СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Рәисә Ишморатова "Гөлниса апа"

Нишләгән бүген Гөлниса апа?
Ул бит болай беркайчан да өенә кайтырга ашыкмый торган иде.
Ни булган бүген аңа? Әллә авырыймы?
Гөлниса апа дежурныйга «хушыгыз» дип әйтергә дә онытып, үзалдына елмая-елмая, троллейбус тукталышына ашыкты.
Җәһәт кенә килеп туктаган троллейбуска утырып, Гөлниса апа китеп тә барды. Көн кичкә авышса да — эссе. Завод-фабрикаларда эш беткән чак. «Эштән кайтканда өч-дүрт троллейбус артыграк җибәрсәләр ни булган»,— диде Гөлниса апа үз-үзенә. Кесәсеннән биш тиенлек алып, автомат кассага үрелде. Шулвакыт Гөлниса ападан ерак түгел генә утырган кыз күзләрен китабыннан алыр-алмас:
—Апа, миңа бер билет ертыгыз әле,— дип җилкәсе аша Гөлниса апага акча сузды.
—Хәзер, кызым,— дип кысыла-төртелә Гөлниса апа кызга билет алып бирде.
—Рәхмәт,— диде кыз, елмаеп.
Кызның каршысында гына утырган ак сакаллы бабай беравык кызга карап барды да чыдамады ахрысы:
—Китап укып барган була бит! Ә урыныңны апаеңа тәкъдим итсәң, табаныңа сөял чыгар идемени? — диде, кызга карап.
Кыз урыныннан сикереп торды һәм:
—Фу, тапкан сүз, картлач... синең бит бер аягың җирдә, икенчесе гүрдә,— диде һәм кинәт туктап калды.
Үзенә текәлгән дистәләрчә күзләрнең нәфрәтенә түзә алмыйча, кешеләрне этә-төртә, кыз алга ашыкты.
Янәшә басып торган урта яшьләрдәге ханым:Тәрбиясез, телеңә тилчә чыккыры,— дип йөзен чытты.
—Утырыгыз,— диде бабай, бушаган урынга күрсәтеп.— Ай-яй, нинди зәһәр нәрсә. Йөзенә карасаң, фәрештә диярсең.— Аннан тирән итеп сулыш алды да: — Яшьләр бозык хәзер, хәерле булсын, хөкүмәт нәрсә карыйдыр...— дип уфтанып үз-үзенә тагын нәрсәләрдер сөйләп алды.
Гөлниса апа, картка күтәрелеп карамыйча, әкрен генә: «Барлык яшьләрне дә алай дип уйламагыз инде»,— диде. Аннан тәрәзәгә башын борды да уйлары белән еракка китте. Фабрикада үзе белән эшләүче кызларны күз алдына китерде. Бер телем икмәкне урталай бүлеп ашарга әзер алар, бер-берсенең хәсрәтен, шатлыгын уртаклашырлар, һәрвакытта бер-берсенә ярдәм итешерләр алар. Егерме ел эшләп, фабрикада мондый тәмсез сүз ишеткәне юк Гөлниса апаның. Аның уйлары улы Сәеткә күчте: «Балакаем кемне генә алып кайтыр инде? Шундый зәһәр бер җан юлыгып, түреңә менеп утырса? Чәт-чәт шундый сүзләр белән сыйлый башласа, чык та кач өеңнән!.. Әй раббем, үзең сакла... Утыра инде, берсенең өенә килен булып төшә инде бу кыз. Төскә-буйга нинди чибәр... Карбыз түгел бит, күңелен ачып карап булмый...»
Гастрономга кергәч, бер бүлектән икенчесенә ашыкты Гөлниса апа. Тәмлерәк нәрсәләр аласы килде аның.
Өенә кайтып кергәндә, сәгать дүрт тулып килә иде.
Пөхтә итеп бүлмәләрен җыештырды. Ә үзенең башында гел уйлар куерды. «Кемне генә алып кайтыр инде? Ниндирәк кыз булыр? Институт тәмамлый, ди». Бу турыда улы беркайчан да сүз чыгармаган иде. Ә бүген әнисе эшкә китәргә җыенганда гына:
—Мин бер кызны яратам. Бүген кичкә безгә килә ул. Синең белән таныштырасым килә,— диде.
Гөлниса апа комод тартмасыннан зәңгәрсу крепдешин яулыгын алды. Аннан көзге каршысына килеп, үзенең сөйкемле йөзенә килештереп бәйләде дә уң як стенага эленгән рәсем янына килеп туктады. Шатлыгы я хәсрәте булса, шул урымга баса Гөлниса апа. Киң маң гайлы, куе кара чәчле, чем кара күзле иренең рәсеме ул.
«Я,— диде Гөлниса апа, елмаеп.— Нигә эндәшмисең, нигә сөйләшмисең? Әнәтерә Сәетең «өйләнәм» ди бит... Кечкенәң дә армиядән кайтып җитәр. Анысы да өйләнәм дия башлар... Син генә юк?..» Аның башы әйләнеп, күз аллары караңгыланып китте, керфекләреннән кайнар яшь бөртекләре тәгәрәде: «Ләгънәт төшкән сугыш, арсландай ирләрнең башына җитте бит».
Гөлниса апа уйлары белән яңадан улына әйләнеп кайтты.
«Әгәр өйләнәм дип кырт кисә икән, Әлмәткә Закир абыйсына хәбәр итәргә кирәк, аның белән киңәшмичә ярамый. Ни әйтсәң дә, әтисе урынына калган олы улым ул».
Кинәт звонок чылтырады. Гөлниса апа билендәге алъяпкычын тиз генә салды да, башындагы яулыгын рәтли-рәтли җәһәт кенә ишеккә килде. Аның алдында битләре алсуланган, күзләре уттай янган улы Сәет белән әле берничә сәгать элек троллейбуста күргән кыз басып тора иде.
Гөлниса апа кызга караган килеш катып калды... Йөзе монсуланып сулып калды аның. Кыз да сизмәстән әрнүле тавыш белән:
—Ай! — диде һәм башын түбән иде.
Гөлниса апа әкрен генә атлап кухняга узды. Сәет шау-гөр килеп кызның кулыннан алып түргә уздырды.
Гөлниса апа Гөлфияне дә, улын да кыстый-кыстый чәй эчерде, ә үзе, ачыгып кайтса да, авызына ризык капмады... Нәрсәдер тамагына төер булып утырды.
«Картны мәсхәрәләвен Сәеткә әйтергәме?.. Нишләргә соң?»
Гөлфия исә бер агарып, бер кызарып көч хәл белән бер чынаяк чәй эчте дә:
—Институтта эшләрем бар иде,— дип, китәргә ашыкты.
Сәет аптырап аның күзләренә карады:
—Аңламыйм сине, Гөлфия, без бит башкача сөйләшкән идек.
—Кәефем юк, Сәет, башым авырта...
Сәет кызны тулай торакка озатып куйды.
Өйгә кайткач, пиджагын салып урындык башына элде дә ишекле-түрле йөрергә тотынды: «Нәрсә булды, нигә китте соң ул болай ашыгып?» дип уйланды.
—Әни, ничек соң, килен ошадымы?
Гөлниса ана кухняда шалтыр-шолтыр табак-савыт юа иде. Улының сүзләрен ишетмәмешкә салышты.
—Әни дим, нигә эндәшмисең? — Сәет кухня ишегенә килеп сөялде.— Килен ошадымы сиңа дим?
Гөлниса апа сабыр гына елмаеп:
—Беренче күрүдә генә ничек әйтәсең...— диде.
—Бөтен хикмәт тә беренче күрүдә, әни, беренче тәэсир иң дөресе була. Гөлфия миңа беренче күрүдә үк ошады. Үзе чибәр, үзе шаян. Бүген ул сине күргәч әллә нишләде. Оялды булса кирәк.
—Чибәрен чибәр...
—Сиңа ошаса, әни, рөхсәт ит, без кушылыйк.
Гөлниса апа байтак хәрәкәтсез басып торганнан соң:
—Улым, ятып бераз ял ит әле, күршеләрдә йомышым бар иде,— дип, өйдән үк чыгып китте.
Гөлфия үз бүлмәсенә кайткач, берәү дә юклыгын күреп шатланды. Югыйсә, иптәш кызлары сорау биреп йөдәтеп бетерерләр иде: «Каенана буласы кешең ошадымы? Квартирлары ничә бүлмәле? Туегыз кайчан?»
Ул пөхтә итеп җыеп куелган караваты өстенә матур күлмәген салмый-нитми генә сузылып ятты. Бүлмә эчендәге бернәрсәне дә күрмәс өчен, күзләрен чытырдатып йомды, иреннәрен каты итеп кысты: «Нинди күңелсез хәл. Кирәк бит...» Аның колагына үз тавышы, үз сүзләре ишетелде: «Бер аягың гүрдә, икенчесе — җирдә...» Ул урыныннан сикереп торды да ачык тәрәзәне барып япты. Әйтерсең лә, бу коточкыч сүзләр гөрләп-шаулап торган урамнан ишетелә. «Фу, каян телемә килде соң мондый сүзләр? Ничек кенә телем әйләнде икән?» Кинәт аның исенә күңелсез бер вакыйга килеп төште... Ах!.. Нигә инде эче пошкан, күңеле газапланган чакта искә төшеп тора анысы да.
Институтның өченче курсында укый иде әле ул. Иптәшләре аның тәкәббер, кешеләргә карата игътибарсыз булуы турында комсомол җыелышында сөйләделәр. Бервакыт дус кызы Разия аңарга:
—Син, Гөлфия, уйламый-нитми генә кешеләргә авыр сүз әйтеп ташлавың аркасында бер газапланырсың әле,— дигән иде.
Менә аның юраганы килде... Куллары белән күзләрен томалады Гөлфия. «Бар да бетте, бергә булу юк хәзер безгә. Әнисе Сәеткә барысын да сөйләгәндер...»
Икенче көнне Сәет эшеннән туры Гөлфия янына китте. «Хәле ничек икән? Имтихан көннәрендә авырып китмәсен тагын».
Сәетне күргәч, Гөлфия беразга югалып калды. Аның йөзе сулган, күз төпләре шешенгән.
—һаман да авырыйсыңмы әллә? — диде Сәет, аның нәфис кулларыннан тотып.
Алар, якындагы бакчага кереп, тын почмактагы эскәмиягә утырдылар.
—Гөлфия, нишләдең син, матуркаем? Әйдә безгә, әни сине дәвалар, кайнар сөт эчерер. Кура җиләге кайнатыр. Ул мине шулай дәвалый. Әйдә, әни дә шат булыр.
Гөлфия әкрен генә иреннәрен кыймылдатты:
—Минем турыда нәрсә диде соң әниең?
Сәетнең йөрәге дерт итеп китте. «Әни нәрсә диде соң әле? Килен ошадымы дигәч, өйдән чыгып китте...»
Гөлфия аның уйга калуын үзенчә юрады: димәк, әнисе барысын сөйләгән.
—Сәет,— диде ул, егетнең җилкәсенә башын куеп.— Әйт әле, чынлап яратасыңмы мине?
Сәет аның беләгеннән кысты:
—Иң якыным, иң кадерлем син минем.
Гөлфия җәһәт кенә урыныннан торды:
—Әйдә, алайса барабыз.
Ишек төбенә җитүгә, Гөлфия звонокка үрелде, ләкин басмады.
—Гөлниса апа өйдә булса, үзем генә керәм, син бераз йөреп тор, ярыймы?
—Ни өчен?
—Аның үзенә генә әйтәсе сүзем бар, ачуланма, яме!
Гөлниса апа ишек ачты. Гөлфияне күргәч аптырап калса да, шунда ук үзен кулга алды, мөлаем тавыш белән:
—Рәхим итегез,— диде.
Гөлфия кыяр-кыймас кына өстәл янындагы урындыкка килеп утырды. Чәчен рәтләде. Кулындагы сумкасыннан кулъяулыгын чыгарып, маңгай тирен сөртеп алды. Гөлниса апа кухняга кереп чәй куярга дип краннан су агызды. Үзе Гөлфиянең йөзенә игътибар итеп: «Бик борчылган, әллә Сәет кирәксез сүз сөйләде микән?» дип уйлап куйды.
—Гөлниса апа, сезне бер генә минутка мөмкинме? Зинһар, чәй куеп мәшәкатьләнмәгез.Гөлниса апа башындагы яулыгын рәтли-рәтли, диванга чыгып утырды.
—Гөлниса апа, мин бүген төнлә йокламадым... бик борчылдым...
Апаның йөзенә кызыллык йөгерде, аңа кызый бик кызганыч күренде, эченнән генә: «Әй балакаем»,— дип пышылдады.
—Без сезнең белән бер очрашкан да идек инде. Хәтерлисездер, троллейбуста...— Аның күзләрендә яшь бөртекләре күренде.— Мөмкин булса, гафу итегез мине!
Гөлниса апа иркенләп сулап куйды.
—Гафу итсәгез, гомерем буе рәхмәт укыр идем сезгә.
Гөлниса апа балконга чыгып аска карады. Кулларын артка куеп арлы-бирле йөргән улына кул изәде:
—Сәет, кер инде, Гөлфия сине баядан бирле көтә,— диде. Аннан Гөлфия янына килеп, аны башыннан сыйпады.
—Үзем дә бик борчылган идем, төне буе керфек какмадым. Бик авырлык белән үстердем шул мин аларны.
Гөлфия булачак әнисенең ягымлы күзләренә карап:
—Ә Сәет троллейбуста булган хәлне беләме? — дип сорады.
—Юк, белми,— дип, башын селекте Гөлниса апа.
—Рәхмәт, мең рәхмәт!
Звонок чылтырады. Сәеткә ишекне күңеле тәмам тынычланган, йөзләренә шатлык нурлары йөгергән Гөлфия ачты.
2025-04-17 13:02