларга аңлатасы килүме?.. Башымда мең төрле сорау. Аларга җавап табарга теләп, мин тагын сүз башлыйм:
- Фәния апа, Мулланур абыйдан соң икенче иргә чыктыгызмы соң?
— Әйе, — диде ул. — Йортка керттем. Кызыма ун яшь тулганда, бер бүлмәле фатир алдым. Үземнән җиде яшькә кече егет белән танышкан идем.
— Шуннан?
— Ару гына яши идек үзе, наный. Тәнзилә дә якын итте. Әти, дип йөрде... Тәнзиләм ундүрт яшенә җиткәч... Мин өйдә юк чакларда Хөснуллам... кызыма күз ташлый башлаган...
- Менә кабахәт! — дип кычкырып җибәрүемне сизми дә калдым.
— Кабахәтнең кабахәте! Ярый әле, тавыш-гауганы ишетеп, күршеләр ишек дөбердәткән.
— Аннары?..
— Утырттылар... — Бераз тын торгач, ул болай дип өстәде: — Тик... Тәнзиләмнең йөрәгендә мәңге төзәлмәс яра калды...
Хатынның сөрмәле күз төпләре дымланды. Мин Фәния апа күңелендә шыткан беренче мәхәббәт гөлен күз алдыма китердем. Ул мәхәббәт гөлендә яшел чирәм өстендәге таң чыкларының иртәнге җемелдәве, саф сулы челтер чишмәләрнең шатлыклы агышы, колачын җәйгән иген басулары күгендә тургайларның эчкерсез җыры чагыла сыман... Ә ул гөл сулган. Чыклар кипкән, чишмәләр киткән...
Мулланур абый белән башка очратмадыгызмы? — дидем мин бераздан.
— Очраштык. «Әйдә, кайт Шаһибулатка», — диде. Чакырды...
— Ә син?
— Юк, дидем. Бер кискән ипи кире ябышмый, дидем. Тиле булганмын. Үземнең юләрлегемә әле дә шаклар катып утырам, акыллым. Шул юләрлек аркасында үзем бәхетсез булдым. Кызымны ятим иттем. Шәмсегөл әнигә, үз әниемә, Мулланурга никадәр җан ярасы ясадым! Җирләргә ятып еласам да, кырларга чыгып кычкырсам да, узган гомерләр кире кайтмый шул! Әгәр мөмкин булса, мин сөйләгәннәрне түкми-чәчми яз, Зөһрә акыллым! Гыйбрәт итеп яз! Дөньяның матурлыгы, аның бар яме тигезлектә! Ә ул тигезлекне хатын-кыз зирәклеге саклый. Гаиләнең иминлеге, балаларның тәүфыйгы, аларның бәхете — хатын-кыз кулында.
Мин бүлмәгә кергәндә, хезмәттәшләрем кайтып киткән, өстәлемдә бүлмәдәшем Әлфия калдырган язу ята. «Зөһрә, син кайда себерелеп йөрисең? Хуҗа эзләде. Иртәгә «давыл» чыгарга охшаган. Әзерлән».
Мин ирен чите белән генә елмайдым да тәрәзә каршысына килеп бастым. Көндезге көч-куәтен югалтып офык читенә җиткәч, кояш сүрән, кызгылт нурларын миңа төбәгән сыман. Бүлмә җиләсләнгән. Утыр да көндез яза алмаганнарыңны рәхәтләнеп яз. Тик минем кулым эшкә бармый. Фәния апа сөйләгәннәрдән гәүдәләнгән мәхәббәт гөленең сагышлы язмышы күңелемә тынычлык бирмәде. Сагышка уралган фәлсәфи уйлар башымда бөтерелә. Иң мөһиме: кылган хаталарың башкаларга бәхетсезлек китермәсен икән, дип уйлыйм. Кеше рәнҗеше өстеңдә тормасын. Уйларым, чоңгыл өстендә йөзгән йомычкалар сыман, әле калкалар, әле баталар. Бөтерелеп торган уйлар упкынында бүлмә тынчулыгы да, баш мөхәррир кузгатасы «давыл» да — тормыш вак-төякләре генә...